поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.04.2013 Мәдәният

Зөлфәт Зиннуров: "Мин Рөстәм Яхинны җырла­маячакмын"

Татар җыр сәнгатенең бүгенгесе, киләчәге турында инде күп еллар сөйләшүләр бара. “Түгәрәк өстәл”ләр, бәхәсле әңгәмәләр үткәреп, күпләр зәвыксыз сәнгатьне сүгеп чыгышлар ясады. Халык җырчылары, композиторлар, шагыйрьләр бу хакта һаман саен гәп куерта.

Мин үзем дә шактый гына “түгәрәк өстәл”ләрдә катнаштым. Андагы сүзләрне күпме генә сөйләсәк тә, әйтелгән фикерләр һаман да һавада эленеп кала. Тирән эчтәлекле җырларны сайлап алучы сәнгать советлары да булдырылмады. Телевидение, радиода аларга чикләүләр дә куелмады.

Шагыйрьләр чегән кебек йөрсеннәр

Бу юлы җыр сәнгате турында сөйләшүне Казан дәүләт консер­ва­ториясендә уздырырга булганнар. Консерватория мөгаллимәсе Гүзәл Сәгыйтова безне бер “тү­гәрәк”кә җыеп, “Татар җыр сә­нгатендәге табышлар һәм югалтулар” дигән темага бәхәскә чакырган иде. “Бу ­хакта олы буын җырчылары күп сөйләште инде, хәзер яшьләр белән фикер алышырга булдык”, – диде ул.

“Түгәрәк өстәл”дә егермеләп кеше катнашты. Яшь җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, жур­налистлар бүгенге сәнгатьнең торышын, кыйблабызның кайсы тарафка юл алуын ачыкладылар.

Кемдер бу сөйләшүне стенага борчак ату дип кенә уйлар, әмма бүгенге яшь буын фикер алышуга шулкадәр сусаган икән. Ни өчен дигәндә, без без-беребезне белеп бетермибез. Җырчылар шагыйрь­ләрне, композиторларны белми. Әйтик, Зөлфәт Зиннуров (аны без эс­традада “Зиннур” буларак бе­лә­без) Рүзәл Мөхәммәтшин исемле шагыйрь барлыгын белмәгән. Аның өчен шагыйрьнең бирегә ки­лүе зур яңалык булды. Зөлфәт Зиннуров җыр сәнгатендә ша­гыйрьләр булмавын ассызыклап китте. Булганнары да “сагышларым-камыш­ларым, мәхәббәтем” дигән темаларны үз эченә ала. Кыскасы, аны канәгать­ләндерә торган шигъри текстлар юк икән. “Шагыйрьләр үз­ләренең җырларын җырчыга тәкъ­дим итәргә тиеш, – диде ул. – Чегән­нәр кебек тәкъдим итеп йөрегез. Мин үзем шагыйрьләргә, сезнең әсәре­гез ошамады, дип әйтергә куркам. Чөнки аларның барысы да диярлек даһи! Шуңа күрә мин, сез­нең шигырегез миңа туры килми, дип кенә җавап кайтарырга мәҗбүр”.

Шагыйрьләрнең җырчыларга җыр тәкъдим итүе, Мөхәммәт тауга түгел, ә тау Мөхәммәт янына килсен, дигән гыйбарәне хәтер­ләтә. Ә элек бит Салих Сәйдәшев, Фасил Әхмәтовлар композиторлар, җыр­чылар белән бергә “өч­лек” тудырып, җыр иҗат иткәннәр. Берәү дә, син миңа килергә тиеш, дигән таләп куймаган.

Бүгенге өч аккордлы җырлар­ның сәхнәгә менүенә кем гаепле? Композитормы, шагыйрьме, әллә җырчымы? “Бу очракта төп гаеп җырчыда, – ди шагыйрь Рүзәл Мө­хәммәтшин. – Син бит тамашачыга товарны үз зәвыгыңнан чыгып тәкъдим итәсең. Әгәр шигыре начар икән, җырлама, ул бит синең ихтыярыңда”.

Халык классикларны тыңлыймы?

Безнең җыр сәнгате өлкәсендә шагыйрьләргә кытлык дип әйтеп булмый, ә менә композиторларыбыз, чыннан да, юк. Без үзебезнең Сәйдәш, Яхин, Мозаффаровлар сызган милли җыр сәнгате шә­җәрәсен югалта барабыз. “Түгәрәк өстәл”дә: “Композиторларны укытырга кирәк”, – дигән фикер яң­гырады. Композиторлыкка мәҗбү­ри укытып булмый лабаса, ул сиңа Ходай тарафыннан бирелгән талант. Йә бар ул синдә, йә юк. “Башмагым”, “Наемщик” музыкаль драмаларын иҗат иткән Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдә­шев­ләрне мәҗ­бүри яздырмаганнар бит.

“Түгәрәк өстәл”дә утырган яшь композиторларыбыз Эльмира Галимова, Эльмир Низамовлар гына аз шул безгә. Шул ике-өчтә тукталып калабыз да инде. Чөнки офыкта башкалар күренми.

– Элек сәхнәдән профессиональ композиторларыбызның әсәр­­­ләре генә яңгыраган, – ди Эльмир Низамов. – Ә бүген җырны теләсә кем яза. Дөрес, гел симфония генә дә тыңлап утырып булмый. Әмма татарда җитди иҗат бетеп бара. Бүген тирән эчтәлекле музыка яңгырамый. Андый җыр­лар, музыкалар иҗат кичәләрендә генә башкарала. Өч аккордлы җырларга гына күчсәк, безне алга таба ни көтәчәк?

Әйе, без бүген милли аһәңнән тайпыла башладык. Чөнки мин эстрада казанындагы җырларны тыңлый башласам, бу кайсы мил­ләтнеке соң, төрекме бу, итальянмы, әллә немецныкымы, дип уйлана башлыйм. Дөрес, бер урында гына таптанып булмый, алга таба атларга кирәк. Европалашырга да кирәктер. Әмма бүгенге җыр­ларның миллилеге юк. Төркиягә еш баргач, мин аларның сәнгатен күзәтеп барам. Алар да европалаша, алар да заман белән бергә атлый. Әмма төрекләрнең көйлә­рендә барыбер милли аһәң­нәре сакланган. Аны тыңлый башлауга ук төрек музыкасы икәнен белә­сең. Без исә әнә шул нигезебезне югалта барабыз.

Бервакыт яшь җырчы белән сөйләшкәндә: “Нигә безнең классик композиторларның әсәрләрен репертуарыңа кертмисең?” – ди­гәч: “Аны бит халык тыңламый, нишләп әле мин аны концертымда яңгы­ратырга тиеш”, – дигән иде. Миңа аның җавабыннан оят булып китте. Классик компози­торла­ры­бызның җырларын заманча аранжировка белән яздырсаң, нишләп тыңла­масыннар, ди.

“Мин Рөстәм Яхинны җырла­маячакмын, – диде Зөлфәт Зиннуров. – Халкыбызның “Герман көе”н үзгәртеп, үз стилемә яраклаштырып башкардым, әлбәттә.

– “Зиннур” Рөстәм Яхинны җыр­ласа, мин аны кыйныйм, – ди “Сәхнә” журналының журналисты Земфира Гыйльметдинова. – Чөнки ул аның стиленә туры килми.

Ярар, Зөлфәт җырламасын да ди, милли көйләребезне, классик композиторларыбызның әсәрлә­рен башкарырлык, моңлы тавышлы җырчыларыбыз Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаровларның әсәр­ләрен тамашачы тыңламый, дигән фикердә бит әле. Балачактан “Татарстан” радиосыннан Әлфия Авзаловаларны, Илһам Шакировларны яратып тыңлаган Зөлфәт­нең хәзер аларны тыңлый алмавы, аның күңеленә ятмавы сәеррәк, әлбәттә.

Кемне кем ияртә?

“Күптән түгел Кукмарага концерт белән бардым, – ди җырчы Илдар Әхмәтов. – “Сезнең концертыгыз бер дә ошамады. Ике көн рәттән Фирдүс Тямаев килеп китте. Менә, ичмасам, җырчы, зал шыг­рым тулы иде”, – диде миңа бер тамашачы. Менә халыкка кем кирәк? Бүген халык җырчыларны үзе сайлый, үзе тәрбияли, ә без түгел”.

Юк шул, җырчылар халыкны тәрбияләргә тиеш. Алар үзләренең җырлары белән тамашачы зәвы­гын агулыйлар. Танылган җырчы Рәшит Ваһаповның бик тә гыйб­рәтле фикере бар: “Җырчы халык артыннан түгел, ә халык җырчы артыннан барырга тиеш”, – дигән ул.

“Azat” төркеменең әйдаманы Азат Гыйльметдинов, Хәйдәр Бигичевлар кирәктер, әмма хәзер бит коммерция заманы, бүген бөтен дөнья глобальләшү чорын кичерә, дигән фикерен җиткерде.

Рок, джаз төркемнәре дә кирәк татарга. Андый юнәлешләр дә булырга тиеш. Азат бүген төркеменең хәле мөшкел булуын, музыкант­ларының таралуын әйтеп китте. Әлбәттә, коры энтузиазмда гына иҗат итеп тә, яшәп тә булмый бүген. Ә дәүләт аларга ярдәм итәргә ашкынып тормый. Ничек алга таба иҗат итәргә? Финлян­диядә яшәүче танылган музыкант Дәниз Бәдертдин белән бу хакта сөйләшеп утырган булды. “Безгә дә дәүләт ярдәм итми, – дигән иде ул. – Иҗат итүнең юлларын без үзебез табабыз. Эшмәкәр­ләргә, иганәче­ләргә мөрәҗәгать итәбез”, – дигән иде ул.

Җырчы Галия исә бүген җыр сәнгатендә югалтулар юк дип саный. “Сәйдәш, Яхиннар югалмый алар, теләгән кеше Интернет аша да таба, – ди ул. – Бүген җыр сән­гатендә иркенлек хөкем сөрә. Өч ноталы җыр язасың дип чикләп кую бөтенләй дөрес түгел”.

Бүген җыр мәйданында кем тели, шул җырлый. Аларга чик куючы юк. Чөнки безнең телевидение дә, радио да андый катгый таләпләр куймый. Нишләтәсең, коммерция кануннары бөтен тармакларга үтеп керде. Зөлфәт Зиннуров исә өч аккордлы һәм затлы җырлар дип бүлеп куюга бөтенләй каршы. Аның фикеренчә, Салих Сәйдәшев, Хәйдәр Бигичевларны электән үк күп халык тыңламаган. Ниндидер катлау гына үз иткән. Мин бу фи­кергә каршы килеп, шуны әйтәсе килә. Без дөнья күләменә үзебез­нең сәнгатьне нәкъ менә Хәйдәрләр, Сәйдәшләр белән күрсәтә алабыз. Эстрада җырлары белән түгел. Әле әйтелгән ике зур шәхеснең заманында ниндидер билгеле бер катлауның гына тыңлавы дөреслеккә туры килми. Чөнки алар һәрдаим халыкның сөйкемле сөякләре булдылар. Әгәр тарих битләренә күз салсак, әлеге шәхесләрне соңгы юлга озат­канда, халык ташкынының ника­дәр зур булганын әле дә хәтер­ләүчеләр бар. Тукай, Сәйдәш һәм Хәйдәр Бигичев вафатыннан соң гына Казан урамнарында шулай халык җыелган.

Юк, мин Зиннур, Илдар, Азатлар җырлавына һич кенә дә каршы түгел. Аларның да җырларын тыңлыйм. Монда сүз безнең җыр сәнгатебезнең асылы, нигезе – милли аһәңебез турында бара. “Түгәрәк өстәл”дә берәү үзен мәҗбүр итеп, үзен камилләштерү өчен опера тыңларга йөрүен сөйләде. Миңа бик кызык булды. Халыкта ана сөте белән кермә­гәнне, тана сөте белән керми, ди­г­ән бер мәгънәле әйтем бар. Үзеңне мәҗбүр итеп, опера тыңлап булмый, аны иң әүвәл яратырга кирәк. Аннан ул сиңа кечкенәдән салынырга тиеш. Танылган композитор Ренат Еникиев музыка белгече Мәхмүт Нигъмәт­җановның рес­пуб­ликадагы авыллар, районнар буйлап мәктәпләрне карап йөр­гәнен сөйләгән иде. “Нинди музыкаль белем турында сөйләргә мөмкин, мәктәпләрдә хәтта бер баян да таба алмыйсың”, – дигән булган Мәхмүт ага. Композиторларыбыз, шагыйрьләребез юк, сәх­нәбезне “өч аккордлы җырлар” басып алды, дип лаф органчы, җыр сәнгатендәге проблемаларның сә­бәпләрен балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән эзли башларгадыр, бәлки. Моның сере бик тирәндә яшеренгән.  


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.04.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»