поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.04.2013 Экология

Сыроед Илдар: "Ит һәм пешкән ризык ашаудан баш тарттык"

Кибетләрдәге азык-төлек тышларына язылган буягыч, тәм көчәйткеч, ГМОларны һәм башка өстәмәләрне укыгач, күзләр маңгайга менә. Бу ризыклар кешеләр өчен түгел, ниндидер роботлар өчен әзерләнгән бугай дигән фикер туа. Чөнки аларны ашап тулы канлы, сәламәт көе яшәп булмавы көн кебек ачык. Төрле психик авырулар белән интегүчеләрнең көннән-көн арта баруы да шуңа дәлил.

Әлеге хәлдән чыгу җаен тапкан кешеләр дә бар. Алар өчен табигый, «тере» ризык белән генә туклану гадәти күренеш. Андый кешеләр  Казанда да яши, тик үзләренең тормыш рәвеше хакында ачыктан-ачык сөйләргә генә яратмыйлар.

Организмны көчләп ят ризыкка күнектерәбез

Илдар абый белән Наилә ханым да, үзләренең туклануларын тамырдан үзгәртеп, «тере» ризык ашауга күчкәннәр. Әлеге гаилә Казанга терәлеп үк утырган авылда үз йортлары белән яши. Табыннарына нигъмәтнең дә күп өлешен үзләре үстерә. «Пешереп ашамагач, бәрәңге үстерәсе юк»,– дип шаярта Наилә ханым.

– Илдар әфәнде, «тере»  ризык ашау ни дигән сүз ул?

– Кеше, яратылгач та, үз тирәлегендәге җиләк-җимешләр белән тукланып яшәгән. Яңа туган бала да әнә шулай яшәргә омтыла, тик без, олылар, моңа юл гына куймыйбыз. Ана сөте белән тукланган бала нык була, авыруларга да әллә ни бирешми, бала кырып биргән алманы бик теләп ашый, ә итле пюре, йомырканы каптырып булмый. Ул елый, карыша, ә без организмны, көчләп, пешкән, ят булган ризыкка күнектерәбез. Ә пешкән, кыздырылган, туңдырылган ризыкта файдалы матдәләр, витаминнар бөтенләй дә калмый.  Улыбыз кыздырылган бәрәңгене шулкадәр яратмый иде, үзебез күндердек.

– Тере ризык ашауга ни өчен күчәргә булдыгыз?

Илдар абый:
– Тормышның авыр вакыты иде ул. Эш юк, авырудан баш чыкмый. Йөткерсәм, кан белән йөткерәм. Табиблар ыгы-зыгы куптарды. Хастаханәдә яттым, әмма анык диагноз куелмады. Аннан буыннар сызлый башлады. Аяклар бөгелми дә, сыгылмый да. Минем аңа кадәр сәламәтлеккә әллә ни исем китми иде. Кеше шундый бит ул: авыруның симптомнары бетсә, эшенә җыенып чыгып китә алса, шул җиткән. Чир-сырхаулар тәмам аяктан бәреп еккач, тән һәм җан, аларның үзара бәйләнеше, табигать кебек төшенчәләр белән кызыксыну уянды. Эзотерика буенча китаплар укый башладым.

Наилә апа:
– Студент вакытта болай да итле ризыклар ашамыйсың бит инде. Ә Таҗикстанга әти-әниләр янына кунакка кайткач, шулкадәр нык сыйлыйлар, мин бик озак хәлсезлектән, күңел төшенкелегеннән җәфаланам. Казанга килеп янә сөт, яшелчә ризыкларына күчкәч, җайлана идем.

– Бу рәвешле туклануның өстенлеге нидә?

Илдар абый:
– Беренчедән, җиләк-җимеш организмда череми, әчи генә. Шуңа күрә авыздан, тәннән начар ис килми. Эчебез чиста булгач, тышыбыз да чиста, безгә сабын ише нәрсәләр белән дә юынырга кирәкми. Мин элек бик таза идем. Менә шул артык авырлык тәнне вата да инде. Ашаганда шабыр тиргә бата идем, хәзер алай түгел, аруның нәрсә икәнен дә белмим. Кемнең кайчан ашыйсы килә, шул вакытта ашыйбыз.

Наилә апа:
– Хатын-кыз матур булырга омтыла. Әмма моңа табигый ысуллар белән дә ирешеп була. Чәчне хна боламыгы белән буйыйсы, тирене манго кабыгы белән чистартасы – менә шул. Тере ризык ашау хатын-кызны бик күп эшләрдән азат итә.

Илдар абый:
– Беренчедән, кухня культы юкка чыга. Адәм баласы торган саен ашауга ныграк табына. Ашау өчен махсус бүлмә бүлеп бирелә, вакытлары билгеләнә, ризык үзенә күрә бер тәртип белән чыгарыла. Хөкүмәткә шулай кулай – ашау аңа бик күп табыш китерә. Савыт-сабадан башлап төрледән-төрле ризыкларны җитештерү, сәүдә итүгә кадәр. Игътибар итегез, шул максаттан күпме дәүләт учреждениесе төзелгән.

– Сез кайнамаган су эчәсез, ә бит безнең халык чәйдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмый.

Наилә апа:
– «Тере» ризык ашауга күчкәндә чәй, кофедан баш тарту авыррак була. Чөнки безнең организм бу сыеклыкларга шулкадәр ияләшкән, аннан башка бер иртәне дә күз алдына китереп булмый. Беренче вакытта баш авыртты, ә инде организм чистаргач, кан тамырлары үз халәтенә кайткач, бар да бетте. Без бер генә авырудан да, инфекциядән дә курыкмыйбыз. Гадәти грипп йоктырсак та, чиребез ике көннән дә озаккарак сузылмый. Мин элек тә яшел чәйгә өстенлек бирә идем. Хәзер иң шифалы, тере суның җиләк-җимештә булуына инандым. Шуңа да суны да бик аз һәм сирәк эчәбез.

– Балаларыгыз яңача туклануны ничек кабул итте?

Илдар абый:
– Аларга җиңелрәк булды, чөнки организмнары безнеке кебек агуланмаган бит әле. Шунысы да бар, «тере»  ризык ашауга без кисәк кенә күчмәдек. Алдан кара ипи, чүпрәгә изгән камыр ашлары ашамый башладык. Наилә төче тәбикмәкләр пешерә иде. Аннан ит ризыкларыннан баш тарттык. Алдан катнаш ашау дигәнен кулландык. Бу бер ашаганда җаның теләгән һәр нәрсәне: чикләвеген, җимешен ашауны аңлата. Хәзер без бер ашаганда бер төрле ризык кына ашыйбыз. Бу русча «сыромоноедение» дип атала. Ә балалар катнаш ашауда әле. Элек бал да куллана идек. Хәзер аңардан баш тарттык.

– Ашау рәвешен үзгәртү тормышыгызда ничек чагылды?

Илдар абый:
– Мин элек үземне баткаклыкка кереп баткандай хис итә идем. Тормышның бар рәхәтен исә күпчелек кебек кыздырылган ит ашау, сыра эчкәләүдән таптым. Аннан депрессия белән чиратлашып бара торган агрессия. Пешкән һәм ит ризыклары организмга наркотик кебек үк тәэсир итә. Алардан тиз генә баш тарту җиңел түгел. Әмма ихтыяр көчен җигеп, «тере» ризыкка күчәсең икән,  чын мәгънәсендә сәламәт булуның нинди шәп халәт икәнен аңлый башлыйсың.  Хәзер камиллеккә омтылабыз.

– Юан кешеләрнең «тере» ризык ашауга күчүләрен аңлап була, ә менә ябыкларның?

Илдар абый:
– Әйткәнемчә, мин, «тере» ризык ашауга күчеп, артык авырлыктан котылдым. Элеккеге фотоларны карасак, анда мин бабай  сыман. Ә хәзер, үзегез күргәнчә, яшь егетләр кебек. Әмма җиләк-җимеш ашаучылар бар да ябыга дигән сүз түгел бу. «Тере» ризык ашаучыларның сайтларына кереп карасагыз, мускуллары уйнап торган кешеләрнең сурәтләренә дә тап булырсыз.

Наилә апа:
– Мин бик ябык идем, ә җиләк-җимешләр белән генә туклана башлагач, өч килога кадәр тазардым да әле. Ә бу, мондый тормыш рәвеше һәркемгә дә файдалы, дигән сүз. Физик халәткә килгәндә, мин аруның нәрсә икәнлеген дә белмим. Эштән кайткач, озак итеп бакчада кайнаша алам. Күршеләр, ничек арымыйсыз, дип шакката. Арымыйм, билгеле бер вакыт җиткәч, йоклыйсы гына килә. Шуңа күрә без чираттагы җәйге ялга да мохтаҗ түгел.

«Тере» ризык ашау – Коръән кушканча яшәү?

Әлеге система XX гасыр башында киң тарала башлый. Сәбәбе исә – бу вакытта икътисади яктан алга киткән илләрдә индустриаль туклануның киң таралуы. Көннән-көн арткан шәһәр халкын туендырыр өчен, яңа җыеп алган уңышны консервлау, рафинадлаштыру, туңдыру ысулын файдаланалар. Ә бу ризыкта витаминнарның, микроэлементларның юкка чыгуына, кирәкмәгән компонентлар (саклану срогын озайтучы матдәләр, буягычлар, тәмне көчәйткечләр) кушуга китерә. Рацион балансының бозылуы, витаминнар, биологик актив матдәләрнең кытлыгы исә төрле авырулар (симерү, гипертония, диабет, рак) китереп чыгара. «Тере» ризык белән туклану системасы да шул вакытта барлыкка килә. Башлыча Көнбатыш Европа, Америкада популяр булган яшәү рәвеше акрынлап Россиягә дә үтеп керә.

«Тере» ризык белән туклану ул – кыздырылган, парда, суда пешерелгән, ысланган, ягъни термик эшкәртелгән азык-төлекне кулланмауга корылган туклану системасы. Әгәр ризык киптерелгән икән, аңа тоз һәм тәмләткечләр кушылмаска тиеш. Ярмаларның исә бер тәүлек бүрттерелгәннәре файдаланыла.

Бу системаны иң элек сәламәтлекне, физик форманы ныгытыр өчен, төрле авырулардан терелү максатында кулланалар. Шул ук вакытта «тере»  ризык ашаучылар азык кыйммәтен саклауга нык игътибар итә. Гомер буе «тере» ризык ашау әлегә тәҗрибә буларак кына билгеле. Аның балалар, йөкле хатыннар организмына ничек тәэсир итүе фән тарафыннан тиешенчә өйрәнелмәгән. Интернетта «тере» ризык белән туклану турында «сыроедение», «сыромоноедение» кебек сайтлар бик күп. Аларның барысында да диярлек пешерелмичә әзерләнгән ризыкларның файдасы, дәвалану үзенчәлекләре турында язылган. Бик күп еллардан бирле «тере»  ризык ашаучыларның фотолары да бар. Араларындагы атаклы шәхесләргә килсәк, болар спортчы, тренер, «тере» ризык белән туклану турындагы китаплар авторы Дуглас Грэхем (утыз еллап «тере»  ризык ашау стажы бар), математик Лев Понтрягин, «Стенокардия» төркеме солисты Алексей Мартынов, Голливуд йолдызлары Деми Мур, Натали Портман, Алисия Сильверстоун. 

Коръәндә Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына үсемлекләр, хайваннар (хәләл ризык, Аллаһтан рөхсәт сорап, аның исеме әйтеп суелганны), ә зарурият вакытында, ягъни җанны үлемнән  саклау өчен хәрам ашарга да рөхсәт иткән. Ә менә организмга зарар салучы, авыруга, үлемгә китерүче ризыкларны ашау катгый тыела. Бу күзлектән караганда, Илдар абый белән Наилә апаның «тере» ризык ашауга күчүләре  Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәүгә кайтып кала кебек. Алар шуңа ныклы сәламәтлек белән бүләкләнгәннәр дә.


Фаил ГЫЙМАДОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»