поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2013 Мәдәният

Ул бит татар баласы

Арча “Казан арты” тарих–этнография музеенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә безнең район тарафыннан тәкъдим ителгән якташыбыз Татарстанның халык артисты, республиканың Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыятенең президиум әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы, “Гөлзадә” студиясе җитәкчесе Гөлзадә Сафиуллина белән очрашу булды.

Гөлзадә ханымга Татарстан, Россия, хәтта бөтен дөнья эстрадасы күген яктырткан якты сәхнә йолдызы буларак кына түгел, йөзеннән иман нуры чәчеп торган зыялы татар хатын–кызы буларак та мин күптән гашыйк. Узган ел Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә җырчының өч сәгатьлек концертын карап, чын күңелемнән сокланып, озакка җитәрлек рухи азык алып кайткан идем. Беләсезме, ул сәхнәдә үзен шундый итеп тота, бер караганда гөнаһсыз балачакны хәтерләткән күбәләккә, икенче яктан гүзәл яшьлегебезгә дан җырлаган сандугачка, я бүгенге көнебезне мактап сайраган былбылга, шул ук вакытта юлбасарларга каршы кылыч тотып яуга барган батыр сугышчыга әверелгән кебек тоела. Ә тамашачы тулысынча аның дөньясына кереп бетә, мөкиббән китеп һәр адымын күзәтә, соңыннан чыгышын көчле алкышларга күмә. Гөлзадә Сафиуллина көчле матур тембрлы җете тавышы, үзенә генә хас моңы җырының гына түгел, киемнәренең, үз–үзен тотышының сәхнәдәге килешле хәрәкәтләренең, халык белән аралашуының үзебезчә, милли булуы белән дә әсир итә.

Очрашу вакытында күңелдә нәкъ менә шушы уйлар туды. Туган илен, туган туфрагын, кешеләрен яратучы, һәрчак якташларына ярдәмгә килергә әзер торучы изге күңелле ханым буларак аңа якын, үз итеп “безнең Гөлзадә апабыз” дип дәшәсе килә.

— Үзегезне ачарга тырышыгыз, курыкмагыз, мөмкинлекләр табыгыз, бер–берегездән көнләшмәгез, чөнки талант ул һәр кешенең үзенеке. Аллаһы Тәгалә биргән тулы иманны саклагыз. Ә моның өчен кешеләрне яратыгыз, чөнки һәр кеше Аллаһы Тәгалә баласы, — диде ул очрашуда яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Үзе дә һәрдаим кешеләргә яхшылык эшләргә тырыша, хәйрия концертлары оештыра, хәләл көче белән “Гөлзадә” иҗат студиясе ача, үз инициативасы белән “Сөембикә варислары” төрки–татар балалар иҗаты фестивале оештыра һәм башка бик күп эшләр башкара. Курыкмыйча әйтергә була, Гөлзадә Сафиуллина Аллаһы Тәгалә биргән иманны тулысы белән бүгенге көнгә кадәр саклап килгән.

— Мин кечкенәдән җырладым. Беренче сәхнәм — мунча ләүкәсе. Әнинең иске күлмәкләреннән костюмнар тегәм, иптәшләремне җыям һәм концерт куям. Әти белгәч, бик нык ачуланды. Әмма мин тукталып калмадым, костюмнарымны төенчеккә төяп, балаларны ияртеп болынга йөгерә торган булдым. Бушка куймыйм. Кәгазьдән билет ясыйм, 1–2 тиенгә сатам, соңыннан лотерея уйнатып кире үзләренә бирәм. Хәзер дә шул гадәтем дәвам итә. Эшлим дә, җырларымны диск итеп кешегә таратам, концертларыма чакыру билетлары өләшәм... Аңа карап ярлыланмадым.

— Арча төбәге халкы сезнең белән горурлана. Сез Арча ягының лаеклы кызы, — диде аңа район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова.

Гөлзадә апа үзе дә туган ягын сагынып кайта, авыр чакларында шунда үзенә юаныч таба, кая гына бармасын, Арча, туган авылы белән горурлануын яшерми. “Мондый рухи мираска ия татарлар яшәгән башка бер төбәк тә юк, — ди.

— Мин бит татар баласы! Халык фольклоры мине әзерләде. Татар җыры дөньяларны гиздерде, мөнәҗәтләр халкымны, милләтемне, аның мәдәниятен танытырга мөмкинлек бирде. Кая гына барсам да, “Кара урман” татар халык көен сузам. Шуның аша халкыбыз күңеленә юл ярдым. Америкада да “Кара урман”ны музыкасыз горурланып җырладым, шуның аша Америка татарлары белән очраштым, — дип сөйләп китте Гөлзадә ханым. — Дүрт шәһәрдә татар фольклоры ансамблен оештырдым. Нәрсәдән башланды? “Татар булуын кем тели, шул килсен”, — дидем. 84, 75 яшьлекләр дә, балалар да килде. “Моңарчы татар икәнебезне яшердек, хәтта исемнәребезне дә үзгәрттек”, — диючеләр булды. Соңыннан шуларны берләштереп, 15тән артык җыр өйрәндек, федераль Сабантуйда җырладык. Күрәсезме, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны җыр, татар моңы берләштерде. Беләсезме, кайда гына булсам да, мин Арча данын күтәрергә, мактарга, туган ягыма мәдхия җырларга онытмыйм. Менә бу Арчада чигелгән читекләр (бер пар яшел чигелгән читекләр күрсәтә) 18 илне әйләнеп чыкты.

Иң беренче булып Гөлзадә Сафиуллина “Белегез шуны” җыры белән танылса, тора–бара аның репертуары Риф Гатауллин, татар композиторлары көйләре, каһарман җырлар, мөнәҗәтләр белән баетыла. Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны да ул бик яратып башкара. Балалар өчен язылган җырларга да зур игътибар бирә.

— Бөтен тормышымны, иҗат юлымны, уй–фикерләремне бер очрашуда гына сөйләп бетереп булмый, — диде ул. — Үзем турында китап яза башладым. Минем язмышым — замандашларым язмышы да. Ачлыкны да, мул тормышны да күрдек. Бүгенге көннең кадерен беләбезме? Кем булуыбызны хәтерлибезме? Аякка бастырган, дөрес юл күрсәткән, иманлы итеп тәрбияләгән әти–әниләребезне онытмадыкмы? Туган телебезне югалтмыйча киләчәк буынга тапшыра алабызмы? Югыйсә, яшәвебез бер тиен. Менә шуларга басым ясала бу китапта.

— Гөлзадә апа туган ягын, туган телен, халкын ярата. “Арчам”, — дип горурланып әйтә. Ул башкаруындагы “Арча гимны”ннан башка бер генә концерт та үтми. Без аны Г.Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим иттек. Уйлап эшләдек. Тукай бүләге иясе булу — зур җаваплылык. Милләтләрне берләштерүгә, татар милләтен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән Гөлзадә Сафиуллина моңа лаек, — диде Надия Мифтахетдинова.

Мондый очрашулар ул көнне Арча педагогика көллиятендә, Арчаның 5нче гимназиясендә дә булды. Һәркайда бу тәкъдимне хуплап каршы алдылар.

Безнең районның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Гөлзадә апаны тәкъдим итүен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Казан шәһәренең “Сөләйман” мәчете, “Ярдәм” хәйрия фонды, Приморск өлкәсенең “Туган ил” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы, Идел буе, Урал һәм Себер татар һәм башкортларының “Акчура” Ялта җәмгыяте, Карачаево–Черкессия Республикасының “Ногай Эль” милли–мәдәният автономиясе, Дагстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре җыены, Кырымдагы “Рус мәдәният үзәге” ассоциациясе идарәсе, Новосибирск өлкә татар мәдәният үзәге, Казахстан Республикасының “Алтын төрки бишеге” Татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый фонды, Көнбатыш Казахстан өлкәсенең “Татар мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы, Казанның “Идел” яшьләр үзәге дә күтәреп алды. Гөлзадә апа, без сезгә теләктәшлек белдерәбез, җиңүегезне телибез. Сез моңа лаек. Моны без, Сезне яраткан, Сез яраткан Арча төбәге халкы әйтә.


Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»