поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.03.2013 Авыл

Татар авылын саклап калу эшмәкәрләр кулында

Шушы көннәрдә Татарстан Россиянең 34 төбәгеннән 437 татар авылы эшмәкәрләрен кунак итә. 21-23 март көннәрендә алар II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында авылны саклау һәм аның икътисади нигезен ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Билгеле булганча, татар халкы борынгыдан ук тырыш хезмәт белән яшәгән, үз милләтенең киләчәген дә эш сөючәнлеккә бәйләгән. Бүген дә авылны эшнең рәтен, тәмен белгән кешеләр, шул исәптән эшмәкәрләр дә тота. Хезмәт белән алар авылларын да, үзләрен дә, телләрен дә саклап калырга тырыша.

Хезмәттәшлек булганда, эшләү җиңелрәк

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты инде күптәннән татар авылларын саклап калу һәм үстерү юнәлешендә бик әһәмиятле оештыру эшләре алып бара. Татар эшмәкәрләрен бергә җыю да аларның тырышлыгы белән тормышка ашырыла.

Татар эшмәкәрләрен туплау хәрәкәте 2008 елда Татар конгрессы каршында Татар авыллары берлеген оештыргач башланып китә. Авыллардагы бизнесменнарны берләштерүдә икенче тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены мөһим роль уйный.

Татарстанга тиңләшү авыр

Ике көн элек Россия төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләренең җыены Казанда төзелгән Агросәнәгать паркына экскурсиядән башланып китте. Белүебезчә, әлеге заманча корылма эшмәкәрләргә үз продукциясен халыкка тәкъдим итү мөмкинлеген тудыру максатыннан төзелде. Россия һәм Татарстан авыл хезмәтчәннәре агропарктагы шартларны югары бәяләп, үзләре җитештергән продукцияне монда сату теләге белән уртаклашты.

Кичә авыл бизнесменнары Кукмара районында булып, андагы эшмәкәрлек үсеше белән танышты. Бу юнәлештә иң алга киткән Татарстан төбәкләренең берсе булган әлеге район иң электән бик булган, эшлекле халкы белән дан тота. Чит төбәк бизнесменнары район халкының тормыш дәрәҗәсен, яшәү рәвешен, гаилә фермаларының торышын күреп таң калган. Бар районнарда да эш шулай оештырылган булса, безгә Татарстан дәрәҗәсенә җитешүгә ерак әле  дигән фикер белдерде алар.

Эшмәкәрлек татар авылының киләчәген хәл итә

Бүген Казанда Татар авыллары эшмәкәрләренең икенче Бөтенроссия җыены дәвам итте. Камал театры бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бу чараның пленар утырышы узды. Алдан республика башлыгы театр фойесында халык һөнәрчелеге эшләнмәләреннән һәм авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукциядән оештырылган күргәзмәне карады.

"Авыл җирендәге эшмәкәрлек бүген әле бик зәгыйфь хәлдә. Моны тану зур әһәмияткә ия, чөнки үзеңнең нинди хәлдә булуыңны белми торып, алга китеп булмый. Сез сайлаган юл татар авылларының киләчәген, язмышын хәл итәчәк", - дип мөрәҗәгать итте җыенны ачып җибәргән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар эшмәкәрләренә.

Авылны саклап калуда бар өмет нәкъ менә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче тырыш кешеләрдә, шуңа да салаларда эшмәкәрлекне тагын да үстерергә, җәелдерергә кирәк, дип ассызыклады ул.

Татарны борчыган мәсьәләләрне яңгырату мөнбәре

Җыенда Татарстанда авыл хуҗалыгының төрле тармакларын үстерүдә зур уңышка ирешкән кешеләр үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкортстан, Пенза, Сарытау төбәкләреннән килгән авыл хезмәтчәннәре исә үзләрен борчыган мәсьәләләр турында ачынып сөйләде.

Чара татар эшмәкәрләре җыены дип аталса да, сүз бары тик уңышлы эш алымнары, авыл хуҗалыгындагы тәҗрибәсе турында гына бармады. Эшмәкәрләр татар тарихын бозып язу, татар китап кибетләре булмау, ана телен укыту, татар телен, милләтне саклаудагы проблемалар, динне үстерү кебек глобаль мәсьәләләр хакында да сөйләште.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында эшмәкәрләр тарафыннан бик мөһим, файдалы мәсьәләләр күтәрелүен билгеләде. “Әлбәттә, бөтен проблемаларны берьюлы хәл итеп булмый. Ләкин бу эшкә һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш. Авылдан башка халыкның киләчәге юк. Эшмәкәрләр эшчәнлеге, аларның активлыгы авылның киләчәген билгели”, - дип ассызыклады ул.

Шулай ук Татарстан башлыгы татар телен саклау проблемасына аерым тукталды. Аның фикеренчә, бу юнәлештә төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче татар хылкының тырышлыгын берләштерү мөһим.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 23.03.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»