30.03.2013 Мәдәният
Марат Ганиев: "Мультфильмнар төшереп баеп булмый"
Татарстанда кино яки мультфильм төшереп караучылар күп булды. Әмма зурдан кубып эшкә тотынсалар да, күбесенең дәрте сүрелде, әсәрләре исә экраннарга кадәр барып җитә алмады. Моның сәбәпләре бар. Шулар арасында беренчесе – медиа иҗатның артык кыйммәткә төшүендә. “Татармультфильм” берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев та, мультфильм төшереп баеп булмый, шуңа күрә бу өлкәдә фанатлар гына эшли ала дигән фикердә.
Мөгаен, “Татармультфильм”да фанатлар эшли торгандыр. Чөнки ул моннан берничә ел элек кенә оешса да, Россиядә генә түгел, чит илдә дә танылды. Алар дөнья аренасына нинди әсәрләрне алып чыга, бүген балаларны ниләр белән сөендерә? Без берләшмәдә кунакта булганда әнә шул сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.
Мультфильмнарның ничек яралганын күзәтергә балалар да ярата икән. Безгә кадәр алар пластилин ярдәмендә үзләре дә анимацион фильм төшереп караганнар. Күзләре яна инде менә, ди мультипликаторлар елмаешып. Карап торышка бу зур апа-абыйлар үзләре дә балаларны хәтерләтә. Шундый ук ягымлылар, шат күңеллеләр, дөньяга да башкача карыйлар. Күңел күзе белән диимме... Берләшмә хуҗасы биләмәдә кечкенә генә экскурсия оештырды. Монда үзеңне әкият иленә эләккәндәй хис итәсең икән. Дөрес, күп бүлмәләр буш, чөнки эшче группа Мәскәүгә яңа технологияләрне үзләштерергә укырга киткән. Димәк, татар анимациясенең сыйфаты тагын бер баскычка күтәреләчәк! Кызык, анимациянең башында кем тора икән? Марат Ганиев җитди итеп: “Тукай!” – дип җавап бирә һәм фикерен дәлилли дә:
– Габдулла Тукай татар анимациясенең башлангычында тора дигәндә, мин аның идеяләрен күз алдында тотам. Без аларны беренче мультфильмнарыбызда тормышка ашырдык кына. “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, “Бала белән күбәләк”не укыганда андагы вакыйгалар күз алдыгызда җанланмыймыни? Җанлана һәм ничек кенә әле! Алай гына да түгел, Тукай иҗаты – мультфильмнар өчен мәңге бетмәс чыганак ул. Татар анимациясендә икенче зур шәхес – Туфан Миңнуллин. Менә шул шәхесләргә бәйле рәвештә татар анимациясенең йөзе, эчтәлеге барлыкка килде. Аны башкалары белән һич тә бутап булмый. Кешегә мультфильмны берничә секунд кына карат, ул аның татарныкы икәнен, һичшиксез, әйтеп бирер. Димәк, Татарстанда мөстәкыйль тармак барлыкка килде.
– Иҗатыгыз аша белем бирү һәм тәрбия бурычын куйганда да Тукайга таяндыгызмы?
– Шунсыз мөмкин дә түгел. Мультфильм ул тәрбия, белем бирү һәм телгә өйрәтү чарасы әле. Тукай иҗаты буенча эшләнгән 30 мультфильм шулай барлыкка килде. Без икенче баскычка күтәрелдек һәм анимация әсәренең формасы белән тәҗрибәләр ясап карадык. Бу адымыбыз “Бала” проекты тууга сәбәп булды. Бала үзе генәме ул, әти-әнисе яки укытучысы беләнме, монда үзе теләгән мультфильмны сайлап, аны карый ала. “Бала”ның китапханәсе дә уникаль.
– Анда аудиокитаплар урнаштырылганмы?
– Сез балачакта, мөгаен, диафильмнар карагансыздыр. Хәзер исә аудиокитаплар барлыкка килде. Без диафильмны аудиофильмга куштык. Икенче төрле әйткәндә, гуманитар технологияләрне мультимедиага “өйләндердек”. Нәтиҗәдә бик кызыклы продукт килеп чыкты. Аның караокесы бар. Анда җөмләләрне, сүзне кабатлатып була. Мультфильмнан өстенлеге шунда – бала аны диафильм сыман күпме тели, ничек тели, шулай карый ала.
– Россия күләмендә көндәшләрегез бармы?
– Мультипликация эше Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә кайный. Берничә төбәктә дә берләшмәләр бар. Алар арасында иң көчле студия “Татармультфильм” дияр идем. Без этник анимация җәһәтеннән дә Россиядә лидерлар рәтендә.
– Совет мультфильмнарының алыштыргысыз, һичкем белән дә бутап булмый торган тавышлары бар иде. Татар мультфильмы геройлары кемнәр тавышы белән сөйләшә?
– Дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә әле тулысынча хәл ителеп бетмәгән. Чөнки бу җәһәттән төрле каршылыклардан чыгу юлын эзләргә туры килә. Әйтик, мәгариф өлкәсе бер төрле бурыч куйса, сәнгать таләпләре ул мәсьәләне башкача куя. Без исә уртаклыкны табу ягында. Яки булмаса, тавыш яздыруны ике тармакка бүләргә дип торабыз. Ягъни мәгариф мәсьәләләрен күтәрсәк, бер төркем тавыш яздыра, сәнгать әсәре тудырсак – икенчеләре. Ә менә инглиз теленә тәрҗемә һәм тавыш яздыру – безнең иң көчле ягыбыз. Тәрҗемәчебез Тукай шигырьләрен дә бик оста итеп инглиз теленә тәрҗемә итте. Аның хезмәтен танылган галим һәм тәрҗемәче Равил Бохараев та югары бәяләгән иде. Тавышын да чит илләрдәге фестивальләрдә мактадылар. Инглизчә каһарманнарыбыз Азат Ганиев тавышы белән сөйләшә.
– Казан мөселман киносы фестивалендә Мисыр, Иран телекомпанияләре бик көчле анимация фильмнары тәкъдим итте. Алар белән тәҗрибә уртаклашканыгыз бармы?
– Франциядә дөнья мультфильмнарының бик зур базары бар. Нәкъ менә анда бөтендөнья анимация фильмнары фестивале үткәрелә. Без дә Россия аниматорлары делегациясе составында барып, анда тәҗрибә уртаклашып кайтабыз. Әйтергә кирәк, Россия төбәкләреннән бу чарада бары тик без генә катнашабыз. Нәкъ менә иҗатыбызны инглиз теленә тәрҗемә итү татар әсәрләрен, беренче чиратта, Тукай иҗатын дөнья киңлекләренә алып чыкты.
– “Татармультфильм” продукциясенең сыйфатлы булуына ышандык. Ә нигә соң аны “Татарстан – Яңа гасыр” каналы көне-төне күрсәтми? Сыйфаты әллә ни булмаган тәрҗемә мультфильмнарга караганда үзебезнекенә өстенлек бирү һәрьяклап отышлы түгелмени?
– “Яңа гасыр”да безнең мультфильмнар күрсәтелә. Әмма шундый сорау туган икән, димәк, ул аз күләмдә экранга чыга. Әгәр сез испан телен өйрәнергә, аның мәдәнияте белән танышырга уйлагансыз икән, сез Голливудның испанчага тәрҗемә иткән мультфильмнарын карамаячаксыз бит инде, чын испанчасын табарга тырышачаксыз. Ә бездә никтер татар мәдәниятен, телен тәрҗемә әсәрләре аша өйрәнеп була, дигән фикер яши. Бу уңайдан мәшһүр аниматор Александр Татарский сүзләрен китерәсем килә: “Әгәр син кытай кроссовкасын киясең икән, син әле кытай дигән сүз түгел. Әгәр кытай мультфильмнарын карыйсың икән, рус мәдәниятен өйрәнә алмаячаксың”. Бу гыйбарәне үзебезгә авыштырсак, болай килеп чыга: “Татарчага тәрҗемә ителгән рус мультфильмнарын карап, татар баласы үстереп булмый”. Чөнки мультфильм ул – синтетик сәнгать. Чебурашка әкиятенә “Симпсон”ны кертеп булмаган кебек, мультфильмның да телен алмаштырып булмый. Дөрес, телеканал аша мультфильмнарны халыкка тарату эше акрын бара. Әмма без интернет киңлекләрендә бит. Безнең иҗат белән www.balarf.ru сайтында танышып була. Анда көнгә уртача 4-5 мең кеше була икән, бу безнең танылуыбызга дәлил булып тора.