|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2013 Җәмгыять
Иртәләгән әҗәл, яки Ирләр нигә кыска гомерле?Авыллар буйлап йөргәндә, тәрәзәләре кадакланган, ишекләренә йозак салынган буш йортларга игътибар итәм. Һәр районда диярлек әлеге күңел өшеткеч күренешкә тап буласың. Кайчандыр балалар шавына күмелгән, җанлы тормыш барган йортларда бүген үле тынлык. Сораштыра башлагач, иң әүвәл гаилә башлыклары – ирләр китеп баруын әйтәләр. Пенсия яшенә җитүчеләр дә, җитә алмаучылар да бар. 65-70 яшьтә үлүне дә, картаеп, озак яшәп үлүгә саныйсы килми. Ир затларының күбесе балалар үстерү, тормышны алып бару өчен ахыр чиккәчә этләнгәннәр, мал табарга җан тырмашканнар – бусы бәхәссез. Алар җилкәсендә күпме җаваплылык. Хатын-кызның ялгызына гына дөнья көтү бик кыен. Адәм баласы эшләвен эшли, нужа куа инде ул, тик тиешенчә ял итә, үзе өчен яши алмыйча кала. Нишлисең, гомеркәйләр бигрәк кыска, иртә киткәннәрнең авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын. Безнең белешмә
Россиядә ирләр, гомумән, аз яши. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары тикшеренүләрдән соң шуны җиткерә: Россия ир-атлары – 53 ил арасында иң кыска гомерлесе. Бездә көчле зат дип аталучылар уртача алганда 62,5 ел яши. Ә Европада вәзгыять икенче төрле: аларда бу күрсәткеч – 76 яшь. Беренче югарылыкта – уртача 80,1 яшь белән Израиль атлый, испанлылар аз гына калыша – 78,8 ел, өчлекне Бөекбритания түгәрәкли – аларда ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 78,4 яшь. Ә хатын-кызларга килгәндә, озак яшәүчеләр исемлеге испаннардан башлана – уртача 85 яшь. Франция гүзәл затлары – 84,8 ел яшәсә, Кыргызстанда 73кә дә җитә алмыйлар.
Үлем сәбәпчеләре
Менә дистә елдан бирле инде кешене вакытыннан алда кабергә кертүче төп сәбәпләр дип йөрәк-кан тамырлары системасы чирләрен саныйлар. Аннан имгәнү, агулану һәм башка төрле көтелмәгән бәла-казалар китә. Яман шеш, ашкайнату әгъзалары һәм сулыш юллары чирләре мисалга китерелә. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү дә гомер өстәми. Шуның аркасында яшьли юкка чыгучылар күпме? “Мичкә”се белән эчелгән хәмер яшь-җилкенчәкне үзе үк чиргә сабыштыра. Бу алкоголь психозы яки алкоголизм гына да түгел. Айдар асылынып үлгән, Хәмит исерек килеш руль артында кеше таптаткан, Ранилне кәеф-сафа корып утырганда иптәше пычак белән кадаган, Самат эчеп агуланган, Вәли урамда туңып үлгән, ахыр көннәрендә сукбайлыкка чыккан булган... Күргәнебезчә, үлемнәр төрле, ләкин барысын да бер нәрсә берләштерә – хәмер. Аның яхшыга алып бармавына соңга калып кына төшенәбез шул.
Егетләрнең исемнәрен шартлы рәвештә генә куйдым. Чынлыкта, бу аерым бер гаиләнең кайгысы гына түгел, мондый фаҗигаләрне көн дә диярлек ишетеп торабыз. Җир җимертеп эшләрлек, әти-әниләрен, хатыннарын, балаларын, туганнарын сөендереп яшәрлек сөлек кебек татар егетләре әрәм була. Әйе, Айдарларыбыз, Хәмитләребез 40ка да җитмичә, әле яшәүнең тәмен белмичә, дөньяны аңлый алмыйча китеп баралар. Әҗәл дигән нәрсә яшькә карап тормый, аракы сөременнән буыннары сыегайганнарны арбасына ега да сала. Үлем һәрвакыт үкенечле була, диләр, монысы икеләтә, өчләтә үкенечле. Киткәннәргә догадан башка берни кирәк түгел, калганнарга – гомерлек яра, олы хәсрәт. Картлык көнемдә терәгем, таянычым булыр дип үстергән баласын үз куллары белән җирләгәннән соң, болын кебек зур йортта япа-ялгыз яшәп калган әниләр кызганыч. Хатыннарның яшьли толга әйләнүе, ятимнәр саны арту– болар һәркайсы зур фаҗига.
Нишли алабыз?
Боларны булдырмый кала алабызмы соң? Әйтик, без – хатын-кызлар нишли алабыз? Дөньяны тулаем үзгәртү кодрәтебездән килмәс. Ә шулай да уйланып алыйк әле. Бала тәрбияләү һәрвакыт хатын-кыз җилкәсендә булган. Бүген дә моны беркем кире какмый. Эшкә күмелеп, гаиләбезгә игътибар кимемәгәнме, аны икенче планга куймыйбызмы? Иребез ни хәлдә, ялгызлыктан кулына сыра алмаганмы? Балалар нишләп йөри, нәрсә ашыйлар – үзебез пешергәннеме, әллә кибеттән сатып алган коры-сарынымы? Дөрес туклануга әһәмият биреп җиткерәбезме? Күбебез, сәламәтлек какшагач, бер-ике операция ясаткач, чир азгач кына боларга әһәмият бирә башлый. Эш вакытлыча гына, ахыр чиктә бәхетнең гаиләдә, яшәү мәгънәсенең тәрбияле, сау-сәламәт бала үстерүдә икәнен аңлыйбыз бит. Соңыннан үкенмәсәк иде.
Ә нилектән һәм нишләргә дигән сорауларга олпат ирләребезнең җавабын ишетәсе килде. Нәтиҗә чыгарып, иң элек шуны искәртим: аларның һәркайсы бу проблеманы аңлавын, моңа борчылуын һәм әлеге мәсьәләне бөтен җәмгыять белән калку итеп күтәрергә кирәклеген әйтте. Психотерапевт Рамил Гарифуллин ирләрнең аз яшәвен медицинаның көчсез булуыннан да күрә. “Бездә кайчак чит илләрдә дәвага бирешкән чирләрне дә дәвалый алмыйлар”, – ди ул.
Белгеч фикеренчә, ирләрнең психологиясе дә үзенчәлекле: алар үзләрен кайгырта, саклый белми. Ә кыз балалар күрем күрә башлау чорында ук сәламәтлекләренә җаваплырак карарга өйрәнәләр. Республика профилактик медицина үзәге баш табиб урынбасары Ренат Таҗиев исә кеше сәламәтлеге күп дигәндә 15 процент кына табибларга бәйле дигән фикердә. “Хезмәткә яраклы яшьтә үлүчеләрнең 70 проценты – аракы белән дус булучылар яки кайчандыр хәмер сазлыгында кайнаган кешеләр, – ди табиб. – Тыела алмыйча эчүчеләр булган кебек, өенә кайткач, чит-ят күзенә күренмичә генә яшертен эчеп ятучылар да бар. Болар икесе дә бердәй куркыныч. Моның азагы юл хәвефенә тару, үз-үзенә кул салу, агулану белән тәмамланырга мөмкин. Ирләрнең гомерен кыскартучы икенче фактор – стресс, киләчәккә ышаныч юк, патриотизм, горурлану хисе югалды. Бүген инде адәм баласын муллага да, начальникка да ышандыруы кыен. Кеше бары бер нәрсәгә – акчага табына. Акчам булса, бөтенесен эшли алам дип уйлый, тик алай гына түгел шул...”
“Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Зиннуровны яшь егетләрнең саусызлыгы аеруча хафага сала. “Яшьли эчү, тарту, теләсә кем белән җенси тормыш алып бару нәтиҗәсе бу. Мондыйларның 30 яшьтә инде ирлеге бетә. Ул чагында аның хатын-кызга да кирәге калмый, – ди Рөстәм хәзрәт. – Динсезлек, хәрәм белән хәләлне аера белмәү, нәфесне тыя алмау шуңа китерә. Малай үстергән әти-әни баласына кече яшьтән шулар хакында сөйләргә бурычлы. Бу хакта сүз башлауның бер генә дә ояты юк”.
– Ни кызганыч, Россиядә ирләр проблемасы белән ныклап торып бер генә структура да шөгыльләнми, – ди Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Илдус Галиев. – Хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең үз-үзләренә кул салуына яки кемнедер үтерүенә аракы гына сәбәпче була алмый. Мәсьәлә тирәндәрәк ята. Бу җәмгыятьтәге вакыйгаларга, икътисадка (эшсезлек, акчасызлык һәм башкалар), гаиләдәге тәрбиягә дә, тышкы факторларга да бәйле. Бүген җәмгыять ике катлауга аерылган – байларга һәм ярлыларга. Икесенә дә яшәү авыр, икесенең дә төн йокысы качкан. Байлар акчаны кайсы төшемлерәк җиргә урнаштырырга дип баш ватса, ярлы мескен каян акча табыйм дип кайгыра. Ә чит ил кешеләренә җиңелрәк: аларда нормаль яшәеш алып барган һәр кешенең киңәшергә үз психологы, гаилә табибы һәм адвокаты бар. Шулар кинәт килеп туган өстәмә мәшәкатьләрдән, психологик киеренкелектән коткара. Аларны тотар өчен акча кирәк шул. Бездә кеше проблемасы белән бергә-бер кала. Кайвакыт аны ерып чыкканда сәламәтлек тә югала. Нишләргә дигән сорауга җавабым шул: авырлык килгәндә гел шул хакта гына уйлап янмагыз. Онытып тору, тынычлану өчен урамга чыгып йөреп кайтырга, күңелгә якын фикердәш дус белән сөйләшеп алырга, театрга барып, спектакль карарга була. Йоклый алмыйсың икән, дару эч. Вакыт үзе дәвалый, диләр бит. Яныңда сине аңлаучы ирең яки хатының булса, теләсә нинди кайгы җиңелрәк уза.
...Әлеге дә баягы, сүз һаман да гаиләгә, тәрбиягә барып тоташа. Шундый гыйбарә дә бар бит: тормышта иң мөһиме – гаилә. Карьера сине өйдә көтми, акча күз яшеңне сөртми, ә дан-шөһрәт төнлә җылытмый. Ир-егетләребезне саклыйк! Дөресрәге, алар үзләрен-үзләре бераз гына булса да кайгыртырга өйрәнсеннәр иде. Чөнки алар безгә бик кирәк, исән килеш кирәк.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|