поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.04.2013 Җәмгыять

Катлаулы син, тормыш... яки Бер ябык иңдә күпме хәсрәт, күпме авырлык – 2

Даими укучыларыбыз әле хәтерлидер: моннан ике еллап элек Балтач районы­ның бер авылында булган фаҗига – 41 яшьлек җиде бала анасын үтерүләре, әтиләре күптән вафат булган балаларның (дүртесе мәктәп яшендә) дөм ятим калулары турында язган идек.

Ул чакта өлкәннәре Артем армиядә булганлыктан, бөтен авырлык 20 яшьлек Елена өс­тенә “ишелеп” төшә. Әнисе ягыннан бабасы, әтисе ягыннан әбисе, ике яктан да берәр туганнары исән булса да, аларның кайсы өлкән, кайсы авыру... Янәшәсендә генә иңен куярлык, ярдәм итәрлек якыннары да булмаган бу бала ул чакта ничек сынмагандыр да бу кадәр йөкне ничек тартып китә алгандыр? Эшкә чыгып киткән җирдән әнисен югалту ачысына аны соңгы юлга озату мәшәкатьләре дә, дүрт баланың язмышын хәл итү, армиядәге абыйсын, Тү­бән Камада укучы сеңлесен кайтарту, табут, чардуганы, башкасы артыннан йөрү, се­ңелкәшләренә опекунлыкны рәсмиләштерү өчен кирәкле документларны туплау, әле тагын әллә никадәр документ­ларны үзгәртеп теркәтү чарасына керешү, искә алуларны оештыру, тормыш алып бару... – Еленага менә шуларның һәммәсен салкын акыл белән үтәп чыгарга, күз яшьләрен дә, эчке халәтендәге ”дөнья бетте, яшәүнең яме калмады” дигән хәсрәтен дә, нишләргә дигән чарасызлыгын да, го­мумән, югалып калуын да туганнарына сиз­дермәскә, күр­сәтмәскә кирәк була. Аның көчле икәненә, үзләрен сак­ларга да, якларга да әзер икәненә ышаныч уятырга тиеш була ул.

“Сеңелкәшләремне бер­кемгә дә бирмим, беркая җи­бәрмим, үзем карыйм”, – дип үз сүзен кистереп әйткән, дөм кайгыга уралган чагында ук чарасына да керешергә көч тапкан бу кыз бала ул чакта бездә чын соклану уяткан иде.

Ике елга якын вакыт үтсә дә, Еленаның язмышы күңел­не гел тырмап торды, чөнки ятимлек-хәсрәт өстенә бу балалар таушалган өй, тузган мебельләр, череп, таралып беткән абзар-кура, капка-коймалар, тузган мунча бе­лән “утырып” калган иде. Әле бер яклы йортта яшәгәндә үк тузган торак буенча чиратта торсалар да, әлеге чират әниләре исән чакта урыныннан да селкенми – Сидоровларга чират җитми. Бездә бит чын мох­таҗлар һәрчак гадел чират аша үтә! Дөрес, 2009 елда район Хәйрия фонды һәм мәрхүмә эшләгән “Сорнай” хуҗалыгы ярдәме белән йортка янкорма эшләнә, ул өлештә кухня, котельный, киенү-чишенү бүлмәсе ясыйлар, аз булса да, районнан тагын әле беркадәр акчалата ярдәмнәр күрсәтелә. Әниләре үлгәч, шул ачыклана: бу өй әтиләре ягыннан әбиләре исемендә, аның әле кемгә васыять итүе билгесез... Димәк, бер яктан, иске булса да, яшәр урыннары бар, ә икенче яктан, аларны өйсез дип әйтсәң дә була. Соңгысы дөресрәк тә. Өстәвенә, әниләре үлгәч, аларны тузган торак чиратыннан сызалар, туендыручыларын югалтканнар исем­легенә күчерәләр. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, нәкъ шул чакта беренче исемлектә хәрәкәт башлана, әлегә ятим­нәр исемлегендә тынлык. Тагын да гаҗәбе: Елена соңгы исемлектә юк, янәсе, әнисе үлгәндә балигълык яшендә булган! Рәсәй иле шул бу! Биредә үз ятимнәрен, үз мох­таҗларын түгел, илен саткан, череп баеган чит ил гражданнарын кайгырталар. Аларга шәһәр саен фатир да, гражданлык да, “почетлы” исем­нәр дә “ә” дигәнче эшләнә. Канун да, чуртым да кирәкми. Ә чын мохтаҗларга, ятимнәргә килгәндә генә бөтен пункт та төп-төгәл үтәлергә, бер генә канун, аның бер генә сүзе дә бозылмаска тиеш. Чын “хокукый” дәүләт бу!

– Район җитәкчелеге аларның проблемасын белә, уңай хәл итү юлларын эзли, озакка сузмастан, хәл ите­лергә тиеш, – дип сөйли бу гаиләнең хәле белән даими танышып торучы район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. Сүз уңаеннан аңа, әйдә, тагын бергәләп Еленаларга барып кайтыйк әле дигән идем. Форсаты да чыгып тора. Баксаң, шул көн­нәрдә генә Алсу ханымга Елена яшәгән авылдан җитди сигнал килеп ирешә: беркайда да эшләмәүче абыйлары Артем даими эчә, өйләренә исерекләр җыеп кайта, бабайлары да даими “салдым” белән шөгыльләнә, пенсиясе кибеткә әҗәткә китеп бетә һ.б. Алсу Фаризовна инде районның барлык җаваплы оешмаларын аякка бастырып өлгергән булып чыкты, аларга мин дә кушылдым.

Без барганда, Сидоров­лар­ның капка төбенә ”ашыгыч ярдәм” машинасы килеп туктаган, участок табибәсе бабайны (ул – балаларның әниләре­нең әтисе, өе тузган, баштарак кунакка килеп-китеп йөр­гән булса, әниләре вафатыннан соң бирегә килеп төп­ләнгән. Тәртипсез тормыш алып бара, ятимнәргә ярдәме юк, газабы күбрәк. Бик аз пенсия ала, анысы кибеттән яздырып алган аракысын түләр­гә дә җитми) хастаханәгә алып китәргә җыена иде. Аңа ашыгыч операция кирәк диде табибә. Шул уңайдан Алсу ханым өлкән яшьтәге бу кешегә инвалидлык мәсьәләсен дә хәл итеп булмасмы, һич югы пенсиясе артыр иде дип, фикерен белдереп карады.

Мин исә ике ел эчендә ху­җалыкта үзгәрешләр булганмы икән дип күзәтәм. Кызганычка, каралты-курада, йорт-җирдә тышкы якта үзгәреш күрмәдем, ә өй эчен ялт ит­тергән Елена! Яңа “стенка”, башка мебельләр, паласлар, тәрәзә пәрдәләре алган, бар җирдә чисталык, тәртип – тырышлыгы, тормыш итәргә сәләтле булуы күренеп тора.

Сеңелкәшләренең дә инде тагын берсе, үткән ел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Казанга педколледжга укырга кергән, быел тагын берсе унберенче сыйныфны тәмам­лый... Гимназиянең уку алдынгысы булган бу сеңелкә­шен дә укырга урнаштыру мәшәкатен хәл итәсе була, димәк. Болары әле сөенечле мәшәкатьләр булыр иде дә... Тик Елена тормышында көе­нечле нәрсәләр дә байтак икән шул.

Баштарак үз туганы турында начар итеп сөйләргә теләмәгән кыз, фактлар алдында калгач, яшерә алмады. Кызганычка, ике күзен дүрт итеп, ярдәмче-яклаучы кайта дип, армиядән көннәрне санап көткән абыйсы – гаи­ләдәге бердәнбер ир бала! – Еленаның ышанычын акламый. Язмыш-галиҗәнапнең бу кыз балага әзерләгән тагын бер олы сынавына әйләнә ул. Бераз “Сорнай” хуҗалы­гында эшләп йөргән егетне эчәргә яратканы һәм “тавышлы” булганы өчен эштән куалар. Берара шабашкада эш­ләп алган егет соңгарак бө­тенләй юлдан яза.

– Өйдә тавыш чыгармый ул, – дип сөйли Елена. – Эчүе хак, бабайны эчертүе дә, авылдагы исерекләр белән бергәләп, өйдә компания оештырулары да дөрес. Ки­бетченең яздырып бирүе дә, бабайның пенсия акчасын шунда гына илтеп түләвебез дә...

Шунысы күңелдә өмет уята: бу көнне оператив җыел­ган җаваплы иптәшләр шунда ук үзара “эш” бү­лештеләр. Җирле үзидарә җитәкче­се Дмитрий Медведевка да, район башкарма комитетының опека секторы баш белгече Миңнәзия Габделхаковага да, яңарак кына бу участокны үз карамагына алган полиция инспекторы Фәнис Насыйбуллинга да конкрет бурычлар билге­ләнде. Артемны даими эшкә урнаштыру, мәҗбү­ри дәвалау, авыл кибете сатучысы, Артемның шешәдәш­ләре белән сөйләшү, кисәтү­ләр, даими контроль – беренче карашка гади генә булып тоелган бу чараларның дәва­мы да билгеләнде. Алар­ның беренче өлеше генә хәл ител­гәндә дә, Еленага җитди яр­дәм булыр иде.

Ә ул бу ярдәмгә бик мох­таҗ. Тагын әле үз куышларын булдыруда, уңайлыклары булган өйле итүдә Кешечә ярдәмгә бик мохтаҗ ул! Үз кулыннан килгәнне башкалардан көтәргә, мескенләнергә өйрәнмәгән булса да, бер кыз баланың гына көченнән килә торган нәрсәләр түгел болар... Түзә бит әле, дип читтән генә битараф күзәтеп, бу ябык иңнәргә дә сынарга ирек бирмәскә иде инде...  


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 56 | 06.04.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»