поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.04.2013 Тарих

Ике башлы каракош – Алтын Урда тамгасы

Быел Алтын Урданың рәсми рәвештә ислам дине кабул итүенә 700 ел тула. Шул уңайдан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Казан Кремлендәге “Манеж” үзәгендә “Үзбәк хан дәвере – Алтын Урданың чәчәк атуы” дигән халыкара гыйльми конференция оештырды. Без, конференция эшчәнлеге турында сөйләвен сорап, оештыру­чыларның берсе булган тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка мөрәҗәгать иттек.

– Өч көнлек шактый кызыклы конференция булды ул. Аның структурасы шактый катлаулы: анда Үзбәк хан дәверендә Алтын Урданың төрле яклап үсеш яклары каралу белән беррәттән параллель рәвештә нумизматлар конгрессы да үткәрелде. Нумизматлар әле Болгарга сәяхәткә дә барды (нумизматларның бөтенро­ссия ике­нче җыены дип аталды ул). Бер – үк вакытта ике елга бер була торган, Алтын Урданы өйрәнүгә багышланган өченче конференция бу. Моны юбилей дип тә әйтергә мөмкин: Үзбәк хан 1312 нче елны хакимияткә килә һәм вафат булганчы, 1342 елга кадәр идарә итә. Әлеге 30 ел Алтын Урда чорының иң югары үсеш ноктасы булган. Үзбәк хан хакимияткә килүгә ислам дине кабул итә. Шуңа күрә Алтын Урда күләмендә ислам дине кабул итүнең 700 еллыгы да бу. Җәмә­гатьчелек моны да искә алды.

Чит илләрдән дә галимнәр шактый иде. Әйтик, Англиянең Кембридж университетындагы нумизматика үзәге вәкилләре килде. Аларны бездәге нумизматиканың торышы кызыксындыра. Янә казакъ делегациясе, Украина галим­нәре, Сербия вәкилләре булды. Иң яхшы белгечләр килде дисәм дә, хакыйкатькә хилафлык булмас.

Табигый ки, Алтын Урдада ислам дине кабул итүгә төрлечә карау­чылар бар, чөнки чыганаклар аз. Шуңа күрә кайбер галимнәрнең бу фактны бик үк таныйсы килми. Мәсәлән, Петербургта эшләүче тарихчы Александр Юрченко бу җәһәттә ике китап чыгарды (мәсәлән, берсе “Үзбәк хан: Яса белән Коръән арасында” дип атала). Ул, Үзбәк хан вакытында исламлашу әллә ни күзәтелми; анда төп тәгълимат – борынгы шаманчылык, исламның йогынтысы аз була, дип белдергән иде китабында. Конференциядә бу фикергә каршы чыгышлар булды. Мин дә каршы төштем. Искәндәр Измайлов та бу уңайдан саллы дәлилләр китерде. Гумилев та үз вакытында, Алтын Урда ислам дине кабул иткәч таркала, дип язган иде. Юрченко да төбәгебездә исламлашу та­ри­хының очын югалтырга, бутарга тели сыман. Югыйсә күп- милләтле Госманлы империясе озак дәвер­ләр яшәгән бит. Анда хакимлек итүче төп халык – мөселманнар. Шул ук вакытта христианнар да шактый гына булган. Мондый хәл чынлыкта таркалуга китерми, башка сәбәпләр була.

– Ислам дине тиктомалдан гына кабул ителмәгәндер бит.

– Әлбәттә, моның җитди җирлеге бар. Мәгълүм ки, Үзбәк хан, хакимияткә килгәч, бик зур реформа үткәрә. Әлегә бу турыда әллә ни язганнары юк. Элекке традиция буенча Алтын Урда билә­мәләре чыңгызыйлар арасында бүлгәләнгән була. Үзбәк хан алардан властьны алып, сәясәттән кысрыклап чыгарып, идарә итүне кенәзләргә тапшыра. Хан дәүләтне үзәкләштерү эшенә тотына дип аңларга кирәк моны. Бик әһә­миятле процесс бу. Элек-электән дәүләтнең язмышын чынгызый­ларның корылтайларында хәл иткәннәр. Ул җыеннарда чыңгы­зый­лар бөтен нәрсәдә катнашкан. Шуңа күрә еш кына хакимият өчен тарткалашу килеп чыккан. Бер төркем – берсен, икенче төркем икенчесен алга этәргән. Менә шушы хәлгә чик кую өчен, Үзбәк хан хакимиятне турыдан-туры улларына калдыру мәсьәләсен хәл итәргә тырышып карый. Европадагы абсолют монархиягә омтылуга охшаган бу. Чыңгызыйларны властьтан чыгарып, дәүләтне кенәзлекләргә бүлеп, ул үзе бердәнбер хөкемдар булып калырга уйлый. Бу эшләрдә аңа ислам дине кирәк була. Ислам кабул итү шуңа бәйле. Ислам дине шушы монарх хакимлеген ныгытырга тиеш була. Шаманчылык моңа ярамый.

Чыңгыз хан заманында төп дин шаманчылык булган дип исәп­ләүчеләр элек тә бар иде. Әмма монголларда Мәңге тәңре дигән төшенчә бар. Чынлап та, борынгы төркиләрдә шаманчылык – күп­аллалык булган. Әмма монголлар хакимияте башланганга 500 ел үткән бит инде. Безнеңчә, бу чорда төркиләрдә, шул исәптән монголларда да, Ерак Азия җирләрендә эчке процесслар барып, төрле аллалардан бер алла аерылып чыккан була инде. Шуңа күрә Алтын Урдада ислам дине кабул итү җиңел була. Чөнки төркиләрдә бер­аллалык җиңеп килә. Мәңге Тәңре дигән сүзне, кайберәүләр Кытай чыганакларыннан чыгып, күкне аңлаткан дисә дә, монда матди чагылышы булмаган бер Алла турында сүз бара. Бу хакта да конференциядә сүз күп булды. Ислам дине кабул итү алдыннан илдә вәзгыять нинди булган дигән сорау­га җавап бирү өчен дә өйрәнергә кирәк бу мәсьәләне.

Янә шәһәр цивилизациясе мәсьәләсен кабат күтәрергә кирәк дигән фикергә килдек. Дөрес, алты томлык татар тарихын язганда шәһәргә урын шактый бирелгән иде, әмма җитәрлек булмады кебек. Башка галимнәр дә шундыйрак фикердә. Без һаман монголлар чорын күчеп йөрү, күчмәннәр вакыты дип күзаллыйбыз. Күчү булган, әмма бер ялгышлык җи­бәрелә. Чынлап та, XIV гасыр­ның икенче яртысында – XV гасыр башында күчмәннәр күп күренә. Аксак Тимер килеп, шәһәрләрне җимер­гәнгә шулай килеп чыккан. Шул җимере­лү­ләрдән, кара чумалардан соң шәһәр тормышы әкренәя. Ә менә Алтын Урда чәчәк атканда шәһәр корып яшәү, шәһәр тормышы бик әһәмиятле була. Ханнар җәйләүгә чыкса да, кышын шәһәрдә яшәгән. Бөтен империяне тоткан кешеләр ничек инде кышын далада чабып йөрсен?! Һәрбер­сенең шәһәрдә сарае булган, шунда көн күр­гән­нәр. Җәй көне җәй­ләүгә, сәхрәгә чыгу – рәхәтләнеп күңел ачып йөрү генә була. Бу хәл дастаннарда да күзәтелә. Әйтик, татар-башкорт дастаны “Түләк белән Сусылу”да бик яхшы күренә бу. Анда Түләк дигән шәхеснең тормышы тасвирлана. Чынлыкта Түләкләрнең торган урыны Болгар булган. Түләк өеннән чыга да, Балкан дигән тауга бара. Бу – хәзерге Көнбатыш Башкортстандагы таулы урын. Шунда уен коралларында уйнап, күңел ачып утыралар. Көтүлекләр дә бар. Әмма болар көтү көтми, чөнки затлы төркем.

Ислам хакында сөйләшкәндә тагын бер мөһим нәрсә бар. Ул вакытта бик күп әдәби әсәр язылган. Әйтик, “Нәһҗил-Фәрадис” әсәре шул вакытта иҗат ителә. Ул бездә басылып чыкты. Әлеге китап баштан ахырына кадәр үлем мәсьә­ләсенә, исламның шушы хәл-төшенчәгә мөнәсәбәтенә багышланган. Ислам әллә ни үтеп кермәгән әле дип белдерүче­ләргә мин шул китапны укып карарга тәкъдим итәм. Анда үлем нәкъ менә ислам тәгълиматыннан чыгып карала. АКШтагы күренекле тарихчы Юлай Шамилуглы исәплә­венчә, кара чума киң җәелә башлагач, Алтын Урда ислам җәмгыя­тендә үлем турында уйланулар көчәя. Чөнки бу – бик зур табигать казасы. Шуңа күрә кешеләр бу афәтне Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бер җәза, сынау дип кабул иткәннәр, шул рәвешле үлемгә фәлсәфи караш тәрбия­ләнгән. Европада да шундый ук хәл күзәтелә.

– Күрәсең, мондый гому­ми­ләштерү, халык арасында курку, чарасызлык киң таралмасын өчен дә кирәк булган.

– Чынлап та, шулай. Әмма Юрченко кебек кешеләр, исламга туры килми торган күренешләр дә күзәтелгән, дип үзләренчә сукалавын дәвам итә. Мәсәлән, 1333 елда Ибне Баттута килгән вакытта Биштау (Пятигорск) дигән җирдә корылтай була. Шунда Үзбәк хан, затлы татарлар бер спиртлы эчемлек эчә. Исемен тәрҗемәчеләр “балдан ясалган сыра” дип тәрҗемә иткән. Безнеңчә, әче бал инде бу. Ибне Баттута Марокко кешесе буларак, хәнәфиләргә эчәргә ярый икән, дип язып калдырган. Табигый, исламнан тыш традицион тормыш та булган бит әле. Бу гаҗәп тә түгел: ислам дине кабул иткән һәр халык гарәп түгел, аның үз тради­цияләре, үзен­чә­лекләре бар. Шуңа күрә бу очрактан чыгып кына, болар мөселман түгел икән, дип нәтиҗә ясарга ярамый. Татар­ларның хәзер дә төрки дөньядан килгән борынгы йолалары бар. Әлеге уңайдан бәхәсләр булды. Юрченко фикере өстен чыга алмады. Билгеле, монголларга, төрки­ләргә хас үзенчәлекләр Сарай тормышында чагылыш тапкан. Илне Баттута Үзбәк ханның бер урынбасарына монгол телендә мөрә­җә­гать итүенең шаһиты була. Димәк, югары элита арасында монгол теле сакланган әле. Хәлбуки, төп сөйләшү теле төрки тел булган. Димәк, монголлар икетелле булган. Шуңа күрә араларында үз гадәтләре саклану гайре табигый хәл түгел.

– Нумизматлар нәрсә хакында баш ватты соң?

– Аларның сөйләшүе дә кызык­лы гына булды. Анда мин дә чыгыш ясадым, Алтын Урда акчаларындагы ике башлы бөркет мәсьә­ләсенә тукталдым. Бу бик мөһим мәсьәлә. Җентекләп күзәт­кән­дә, монгол традиция­­­лә­ренең төрки традицияләргә кушылып үскәне күренә. Кара лачын дигән төшенчә дә бар. “Дәфтәри Чың­­­­гызнамә” әсәренә ул ике башлы каракош дип кереп калган. Төрле фаразлар бар. Ләкин төптәгесе – монголлардагы шоңкар дигән кош. Ул бөр­кетләр гаиләсенә карый. Чыңгыз хан кыят кабиләсеннән бит. Кыят кабилә­сенең рухы булган ул кош. Ике башлы каракош әнә шуннан үсеп чыккан. “Дәф­тәри Чыңгыз­намә”дә Чың­гыз хан нәселе тамгасының исеме кошбаш дип атала. Элегрәк урыс гербындагы каракошны Ви­зантиядән килгән дип язалар иде. Ул расланмады. Чөнки ул Ви­зантиягә шактый соң килеп керә. Хәзер аны герман кабилә­ләреннән эзли башладылар. Югыйсә, Җани­бәк хан заманында, соңрак та ханнарның акчаларында ике башлы кош, бөркет тасвирланган. Минемчә, урыслар да ике башлы бөркетне Алтын Урдадан алган. Бәхәсләр вакытында бу мәсьәлә тикше­релде. Киләчәктә бу җәһәттә өйрәнүләрне дәвам итәргә булдылар.

– Урыс акчаларында ике башлы каракош кайчан барлыкка килә?

– Иң беренче мәртәбә бөек Мәскәү кенәзенең мөһерендә пәйда була ул. Билгеле, мөһернең ниндидер нигезе булырга тиеш. Византиядән алынган сурәттә дә, әлеге билге аларныкы түгел. Ул Якын Көнчыгыштан да килгән булырга мөмкин. Чөнки ике башлы кошлар XII-XIII гасырда ук сәлҗүк­ләрдә бар инде. Йә шулардан алынган, яисә монгол традициясе. Шуңа күрә моны берничек тә Византиягә кайтарып калдырып булмый. Димәк, ике башлы каракошны без үзебезнең мирас дип карарга тиеш.

Янә Алтын Урда акчаларын сурәтләгән, җыйган бер каталог бастыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Чөнки хәзер бик күп урыннарда әлеге акчаларның сурәтен бас­тырып чыгаралар. Әмма шуларны бергә җыеп туплап бастыручы юк. Югыйсә акча чыганак буларак бик мөһим нәрсә. Анда ханның исеме, чыгару вакыты бар. Тарихи материалларны тәр­типкә салу өчен дә бик яхшы җирлек бу. Ишетүемчә, Тарих институты нумизматика буенча кварталга бер мәртәбә нәшер ителүче журнал булдырырга җыена. Материаллар бик күп. Бездә чыгуның әһәмияте шунда: мәгълүмати база бездә тупланачак. Бу юлы да килгән галимнәр, Алтын Урданы өйрәнү буенча бүген Россиядәге иң зур үзәк – Казан, дип белдерде. Чынлап та, Тарих институтындагы Алтын Урданы өйрәнү үзәге уңышлы гына эшләп килә. Ул инде байтак кына китап чыгарды.

Ишеткәнсездер: РФ Президен­ты В.Путин, яңа төр дәреслек әзерләргә кирәк, анда төрле фикерләр булмаска тиеш, бер кысада язарга, дигән фикер белән чыкты. Минемчә, бу шактый катлаулы эш. Моңарчы Россия дә­реслекләрендә Алтын Урда чорын дөрес чагылдырган бүлекләр юк иде. Хәзер аны кем яза, ничек язарга тиеш, бу эштә Татарстан да катнашамы, дигән сораулар туа. Россия тарихын язалар икән, берничек тә Алтын Урда чорын тө­шереп калдырып булмый. Әмма бүген аңа Мәскәүдә бер төрле, Казанда икенче төрле караш. Әле бит Казан ханлыгын яулап алу, аны яктырту мәсьәләсе дә бар. Шуңа күрә бердәм дәреслек язу гади генә эш түгел. Минтимер Шәймиев тә күпмилләтле дәү­ләтнең тарихын язганда, барча милләтләрнең дә мәнфәгать­ләре бертигез дәрәҗәдә кайгыртылырга тиеш, дип белдерде. Ислам проблемасы да шуңа барып тоташа. Мәгълүм ки, безнең җирлек­ләргә ислам дине үтеп керү, Кавказдан, Урта Азиядән башланган. Ләкин бөтен Европа күзлегеннән караганда, бездә ислам ныгып урнашу – Алтын Урда дәвере кү­ренеше ул. Булачак Россия эченә, тулаем зур терри­ториягә икенче цивилизация үтеп керә дигән сүз бу. Шуңа күрә Алтын Урда турында язганда без ислам мәсьә­ләсендә ныгытып, беркетеп калдырырга тиеш. Югыйсә, бер Россия цивилизациясе бар, шуның нигезендә православие ята, дип расламакчылар. Безгә нәкъ шул ике башлы кара кош шикелле Россия нигезендә ике цивилизация бар дип әйтергә кирәк. Россияне оештыруда татарлар да катнашкан. Әмма аның эчендә ике мәдәни үзәк, ике цивилизация бар; аның берсе – урыс-христиан цивилизациясе, икенчесе – татар-мөселман цивилизациясе. Болар бер-берсе­нә тигез рәвештә, уртак бер даирәдә тыныч кына яшәргә тиеш. Мәскәүгә икесенең дә барышын, бертигез дәрәҗәдә булуын танырга кирәк.

Бу күзлектән караганда, Алтын Урда чорын күтәрү Россия өчен дә отышлы. Чөнки анда түземлелек булган, кайсы да булса динне кысулары турында бер мәгълүмат та юк. Гомумән, Россия Алтын Урда дәверен үзенә үрнәк, илебездә толерантлыкның башлангыч чоры итеп кабул итә ала.




Алтын Урда тәңкәләре шушындый булган 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 55 | 06.04.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»