• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

29.03.2013 Сәясәт

Рафаил Хәкимов: “Русиянең таркалуы берсенә дә файдага түгел”

Соңгы атна вакыйгаларга бай булды. Алар хакында без Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил ХӘКИМОВ белән сөйләштек.

— Рафаил әфәнде, бу атнада барлык матбугат Борис Березовскийның үлеме турында сөйләде. Аны төрлечә шәрехлиләр, кемдер даһи иде дип мактый, кемдер аны иң зур угры дип атый. Ельцин чорында илнең иң бай кешесе соңгы елларда качып Лондонда яшәде. Фәкыйрьлеккә чыккан, асылынган дип язалар. Вакытында аның белән татар милли хәрәкәте дә аралашты, аны либерализм, демократия китерүче дип яклаучылар да бар...

— Березовскийны демократия алып килүче дип атау артык. Ул аңардан оста файдаланган шәхес кенә. Мин олигархларга ышанмыйм, алар ничек кенә сайрамасын, беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен кайгырталар, халыкка әллә ни файда юк. Зыяны күбрәк, бигрәк тә икътисадка. Олигархлар, шул исәптән Березовский ни рәвешле баеды? Кем хисабына капитал туплады? Аның күбесе урланган, хәрәм акча бит. Чит илдәге миллиардерларның шактые аздан башлап, еллар дәвамында эшләп капитал туплаган кешеләр. Ә бездә 90 нчы елларда буталчык заманнардан файдаланып баедылар.

— Березовский: “Иң зур ялгышым — Путинны президент итүем, бу зур үкенечем булды”, — дип сөйләде...

— Шуны гына әйтә алам: ул илдә күп бутап йөрде. Сәясәткә дә тәэсире булмады түгел. Уңай дип әйтә алмыйм. Ельцин, Горбачевның нинди кеше булганнары аңлашыла иде, ә моның юк, ул үз кесәсен кайгыртты. Читтә Русияне сагынып үлде, диләр, аны кызганалар. Бай кешеләр ватаннан бигрәк акча ярата, аларның җирсүенә ышанмыйм. Ил белән, мондагы кешеләр белән талашып бетте, күпме акчага ия булса да, мескен булып чит илдә үлде.

— Мәскәү телеканаллары Кипрдагы хәлләрне сугыш кырыннан “сводкалар” кебек тараталар. Илнең урланган, салымнан качкан акчалары шушы кечкенә офшор утрау-ил банкларында сакланган өчен борчылалар. Анда Татарстан акчалары да бармы?

— Бармы-юкмы, белмим. Безгә нинди зыян булсын ди? Безнең икътисад монда, бу җирдә ясала. Андагы акчалар — байлар кайгысы. Татар байлары кайда саклаганы турында миндә мәгълүмат юк.

Кипр берни эшләмичә, җитештермичә акча җыеп, процентка яшәргә тырышты, ләкин мондый система барыбер тишеп чыга, озакка сузылмый.

— 100 мең евродан арткан “вклад”ларның 20-30 %ы тотып калыначак, дип әйттеләр. Шул рәвешле Европа Русиянең арт сабагын укытырга теләп, махсус эшлиме моны?

— Махсусмы, белмим, ләкин алар нишләргә тиеш соң? Тәртип салалар. Германия адымын да аңлыйм. АКШта, мәсәлән, дәүләт акчасы ята икән, барысы да аның кайда, нинди банкта сакланганын белә. Европа бөтен банкларның бертөсле эшләвен, нинди акча кайдан килгән, кайда киткән — барысы да ачык булуын тели. Ничектер вәзгыятьне коткарырга кирәк бит. Бөтен дөньяда банклар котырды.

— Түбән Камадагы прокурор мәктәптә яулыктан йөргән кыз балаларга кисәтү ясады. Яулыктан курку чире Татарстанга да килеп җиттеме?

— Артык куерталар бу мәсьәләне. Аны бүген Татарстанда тагын калкытып чыгарырга нигә кирәк иде? Әйе, кызларның да, ир-егетләрнең дә гарәпчә киенеп йөрүләрен үзем дә яратмыйм, күңелемә ятмый. Татарга хас түгел. Аны мода кебек карыйм. Гарәпләргә охшатып йөрүне яратмыйм. Яулык ябалар икән, зыян юк, кешенең ничек киенүе аның ихтыярында. Киенмәүгә, чишенеп йөрүгә караганда хәерлерәк. Мәктәптә уртак бер форма булырга тиеш. Яулыктан йөри икән, зыяны юк, ләкин артыгы да кирәкми. Яулык ябу ул әле мөселман дигән сүз түгел. Паспортка яулыктан төшү мәсьәләсен хәл иттеләр, димәк, мәктәп балалары да канунны бозмыйлар.

— Мәскәүдә “Бердәм Русия” фиркасеннән әле бер, әле икенче түрә чыга. Безнең Олег Морозов, мәсәлән, президент администрациясеннән берничә кеше саубуллашты. Бата торган корабтан беренче күселәр качкан кебек, монда да хәлләр шулайракмы әллә? Бу партиянең бетүеме?

— Түрәләрнең аннан китә башлавы табигый хәл. Соңгы Русия Думасына булган сайлауларда “Бердәм Русия”нең ничек итеп сайланганын барыбыз да күрдек. Халык арасында аның дәрәҗәсе юкка чыкты. Мондый хәлдә кемгә кирәк ул? Беренче съезддан соң бу фирканең киләчәге юк икәнен сиздем. Ул әлегә административ ресурс белән яшәп килә, ләкин озакка түгел, таркалачак. Бу фиркагә таянып, яңасын кору авыр булачак. Олег Морозов белән вакытында төбәкләр фиркасен оештырып йөрдек. Ул бүген дә актуаль, төбәкләргә үзләрен күрсәтергә кирәк. Менә аны торгызсалар, яхшы булыр иде!

— Үзәк матбугат “Бердәм Русия” депутатлары белән аяк терәп телләшә, алар турында әллә нинди мәгълүматлар тартып чыгара: чит илдәге капиталлары, ике ватандашлыклары турында... Мәскәүдә демократия урнаштымы, журналистларның сүзе үтә башладымы?

— Дөрес, бу бәйсез журналистика сыйфатлары. Шул ук вакытта власть өчен көрәшкәндә барыбер кемдер, ниндидер фирка өчен тырыша. Журналистика сәясәттән читтә була алмый. Барыбер берәү икенчесенең мәнфәгатен кайгыртып, алга сөрә. Ләкин бу барыбер безгә начар түгел, интернет заманында мәгълүмат тиз тарала, капчык төбендәге безне яшерү авырлашты. Цензура булмау — демократия билгесе, ләкин безгә дөрес, кирәкле мәгълүматне аера белергә кирәк. Корбан булып калмас өчен кемнең нинди уен уйнаганын чамалый белү мөһим. Моның өчен акыл кирәк.

— Үткән атнада милли хәрәкәт Татарстанда бәйсезлек турында референдум уздырылуга 21 ел тулу уңаеннан митингка чыкты, Татарстан мөстәкыйль республика дигәнне искә төшерделәр. Соңгы вакытта Европада да аерым төбәкләрдә бәйсезлек кәефе көчле. Каталоннар, Шотландия... Якындагы 10-20 ел эчендә Европада, Русиядә яңа дәүләтләр барлыкка килерме?

— Шотландиягә дә, Каталониягә дә бу гамәлне башкару җиңелрәк, алар бер урында тупланып яши. Аннары Европа кануннар өстенлек иткән цивилизацияле ил. Татарга бу яктан авыр. Без таралып яшибез бит. Кем кайда! Шуңа күрә монда хәлләр икенчерәк.
Русияне Алтын Урда варисы буларак кабул иткәнгә күрә, аны үзебезнең җир итеп кабул итәм. Русиядә төбәкләр аерылу бик мөмкин, ләкин бу Мәскәү сәясәтеннән барлыкка киләчәк. Чын федератив төзелешкә, идарә итү системасына күчсә, Русия сакланып калачак.

— Бу күбрәк Мәскәүгә файдалы бит, безгә түгел...

— Зур дәүләт барысына да файдалы. АКШны алыйк, анда һәр штатның үз кануннары, хокуклары бар, һәрбер штат, теләсә, үз валютасын да кертә ала. Шуңа күрә без аерылабыз дигән сүз чыкмый, киресенчә, аларга көчле зур АКШ эчендә яшәү уңайлы. Ә бездә Мәскәү төбәкләрне үзеннән биздерә! “Вертикаль власти” дип, төбәкләр белән исәпләшмичә, мәгънәсез кануннар чыгарып, бөтен акчаны бер җиргә туплап, аннары аны сәдака итеп тарату дөрес түгел. Әгәр шулай дәвам итә икән, Татарстан түгел, Ерак Көнчыгыш безгә аерым яшәү уңайлырак дип әйтергә мөмкин. Аларның Мәскәү белән вакыт арасы гына да 5-7 сәгать бит! Мәскәү уянып идарә итә башлаганчы, анда ярты көн узган була. Бу бит икътисадка бәйле. Русия эчендә сәүдә итү авырлашты. Идел әле Урал белән аралаша, алар арасында икътисад элемтәләрен ныгытып була. Ләкин Себергә яки аннан тауар ташу авыр, кыйммәткә төшә.

Гомумән, дәүләт таркалганда илнең хәле начарлана, буталчыклар күп була. СССР таркалды, кем аңардан шулкадәр отты? Балтыйк илләре бай яшиме? Украина буталып бетте, Белоруссияне аңламассың... Үзбәкстан хәерче, Кыргызстан, Таҗикстан бөлгенлеккә төште. Бары тик Казахстан гына отты, ә алар СССРның таркалуын теләмәгән иде!

— Федератив төзелешне яңадан эшләтеп җибәрергә кирәклеген Мәскәү аңлармы соң?

— Шикләнәм. Анда аңлый торган сәясәтчеләр күренми. Ләкин Мәскәү телиме-теләмиме, аңа барачак, чөнки башка альтернатива юк.

— Татарстан диния нәзарәте рәисен сайлауда республика хакимияте Камил Сәмигуллинга төртеп күрсәтте. Гадел сайлаулар булса, кем җиңәр иде?

— Дәүләт бу мәсьәләләрдән читләшә алмый, ул да үз сүзен әйтергә тиеш. Читтән генә, теләсә нәрсә эшләсеннәр, ди алмый хөкүмәт. Татарстанда атышлар, шартлаулар да күзәтелгәч, югары җитәкчеләрнең бу эштә җаваплылыгы булырга тиеш.

Кемне сайлаганнарын, кемнәрне тәкъдим иткәннәрен карыйм да, берсенә дә ышанычым, өметем юк. Татар исламы, җәдитчелек дип ачык әйтсәләр, куаныр идем. Барысы да кемнеңдер артыннан ияргән руханилар.

Камил Сәмигуллинны белмим, ул үзен кадимче диде, миңа әллә ни кызык түгел. Кадимчеләр чеп-чи доносчиклар, охрана белән эшләгән кешеләр. Теләсәгез, архивтан алып күрсәтәм! Уңышлар телим, тырышып карасын әйдә.

Абруйлы кеше булсын иде ул. Оста менеджердан бигрәк, үз артыннан кешеләрне ияртә, имамнарны берләштерә алырлык шәхес кирәк иде. Ярдәм сораса, минем булышмыйча калганым юк.
 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

№26 (835073) / 03.04.2013 21:06:32

Түрәләр, элек, гилми эш яздыру өчен акча түләгән булсалар, хәзер, шул гилми дәрәҗәдән баш тарту өчен, акча түләргә әзерләр.))))

http://www.kommersant.ru/doc/2161620

№25 (834521) / 30.03.2013 17:41:23

Син анда завсегдатый бугай Сорауга.

№24 (834519) / 30.03.2013 17:26:00

сэпчим ычкыныш... кузлэренэ я Сиражи, я Соры, я Ростэм, я Иркэ куренэ.
Язгы обострение. Эйтерсен доньяда тагын башкалар юк,шул 4 кешедэн кала.

№23 (834518) / 30.03.2013 17:03:56

Причем ул чакта Римма?.................

Әәәәә, Сираҗый телгә алынган, RIM ул түгел дию өчен.)))))))))))))))) Әй, бала-бала, баш булмагач, үз-үзеңне уйламаган җирдә сатасың бит.

№22 (834512) / 30.03.2013 15:07:13

РИМ ир кеше. Үз страницасы да бар. Ялгышмасам майл.да.
Римма хатын-кыз.

№21 (834511) / 30.03.2013 15:05:51

Кем соң ул Римма? RIM исеме белән язучы булса, бик мескен кеше, ике сүз әвәләп, бер фикер әйтә белми. Аннан, RIM үзе, берничә тапкыр, мин 42 яшлек безнесмен ир дип язды. Римма икән, значит, лапшогн.

№20 (834510) / 30.03.2013 14:57:58

ресторан охраннигы кемгэ караганда ышанычлырак?
Мөселманнарга отрицательный взляд,үлүченең кем икэнлеге билгеле булганга гына,яхшыга я начарга үзгәрә аламы?
Үлү факты отр. взглядка нигез бирэ алмый что-ли?
Э Римма чынлап та маладис.

№19 (834509) / 30.03.2013 14:48:43

Нинди аерма? Барысы да бер чыбыктан сөрелгән.

№18 (834505) / 30.03.2013 14:01:35

Вәлиулланы мөфтилеккә кандидантның кайсысы үтерде соң? аңлатыбырак яз.

№17 (834504) / 30.03.2013 13:44:17

Шулай муллаларның да ресторанда поминка үткәреп, хәләл ресторан ризыгы ашыйсылары килә торгандыр.

№16 (834502) / 30.03.2013 13:14:00

ни сойлэде инде таныш эфисиэнтлэрен, я? менэ шулай?

№15 (834501) / 30.03.2013 13:12:59

поминканы ресторанда үткәрәләр икән лә
нәрсә өе якыннары туганнары юкмыни

№14 (834500) / 30.03.2013 12:58:20

Поминкасын уткэргэн рестораннын охраннигы, шушы сайтта язды. Сценарий язучы шарлатанга караганда, узебез кебек ук кешелэргэ ышаныч зуррак. Таныш официантлар да шуны ук сойлэде. Поминкада булучыларнын, халык арасында, моселманнарга отрицательный взгляд булмасын очен, начальстволарынын, бу турда куп солэмэскэ диюенэ, возмущаться итеп утыруын да официантлар эйтте.

№13 (834498) / 30.03.2013 12:41:53


Шулар кулыннан ук харап булган ФСБ офицеры, шулай ук, яшәргә хокукы булган кеше бит.))))
Ул офицерны куруче булдымы? Булса да,алар кулыннан ук харап булдымы?

№12 (834497) / 30.03.2013 12:06:53

Вәлулла хәзерәт, Сираҗый гоманлаганча вафат булды дип уйламыйсыңдыр бит? Ялган дкумент хуҗасын да, лаеш шулпасы эчкәннәр генә хаклы була диюче газетаның үлә-бетә күккә чөюе ни? Или, журнальный киллерство, шул ук сугыш түгелме? Кайсы клан кулыннан шәһит киткән булса да, үзара ызгыш хәле бит инде. Шулар кулыннан ук харап булган ФСБ офицеры, шулай ук, яшәргә хокукы булган кеше бит.

№11 (834496) / 30.03.2013 11:42:32

//Мөфти долженостына булган ызгышны гына кара. Даже диннең үзе турында онтып, сугышалар бит.//
Кайда ызгыш, кайда сугыш? Ссылка куймассыз микән? Ялган түгелдер шәт.

№10 (834495) / 30.03.2013 10:59:07

җавапларга караганда сораулар мәгънәлерәк тоелды әле

№9 (834493) / 30.03.2013 09:00:07

Эхем-эхем, БАРЫСЫНЫҢ ДА ХАН БУЛАСЫ КИЛӘ. Ирек булып та, бересе генә хан булгач, башта берләшеп аңа ташланырлар, аннан соң, ханлык өчен, үзара сугыша башларлар. Мөфти долженостына булган ызгышны гына кара. Даже диннең үзе турында онтып, сугышалар бит. Вооот, монда да, азатлык икенче планга күчмәс дип кем әйтә ала. Хан булырга омтылучыларның күбесендә диктаторлык билгеләре доминировать итүе дә шом сала.

№8 (834492) / 30.03.2013 08:29:54

Хан колы буласы килмәсә,хан булырсың!

№7 (834491) / 30.03.2013 08:05:40

Э безгэ кирэкме икэн Рэсэйдэн аерылырга? Мина кирэк тугел.

№6 (834461) / 29.03.2013 22:41:26

Газинур

№5 (834438) / 29.03.2013 19:05:47

Россиягә җеназа укылган, аның үлемен булдырмый калырлык бернинди көч тә юк инде, һәм моңа бары тик рус халкы үзе генә гаепле.Чөнки бернинди сугышсыз-нисез хакимиятләрен, табигый байлыкларын, финанс-банк системаларын,үз язмышларын иерусалим казакларына тапшырдылар.Елына миллионлап кырылып баралар. Армия, флот, промышленность, авыл хуҗалыгы,мәгариф, мәдәният һ.б.барысы да бетүгә юл тота.Татарга моның файдасы бик булмаса да, зыяны да бик юк, ниһаять, дәүләтчелеге торгызылачак.

№4 (834435) / 29.03.2013 17:54:59

Рафаил Хәкимовның: “Русиянең таркалуы берсенә дә файдага түгел”-фикере ул татар милләте фикере чагылышы түгел,ә татар түрәләре фикере чагылышы.Ә татар түрәләренең үз фикере юк,ул великорус фикере чагылышы гына.Ә Рәсәйнең федеративлык принципларыннан баш тартканы сәясәтчеләгә генә түгел,башына тай типмәгән һәр татарга ачык.Димәк,мондый илдә татарның милләт буларак киләчәге юк!Әгәр дә 1992 елда Татарстан чынлап торып бәйсезлек алган булса,шул дулкында өскә калыккан кайберәүләр кебек Хәкимов та дәүләт эшлеклесе буларак бүтәнчәрәк сайраган булыр иде.Кем -кем ,Тарих институты директоры буларак, Рафаил ХӘКИМОВ Рәсәйнең бүгенме-иртәгәме,котылгысыз таркалачагын аңларга тиештер бит!? Руссиянең таркалуы,сүз дә юк,дөнья картасында гына түгел дөнья сәясәтендә дә зур үзгәрешләргә китерәчәк.Беренче чиратта иксез-чиксез Себер ресурсларына хуҗа өчен көрәш каты булачак.Әмма анда Кытай җиңәчәге дә көн кебек ачык.Ә Татарстанга килгәндә,бу таркыру вакытында аның бәйсез дәүләт төзеп калу мөмкинлеге бик зур һәм ул бүгеннән бик ныклап һәр юнәлештә шуңа әзерләнергә тиеш. Шуңа да ,Хәкимов әфәндегә халык акчасын юк-бар сәяси фикерләр кабарту юнәлешенә түгел,ә татар дәүләтчелеген ничек торгызу - төзүгә юнәлтергә кирәктер.Беренче чиратта-Татар дәүләтчелегенең тарихи-хокукый нигезләмәсен эшләү институтның көн кадагында булырга тиеш!

№3 (834408) / 29.03.2013 14:49:53

Аерылабыз диябез дэ без Рэсэйдэн,башта баиек янадан аерылырбыз.

№2 (834402) / 29.03.2013 13:55:27

акыллы кешеләрненең җавапларын уку файдалы. күбрәк булсын иде татарда Рафаэл әфәнде шикелле кешеләр.

№1 (834397) / 29.03.2013 13:32:24

"Корбан булып калмас өчен кемнең нинди уен уйнаганын чамалый белү мөһим. Моның өчен акыл кирәк."

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино