поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.04.2013 Җәмгыять

Гимн сүзләрен өйрәндегезме әле?

Татарстан гимнын хәзер тыңлап кына түгел, җырлап та була. 20 ел дәвамында көй буларак кына яңгыраган гимн быел сүзле дә булды инде. Сез аның текстын ятладыгызмы инде?

Римма РАТНИКОВА, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе:

– Миңа, Дәүләт гимны сүзләрен сайлау өчен булдырылган махсус комиссия рәисе буларак, авторлар белән бергә редак­цияләү эшендә дә катнашырга туры килде. Гимн сүзләрен һәр өтеренә, ноктасына кадәр беләм.

Равил ХӘЙРУЛЛИН, “Көрәш” татар-башкорт спорт көрәше федерациясе директоры:

– Безнең чараларда Татарстан гимны һәрва­кыт яңгырый. Тиздән аның тулы вариантын куллана башлаячакбыз. Әлегә гимн сүзләрен яттан белмим. Аны белү кирәк дип саныйм. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган кө­рәш­челәр өчен бигрәк тә.

Павел ГУСТОВ, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артис­ты:

– Мин гимн сүзләре кабул ителү һәм аларның рус теленә тәрҗемә ителүен­нән хәбәрдар, яңалыклар белән танышып барам. Әм­ма өйрәнәчәкменме-юкмы – анысын әлегә төгәл әйтә алмыйм. Чөнки, минемчә, илнең, республиканың гимны балачакта өйрәне­лер­гә тиеш. Безнең балачакта бу шулай иде. Мин ул вакытта өйрәнгән гимнның беренче куплетын әле дә хәтерлим. Бу – СССР гимны. Гимнны белү кирәк. Россиянең дә, Татар­стан­ның да гимны мәктәпләрдә өйрәтелергә тиеш дип саныйм.

Гөлнара ГЫЙНИЯТУЛЛИНА, Иркутскиның “Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләр үзәге җитәкчесе урынбасары:

– Татарстанның Дәүләт гимны сүзләре кабул ите­лү турындагы яңалыкны ишет­тем. Әмма әлегә гимн сүзләре белән таныш түгелмен. Иркутскида татар яшьләре өчен оештырылган чаралар башланганда һәм тәмамланганда без, гадәттә, “Туган тел” җырын җырлыйбыз. Бер­ләш­терү чарасы буларак, безне Татарстан белән бәй­ләүче тагын бер чара буларак, безгә республи­каның Дәүләт гимны белән дә таныш булырга кирәк дип уйлыйм. Якын килә­чәктә гимнны төрле чараларда кулланып, үзебез­дәге татар яшьләрен аның белән таныштырырбыз.

Динар ШӘЙХЕТДИНОВ, мәгълүмати- технологияләр өлкәсе белгече:

– Татарстан Дәүләт гим­ны­­ның көйдән җырга әйлә­нүен хуплыйм. Бу – ки­рәк эш. Татар милләте дөньяның төрле почмак­ларында таралып яшә­гән­гә, ул бер­ләштерү чарасы буларак та мөһим. Гимн сүзләре кайдадыр кү­земә чалынды, яттан белмим. Махсус ятламаячакмын, берничә тапкыр ишеткәч, хәтергә кереп калыр дип өметләнәм.  



Ватаным Татарстан
№ --- | 05.04.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»