• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

03.04.2013 Дин

Хиҗапны мәктәптән аералар

Прокуратура Түбән Каманың 5 нче мәктәбе җитәкчелеге һәм шәһәрнең мәгариф идарәсенә карата укучылар белем учагында намаз укыган, ә кайбер кызлар һәм укытучылар хиҗаптан йөргән өчен протест белдергән.

Татарстан Прокуратурасыннан белдерүләренчә, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 5 нче мәктәптә тикшерү янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм террорчылыкка каршы законнарның үтәлешен тикшерү җәһәтеннән февраль азагында үткәрелгән. Әлеге пунктлар буенча кагыйдә бозулар ачыкланмаган. Әмма прокуратура хезмәткәрләрен татар сыйныфларында укучыларның мәктәптә намаз укуы, ә кызларның дәресләргә хиҗаптан йөрүе сагайткан. Кайбер укытучылар да эшкә “билгеле бер дин тотуларын ачыктан-ачык күрсәтүче” киемдә йөри. Россиядә дин дәүләттән аерылганлыктан, прокуратура бу фактны федераль закон нормаларын бозу дип тапкан һәм аңа чик куюны, шулай ук мәктәп уставына дини кием киюне һәм  мәктәптә дини йолаларны үтәүне тыючы пункт кертүне таләп иткән.

Бу уңайдан шәһәрдә чып-чын низаг чыккан. Ачулары купкан мөселман ата-аналар мәчет янында митинг оештырган һәм балаларының хәтта дөньяви мәктәптә дә ислам кануннарын үтәү хокукын яклау нияте белән мэриягә юл тоткан.

Түбән Кама прокуроры урынбасары Айрат Сәйфетдинов сүзләренчә, бүгенге көндә низагка нокта куелган: прокурор протесты кабул ителгән һәм мәгариф идарәсеннән аңа җавап алынган - тиздән мәктәп уставына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

 5 нче мәктәпнең уставында Россиянең мәгариф хакындагы законнарындагы соңгы үзгәрешләргә бәйле күп әйберләр чагылыш тапмаган, - дип шәрехләп үтте Татарстан Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Салихов. – Ә хиҗап һәм намазларга килгәндә исә, Россиянең муниципаль һәм дәүләти белем бирү учреждениеләрендә нинди дә булса дини эшчәнлек тыелган. Уку йортын гамәлгә куючы дини оешма булса башка хәл – ул тиешле кием формасын раслап, дини йолаларны үтәүне расписаниегә кертә ала. Тик дөньяви мәктәптә намаз укуны әдәплелек дип санамыйм. Чөнки бу процесс дөнья ыгы-зыгысыннан ваз кичеп, үз эчеңә бикләнүне таләп итә...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында укучылар өчен бердәм форма кертелгән очракта, мәктәпләрдә нинди дин тотуыңны күрсәтүче кием кию мәсьәләсе үзеннән-үзе көн кадагыннан төшеп калачак дип саныйлар.

 Без моны 2005 елда ук кертергә тәкъдим иткән идек. Әмма эш шунда ки, закон буенча мәктәп формасын министрлык карары белән кертеп булмый, форманы ата-аналар хуплап, мәктәп үз уставында беркетергә тиеш, - ди министрлыкның тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Сафина. – Бүгенге көндә мәктәп формасы республиканың Азнакай, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман һәм Чирмешән районнарында гына кертелгән. Хәзер без бу уңайдан Түбән Кама районына тәкъдим юлладык.

Искәртеп узабыз, узган елның көзендә Ставрополь краеның бер мәктәбендә хиҗап киюне тыю уңаеннан кузгалган низаг бөтен илне шаулаткан иде. Бу низагны шәрехләп, Россия Президенты Владимир Путин дини хисләрне хөрмәт итәргә, шул ук вакытта Россия дәүләтенең дөньяви булуын да истән чыгармаска киңәш итте. Озак та үтми край хөкүмәте “Мәктәп киеменә һәм укучыларның тышкы кыяфәтенә төп таләпләрне раслау турында” карар чыгарды. Ул мөселман кызларына дөньяви белем бирү учреждениеләрендә дин кушканча  киенүне тыя. Канәгать булмаучылар әлеге карарга карата шикаять белдерергә маташкан... Әмма күптән түгел Ставрополь крае суды мәктәпләрдә хиҗап киюне законлы һәм нигезле санап, бу эшкә нокта куйган.
 

Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ | 03.04.2013
Интертат.ру печать

Фикерләр

№70 (837692) / 22.04.2013 11:26:13

Эльвира язса, ничек бар шулай яза инде ул. Газетаны алдыручылар да, шул Эльвира язганны укырга гына алдыралар, ул булмаса, язылучылар, шул берничә дистәдән артмас иде.

№69 (837649) / 21.04.2013 18:01:09

Елена Мельникның бу язмасының дәвамы булган "Яулыкларга яшел юл ачылырмы?" мәкаләсе район газеталарына мәҗбүри кушымта булган "Атна вакыйгалары"нда/19-25 апрель 2013/ 464 920 данәдә бөтен республикага таратылды.

№68 (837644) / 21.04.2013 17:24:19

БГ рекламалау бара, значит RIM ,башка исем белән генә яза.)))))

№67 (837621) / 21.04.2013 11:57:23

Яулык яба, намаз укый торган кыз ничек сүгенсен инде, ышанмадым. Шул көнне үк малайлар әйтә: «Менә Таңсылу апа, Сабринаның сүгенгәнен телефондагы видеога яздырдык, ул сезгә күрсәтүдән куркып кайтып китте», диләр.

http://beznen.ru/basma/2013-15/taciklarga-tatarstanda-urin-barmi/comm

ислам тәртипләре белән, матур, иманлы балалар үстерүләре, турында, №51гә- авыл катыны на№64 (836399) / 11.04.2013 11:41:40 гә җавап!!!

№66 (836404) / 11.04.2013 12:13:56

Картайгансың Наил.Шул гына.Халык бездә матур,аеруча хатын-кызлар искиткеч. Бу турыда чит ил гражданнары да әйтеп китәләр.

Зур борынлы,күз аслары салынган гарәп хатыннары, муенсыз яхүдәләр янында безнкеләр,прелесть.

№65 (836403) / 11.04.2013 12:08:36

Рим ул фотоларга тагын бер кат күз сал.

Алгы пландагы кыз бала,бет төрле киемнән.Арттагылары икенче төрле киемнәрдән утыралар.
Бөтен уртаклыклары- капланган булуда.
Алсу кофта,зәңгәр яулык. Үтергечски әйбәт. Ул шерст кофта әле зур,сарафан астыннан җилкәләре асылынган.

Арттагылары чуар яулыктан.
Шушымы мәктәп формасы? Сез шуның өчен көрәшәсезме? Класстагы 20 кыз,егерме төрле кофтадан,егерме төрле яулыктан йөрү,дөресме?

Алъяпкычлы кызлар,авыл мәктәпләрендә генә. Шәһәрдә кара зәңгәр яисә көрән төстәге сарафаннар,итәкләр,ак күлмәк өстеннән киелә пиджаклар кабул ителгән.
Бик матур. Артыгы кирәкми дә.

№64 (836399) / 11.04.2013 11:41:40

син үзең бит "иркенлектә" яшисең. "бәхетең" чиктин ашкан. сиңа янә ни җитми?
башка татар хатыннары, ирләре белән матур гына яшәп; матур, иманлы балалар үстерүләре, сңа тыңылык бирмиме? эчең пошамы? ислам тәртипләре тыңгы бирмиме?
яшәсеннәр! алар үзләренчә,син үзеңчә яшисең - ни эшең бар? көчләмә кешеләрне!

булмаган инде...., уңмагач,өлешемә тигән көмешем дип яши бир. теге җилбәзәк хатын - клара циткина - шикелле,татар хатыннарына "азатлык" алып бирмәк келисеңмә???

юк эш!

№62 (836301) / 10.04.2013 16:43:33

Флүзә +100500!!

Безнең Саба районында 1917-гә кадәр барсы да хиҗаблы булганнар (киемнәре хиҗаб стандартына туры килгән инде), йөзләре ачык булсада, каршыга берәр ират очраса йөзне, шәлнең я яулыкның кырые белән каплый торган булганнар. Әби сөйләп калдырды - әниләр шулай шулай өйрәтте дип. Яшь егетләр кызлар белән тегеләр су алырга килгәч кенә таныша торган булганнар.

№61 (836297) / 10.04.2013 16:36:19

Татар чашты... Үз үзебезгә үз киемебезне тыябыз.

№60 (836012) / 09.04.2013 10:29:40

Классик драматург М.Фэйзинен "Галиябану"ында бер нечкэ куренеш бар. Аны замана тамашачысы, яшьлэр анламый да кала. Суга килгэн Галиябану белэн Исмэгыйль сойлэшэ. Галиябану йозен яулыкка яшерэ. Тискэре герой кызнын башыннан яулыгын тартып ала. Галиябану ике кулы белэн башын каплап, яулыгымны бир, зинхар, Исмэгыйль абый, дип ялына. Теге бирми, тора масаеп узненен коченэ. Ярар Хэлил килеп чыгып тартып ала яулыкны. Менэ 20нче йоз башындагы татар кызы психологиясенэ бер дэлил.

№59 (835992) / 09.04.2013 08:00:35

RIM, Бу хатка ссылкаларың, Рөстәм Зарипов блогына булган ссылкалардан да артып китте инде. Ниндидер журналюга язмасы, синең өчен кыйммәт икән, вольному, воля. Андый журналюгалар да, киресен язучылар да, миллионлар.

№58 (835952) / 08.04.2013 22:06:06

Узармындаааа,хәзер бит шундый чор.Ник узмаска ди әле,менә дигән таза-сау бала табып күрсәтербез әле.Хәзерге хатыннар нормалный бала таба алмыйлар,10 дан 9 ы Давно белән авырта.

№57 (835950) / 08.04.2013 22:05:33

Христианка журналист Джоанна Фрэнсисның (АКШ) мөселман хатын-кызларына язган хаты.
http://www.islamnews.ru/news-22701.html

№56 (835948) / 08.04.2013 21:57:37

ИРЛӘР,
балага узмагансыңдыр ич, укшый башлагансың...

№55 (835941) / 08.04.2013 21:46:45

Авыл апае,бигрэклэр дэ дорес язгансын.

№54 (835925) / 08.04.2013 20:30:06


Авыл апае,юк.Интернетта мин хәзер үз исемем белән язам.Анда электрон почта дөрес.

№53 (835921) / 08.04.2013 20:17:54

Зимагур[email protected], бу синең пучтыңмы?

№52 (835919) / 08.04.2013 20:07:52

Әйе, Эйе,авыл апае,барча эшне мөселман хатыннарына йөкләделәр мөселман ирләре.Үзләре биш тапкыр намаз гына укыйлар.Алай гынамы әле,шуның өстәвенә,ирләренә кирәкме,кирәкме диеп көненә өч тапкыр сорарга тиеш хатыннар.Югыйсә, никах укыганда әйтелә бит, көндез тиә, төнлә ти диеп.Мөселман ирләре оятсызланган.

№51 (835917) / 08.04.2013 19:58:48

Ни генә дисәгез дә, теләсә нинди очракта да мөселманнарның хатыннарны изелеп яшәргә дучар иткәннәре күренеп тора. Хәзер дә шушы тәгълимат хатын-кызлар аңына сеңдерелә башлады, чөнки хатын-кызга да үзләренең шәхси милкенә караган кебек карыйлар. Моннан инде хатын-кызның бернинди хокукка ия булмаганлыгы күренеп тора.

№50 (835878) / 08.04.2013 17:08:11

Чехов яки Бунин әсәрләрендәге бледнолицая дворянкаларны китеримме?????))))Һаман-һаман обморокка егыла торган))))))

Кояштан обморокка егылмаганнар шул. Корсет киеп йоргэнгэ еш аңнарын җуйганнар,сулышлары кысылып.

№49 (835801) / 08.04.2013 11:13:09

Татар, менә син дә хәзер нечестный приемга күчәсең бит.

Профессиясе аша чишенгән хатын-кызны күргән иәкн
моны ничек күрә алган дип раслап була. Бу татарларда гына шулай. Татарларның ир врачы да булмаган ул вакытта. Фукс йөргән.

Әнә "Мөхтәсим йөзъеллыкта" ирләр янына ир врач йөри, хатын-кызлар янына хатын-кыз йөри.

Мин үзем дә, мәсәлән, ир врач гинекологка бара алганым юк. Бер ара участковый иде.Бармадым.Бала тапканда ир кеше иде үзе. Әмма анда җенес кайгысы булмый уже. Әллә үләм, әллә калам)))))

№48 (835797) / 08.04.2013 10:58:21

Иркә, честнымы - юкмы, но пэрэнджэсез куреп, чагыштыра алган. "китапны дэлил диеп китерэ, динилэрдэ корэн китабын дэлил итэ," дигэн сузлэр синен "мин сиңа контраргумент итеп Чехов яки Бунин әсәрләрендәге" дигэн сузлэренэ жавап. "аларга ярый, мина юкмы" дигэне - Илгизәр№35 китергэн озектэ тоже Фукс китабын аргумент итеп китерелуенэ.

№47 (835796) / 08.04.2013 10:53:37

Ир врачлар алар хатын-кызга карата циничный блуд кешеләре.99 процент.Ягъни цинично блудят. Башкаларга хатын-кыз сер, аларга сер түгел.

№46 (835795) / 08.04.2013 10:50:13

Ну анысы, татар кадерлем, нечестным путем. Бырач булып килеп кереп????

Кием бит инде ул нәкъ менә шул нечестивый кешеләр өчен....

№45 (835793) / 08.04.2013 10:46:47

35 не укыдым , әмма ул өзеккә ничек итеп "китапны дэлил тиеп китерэ, динилэрдэ корэн китабын дэлил итэ, какая разница? аларга ярый, мина юкмы" тагылган логика аңлашылмады. Гомумән нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңламадым.

№44 (835792) / 08.04.2013 10:44:39

Иркә, Фукс киенмэгэннэрендэ куп кургэн, хэттэ берничэ пэрэнжэ ябынып йоруче татар хатыннары белэн гыйшык уйыннарыда уйнаштыргалаган, так что чагыштырыр материаллары булган)))

№43 (835791) / 08.04.2013 10:42:03

Иркә, Илгизәр№35 не укып кара))))

№42 (835790) / 08.04.2013 10:41:12

Просто Фукска йөзләрен каплаган хатыннар ят һәм куркыныч булып күренгәннәр. Курыкканга нәрсә нәрсә булып күренә әле????

Яһүдме, нимесме Фукска берәр татарка татып карыйсы килгәндер... И тут на тебе...не то, что близко подойдешь, и лица не увидать, Әй, болар бәк ямьсез икән дип үзен тынычландырган инде.

№41 (835789) / 08.04.2013 10:35:30

Бикинидан эшләпәле Бунин барышнысын күз алдына китердем әле, җилләнеп йөрүче)))))

№40 (835788) / 08.04.2013 10:33:53

Татар, )))

бит диген инде. Ул барышняларның киемен кара???? Мөслимәдән берни белән аерылмый дисәм, башта эшләпә яки чепчик!!!!! кадерлем татар!!!!!

Астагысын аңламадым, монда хәзер бик күп язалар, бөтенесен укымыйм, мөмкин санасаң аерып аңлат, санамасаң, бәхәс туктала.

"Дэлилгэ килгэндэ Илгизәр№35 дэ шул ук китапны дэлил тиеп китерэ, динилэрдэ корэн китабын дэлил итэ, какая разница? аларга ярый, мина юкмы"


№39 (835786) / 08.04.2013 10:24:00

Иркә, зонтик астында тэн жиллэп йори. э кием астында сулыш ала алмыйча пышлыгып йори. Дэлилгэ килгэндэ Илгизәр№35 дэ шул ук китапны дэлил тиеп китерэ, динилэрдэ корэн китабын дэлил итэ, какая разница? аларга ярый, мина юкмы?

№38 (835783) / 08.04.2013 10:16:54

Татар, ))))
мин сиңа контраргумент итеп Чехов яки Бунин әсәрләрендәге бледнолицая дворянкаларны китеримме?????))))Һаман-һаман обморокка егыла торган)))))))Кстати!!!!Кояш төшмәсен дип зонтик тотыр йөргәннәр. Кояшлы көнне. Чем не покрывало.


Ну, абсурдка җиткезмә инде бәхәсне

№37 (835780) / 08.04.2013 09:56:16

Иркэ специально синен очен кабатлап язам, ябынып йорунен зыяны турында Карл Фукс менэ нэрсэлэр язган: "Тело у Татарок, коих мне случалось видеть, довольно желтовато, а кожа походит несколько на пергамент и часто покрывается чешуйками и мелкою сыпью, от лежанья на теплых, пуховых перинах и от тяжелой и очень теплой их одежды", "деревенские татарки ...Ходят без покрывала, белят лице и намазывают его красками только по Пятницам. И оттого-то деревенские Татарки красивее городских"

№36 (835779) / 08.04.2013 09:52:12

Карл Фукс, «Казанские татары» китабында т мондый сузлэрдэ бар: "Многие Татарские купцы и мещане почти ежедневно посещают трактиры и оставляют там значительные суммы денег. При входе в трактир прежде всего они требуют 2 или 3 рюмки называемого ими бальзама, настоянного ароматными травами на самой крепкой водке; потом подают им солянку из стерлядей, вкусно приготовленную, в которую льют они по своему вкусу чрезвычайно много крепкого пивного уксусу; после сего подают им самое любимое их питье - крепкое пиво.
Обыкновенно один Татарин выпивает там до 5 или до 6 бутылок, а иные даже до 12 бут. пива. За этим питьем они поют всегда любимые их песни и любят слушать музыку, особенно органы. Тут же они много курят табаку, чего дома никогда не делают. После пива пьют чай, и каждый Татарин выпивает до 20 чашек; часто после чаю принимаются снова за пиво. Можно сказать, что здоровый Татарин втрое больше ест и пьет против Русского; но за то на их пирушках гораздо реже случаются ссоры и драки, нежели у Русских; а если уже случатся, то чрезвычайно трудно их скоро успокоить.

Я не могу умолчать об одной из причин медленного умножения Татар, именно об их склонности выбирать себе жен из очень молодых, даже незрелых лет девиц, особенно между богачами, не смотря на строгое запрещение от Правительства. У таких незрелых женщин всегда бывают лица бледные и болезненные; они бывают по большой части или вовсе бездетны, или производят слабых и скоро умирающих детей"
тагы моселманча киенунен зыяны турында: "Они рано стареют: легко можно замужней 27 летней Татарке дать лет 40. Причина тому, что рано выходят замуж и портят белилами и румянами свое лице, которое от этого мазанья совершенно походит на детскую намалеванную куклу. Вообще у них скулы выдаются более, нежели у мужчин, и от того лице делается шире; так что мужчины их всегда покажутся красивее женщин. Тело у Татарок, коих мне случалось видеть, довольно желтовато, а кожа походит несколько на пергамент и часто покрывается чешуйками и мелкою сыпью, от лежанья на теплых, пуховых перинах и от тяжелой и очень теплой их одежды"
Авылдагылар пэрэнжэ ябынып йормэгэннэр: "По моему мнению деревенские Татарки гораздо счастливее городских. Они пользуются свободою и проводят время подобно нашим Русским поселянкам; исправляют все домашние и полевые работы; летом беспрестанно в лесу, в поле; зимою за пряжей , весною за тканьем; нет свободной минуты для скуки. Ходят без покрывала, белят лице и намазывают его красками только по Пятницам. И оттого-то деревенские Татарки красивее городских" Менэ бит, пэрэжэ ябынмагач чибэр булалар дигэн, димэк ачык бит белэн йору файдалы.

№35 (835773) / 08.04.2013 09:13:12

Дәлилсез, "татар хатыны бер кайчан да хиҗаб кимәгән" диючеләргә контраргумент:

«Чем богаче татарин, чем знаменитее по своей торговле, тем более скрывает своих жен; они только открывают лицо в своей спальне, потому что их лица запрещено видеть даже свекрам, братьям мужа, дядьям и их детям, одним словом каждому мужчине, живущему в доме.

Богатая татарка как встает, так и наряжается в золотое платье, набелит и нарумянит лицо, как возможно более, и алебастровой куклой, поджав ноги, сидит на диване. Самовар уже перед ней кипит. Напившись чаю и отдохнувши, она вздумает иногда ехать в гости; наряжается в другое дорогое платье; пара лошадей; заложенных в крепко кованную и яркими красками выкрашенную повозку везет ее, всю закутанную, к ее знакомой, и она, бедная, не выставит из под покрывала носа до самой горницы своей приятельницы.

Знаменитые татарки даже лишены воздуха. Садов у них нет, а ежели и есть у кого, то это небольшие палисадники; туда богатая татарка не смеет выйти, не покрытая с ног до головы джиляном, боясь встретиться с кем-нибудь из родственников, живущих с ней в одном доме. Она боится даже смотреть в окошко, чтобы мимо ходящие по улице ее не увидали.

Вот томительная жизнь казанских первоклассных татарок. Но они не скучают ею и почитают себя счастливыми, удивляясь образу жизни европейских женщин. По мнению татарок, европейские женщины никогда не войдут в рай, уготованный праведным, и потому благодарят Бога, что Он сотворил их магометанками.

Второстепенными татарками в Казани назову я тех, которые не так богаты, как первые, или хотя и богаты, но не так важничают. Он несколько позволяют себе свободы подышать чистым воздухом, то есть чаще выставляют нос из-под своего покрывала, сидят под окном и не всегда от него бегают, когда увидят проходящих, разве пройдет мимо дома богатый, значительный татарин. Второстепенные также занимаются хозяйством, смотрят за стряпкой, иногда делают сами пироги и пельмени, выходят на двор смотреть чисто ли в конюшне и в коровнике. Тут они не всегда закрываются при встрече с домашними мужчинами, включая свекра. В гости часто ходят пешком, выставляя при том нос и один глаз.

Третий разряд татарок дышит гораздо свободнее. Домашнее хозяйство исправляют сами, стряпают, доят коров и ходят сами по надобности в город, хотя и под покрывалом, но часто с полуоткрытым лицом и закрываются только, встретясь с татарином; занимаются рукоделием; из них есть портные, золотошвейки, которые вышивают превосходно тюбетейки, нижут их жемчугом и украшают камнями, также башмаки, ичиги, стоящие иногда до пятисот рублей.

Эти три разделения мои татарок можно отличить во время весеннего праздника Сабантуй. Первостепенные татарки никогда на Сабантуй не пойдут. Вторые ездят в своих испещренных белым железом и ярко выкрашенных кибитках на паре прекрасных, жирных лошадей, разодетые сами в золото и жемчуг, разбеленные и разрумяненные, как маски, но так закутанные в покрывала, что без жалости невозможно на них смотреть. Все эти кибитки становятся в лесу, довольно далеко от места, где устроен праздник; отсюда татарки, выставляя один глаз, смотрят и потеют в своих тяжелых нарядах. Никто из них ничего не видит, потому что Сабантуй далек от них и закрыт толпами смотрящих на праздник и экипажами».

Карл Фукс, «Казанские татары», 1844 г.

№34 (835475) / 06.04.2013 09:09:25

нәтиҗәдә, непосредственно үзләре укымаган булсалар да, ввиду слабого ума, подавшиеся на ихние влияния, или алар акчасына безнес төзүчеләр.

№33 (835473) / 06.04.2013 09:01:03

признавайтись!! монда язып утыручылар арасыннан кемнәр "америка еврее акчасын укыган яңа мөселманнар"?

чистосердечное признание смегчает вашу учесть - скостим срок.

№32 (835472) / 06.04.2013 08:43:33

нәтиҗәдә, Татарлар түгел, америка еврее акчасын укыган яңа мөселманнар милләтне не признают. Активлашулары: хуҗалары күпме акча түкте, шулай да һаман фетнә юк. Давят наверно, шуңа активлашалар. Будете на поводу милләтсез яңа мөселманнарда, получете "татарсую весну".

№31 (835470) / 06.04.2013 08:16:21

1552 елга әйләнеп каттык - татарлар как всегда - бер-берсен мочит итә башлады. ӘБИДНЕ!!!...

мин дә Булгар булып язылам.

№30 (835466) / 06.04.2013 06:07:15

Татарстан: Муртады заявили, что хиджаб «пагубно влияет на зрение»
Время публикации: 5 апреля 2013 г., 00:59

Татарские муртады из оккупационной банды «прокуратура» объяснили своё требование запретить хиджабы в школах Татарстана тем, что они якобы «портят зрение учениц», пишет UmmaNews.

Некая начальница отдела по работе со СМИ атеистического притона «минобрнауки Татарстана» Алсу Мухаметова заявила, что ношение исламской одежды «нарушает санитарные правила».

«Я бы хотела напомнить, что, согласно санитарным правилам и нормативам, ношение детьми и подростками головных уборов в помещении во время уроков не разрешается, поскольку это является причиной различных заболеваний и может снижать зрительную способность», — сказала Мухаметова, пытаясь завуалировать борьбу кафиров с Исламом в Татарстане мнимой «заботой о детском здоровье».

Правда, почему вопрос об этом здоровье поднялся именно сейчас — когда мусульмане начали возвращаться к своей религии, начальница оккупационного образовательного притона не пояснила. Почему, к примеру, столь «заботливые» муртады-прокуроры не беспокоятся о беспорядочных половых связях, которые растут с каждым годом в общеобразовательных школах, Мухаметова также не пояснила.

Оккупационная начальница напомнила, что школа — это учреждение, которое «финансируется из муниципального бюджета».

Сейчас, по её словам, т.н. «минздрав» разрабатывает нормативы к школьной форме, где чётко пропишут, в частности, что форма должна соответствовать «санитарным нормам». По мнению муртадов, мини-юбки в эти нормативы «вписываются», тогда как исламский хиджаб уже нет.

«Какая это будет форма по внешнему виду, уже будет решать каждая школа самостоятельно, но санитарные нормы должны быть соблюдены в обязательном порядке. Думаю, к 1 сентября все проблемы будут разрешены», — сказала Мухаметова.

№29 (835463) / 06.04.2013 00:20:16

Хэтта,шушы рэсем буенча ук эйтергэ була,бер торле форма кирэклеген.

№28 (835414) / 05.04.2013 19:26:25

Аерсыннар,куптэн вакыт.

№27 (835224) / 04.04.2013 21:31:43

ике тортке синен башын уйлар очен яралмаган курэсен,кепка киер очен яратылган,шуна берни анламыйсын

№26 (835223) / 04.04.2013 21:29:35

браво Иркэ

№25 (835219) / 04.04.2013 21:25:21

Доньяви мэктэптэ намаз укуны мин дэ анламыйм.Минем дэ вакыты житте дип, бер чатка барып,урыс чукына башласа,нэрсэ була ул? Бутэн диннэр дэ бар бит эле.

№24 (835217) / 04.04.2013 21:23:39

Иркә, Алмагач! Мә шә Аллаһу вә әлхәмдүлиЛЛәһи. Респект.

№23 (835107) / 04.04.2013 09:03:15

Алмагач, дөресрәге башкалардан көткән идем. Рәхмәт.

№22 (835106) / 04.04.2013 09:02:35

Алмагач,

син мин әйтергә теләгәнне әйткәнсең. Русча әйткәндә, фсбшные ребята борзеют с каждым днем. Бизнес онлайнда Леонтьев белән интервью бар.Бер чик -чама белми башладылар, шулхәтле циничный сөйли. Ни сөйләгәнен белмиме ул, яки бар да ярый хәзер дип уйлыймы? Царю все можно дип кенә җибәрә. МХБ ны турыдан-туры президент буласы килгәне өчен утырканнарын әйткән. Әле моңарчы налог шаяртулары өчен дип кенә белә идек.((((

Алмагач, килешәм, атеизм заманына кайттыкмы, яки чынлап та яңа "традицион ислам" - намазсыз, бисмилла әйтеп аракы эчеп, артисткаларны публично кочаклый торган, ришвәткә баткан ислам барлыкка килдеме Россиядә!!!!

Вөҗдан иреге - Конституциядә язылган.Бүгенге көндә аны җиһад белән урнаштырып булмый. җиһад көчкә көч булганда гына кулланыла.Исламны көч белән тыймыйлар, исламны Конституциягә каршы килүче закон белән тыялар.Россия исламының законнар юлы белән көрәшергә көче, теләге бармы???? Эш шунда. Или аларны башта халяв гарәп акчасы, хәзер хөкүмәттән тамган акчалар гына кызыксындырамы????

№21 (835100) / 04.04.2013 08:15:45

Бэй, моселманнрга нишлэргэ хэзер? Намаз - ислам диненен бер баганасы.Аны тыю- конституцион хокукны тыю булмыймыни? Мэктэп уставы остенме, эллэ конституцияме? Эйе, намаз ыгы-зыгыдан биш минутка аерып тора. Димэк, ыгы-зыгыдан биш минутка да аерылып торырга хакы юк кешенен? Димэк, ул гомерен гел ыгы-зыгыда уткэрергэ тиеш? Шулай ыгы-зыгыда йори-йори генэ, артык сойлэнми, уйланмый гына, эшли-эшли, кибетлэргэ йори-йори, налогларын тули-тули теге доньяга кучэргэ тиеш? Калган нэрсэлэр турында баш ватасы тугел, остэн эмерлэр тошеп кенэ тора: ничек киенергэ, нэрсэ ашарга, ялга кая арырга,ничек уйларга.
Яулык бэйлэу эдэпсезлек, имеш. Болай кыланып дэулэт узе моселманнарны читкэ тибэрэ, оппозициягэ, секталарга этэрэ тугелме сон? 17нче елгы фотоларга карагыз ичмасам, чэчен-башын туздырып тошкэн берэр хатын-кыз курерсезме? Большевиклар идарэ итуне хатын-кызны опростоволосить итудэн башлады. Килеп життек, хэзер шэрэ кеше тугел, киенгэн кеше эдэпсез санала. Буген хатын-кыз идеалы - ярым-ялангач, егетме-кызмы икэнен дэ аерып булмый торган, продюсерлары, фотографлары ни кушса шуна эзер торган модель яки ботын-чатын бутап сэхнэдэ боргаланучы артист. Менэ алар инде эдэплелек урнэге, изгелек, матурлык чыганагы!
Тарихта колларга гына баш киеме кияргэ ярамаган тугелме? Врачлар да калпак кия, нинди эдэпсезлек, салдырыйк микэн аларны да?
Светский мэктэптэ ярамагач, дини бакчалар, мэктэплэр кирэк!

№20 (835092) / 03.04.2013 23:38:37

Яулыкны ничек киеп булсын???????
Балагы бармы анын,эллэ жинеме?
Яулыкны ябалар яки бэйлилэр аны!!!!!!
Улде татар теле,бетте.. Инде гарэплэшугэ барабыз .

№19 (835090) / 03.04.2013 23:32:28

Туниста, мэсэлэн, госучреждениеларда, кеше арасында эшлэгэн хатын-кызга моселманча киену тыела, хэм барысы да моны нормаль саный.

№18 (835076) / 03.04.2013 21:31:29

* синен ми ничек сон? Тикшерденме? Атрофироваться итмэгэнме? Кичэ Хоппенисэ тутэй дэ жир шар тугел - куадрат дип сойлэп торган иде, ышанасынмы? )Соры корт син узен шундый,ыы, ихлас тугелсен икэн - бар кешедэ синен копиян дигэн суз дорес булмастыр ул, эйеме? Ну кисен яулык, шуннан кемгэ начар, конкретно - сина начармы? Нэрсэ, безнен илдэ эллэ шул гына проблема калдымы? Булмаган проблеманы бар итеп - шау-шу куптару - бу идара итунен бер торедер инде.

№17 (835063) / 03.04.2013 19:01:10

Ул, башкалардан аерымланып торасы килгән (узган гасырның 70нче елларындагы стилягалар кебек инде, ул вакытта да, чабар балагын сүтеп, "чөй" кыстырган өчен, строй алдына чыгарып сүгәләр, "чөйне" шунда ук кайчы белән кисәләр иде) диниләр өчен, мөселманнарга, мәчит, христианнарга, чиркәү каршында, мәктәп оештырып булмый микән? Хәер, алар, алга таба да, җәмгыяттә, гел ызгыш-талаш чыгарачак инде, анысы.)))

№16 (835049) / 03.04.2013 16:52:28

в Красноярске все вышло наоборот: местная прокуратура восстановила права отчисленной за ношение хиджаба студентки

http://www.ridus.ru/news/76241/

№15 (835044) / 03.04.2013 16:09:05

Хиҗапны тыю ул бер сәбәп кенә.Асылда исә Мәскәү түрәләренә дә,Казан түрәләренә дә үз башы белән уйлый торган,Аллаһ кушканча яши торган кешеләр куркыныч. Чөнки алар андый кешене контролдә тота алмый,үзләре теләгән эшне эшләтергә хәлләреннән килми.Ә телевизор,СМИ белән зомбилаштырылган кешеләр,шулай ук мәңге айнымас алкоголиклар нәрсә кушсаң шуны эшли,нәрсә әйтсәң шуңа ышана.Түрәләрнең бөтен хыялы - бөтен Россияне бертөрле быдло ясау.

№14 (835032) / 03.04.2013 14:46:53

“билгеле бер дин тотуларын ачыктан-ачык күрсәтүче”
----
алагаем декольте уемында ялтырап яткан тәреләрен дә томалатсыннар -как раз муендагы тәре "билгеле бер дин тотуны ачыктан ачык күрсәтә"

№13 (835028) / 03.04.2013 13:03:41

Баш мие, нишләп, сездә гел двойной стандарт: диниләргә кагылса-ни эшең бар? Ә үзегез, сездән аерым караштагыланы, көн -төн-чәйнәүдә?//
Гайбэт сойлэу- гомумэн , зур гонах. Мин бит динсез дип кеше гайбэтен сатып йормим. Сина да шуны кинэш итэр идем.

№12 (835027) / 03.04.2013 13:01:10

әйе, дөрес әйтәсең, татарда болай да паразитлар житэрлек, куреп торасын, җитмәсә сез дә, шуларга, кеше хисендә паразитировать итүче диниләрне өстисез.

№11 (835025) / 03.04.2013 12:58:14

Баш мие, нишләп, сездә гел двойной стандарт: диниләргә кагылса-ни эшең бар? Ә үзегез, сездән аерым караштагыланы, көн -төн-чәйнәүдә?

№10 (835024) / 03.04.2013 12:53:08

Синен кешедэ ни эшен бар, татар? Кеше сойли дип син дэ сойлэмэ инде, татарда болай да паразитлар житэрлек, куреп торасын. Син дэ паразит булма. Бэлки ул хатыннын берэрсе белэн никахы да булгандыр, белмэгэн килеш ник гонах аласын? Ул хатыннын тормышын тикшеру сина ни бирэ? Эйе, моселманнар наркоманиягэ, эчкечелеккэ бирелми, бэлки доньяда андыйларны да бардыр. Аллаху эгълэм, эмма купчелек моселманнарнын тэртипле тормыш алып баруын син дэ, ботен донья да белэ. Э менэ аларны ону=онэмэу мэсьэлэсе икенче проблема, кэнишне

№9 (835022) / 03.04.2013 12:30:20

да №8, мэкалэдэ елдан артык мэчеткэ йордем дип язылган иде.

№8 (835017) / 03.04.2013 12:16:30

Ул хатын уз иреннэн,аерылганчы балага узган булырга момкин.

№7 (835015) / 03.04.2013 12:12:31

мин,№5 нишлэп эшлэмэсеннэр? теге елныгына шушыук м.ру битлэрендэ яздылар (кызыксынсан эзлэп табып укырсын)бер хатын кияудэ килеш балага уза алмаган, шуннан иреннэн аерылганда дингэ килгэн. Шулай намаз укып, мэчеткэ йори башлагач балага узып бала тапкан (кисэтеп утэсем килэ, кияугэ чыкмаган килеш) Шунда балага узуыма дингэ килуем ярдэм итте, аллага рэхмэтлемен дигэн. Сорау - бу хатын икенче Мэрям(Гайсэнен анасы, улгына шулай ирлэр белэн йокламыйча бала таба алган)? или кияугэ чыкмыйча зина кылып балага узган уйнашчы?

№6 (835013) / 03.04.2013 12:09:04

мин, норкамания, алкоголизмга бирелгәннәрнең дә, диниләрнең(нинди диндә булуына карамастан)дә, томография күрсәтүе буенча, баш миләренең бер үк, решение кабул итүгә ответственный урны отрафироваться итә икән бит.

№5 (835011) / 03.04.2013 12:01:07

имеш укучыларнын намаз укуы,кызларнын яулык ябуы динсезлэрне сагайткан,наркомания,фахишэлек,алкаголизм,утереш,кочлэулэр сагайтырга тиеш,намаз укучылар бервакытта да югарыда язганнарны эшлэмэслэр.

№4 (835008) / 03.04.2013 11:51:53

хидҗап түгелллл!!! яулык бәйләүүүү.
наканиц шуны аерырга өйрәнерсезме индееее.

№3 (835006) / 03.04.2013 11:29:04

Бездә бит хәзер әдәплелек ,ярты арт санын күрсәтеп торган чалбар, ярты күкрәгең күренеп торырлык күлмәк кию, егетләрнең алка тагуы һәм башка шуның ише искитмәле әкәмәтләр. Менә шул дөрес була инде закон буенча. Аннан соң әй аптырашабыз, каян килеп чыга бу фәхишәлек, көчләү һәм тагын әллә ниткән галәмәтләр дип. Ә менә намаз укыган кеше андый юлга беркайчан да басмас.

№2 (835005) / 03.04.2013 11:22:24

дөньяви мәктәптә намаз укуны әдәплелек дип санамыйм. // Э нэрсэне эдэплелек дип саныйсын сон иптэш, бугенге кондэге яшьлэрдэ? Каргамыйм, Аллах дорес юлга бастырсын узенне

№1 (835004) / 03.04.2013 11:20:20

//Тик дөньяви мәктәптә намаз укуны әдәплелек дип санамыйм. Чөнки бу процесс дөнья ыгы-зыгысыннан ваз кичеп, үз эчеңә бикләнүне таләп итә..//
5 минут эчендэ биклэнеп алудан нинди зыян икэн сон? Бу кешенен гомумэн намаз укыганы бармы икэн? Нык булыгыз, моселманнар, зур сынаулар якынлаша

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино