|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2008 Авто
МАШИНА АЛСАҢ, АКЧА БИРӘЛӘРҖомга көнне "КамАЗ" заводында узган җыелышка Россия Премьер-министры Владимир Путин, ике эшчене ияртеп кергәч, кайберәүләр гаҗәпсенеп калды. "Бу кешеләр заводка 30 елдан артык гомерен багышлаган. Безнең ниләр турында сөйләшүебез аларны да кызыксындыра. Чөнки хезмәткәрләр язмышы завод язмышына бәйләнгән", – дип аңлатты әлеге гамәлен Хөкүмәт Рәисе. Эшчеләргә Владимир Путин белән янәшә ике урын да әзерләп куелган булып чыкты. Тик Премьер үзләренә сүз биргәч, станок янында гына эшләп күнеккән абыйлар әллә каушап калды, әллә Мәскәү җитәкчесе алдында зарланасылары килмәде – "яхшыга өметләнәбез" диюдән артык сүз әйтмәде. Аның каравы, утырышка җыелган автомобиль сәнәгате оешмалары җитәкчеләре Владимир Путинга бөтен аһ-зарларын җиткереп, дәүләттән ярдәм сорап калырга тырышты.
Автомобиль сәнәгате үсеше турында болай зурдан кубып сөйләшү беренче мәртәбә генә түгел инде. Май аенда Россия Премьер-министры җитәкчелегендәге шундый җыелышларның тәүгесе шулай ук безнең республикада – Алабуга шәһәрендә узган иде. Ул чакта түрәләр 2012 елга Россия юллары буйлап йөрүче машиналарның 70 проценты үзебездә җитештерелгән булачак, дип хыялланды. Моның өчен елына ким дигәндә дүрт миллион данә автомобиль эшләп чыгарырга кирәк иде. Тик әлегә бу саннар һаман да шул хыялда гына калырга охшаган. Бөтендөнья кризисы нәтиҗәсе буларак, быелның ноябрь аенда җиңел машиналар җитештерү, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 7 процентка, ә йөк автомобильләре чыгару ике тапкырга кимегән. Әнә шуңа күрә дә "КамАЗ" эшчеләре атнасына дүрт кенә көн эшләргә мәҗбүр. 23 декабрьдән исә алар бер айлык ялга китәчәк. 19 гыйнварга кадәр төп конвейерны туктатып торачаклар.
"Тик бу һич кенә дә завод эше туктала дигән сүз түгел. Төзекләндерү һәм профилактика белән шөгыльләнәчәкбез. Складлардагы әзер товарны сатачакбыз", – ди завод җитәкчелеге. Илкүләм җыелышта катнашучыларны тыңлаганнан соң бу сүзләрнең күңел юату өчен генә әйтелмәгәнлеген аңларга була. Автомобиль сәнәгате тармагын саклап калуга Россия күләмендә зур акчалар тотарга җыеналар. Алай гына да түгел, белгечләр әлеге тармакны үстерү турында да сүз алып бара. "КамАЗ" исә беренче чиратта ярдәм кулы сузылачак оешмалар исемлегенә кергән. Шуңа да заводның киләсе елда 47 мең автомобиль җитештерергә планлаштыруы гаҗәп түгел.
Ярдәм кулы димәктән, Владимир Путин автомобиль сәнәгате тармагын үстерергә тиешле чараларның һәркайсын берәмтекләп санады. "Беренчедән, дәүләт өчен кирәкле машиналар сатып алуны арттырырга кирәк", – диде Хөкүмәт җитәкчесе. Монысы Оборона, Эчке эшләр министрлыкларында яңа автомобильләр булачак дигән сүз. Россия күләмендә якынча 22 миллиард сум әлеге планны тормышка ашыру өчен тотылачак. Тагын 30 миллиард сум муниципаль транспорт паркын яңартуга бүлеп биреләчәк. Шулай итеп, юл йөрүчеләр яңа автобусларга күчеп утырачак, ә авырып китүчеләрнең өйләренә заманча җиһазландырылган "Ашыгыч ярдәм" машиналары киләчәк.
Болай эшләп түрәләр ике куян койрыгын берьюлы эләктермәкче. Сер түгел, яңа җәмәгать транспорты турында күптәннән хыялланабыз. Башкалада бу мәсьәлә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителсә дә, районнарда "картаеп" беткән автобусларда йөрүчеләр байтак. Россиянең башка төбәкләре турында әйткән дә юк. Күпне күргән ул машиналарның ничек таралып китмәвенә гаҗәпләнәсең. Икенче "куян" исә шул: юлларда йөри башларга тиешле яңа транспорт Россиядә җитештерелгән булырга тиеш. Гомумән, үзебезнең җитештерүчеләрне ничек тә якларга тырышалар. Гыйнвар башыннан, мәсәлән, чит илдән кертелүче машиналарга пошлина түләве артачак. Халык үзебездә җыелган автомобильләргә өстенлек бирергә тиеш, дип саный җитәкчеләр. Андыйларга дәүләт өстәмә ярдәм дә күрсәтмәкче. Киләсе елда кредитка җиңел машина алырга теләүчеләр, автомобиль бәясе 350 мең сумнан артмаган очракта, субсидиягә өметләнә ала. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко моны тиз арада хәл итеп бетерергә сүз бирде. Владимир Путин исә: "Автомобиль сәнәгатен үстерү өчен бүгенге җыелышта кабул ителгән карарлар белән генә чикләнергә җыенмыйбыз. Кирәксә, өстәмә чаралар да уйлап табарбыз", – дип янында утыручы ике эшчегә иртәгәсе көн турында борчылырга урын калдырмады.
P.S. Җыелыштан соң Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән аерым сөйләште. Республика җитәкчесе Мәскәү кунагын төбәктәге хәлләр белән таныштырды. Хөкүмәт җитәкчесе исә халыкның ничек яшәве белән кызыксынды, Татарстанның үз халкына ярдәм итәрдәй мөмкинлекләре булуын ассызыклады. Моңа җавап итеп Минтимер Шәймиев кулдан килгәннең барысын да эшләргә сүз бирде.
Рамилә МОРАТОВА |
Иң күп укылган
|