|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2008 Интернет
«МАТБУГАТ.РУ» НИ ӨЧЕН «ТАТНЕТ» «БҮЛӘГЕННӘН» БАШ ТАРТТЫ?
Ул көн шундый матур башланып киткән иде. Җыенып-ясанып “Татнет йолдызлары” бүләген алырга киттем. Өйләнәсе чалбарымны алып кидем хәтта. Уйлап карагыз, ниндидер “Матбугат.ру” сайтын “Татнет йолдызлары” кадәр “Татнет йолдызлары” ничек олы бәяләгән! Электронкага “сез – җиңүче, бүләк алырга килегез” дип язып салганнар бит. Бүләкне алыр өчен паспорт, ИНН һәм иминият полисының копияләре кирәк икән. Аларын да эшләттем. Бүләк алырга барганда мине юл буе кояш озатып барды, гүя тәрәзә аша елмая. Кояш “Матбугат.ру”га кермәсә дә, әйтерсең, безнең язмалардан хәбәрдәр, безнең уңышка шатланып бара. Өйдә бәйрәм табыны әзерләнгән, бик күп кунаклар көтеп тора, диплом һәм бүләккә дога кылырга мәчеттән бабай чакыртылган. Күңелдә яз! “Матбугат.ру” сайты “Татнет йолдызлары” призын отты! Минем тормышым икегә бүленде: шушы датага кадәр һәм шушы датадан соңга. Әмма шатлануларым юкка булган. Керә-керешкә “регистратура”да безнең сайтның исемен тапмадылар. Тантана башланырга әле 5-10 минут булса да, бу “хатаны” төзәтергә теләүче табылмады. “Позже разберемся”, – диделәр. Тантанадан соң кайсыдыр бүлмәгә керергә куштылар. Әлбәттә, тәбрикләүнең рәсми өлешендә безгә бүләк тапшыручы булмады. Бүләк дип түгел, кызыксынуымны тыя алмыйча, тантанадан соң теге бүлмәгә кердем. Баксаң, без “Туган тел” номинациясендә “махсус” бүләккә ия булганбыз икән. Әмма техник сәбәпләр аркасында исемлектән төшеп калганбыз. Гафу үтенделәр. Безгә бүләк каралмаган, әмма диплом булачак икән. Әмма бүген түгел, ә “дүшәмбе килегез”. Кыскасы, боларга эш ясап тормадым инде. Кызгандым. Тагын мәшәкатьләре артыр иде – артык диплом ясатасы бар. Дүшәмбе килеп тормам дидем. Шунысы кызык, ни өчен миннән паспорт, ИНН һәм полис кебек “интим” документларның копияләрен сораганнар икән? Ансыз бухгалтерия диплом бирергә рөхсәт итми микәнни? Теге мәзәк искә төште: бер милләт вәкиле үзенең хатынына буш конверт бүләк иткән ди. Хатыны үпкәләгәч, “ник конвертның да бәясе бар бит инде?” дип аптыраган ире. Монда да шундыйрак хәл. Дипломның рухи мәгънәгә ия бүләк икәнен мондагылар белмиләр бугай. Аңа матди бүләк итеп карыйлар. Аны алыр өчен аерым килергә, отчёт өчен документ копияләрен кыстырырга һәм, күрәсең, әле кул куеп алырга кирәктер. Ә вдруг мин дипломны алмадым дип аларны соңыннан судка бирсәм?! “Бүләк” чыгымнарын кем каплар? Дөрес, оештыручы егет гафу үтенде. Матбугат битләрендә басыласы җиңүчеләр исемлегендә matbugat.ru адресы, һичшиксез, булачак дип белдерде. Менә бит нинди бәхет! Безнең адрес, ниһаять, матбугат битләрендә басылачак!.. Соңыннан күрдем бу исемлекне (кайбер сайтларда ул әле дә эленеп тора). “МАТБУГАТ.РУ” – БӨТЕН ТАТАР МАТБУГАТЫ” дигән сүзне ничек тәрҗемә иткәннәр беләсезме? Тотынып утырыгыз: “МАТБУГАТ.РУ” - ИНТЕРНЕТ-ПРОЕКТ “НАУКА ВСЕХ ТАТАР” (!!!). Үземне бер мизгелгә профессор, “кандидат науков” итеп хис иттем, рәхмәт сезгә! Искә төшкән саен көләсе килә. Кыскасы, “Матбугат.ру”ны бәяләгәндә аны ачып караучы да булмаган, юкса кимендә сайтның нәрсә турында икәнен аңларлар иде. Әмма иң мөһиме ул түгел. Иң мөһиме – урыннарның бүленеше. Безнең номинациядә беренче урынны “ТНВ”, икенчене – “Ватаным Татарстан”, өченчене – “Сабантуй” сайтлары яулаган. “Наука всех татар”га – нибары бүләксез махсус диплом. “Безнең конкурста хәтта оппозицион сайт та ота ала”, – диде миңа оештыручыларның берсе. Һәм мылт-мылт итеп күз керфекләрен кагып куйды. Хәтта ышана яздым! Әйткәннәр иде аны дусларым: “Нәрсәгә кирәк сиңа анда катнашу, объектив конкурс түгел бит ул”, – дип. “Сез нәрсә, – мәйтәм, – “Татнет йолдызлары” кебек саф конкурсның якты исемен каралтмакчы буласызмы? Объективлык буенча ул, беләсегез килсә, “Бәллүр каләм”нән генә калыша!”. Кайткач башымны мендәргә ыргыта-ыргыта ничек елаганымны күрсәгез! “Татнет” лауреаты була алмадык. Кайтканда кояш та болыт артына кереп качкан иде. Килгәндә ул мине котыртып кына елмайган икән, сволыщ! Ярый, борчылыр урын юк. Ярый әле бүләк отмаганбыз. Юкса, алга таба эшләүнең бернинди мәгънәсе калмас иде. Ә болай стимул бар: “Татнет йолдызлары”н отарга кирәк! “Матбугат.ру”ны ясауның бөтен мәгънәсе, бөтен максаты да шул “Татнет йолдызлары”н оту иде бит. Бу бүләкне оту – бөтен кешенең хыялы. Аны отмыйча тормышның бернинди мәгънәсе калмый. Яшәсен “Татнет йолдызлары”! Бу язманы шулай тәмамларга кирәктер...
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|