поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2013 Дин

Марат Низамов: “Россиядә, бар дөньядагы кебек үк, бердәм “Хәләл” стандарты юк”

Әлхәмделилләh, өммәтебез әкренләп үсә, киңәя бара. Шуңа да хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтүләргә булган сорау көннән-көн арта. Сорау булгач, димәк, тәкъдим дә булачак. Ләкин кайвакыт тәкъдим ителгән ул продукциянең сыйфаты бик шикле була. Кибеттә ниндидер азык-төлек алган вакытта ничек итеп алданмаска соң? Әйе, шунысы хак: бу җитештерүченең һәм аны сатучының иманы никадәр нык булуына бәйле.

Әгәр дә аның иманы нык икән, ул, әлбәттә, алдашмаячак, чөнки ахирәттә моның өчен аны нинди җәзалар көткәнен ул яхшы аңлый. Табыш артыннан куып, хәләл продукция белән хәзер мөселман булмаган кешеләр дә сәүдә итә башлады. Бу очракта нишләргә соң? Безнең илебездә “Хәләл” стандарты эшләнгәнме? Нинди оешмалар бу  даирәне карап, көйләп торырга хокуклы?

Безнең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Марат хәзрәт Низамов белән булган әңгәмәбез шул сораулардан башланды.

– Россиядә бүгенге көнгә, бар дөньядагы кебек үк, бердәм “Хәләл” стандарты юк. Безнең илдә хәләл продукция җитештерү һәм сату ирекле сертификация буенча регламентлаштырыла. Хәзерге вакытта илебездә техник регуляция һәм метрологиянең Федераль агентлыгында (Роскомстандартта) теркәлгән биш “Хәләл” системасы бар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты комитеты “Тест-Татарстан” РСМҮ ЯАҖ (“Тест-Татарстан” республика сертификация методик үзәге ябык акционерлык җәмгыяте) белән берлектә 2009 елда ислам кануннарына туры килгән продукцияне ирекле сертификацияләүнең “Хәләл” («Халяль», Halal) системаcын эшләп чыгарды һәм аны техник регуляция һәм метрологиянең Федераль агентлыгында (Роскомстандарт) теркәде. Бу системага РОСС RU.К587.04ИX01 номеры бирелгән.

Исламда барысының да нигезенә рөхсәт ителү (тыелмаган булу) принцибы салынган, ягъни ачыктан-ачык тыелмаганнардан тыш, барысы да рөхсәт ителгән. Болар шәригать нормаларының төп чыганаклары булган Коръән белән Сөннәткә салынган. Катлаулырак моментлары фәтвәләр белән җайга салына.

Шуны билгеләп китү мөһим: гадәттән тыш зарурлык кайбер азык-төлекләргә булган тыюны вакытлыча алып ташларга мөмкин. Мәсәлән, кеше критик хәлгә юлыккан, ул чүлдә берүзе торып калган һәм аның хәләл азык-төлек белән тукланырга мөмкинлеге юк, ди. Бу очракта аңа хәрам белән тукланырга була, тик ул аны туйганчы ашарга тиеш түгел, ә бәлки үзенең тормышын саклап калу һәм ачтан үлми калу максатларында гына.

Җитештерүчеләргә шәригать тарафыннан хәрам категориясенә кертелгән азык-төлек һәм башка товарларны бүлеп бирергә, сатарга, сатып алырга һәм кулланырга ярамый. Ул гына да түгел, мөселманнарга бизнесында андый товарлар әйләнеше булган ширкәтләр белән хезмәттәшлек итү һәм аларда эшләү дә тыела. Изге Коръәндә: “Аллаһ сәүдәне рөхсәт итте, ә рибаны хәрам кылды”, – диелә. Мөселманнарга тыелган товарлар белән бизнес алып бару рөхсәт ителми. Бу тыюлар шәригать буенча тыелган кайбер товар һәм хезмәт күрсәтүләргә, ә атап әйткәндә, дуңгыз ите һәм составында дуңгыз ите булган азык-төлекләргә; шәригать кануннары буенча чалынмаган йорт хайваннары итенә; алкогольле эчемлекләргә; тәмәке әйберләренә һәм наркотикларга; проституция һәм порнографик продукциягә – дингә, җәмгыятькә, аның аерым әгъзаларына зыян сала торган бар әйберләргә дә кагыла.

– Базарда кемнән генә сорама, барысы да итләренең хәләл булуы турында әйтәләр. Аларның бу сүзләренә ышанып бетәргә буламы соң?

– Дөрес, бу бик актуаль сорау. Сез, кулланучы буларак, тәкъдим ителә торган азык-төлекнең сыйфатын тикшерергә тиешсез. Ә сатучы исә, үз товарының сыйфатын дәлилләргә тиеш. Ә ул аны ничек дәлилли ала? Сатучының әйткән сүзләре генә дәлилләү булып тормый әле. Сатыла торган товарга тиешле документлар – раслый торган сертификат һәм “Хәләл” таныкламалары, әгәр дә инде аерым бер шәхси кеше сату итә икән, товарның хәләл икәнлеген раслап, җирле имам кул куйган белешмәсе булырга тиеш. “Хәләл” таныкламасын һичшиксез сорарга кирәк.

– Базарда “Хәләл” таныкламасын сорау мөмкин эшме соң?

– Кулланучының моңа тулы хокукы бар. Ә мөселманнар исә, гомумән, ул таныклама булуын сорарга бурычлылар. Ышанам: күп очракта сатучыларның андый документлары юк. Комитет хәзер хәләл продукцияне контрольдә тотуның бөтенләй башка системасын кертү өстендә эшли, бу система малны чалганнан алып сатканга кадәрге чылбырны күзәтүдә тотарга тиеш.

Быелның февралендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәр мөхтәсибәттә хәләл бүлекләре оештыру турындагы карары чыкты, ә без бу юнәлештә эшне ничек оештыру тиешлеге турында документлар пакеты әзерләдек.

Хәзерге вакытта без имамнар өчен хәләл курслары оештыру белән шөгыльләнәбез. Бу курслар имамнарны хәләл сферасының хәзерге торышы һәм “Хәләл” системасында безнең эш принциплары белән таныштыру өчен зарур.

Хәләл системасындагы контрольне астагы баскычлардан – авыллардан, посёлоклардан ук башлап оештыру турында ниятебез бар. Бу эшкә без җирле имамнарны җәлеп итәбез. Аларга нинди җаваплылык салынуны яхшы аңлыйбыз, алар да “нинди тәртә арасына кереп җигелүләрен” яхшы аңлыйлар дигән өметтәбез. Республиканың бар районнарында да имамнарның җаваплы вәкилләре булачак, вазгыятьне алар контрольдә тотачаклар. Безнең башка юлыбыз юк.

Әгәр дә малны авылда чалганнар икән, аның хәләллеге турындагы документны җирле имам бирергә тиеш.

Хәләл азык-төлекне дөрес итеп җитештерү генә түгел, ә аны дөрес, хәләл итеп сату да мөһим. Хәләл кибетләре, кафе-рестораннарда хезмәт күрсәтүчеләр хәләл азык-төлекне әзерләү һәм сату үзенчәлекләрен белергә, пөхтә итеп киенгән, чиста махсус киемнәрдә булырга тиешләр. Кулланучылар өчен намаз укырга һәм тәһарәт алырга мөмкинлек тудырылган булырга тиеш. Сатып алучылар белән мөгамәлә иткән вакытта, хезмәт күрсәтүчеләр ислам этикасы нормалар үтәргә тиешләр.

Товарлар ассортиментында хәрам яки шикле категориясенә караган азык-төлек булмаска тиеш. Хәләл азык-төлекне кисү, турау өчен кулланыла торган пычак һәм кисү такталары башка азык-төлекне эшкәртү өчен кулланылырга тиеш түгел һәм дә киресенчә, башка азык-төлекне кисү, турау өчен кулланылган пычаклар белән хәләл азык-төлекне кисәргә, турарга ярамый. Хәләл азык-төлек өчен тәгаенләнгән үлчәүләр һәм кисү такталарына “Хәләл” маркасы сугылып, башка азык-төлекләр өчен тәгаенләнгән пычак һәм кисү такталарыннан аерым урында сакланырга тиеш. Хәләл азык-төлекләр башка азык-төлекләргә тияргә тиеш түгелләр. Сәүдә залларындагы бер үк витринада хәләл азык-төлек белән башка азык-төлекнең бергә торуына юл куелмаска тиеш.

Безнең комитетның штаты зур түгел, бар кибетләрдә дә куелган таләпләрнең үтәлешен күзәтүдә тотарга безнең мөмкинлегебез юк. Мин хәләл продукция белән сәүдә итүче кибет һәм базарларны үзләренең контроле астына алырга дип, хәләл продукция кулланучылардан ярдәм сорар идем. Кулланучының үзеннән дә яхшырак контролёр була алмый. Ул коррупциягә, чит йогынтыга бирелми. Шулай дип әйтү дөрес булса, без астан контроль – “кулланучы тикшерүе” урнаштырырга ниятлибез. Әгәр дә без шулай бергә эшләсәк, хәләл азык-төлек сатучылар да алга таба тартылырлар һәм хәләл продукция сату да артыр иде. Шулай бергәләп эшләсәк, уңай нәтиҗәләргә ирешербез, иншә Аллаһ!

– Хәләл таныкламасы алу күпмегә төшә?

– Һәрберсе дә катгый индивидуаль. Бу эшмәкәрнең нинди хезмәт һәм аны күпме күрсәтүенә, аның күпме сәүдә ноктасы булуына һ. б. бәйле. Сертификатның бәясе шул факторлардан тора.

Мин хәзер моңа ныграк игътибар юнәлтер идем. Күпләр түбәндәгечә уйлый: менә “Хәләл” комитеты бар, шуңа килеп гариза язасың, түлисең дә, сертификат һәм таныклама аласың. Аңлагыз, без продукциянең шәригать таләпләренә туры килүен генә тикшереп калмыйбыз, ә лабораторияләрдә товарның сыйфатын, хәвефсезлеген ачыклыйбыз һәм аннан соң гына туры килү сертификаты тапшырабыз. “Хәләл” комитеты шәригать таләпләренә туры килүе буенча таныклама бирә, ә “Тест-Татарстан” ЯАҖ исә, товарның пробаларын алып, аның сыйфатын ачыклый. Без, үз чиратыбызда, малның шәригать кануннары буенча чалынган булуын раслыйбыз. Безнең уңай карарыбыздан соң, гаризаны “Тест-Татарстан” ширкәте карый башлый. Сертификат алуның минималь хакы – мең сум.

– Марат Ренат улы, Татарстанда хәләл хезмәт күрсәтүләр дә барлыкка килде. Үзләрен мөселман клиникалары дип атаучы клиникалар, Казанда мөэминнәр өчен берничә чәчтарашханә бар. Алар да сездән таныклама алдымы?

– Әйтелгәннәргә шуны өстәр идем, безнең хәтта махсус таләпләр үтәлә торган кунакханәбез дә бар. Мәсәлән, аның бүлмәләрендә тере зат рәсемнәре, сыннары юк, намаз келәмнәре бар, аларда кыйблага юнәлеш күрсәтелгән, тәһарәт алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Аннан тыш, бер туристик ширкәт хәләл-туризм өлкәсендә эшләргә теләк белдерде. Шәригать кануннары кысаларында эшлибез дип игълан иткән бар бу оешмалар да, әлбәттә, “Хәләл” туры килү таныкламасы алсалар, яхшы булыр иде.

- “Е-шка”лар дип аталучы азык-төлек өстәмәләре зур борчу тудыралар. Кайсы Е-өстәмәнең хәләл, ә кайсының хәләл түгел икәнен ничек ачыкларга?

- Бүгенге көндә азык-төлекләргә карата кулланылучы 1500 дән артык Е-өстәмә дип атала торган өстәмәләр бар. Кызганыч, аларның барысы да кеше организмы өчен бер үк дәрәҗәдә файдалы түгел. Чөнки бу өстәмәләр җитештерүчеләрнең үзләре тарафыннан эшләп чыгарыла. Бар проблема шунда: бу өстәмәләр азык-төлекнең сыйфатын яхшырту өчен генә түгел, ә аның отышлы тышкы кыяфәтен һәм озак саклану вакытын барлыкка китерү (саклау) өчен дә кулланыла. Шуңа күрә тәмне көчәйтү, төс бирү өстәмәләре, консервантлар, ароматизаторлар файдаланыла. Е-өстәмәләр кулланучы мәнфәгатьләрендә түгел, ә җитештерүче мәнфәгатьләрендә эшләнгәннәр дип әйтергә була, һәм без шулай ук кулланыла торган ингредиент һәм рецептураларны игътибар белән тикшерәбез.

Бервакыт безнең белән шундый очрак булган иде. “Хәләл” таныкламасы рәсмиләштергәндә “Бөтнек” дигән ароматизаторның составын ачыкларга кирәк иде. Җитештерүче бу өстәмә буенча мәгълүмат китерде. Анда нәрсә булырга мөмкин соң? Әкренлән кенә без бу мәгълүматны “сүтә” башладык. Мондый ароматизаторларның хәтта 16 (!) төре бар икәнлеге ачыкланды, аларның һәрберсенең үз номеры бар. Ул өстәмәләрне Россиядә дә, чит илләрдә дә чыгаралар икән. Ә аларның составы төрлечә, кайберләренең составында глицерин да бар. Без башта ароматизатор җитештерүчегә, ә аннан соң глицерин җитештерүчегә хат юллыйбыз. Глицеринның тереклек чыганаклымы, әллә үсемлек чыганаклымы икәнен ачыкларга кирәк. Безнең эшнең гадәти тәртибе шуннан гыйбарәт. Бу көндәлек эшләнә торган вак эш.

Ачык чагылыш алган төс бирүче шундый бер Е-өстәмә бар, ул – кармин – куе кызыл төс бирә һәм бөҗәкләрдән эшләнә. Димәк, хәләл булып чыкмый. Ләкин башка фикер дә бар: ул бөҗәкләр инде эшкәртелгән, шулай булгач, аларның сыйфаты үзгәргән һәм ул – хәрам түгел. Менә шундый гади булмаган вазгыять. Безнең эш процессы вакытында азык-төлекнең составын бик җитди итеп, молекуляр дәрәҗәгә кадәр тикшерергә туры килә, чөнки зур җаваплылык тоябыз һәм өммәтебезнең ышанычы безнең өчен бик тә кадерле.

Рөхсәт ителгән һәм тыелган Е-өстәмәләр исемлегенә килгәндә исә, бу очракта, Е-өстәмәләр буенча Россия белешмәләреннән файдаланырга мөмкин, аларда Россиягә кертү тыелган Е-өстәмәләрнең исемлеге китерелгән. Аннан тыш мөселманнар өчен тыелган Е-өстәмәләр турында мәгълүмат булган басмалар бар. Миңа билгеле булганча, бу турыда мобиль җайланмалар өчен эшләнгән программалар да билгеле. “Е-шкалар” дип номер керткән вакытта, ул өстәмәнең бар составы турында мәгълүмат китерә.

– Генномофикацияләнгән азык-төлекләр хәләлме, түгелме?

– Бу мәсьәләне әле җентекләп өйрәнергә кирәк. Табигый азык-төлек – нормаль азык-төлек. Әгәр дә инде азык-төлекнең асылына геннар тирән урнаша икән, бу шик уята инде. Кабатлап әйтергә туры килә: болар барысы да кулланучы мәнфәгатьләренә зыян салып, җитештерүче мәнфәгатендә эшләнәләр. Ген инженериясенең максаты – уңышны арттыру һәм азык-төлекнең озаграк (табигый саклану срокларыннан зуррак) саклануын тәэмин итү. Андый азык-төлекләрнең составы шик уята, димәк, Коръәндә әйтелгәнчә, аларны кулланмаска, шикле әйбердән ераграк торырга кирәк. Әгәр нинди дә булса азык-төлек сездә шик уята икән, безгә мөрәҗәгать итегез, сорауларыгызга җавап бирергә тырышырбыз.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.  


Наил ФӘЙЗЕТДИНОВ
Татарстан Диния Нәзарәте
№ | 01.04.2013
Татарстан Диния Нәзарәте печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»