поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.04.2013 Мәгариф

Бакчага имтихан кирәкми

Яңа уку елында мәктәп­кәчә белем бирү учреж­дениеләре сабыйларга яңа стандартлар нигезендә тәрбия һәм белем бирә башлаячак. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының еллык утырышында сүз булды.

Стандартларның эшче төркеме рәисе, Мәгарифне үстерү федераль институты җитәкчесе Александр Асмолов белдергәнчә, стандартлар дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә, ата-аналар һәм балаларның ихтыяҗын канә­гатьләндерүгә юнәтелгән. Яңа “Мәгариф турында”гы Законда беренче тапкыр бакчаларда белем бирүне сыйфатлы итү максатыннан федераль стандартлар эшләү каралган. Март аенда аның проекты җәмәгатьчелек алдына фикер алышуга чыгарылачак. Анда мәгарифкә кагылышы булган, шулай ук кызыксынган кеше­ләр үз тәкъдимнәрен белдерә ала. Шуның нәтиҗәсендә 1 сентябрьдән бакчалар пилот режимында стандартның төп нигезләмәләрен сынап карый алачак.

– Стандартлар беренче тапкыр кертеләчәк. Моңа ка­дәр таләпләр генә бар иде. Бакчаларда эшчәнлек мәктәп­кәчә белем бирүгә карата федераль дәүләт таләпләре һәм аны тормышка ашыру шартларына таләпләр дигән программаларга нигезләнеп оештырылды. Проектны әле күр­мәдек, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәк­тәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Гөлнур Манюрова.

Бүген ил бакчаларында 5 миллионга якын бала тәрбия­ләнә. 2012 елда Россиядә 2011 елга караганда 100 мең­нән артык сабый күбрәк туган. Димәк, алар өчен урыннар булдыру мәслихәт. “Бакчаларда 1,2 миллионнан артык яңа урыннар, шул исәптән 15-20 процентын альтернатив фонд, шәхси сектор яр­дәмендә булдыру зарур”, – дигән РФ мә­гариф министры Дмитрий Ливанов коллегия­дә. 2013 елда яңа бакчалар төзү, искеләрен төзекләндерү планлаштырыла. Шулай ук министр тәрбия­челәрнең хезмәт хакларын тагын 30 процентка арттырырга ки­рәклеген әйткән.

Соңгы вакытта, стандартлар кертелгәч, сабыйларга имтиханнар бирергә туры килә икән, дигән имеш-ми­мешләр ишетелә башлады. Югары икътисад мәктәбенең Мәгарифне үстерү институты директоры Ирина Абакина әйтүенчә, бакча яшендәгеләр бернинди имтихан, тест тапшырмаячак, ди. Сабый беренче сыйныфка укырга кергәндә нәрсәләрне белергә тиеш булачак соң? “Ул берәүгә дә бернәрсә дә тиеш түгел. Бү­генге заманда баланың хә­тере, игътибары, сөйләме, ни дәрәҗәдә фикер йөртә белүе мөһим. Әгәр алар яшькә карап, тиешенчә үсеш алган икән, бала мәктәпкә баргач, программаны җиңел үзләш­терәчәк”, – ди Россия акаде­миясенең балачакның психо­логия-педагогика проблемалары институты директоры Татьяна Волосовец.

Бүген республика бакчаларында хезмәт куючы тәр­биячеләрнең фикерләре бе­лән дә кызыксындык.

– Хәзер балалар өчен эш дәфтәрләре 4 яшьтән үк булдырылган. Алар татар телен­нән генә юк. Тәрбиячеләр өчен күбрәк пособиеләр, ягъни ярдәмлекләр булдырылсын иде. Алайса күбрәк үзе­безгә Интернет аша эзләргә туры килә. Яңа кызыклы, инновацион программалар кертелсен иде, – ди башкала­быз­ның 327 нче бакча тәрбия­чесе Рузилә Мөхәммәтшина. Шулай ук төркемнәрдә балалар саны 15-20 дән артмаса, дәресләр уздыру жиңелрәк булыр иде, дигән теләген җит­керә.

Казанның “Ак калач” бакчасы тәрбиячесе Лилия Ибра­һимова соңгы вакытта кер­телгән яңа программаларның файдалы булуын әйтә. “Элек дәресләр уздырганда балаларны парта артына утырта идек. Ул вакытта алар бик теләп катнашмадылар. Хәзер уен формасында үткәргәч, күбрәк кызыксына, төпченә башладылар”, – ди ул. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 52 | 30.03.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»