поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.04.2013 Язмыш

«Әнине күз алдымда яндырып, әтине асып үтерделәр» - фашист концлагереннан үзәк өзгеч хатирәләр

Бүген 11 апрель — фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне. Казанда яшәүче Вера Бакаева — концлагерь баласы. Анда эләккән 15 мең сабыйдан нибары 9ы гына исән калган. Вера Георгиевнаның сугыш чорында гына түгел, тыныч вакытта күргәннәрен тыңлап утырганда да чәчләр үрә тора. Язмышы үзе бер китап.

Бакаева — Вера Георгиевнаның иреннән алган фамилиясе. Үзенеке — Монштукова. Вера Георгиевна белән аның фатирында очраштык. Аңа 82 яшь. Күпне күргән, олы яшьтә, 3 кенә класс белемле бу ханымның зиһене, җөмләләренең төзеклеге, тормыш юлын шуның кадәр эзлеклелек белән сөйләве искиткеч.
 
“ТУГАН ҖИРЕМНЕ БЕЛМИМ”

— Мәскәү янындагы Углич шәһәренә Ярославльдән күченеп килдек. Әти хәрби офицер иде, ул өйдә бик сирәк булды. Ә әни күченү белән балалар йортына пешекче булып эшкә урнашты. Шунда безгә кечкенә генә бүлмә дә бирделәр. Тиздән әни тагын бер бәби алып кайтты. Энемә Николай дип исем куштылар. Баш саны арткач, бүлмә тагын да кечерәйде. “Быел укырга да керәсең бар. Кызлар белән үзеңә күңеллерәк булыр”, — дип, әни мине өске катка, башка балалар янына менгереп җибәрде. Алар белән яши башладым. Бергә ашадык, бер бүлмәдә йокладык, — дип кечкенә чагын искә алып сөйли башлады Вера Георгиевна. — Укырга керәсе ел булгач, миңа 6 йә 7 яшь тирәсе. Без яшәгән балалар йорты ярлы булгандыр дип уйлыйм. Ашарга да юньләп юк иде, кием-салым, уку кирәк-ярагы да бар дип хәтерләмим. Балаларга шахмат түгәрәге эшләде. Теләгәннәр мандолинага йөрде. Соңгысын аеруча яраттым. Музыка, җыр дигәндә эреп китә идем. Мандолинада ярыйсы гына уйнарга өйрәндем. Кәгазь кисәкләре белән тәрәзә җылытканны, солдат сумкасы тутырганны хәтерлим. Анда күлмәк, тастымал, итек салдык. Кызганыч, әни бик аз сүзле кеше иде. Кайда туганны, үзе турында, әти, туганнар хакында берни сөйләп калдырмады. Ярославльдән күченеп килгәнне хәтерләгәнгә күрә, туган җирем шулдыр дип, берничә ел элек архивка мөрәҗәгать иттем. Әмма уңай җавап булмады. “Андый кеше бездә юк”, — диделәр. Кем белә, бәлки, яшь чакта ук ныклап эзләнсәм, кайда туганымны табар идем. Әмма ул вакытта үзем дә кирәксенмәгәнмен, күрәсең. Заманы да ул булмагандыр, өйрәтеп торучы да юк иде. Бүгенгәчә туган җиремне белмим.

“КОНЦЛАГЕРЬДА 15 МЕҢ БАЛАНЫҢ 9 Ы ГЫНА ИСӘН КАЛГАН”

— Немецлар Мәскәүгә килә башлагач, балалар йортын эвакуациягә әзерләделәр. Анда барлыгы 120 бала булганбыз. Китәсе көнне әти кайтып керде. “Офицерлар үз гаиләләрен теләсә кая алып китеп урнаштырырга хокуклы. Мин сезне сакларга тиеш. Җыеныгыз”, — диде ул. Әмма әни аның белән китәргә уйламады да! “Син нәрсә?! Минем монда 120 бала. Аларны кемгә калдырыйм? Минсез нишләрләр?” — дип каршы төште.

Без килгәндә Идел елгасы баржа, пароходлар белән мыжлап тора иде. Якын-тирә бөтен шәһәрләрдән әкренләп бер урынга җыелганнар, күрәсең. Мәскәү, Ленинград, Ростовтан кешеләр бар иде. Без иң соңгы баржага төялеп китеп бардык. 3 көн, 3 төн караңгыда йөздек. Безнең белән тәрбияче һәм әни генә иде, — дип сөйләвен дәвам итә Вера Георгиевна. — Әни безгә булганын ашатырга тырышты. Кечкенә ипи кисәгенә юка гына итеп розмарин сылап утырганы истә калган. Ул вакытта аны май урынына кулланалар иде. Ә тәрбияче безнең һаман бергә булуыбызны теләде. “Берүк таралышмагыз. Бер-берегезгә елышып утырыгыз. Мин барыгызны да күреп торырга тиеш”, — диде. Без илдә сугыш барганын белмәдек тә. Тәрбияче апа да, әни дә бернәрсә сөйләмәде. Ә бәлки алар үзләре дә берни белмәгәндер?

Берзаман бик каты шартлаулар башланды. Немецлар баржаларны шартлаталар икән. Күз алдында берничәсе күккә очты. Без барганына да эләкте. Баржа икегә ярылды. Кемдер шундук үлде, берникадәребез суга барып төште. Коточкыч мәхшәр башланды. Күз алдыгызга китерегез: елаш, акырыш, төртеш, өзгәләнеп беткән гәүдәләр — аны аңлатып бетереп булмый. Яр бик ерак түгел иде. Әмма мин йөзә белмим бит! Инстинкт буенча куллар белән чәбәләнәм-чәбәләнәм, бер батам, бер калкам. Шунда мине бер хатын тотып алды. Ә мин һаман чәбәләнүемне дәвам итәм. Бу кеше: “Тукта, тынычлан! Икебезне дә батырасың бит”, — диде.

Яр буена исән чыктык-чыгуын, әмма анда безне немецлар көтеп тора иде. Суга батучылар бихисап булды. Чыгу белән бөтен халык арасыннан әни белән энекәшне эзләргә тотындым. Коля әни кулында иде бит. Ул яңа туган бала. Халыкны ера-ера “әни-әни” дип кычкырам. Кеше тавышын кеше ишетми. Сөйләшә белгән балалар әниләрен, аналар балаларын әнә шулай эзләде. Ниһаять, табыштык! Алар исән иде. Бик сөенештек, — дип күз яшьләрен сөртә Вера ханым. — Ә аннары немецлар халыкны аерырга тотынды. “Юда, Юда” дип яһүдләрне эзләделәр. Арада бер ир-ат: “Я русский, я русский”, — дип акыра. Үзен үтермәскә ялвара. Шул ир-атны барыбер күз алдында атып үтерделәр. Берничә немец берьюлы атты аңа. Шуны күреп аңымны югалтып егылдым.

Белмим, күпме ятканмындыр, олы кешеләрне бер күчкә, балаларны — икенче, ә күкрәк балаларын аналарыннан аерып ала башладылар. Яңа туган сабыйлар белән немецларның мәшәкатьләнеп торасы килмәгән, күрәсең. Аларны аерым бер өемгә җыйдылар. Арада немецларга бик каты карышкан аналар да булды, әлбәттә. Әни шундыйлардан иде. Коляны алырга теләп кулын сузган немецны ул тырнап, тешләп бетерде. Баланы бик каты кысып тоткан иде. Андыйлар белән дә озак сөйләшеп тормадылар. Аларны башка бер төркемгә җыйдылар. Барлау, бүлү тәмамланганнан соң, нәкъ менә шушы әниләр һәм бәбиләр төркемен яр буендагы бер иске сарайга кертеп тутырдылар. Тәрәзәләре юк, бердәнбер ишеген ачылмаслык итеп бикләп куйдылар да, тирә-ягына ниндидер сыекча сибеп, ут төртеп җибәрделәр. Берничә минуттан кайнар утка түзә алмыйча, акырган, чинаган, “зинһар, ачыгыз, чыгарыгыз”, дип ялварган, яшь балалар тавышы белән тулган тулы бер сарай ыңгыраша башлады. Безне сарай тәмам янып беткәнче, тавышлар бөтенләй тынганчы каратып тордылар. Күз алдында әнием, бергәләшеп
уйнарга да җитешмәгән энекәшем янып үлде, — дип елый-елый сөйли Вера Георгиевна.

Шушы вакыйгадан соң кечкенә кызчык, бүгенге тел белән әйтсәк, тирән депрессиягә чума. Телдән кала, бертуктаусыз тыныч кына елый да елый ул. Исән калганнарны немецлар каядыр алып китә. Үзләренең кайдалыгын балалар гына түгел, зурлар да белми. Көне буе барганнан соң, кичен кайда туры килсә, шунда йоклаталар аларны. Басу, урманда калсалар, салкын җирдә, туры килсә, берәр авылда. Башта җиргә олыраклар, аларның өстенә кечерәкләрне урнаштырганнар. “Зурлар балаларга салкын тимәсен дип курыкканнардыр инде. Көз иде бит”, — дип искә ала Вера ханым. Ашау авылда кунган төннәрдә генә эләгә аларга. Монда яшәүчеләр бар булганы белән уртаклашалар. Ялгызы гына бертуктаусыз елап барган кызга ике кечкенә бала иярткән бер хатын сүз ката. “Синең беркемең дә калмадымы әллә? Кайчаннан бирле елап барасың. Әйдә, безгә елыш”, — ди ул.

— Юлда барганда бертуктаусыз шартлаттылар. Чираттагы бер шартлауда шушы Оксана апа безне гәүдәсе белән каплап, җиргә егылды. Гадәттә, шартлау бетеп күпмедер вакыттан соң торып тагын китә идек. Ә бу юлы ул тормады. Гәүдәсен әзрәк этеп карасам, авызыннан кан агып ята. Үзе үлде, ә безне үлемнән коткарды ул. Зурлар ярдәм итмәсә, аның астыннан без чыга да алмас идек. Ул вакытта юлда бик күпләр ятып калды бит. Аларны соңрак кем дә булса җирләде микән? Ике баласын, минем гомерне үзенеке бәрабәренә саклап калган әлеге Оксана апаны гомерем буе искә алып яшәдем. Кара чәчле, озынча борынлы иде ул. Ә үсә төшкәч, үземә сүз бирдем: әгәр исән калып кияүгә чыксам һәм кызым туса, Оксана дип кушачакмын, дидем.      

Шул рәвешле берничә көн баргач, тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган немецлар территориясенә килеп җитәләр. Кешеләрне җиргә салам җәелгән озын бер баракка, төркемләп бүлеп, төрле бүлмәләргә урнаштыралар. Бу — меңәрләгәннәрнең гомерен өзгән, исән калганнарның сәламәтлеген алган, буыннан-буынга куркыныч итеп сөйләрлек концлагерь була. Вера Георгиевна монда 2 кыш уздырган икән.

— Беренче көнне үк атышкан тавышка уянып киттек. Барыбыз да урамга йөгереп чыктык. Ә анда буеннан-буена тезелеп киткән баганаларда кешеләр асылынып тора. Үзләре әкрен генә җилдә чайкалалар. Арада берсен шундук танып алдым. “Әти, әти”, дип йөгереп китүем булды, мине, мылтык атып, шундук туктаттылар. Бер пуля аякка тиде. Мин барып та җитмәстән егылдым. Җилдә чайкалып торган әтинең гәүдәсе томан эчендә калды, — дип искә ала Вера Георгиевна. — Әлбәттә, яралы аягымны карамадылар. Беркемгә өметләнеп булмый. Ни тере, ни үле килеш җирдән шуышып йөрдем. Ярасы әллә ни зур булмаса да, бәйләп куймагач, бик тиз бозылды ул. Кан акты, салам, чүп кереп тулды. Берничә көннән кортлап та чыкты. Чүгәләп утырган килеш берәмтекләп чүпләгәнне яхшы хәтерлим.

Безнең бүлмәдә якынча 50 кеше булгандыр, — дип сөйләвен дәвам итә Вера Бакаева. — Мәхшәр эчендә яшәдек. Немецларга кан тапшыра идек. Кайчагында көненә берничә тапкыр алалар. Ә ашату юк дәрәҗәсендә! Үзебез тапкан үлән, ниндидер бәрәңге кабыкларыннан шулпа кайнаттык.

Процедура бүлегенә безнең бүлмә аша барырга кирәк иде. Бик кечкенә, күп булса, 1-1,5 яшьлек сабыйларны арбага тутырып алып кергәннәре аеруча хәтердә калган. Берничә секундтан бала “чыр-р” итеп акырып елый башлый, аннары озак та үтми тавышы тына. Шулай бөтенесе беткәнче. Аннары инде үле гәүдәләрен керткән арба белән алып чыгып китәләр иде. Нишләткәннәр аларны, каннарын алганнармы, органнарга тотканнармы — бер Алла белә. Ә безнең бүлмәдәгеләргә, кан алудан тыш, ниндидер даруларны сыный башладылар. Немец кадый, үзе безнең күзгә карый. Күз алмалары зурая башлагач, чыгарып җибәрә иде. Әлеге уколдан соң бик каты авыз кибә, җирдә яткан бер бөртек салам да бүрәнә кебек күренә, аннан зур итеп атлап чыгарга тырышасың. Читтән карап торганда бик сәер күренеш инде. Мин шуышып кына йөргәнлектән, аеруча авыр булды.

Берөзлексез кан тапшыру, эксперимент рәвешендә эшләнгән уколлар эзсез узмый. Баракның шушы бүлмәсендәге кешеләрнең барысының да тешләре коела башлый. Верага ул чакта 9 яшь була.

— Аңкау авырта, ул зәп-зәңгәр булып шешә иде. Кап-каты тешләр бармак белән тиюгә килеп чыгалар. Шулай берәмтекләп бөтен тешне чүпләп бетердем. Кан юк. Әйтерсең түтәлдән чүп үләне йолкыйм. Бер уч теш җыелды. Ә авыртуны аңлатып бетереп булмый. Авызга берни каба торган түгел. Берзаман ипи кисәге бирделәр. Ашый алмыйм, суырып булса да йөрермен, дип аны җеп белән муеныма асып куйдым. Әлеге ипи кисәге миндә бик озак торды. Тәмгә бик ачы иде ул. Ашап булмас дәрәҗәдә.

Концлагерьда немецлар тоткыннарны ничек кенә мыскыл итмиләр! Бер хатыннан, кечкенә кызы белән уртага чыгарып бастырып, сорау алалар. Ян-якта тоткыннар, немецлар тора. Тәрҗемәче ярдәмендә “Ирең кем?” дип сорыйлар. Хатын берни эндәшми басып тора. Кат-кат сорыйлар аннан. Ә ул һаман берни әйтми. Шунда бер немец зур гына пычак, такта кисәге алып килеп, ана янында торган кызчыкның берәмтекләп ике кулындагы бармакларын кисеп бетерә.

— Алар тавышы бөтен галәмгә таралгандыр. Баланы анага, ананы балага якын җибәрмиләр. Тәки бер-берсенә карап елап тордылар. Аннан ул кызчыкны безгә таба җибәрделәр дә, уртада калган әни кешене икенче бер олырак яшьтәге баласы белән янәшә бастырып, ут төртеп яндырдылар. Без боларның барысын да карап торырга тиеш идек, — дип тетрәнеп сөйли Вера Георгиевна. — Аларны хәзер дә бик еш искә алам. Ананың үҗәтлеге шаккатырлык. Ә ире разведчик булган икән. Немецлар офицер һәм разведчиклардан, аларның гаиләләреннән аеруча нык үч алды бит.   

Ул арада безнең солдатлар бу территориягә якынлашканнар. Немецлар, әлбәттә, моны белә һәм концлагерьда калган кешеләрне дә атып үтерә башлыйлар.

— Ишекләрне ачтылар да чыгарга куштылар. Халык чыга бара, немецлар ата тора. Мине үлемнән яралы аягым гына коткарып калды. 2 ел дәвамында тәки басмадым, шуышып йөрүемне дәвам иттем. Халык белән мин дә ишеккә таба шуыштым, ә үле гәүдәләр минем өскә ава торды. Шулай итеп аста күмелеп калдым. Караңгылыкка чумдым.

“БУ БАЛАЛАРНЫ САКЛАГЫЗ!”

— Аягын ампутацияләргә кирәк. Саклап калып булмаячак. Бик күп вакыт узган бит.

— Юк! Бу баланың аягын ничек тә саклап калырга кирәк! Ул бит булачак хатын. Аның беркеме юк. Ул ятим. Кем карар, ничек яшәр?

— Янымдагы ике ак халатлы табибның әнә шулай сөйләшүенә уянып киттем, — дип сөйләвен дәвам итә Вера ханым.

Ул вакытта госпитальгә эләккәнен дә, үзе белән ни булганын, алай гына да түгел, исем-фамилиясен, кыскасы, берни белми, тулысынча хәтерен югалтып айнып китә.

— Миннән: “Әниең бармы?” — дип сорыйлар. Ә мин: “Белмим. Нәрсә соң ул “әни”?” — дим. Хәлемне табиблар шундук аңлап алдылар. Медицина карточкасына “Валя Кубанцева” дип һәм якынча туган елымны язып куйдылар. Аякны дәваларга алынган хирург бик яхшы карады. Берничә көннән ул миңа култык таяклары алып килеп бирде. Әмма әле бик хәлсез идем, — дип госпитальдә яткан чагын сөйли Вера Георгиевна.

Култык таягына таянып әкрен генә йөргән кызчык белән солдатлар бар булганын бүлешәләр. Кәнфит, кечкенә генә кисәк шикәрне беренче тапкыр шул чакта татып карый. Ә көннәрнең берсендә ул башка бер палатаның ачык ишекләре аша теге чакта әнисе, башка кешеләр күз алдында немецлар бармакларын кисеп җәфалаган кызны күреп ала. Күрә һәм шундук таный! Тиз генә янына кереп, кулындагы шикәрен аның авызына каптыра, табиблардан, мин аны беләм, янына кереп йөрергә рөхсәт итегез, дип сорый. Кызчыкның ике кулы да бәйләнгән, селкенми торган була. Үзе сөйләшми иде, дип искә ала аны Вера ханым. Әмма табиблар аңа бу кыз янына кереп йөрергә рөхсәт итмиләр, ярамый, читтән генә карарсың, дип аңлаталар.

— Госпитальдә шактый озак яттым. Аннары безне, концлагерьдан исән калган 9 кешедән бишебезне сайлап, Татарстанга җибәрделәр. Бармаклары киселгән кыз шунда дәваланып калды. Табиблар һәм солдатлар безне “Бу балаларны саклагыз. Аларның күрмәгәне калмаган” дип кулдан-кулга күтәреп, бер-берсенә тапшырдылар. Хәерчелек, кияргә кием дә юк иде безнең. Өстебезгә госпиталь одеялларын япканнар иде. Барыбызны да өсте брезент белән капланган зур кәрзингә утырттылар. Чебешләр кебек бер-беребезгә сыенып утырганлыктан, туңмадык та. Юлда барганда кайсыбыз йоклады, кайсыбыз уянды.   4 солдат саклап барды. Күпмедер барганнан соң, болар чәй эчеп аласы иттеләр. Шунда түгәрәкләнеп утырган килеш берсе “Черный ворон” җырын җырлап җибәрде. Аңа башкалар да кушылды. Бу беренче тапкыр җыр ишетүем иде. Белсәгез, шуның кадәр матур башкардылар! Тын да алырга куркып тыңлыйм, үзем елыйм. Ә алар үзәк өзгеч итеп суза-а-лар. Шунда “Черный ворон” җыры күңелемә гомерлеккә кереп калды. Әлеге вакыйгалардан соң күпме вакыт узды, миңа инде 83 яшь тула, ә аны һаман яратып башкарам. Җырлаган саен түгәрәкләнеп утырган солдатлар, аларның чәе, брезент эчендә бөрешкән үзебез күз алдына килә. Матур җырлар күп булса да, “Черный ворон” иң яратканына әйләнде. Аны туры килгән саен җырлыйм. Туган көн, башка мәҗлес булсын — башкармыйча калмыйм. Күз яшьләрсез җырлый да алмыйм. Йөрәк нәкъ беренче ишеткәндәгечә тибә, — дип бите буйлап мөлдерәп аккан яшьләрен сөртә ул. 

Балаларны Зәй районының Түбән Биш авылына алып килеп җиткерәләр.

— Татар авылы. Кешеләре дә без аңламаган телдә сөйләшә. “Бетте баш. Тагын немецларга эләктек” дип йөрәк “жу” итте. Әмма татарлар әйбәт кешеләр булып чыкты. Авыл халкы безне бик яратты, кызганды. Көн дәвамында ашарга ташыды алар. Кем эремчек, кем каймак, кайсы бәрәңге пешереп алып килә. 2 атна дигәндә, минем бит менә болай булды, — дип кулы белән туп сызып күрсәтә Вера ханым. — 4 ай эчендә авылдагы бөтен татарлар белән дуслашып өлгердек. Үзебез дә азрак аларча сукалый башладык.

Зәйдән аларны Яшел Үзән районының Федот авылында урнашкан балалар йортына күчерәләр. Вера һаман Валя Кубанцева исеме астында, үзе турында берни хәтерләмичә, госпитальдә биреп җибәргән култык таяклары белән йөрүен дәвам итә. Директорлары Ефим Михайловичны Вера Георгиевна хәзер дә гел җылы сүзләр белән искә ала. Тынычлык, туйганчы ук булмаса да ашарга ризык булгангамы, көннәрнең берендә кызчык кисәк кенә үзенең исемен исенә төшерә.

— Мин Вера бит, Вера! Ефим Михайлович, минем исемем Валя түгел, ә Вера, — дип йөгереп бара ул директоры янына.

— Ефим Михайлович бик шаккатты. Каушап калды, шундук бөтен документларымны төзәтә башлады. Аннары соң ике җилкәмнән тотты да тотынды селкергә! “Молодец, Вера, молодец! Әйдә, тагын исеңә төшер. Тагын исеңә төшер”, — дип җилкәләремне селки-селки елады ул, — дип искә ала хәзер Вера Георгиевна.

Ул көнне башка берни дә исенә төшерә алмый. Ә шулай да боз инде кузгалган. Тагын 2 атнадан соң ул фамилиясен, әти-әнисен, концлагерь тормышын — барысын да бөтен нечкәлекләре белән исенә төшерә.

“БАРЫСЫ ДА ФРОНТ ӨЧЕН!” 

Балалар йортындагы берничә баланы Казанга мех комбинатына эшкә урнаштырырга алып киләләр. Чират Верага җиткәч: “Син әле бик кечкенә, яшең дә тулмый, бар, әлегә кайт”, — диләр.

— Бөтен балалар арасыннан бер миңа гына шулай дип әйттеләр бит! Ә минем шуның кадәр эшлисе, башкача яшисе, ниһаять, туйганчы ашыйсы килә иде! Зинһар, алыгыз, менә күрерсез, бик әйбәт эшләрмен! Балалар йортына җибәрмәгез генә. Барыбер качачакмын, — дип зурларча каты тора Верочка. — Үзсүзлегем җиңдеме, тома ятим дип кызгандылармы, кыскасы, ризалашты болар. Хезмәт кенәгәсендә 11 яшемне 13 кә, 1932 елымны 30 га төзәттеләр дә, калырсың, алайса, диделәр. Сызып төзәтелгән, “исправлено верно” дигән зәңгәр пичәтле әлеге кенәгә — иң кадерле документларымның берсе.

Комбинатта җитәкче һәм тәрбиячедән кала бүтән бер зур кеше дә булмый. Бөтен эшне 250 бала алып бара. Барысы да тома ятим.

— Шуның кадәр дус, бер гаилә булып яшәдек. Һәрвакыт планны үтәдек, күпчелек очракта арттырып та эшли идек, — дип искә ала Вера Георгиевна.

Ул хәзер анда ветераннар советы рәисе булып тора икән. Ел да очрашабыз, сый-нигъмәт тулы өстәл, бүләкләр бирәләр, ди. Кызганыч, 250 баладан хәзер 21 әби-бабай гына исән икән.                                  

— Эшемне шуның кадәр яратып башкардым. Башта күлмәк-чалбар, 13 яшьтә зурларга йон, тиредән туннар тегә башладым. Барысы да фронт өчен дип эшләдек. Һәрбер эшемне яратып кына түгел, ачу белән эшли идем. Әйтерсең немецка үч итәм. Чираттагы зур хәрби заказны да башкаларга түгел, ә нәкъ менә миңа бирде җитәкчебез. Булдырсаң, син генә, Вера, җитештерсәң — бары син генә. Зинһар, ал, диде. Ничек баш тартасың? Ул заказны 3 көн, 3 төн эшләдем. Көндезен йөгереп кенә ашап киләм, урамга чыгып бераз җилләнеп керәм дә янә эшкә тотынам. Кунарга цехта кала идем. Ничек итсәм иттем, ә заказны вакытында өлгерттем! Әмма шуннан соң хастаханәдә уянып киттем. Эшне төгәлләп бетергәч, аңымны җуеп егылганмын икән. Берничә көн ятып чыгарга туры килде. Әмма нинди горурлык хисе кичердем! — дип сөйли Вера Георгиевна.

Эш өстәле зур, биек булганга күрә, кечкенә Вера материалларны өстәл буенча тезләнеп йөреп кисә торган булган. Берсендә аның шул рәвешле эшләвен җитәкчеләре Комиссаров күреп ала да янына чакыра.

— И-и, бала гына шул әле син, — дип Вераны сөеп, башыннан сыйпап куя.

— Зурларча эшләсәк тә, без балалар идек шул әле. Аның менә шулай итеп яратып башымнан сыйпавында күптәннән онытылган әти җылысы тойдым. Нәкъ әти кебек сыйпады бит ул мине! Күпме авырлыкны еламыйча да түзәргә өйрәнеп килгәндә аның йомшак итеп бер сыйпавы мине үксетер дәрәҗәгә җиткерде. Күпме еллар узса да, баш очымда аның кул җылысын хәзер дә тоям, — дип җитәкчесен искә ала Вера Георгиевна. — Соңгы 10 елда Комиссаровның каберен карап, чистартып торам. Шул вакытта жәлләп, бер уч җылысын биргәне өчен аңа бик рәхмәтлемен.

Җитәкче шул ук көнне өстәл әйләнәсе басып эшләргә уңайлы булсын өчен күтәртмәләр ясарга боера. Икенче көнне алар инде әзер була.

Вера Георгиевна монда төгәл 30 ел эшли. Тырышлыгы, һәрвакыт планны үтәп барганы өчен аны күпсанлы медальләр белән бүләклиләр. Беренчесе, Сталин башлысы, 1944 елда ук бирелә. Заводта эшли башлаган елларын, ничек кенә авыр булмасын, Вера Георгиевна гел уңай яктан сөйли. Ниһаять, аның тамагы туйган, чөнки эш урынында көненә 3 тапкыр бушлай ашату каралган. Монда аларга үзләренә тунга чаклы бушка тегәргә рөхсәт булган. Җәйге 2 айны сәламәтләндерү лагеренда уздырганнар.

6 сум күләмендәге беренче хезмәт хакына Вера Георгиевна туңдырма алып ашыйсы итә. Ул 12 сум тора икән. Үзе белән эшләгән дус кызы да кушылгач, икесенә берне алалар да, урталай бүлеп ашыйлар. Икенче хезмәт хакы 9 сум була. Аңа Вера Георгиевна кекс сатып ала. Йомшак, свежий кексны хәзер дә яратам, ди.

8 яшендә тома ятим калып, 11 яшендә завод тиклем заводта эшләп чыныккан Вера Георгиевна: “13 яшемдә тормыш алып барырга өйрәнгән идем. Айга ике тапкыр бирелгән хезмәт хакына ашарга пешерә, кирәксә, кибеткә барып үземә кием ала, кирәксә, тегеп кия идем”, — дип искә ала. 

“ИРЕМ БЕЛӘН 60 ЕЛ ЯШӘДЕК”

Вера Георгиевна булачак иренә бер күрүдә шашып гашыйк була. Комбинат каршындагы ике тулай торакның берсендә кызлар, икенчесендә ир-егетләр яши. Беренче үбешүдә үк ясалма протез тешләре килеп төшә аның.

— И оялдым да соң! Тизрәк йөгереп китеп бардым, — дип искә ала Вера Георгиевна. — Тулай торакка яңадан күпме килсә дә, чыкмадым. Үзем бертуктаусыз елыйм, оялам, үзем сагына идем. Вахтер апага да: “Бүтән кертмә”, — дип әйтеп куйдым. Әмма күпме качып ятарга була? Григорий мине урамда барганда куып тотты. Ни генә булмасын, мине яратуын, ничек бар, шулай кабул итүен әйтте. Тиздән без өйләнештек. Ул вакытта миңа   18 яшь тулган иде.

Григорий Арча районының Иске Чүриле авылыннан була. Әтисе фронтта үлеп кала, соңрак әнисе 4 балалы иргә кияүгә чыгып, бергә яши башлыйлар. Хатыным дип алып кайткан Вераны каенана бер күрүдә үк ошатмый. “Әрсез, усал күренә. Күп сорап тормас, мине дә кыйнар”, — ди. Әмма егет тә үҗәт. “Ул балалар йортында үскән. Тормыш аны усаллыкка өйрәткән”, — дип хатынын яклап чыга. Соңыннан, инде еллар узгач, килен каенанасының балаларына караганда да якынрак кешесенә әйләнә. Бүген үпкә сакламаса да, хәтер калдырырлык бер вакыйганы Вера Георгиевна сөйлисе итте.

— Атна ахырында Арчага кунакка кайттык. Үзләре дә ишле гаилә, өстәвенә кияүгә чыгып балалар тапкан каенсеңелләр дә гаиләләре белән шунда иде. Каенана табын әзерләде. Аларда бөтен кеше сыярлык озын өстәл тора иде. Шунда миннән башка бөтенесен ашарга чакырды ул. Теләмәсәм дә, Григорий мине көчләп диярлек үзе янына утыртты. Утырдым, ләкин тәлинкә белән калак юк. Бөтен баласы каршында бар, минекендә генә юк. Моны сизгән балалары да, син нәрсә инде, әни, бәхиллә үзләрен, дип әйтеп карадылар. Әмма мин анда утыра алмый идем инде. Күңелем тулып елап җибәрдем дә, тизрәк күрше әбигә кереп йөгердем. Шушы вакыйгадан соң төгәл   10 ел каенанага кем дип тә дәшәргә белмәдем. Әни дип түгел, хәтта исеме белән дәшәсе килмәде үзенә. Дуслашырга беренче адымны ул ясады. Соңыннан без аның белән бик якынайдык. Мине балаларыннан артыграк күрде. Хастаханәдә үлем түшәгендә ятканда да башка берәүне түгел, ә мине көткән ул. Табиблар, бер бүлмәдә яткан авырулар сөйләде. Кызганыч, әз генә соңга калып килдем. Җитешә алмадым. Әмма күңелем белән сизеп тордым, шул вакыйга өчен гафу үтенәсе килде аның миннән.

Вера Георгиевна белән Григорий Федорович 60 ел бергә яшиләр. Башка сыймаслык хәл, әмма үзенең концлагерьда булганын Вера ханым иренә 18 ел яшәгәннән соң гына әйтә.

— Безгә анда булганны беркемгә беркайчан әйтергә кушмадылар бит. “Ватанны сатучы буласыз. Сезне беркайчан эшкә, укырга алмаячаклар”, — диделәр. Гәрчә без балалар гына булсак та, — дип искә ала Вера ханым. 

Үзенең ирен Вера ханым мактап, сагынып туя алмый.

— 2 югары белемле, итагатьле, тыныч кеше иде. Кирәксә, тегә алды, кирәксә, бәйли белде. Бик хуҗалыкчан. Мине бөтен авырлыклардан саклап килде, — ди.

Григорий дәдәй бик күп еллар “Свияга”да эшләгән, баш механик вазыйфасын башкарган. Вера ханым белән гаилә архивын карап, фотоларны барлап утырабыз. Шунда ул миңа моңарчы беркемгә күрсәтмәгән, беркемгә укытмаган ире белән язышкан хатларны укырга рөхсәт итте. Балалар йортында үсеп, кечкенәдән җаваплы булып өйрәнгәнгәме, Вера Георгиевна булганны саклап, заманында бик мөһим тоелмаган кыска хатлар, вак-төяк язуларны җыеп барган. Әле ярый туплаган! Аларны укып таң калырлык. Хатларның күбесе Вера ханым бала тудыру йортында ятканда язылган. Аларның һәрберсе аерым хикәя. Кайсын гына алсаң да, “Исәнме, минем кадерле Верочкам” дип башлана. Һәрбер җөмләсе хатынына карата наз, мәхәббәт белән сугарылган. “Минем өчен борчылма, Верочка. Син үзеңне кара. Ашыйсы килгән әйберләреңне яз — кичкә үк, эштән соң алып килермен. Бүген менә яшел алма белән кара виноград китерәм”. Яңа туган баласын да инде яратып өлгергәнен, тизрәк күрәсе килүен яза ул. Шунысы игътибарга лаек, 20 яшьтә язылган хат булсын,         40 тагысы булсын — тел
һаман шулай матур, ике арада мөнәсәбәтләр каешланып бетмәгәнлеге, мәхәббәтләренең сүрелмәгәне ачык күренеп тора.

Берсе белән икенчесе арасында 10 ел аерма белән Бакаевларның 3 баласы туа — Владимир, Олег һәм Оксана.

— Ике малайдан соң кыз турында бик хыялланган идем. Оксанамны 40 яшемдә таптым. Аны шундый яраттым! Кызыма үзенең исеме турында, ул андый-мондый гына түгел, ә мине бомбадан саклап калган хатын истәлегенә кушылганын кечкенәдән сөйләп үстердем, — ди Вера ханым.        

Кызганычка каршы, ачы язмыш, кара кайгы Вера Георгиевнаны әйтерсең сагалап кына йөри. Концлагерьда эксперимент рәвешендә ясалган уколлар эзсез узмый. 20 яшендә олы малае, 31 дә — икенчесе, 36 яше тулгач, Оксананы җирлиләр.

— Балаларым бик ябыкты, коточкыч дәрәҗәдә ямьсезләнделәр. Ике малаемнан соң табиблар безне анализ тапшырырга дип Мәскәүгә чакыртты. Шунда гына барысы да ачыкланды. Концлагерьдагы уколлар туасы буынны гарип итәргә дип ясалган булган икән. Реклингхаузен авыруы ул. Реклингхаузен — уйлап табучының фамилиясе. Кемнеңдер балалары гарип булып тудылар. Ә минекеләр, сәламәт булсалар да, соңыннан барыбер авырдылар, — дип сөйли Вера Георгиевна. — Безгә аны әйтүче булмады бит. Белсәм, тапмаган да булыр идем югыйсә. Кызганыч, кызымны соңгы юлга озата алмадым. Инсульт белән хастаханәгә эләктем. Бер ягым параличланган иде.

Беренче балалары өйләнергә дә җитешми үлеп китә аларның. Икенчесе 10 ел хатыны белән яши, әмма балалары булмый. Профессиональ дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнә, бик күп шәһәрләрдә ярышларда катнаша. Оксана кранда эшли. Казан үзәгендә урнашкан “Кольцо” сәүдә-күңел ачу комплексын төзүдә аның өлеше бар. Хәле начарланып китеп, Оксананы эш урыныннан хастаханәгә озаталар. Бүтән ул өенә кайтмый. Оксана баланы соңлап, дистә елдан артык көткәннән соң, махсус дәвалану курслары узгач кына таба. Дима — Вера Георгиевнаның бердәнбер оныгы. Бу дөньяда бердәнбер якын кешесе. Ире 2003 елда 74 яшен тутырып үлеп киткән.

Әтисе аны туганчы ук ташлаган, әнисе үлгәндә Димага нибары 5 яшь була. Балалар йортына урнаштырырга дип килгән кешеләр белән ничек авыр булганын Вера Георгиевна үзем генә беләм, ди. Хәзер Димага     14 яшь, ул Санкт-Петербургта Нахимов училищесында укый икән. Ул булачак диңгезче.

— Дима бабасы кебек тырыш, акыллы малайга охшаган. Яңа ел бәйрәмнәрендә укытучысы шалтыратты. Тәртип бозганы юк, молодец, дип мактады, — дип сөенече белән уртаклаша Вера ханым.

Тагын шунысы да куанычлы: соңлап кына булса да, Оксана үлгәч, ире үз гаебен танып, малае янына килгән. Ул яхшы әти, алар бер дигән мөнәсәбәттә икән.

“ЯШӘҮ РӘХӘТ!”

Олы яшьтә булуына карамастан, Вера Георгиевна яшьләр көнләшерлек актив тормыш алып бара. Атнага ике тапкыр хорга йөри, ансамбльләре белән бик еш кына Русия шәһәрләренә чыгып китәләр икән. Җәйләрен пароходлар белән берничә урында туктап-туктап дөнья гизеп йөрибез, ди. Шулай узып барышлый ул ике тапкыр үзләре яшәгән, шуннан эвакуацияләнгән Угличта булган. Балалар йорты хәзер дә бар икән. Вера Георгиевна: “Үзем торган, әни белән энем яшәгән бүлмәләргә кереп карадым. Әллә ни үзгәреш юк. Кызганыч, балалар йорты сугыш вакытындагыча сабыйлар белән тулы”, — ди.

Тун ук текмәсә дә, Вера Георгиевнаның тегү машинасы тузан җыеп ятмый икән. Таныш-белешләре кисеп кыскартырга, нәрсәне дә булса яңартырга аның янына киләләр.

— Берсен дә кире борганым юк. Мин бит үз эшемне шуның кадәр яратам, — ди ул.

Шунысы бик кызганыч, Вера Георгиевна үзенең кайсы концлагерьда булганын бүгенгәчә белми.

— Безгә берни әйтмәделәр бит. Хәтта госпитальгә эләккәннән соң да, — ди ул.

Тоткыннарны беренче тапкыр әле күптән түгел, 1991 елның язында гына берникадәресен бер урынга җыялар. 

— Аныңчы безне белмәделәр дә, — дип сөйли Вера Георгиевна. — Яшь вакытта үзебез әйтергә курыктык. Ветеран буларак дәүләткә зарлана алмыйм. 9 май бәйрәменә чакыралар, котлыйлар. Миңа бик ошый инде ул. 9 яшемнән тешсез калгач, 3 елга бер тапкыр протезны алыштырып торалар, соңгы тапкыр миңа хәтта хастаханәгә дә барырга туры килмәде. Табиблар үзләре өйгә килде. Хәзер яшәү шундый рәхәт!

Бүген бар шатлыгым — оныгым Дима. Ул минем тормышым. Аны зур кеше итеп күрәсе килә. Белмим, өлгерерменме? Аның нәкъ менә кыз түгел, ә малай булуына, киләчәктә Бакаевлар нәселен дәвам итә алуына сөенәм. Кайчагында ул миннән: “Әби, сиңа ясалган уколлар минем балаларны да авыру итмәсләрме соң?” — дип зурларча сорап куя. “Юк, син нәрсә инде! Барысы да яхшы булыр, улым”, — дим.


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 11.04.2013
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»