• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

25.03.2013 Дин

Аллаһ сабыр кешеләр белән бергә

«Ий, иман китергән адәмнәр, сабыр-түзем булып, намаз укып, Аллаһтан ярдәм сорагыз. Хактыр ки, Аллаһ сабыр кешеләр белән бергә» (“Бәкара (Сыер)” сүрәсенең 153 нче аяте).

Хәзерге заманда сабырлык кимчелек, хәтта көчсезлек буларак та кабул ителә. Сабыр кешеләрне мыскыл итәргә дә күп уйлап тормыйлар. Дөрестән дә, беренче карашка кемнеңдер сабыр итүе аның көчсезлеге булып күренергә мөмкин. Ләкин сабырлыкка ислам дине күзлегеннән карыйк әле. Сабырлык – тормышта очраган авырлыкларга түземлек күрсәтү һәм яхшы үзгәрешләр өмет итү ул. Сабыр кеше зарланмый, кычкырмый, җан һәм тән газапларын тыныч кичерергә тырыша. Бу көчсезлекме әллә?! Юк, сабырлык күп көч таләп итә.

“Сабыр” сүзе безгә гарәп теленнән кергән. Ул сабырлыктан кала, “саклау, тотып тору, бикләү” дигәнне дә аңлата. Кеше үзен ачудан, башкаларның халәтен боза алган начар хисләрдән, начар нәтиҗәгә китергән теләкләрдән саклый – мәсәлән, хәмер эчемлекләр куллану теләгеннән. Кешенең сабырлык кебек күркәм сыйфатын борынгы һәм хәзерге заман шагыйрь-язучылары да үзләренең әсәрләрендә үрнәк итеп тасвирлыйлар.

Сабырлык – һәр мөселман кешесенә хас булырга тиешле сыйфат. Бу сыйфаты булган кеше көнен, атнасын, гомумән, тормышын дөрес планлаштырып үз максатына ирешә. Сабырсызлык исә, киресенчә, кире нәтиҗәләргә китерә. Чөнки еш кына кайберәүләр сабырлыклары җитмәү сәбәпле башлаган эшләрен ташлыйлар.

Коръәндәге сүзләр мөселман кешесенә сабырлыкның бу дөнья һәм ахирәт өчен әһәмиятен күрсәтә.

“(Ий, Рәсүлем), әйт син:

– Иманлы кешеләр! Раббыгыздан куркыгыз. Бу дөньяда игелек кылганнар өчен (җәннәтләр) нигъмәтләр бар. Аллаһның җирләре бик киңдер. Бары тик сабыр иткәннәргә генә бихисап әҗерләр булачак” (“Зүмәра (Халык өере)” сүрәсенең 10 нчы аяте).

Фикерләр

№88 (834348) / 28.03.2013 23:53:34

Татарга №87 (834345) / 28.03.2013 23:40:47 Башы эшлэмэгэннэргэ Галилейнында тубэсе киткэн булып тоелган.

№87 (834345) / 28.03.2013 23:40:47

Татар№85 (834339) / 28.03.2013 23:10:43
ТҮБӘ КИТКӘН

№86 (834341) / 28.03.2013 23:18:31

ник, "этләргә һәм мөселманнарга керү тыела" гына булсын, чиркәү кушканча киенгән християннарга да.

№85 (834339) / 28.03.2013 23:10:43

RIM№82 (834246) / 28.03.2013 07:13:28 алайса татар миллэтеннэн булган кешегэдэ "Радион" исеме йортергэ ярамый дип куерга кирэк.Тоже РФ конституциясенә бик туры килеп житми бугай?

№84 (834251) / 28.03.2013 09:26:54

Кем эйтте сезгэ исерекне Аллах гел саклый дип? Мин узем эчкэн килеш фажигале рэвештэ улгэн эллэ ничэ кешене белэм. Ник Аллах сакламаган сон? Тэкъдир дигэн нэрсэ бар, хэркем Аллах биргэн кадэр гомерен яши. Тик улгэндэ нинди халэттэ буласын- айныкмы- исерекме, гонах кылып яткандамы- изгелектэме, авырып яткан коеме- анысы сездэн тора. Аллах Тэгалэ кешегэ ихтыяр коче биргэн . Ул торле юлны сайлый ала, эмма ахырдан барыбер Аллах янына кайтачак. Урлаучыларга да шул ук хэл. Сез эллэ ул кешене Аллах Тэгалэ жэзасыз калдырыр дип уйлыйсызмы? Бу доньядагы жэза- эле ул жэза тугел, ахирэттэ тагын да куркынычрак жэза булачак бит. Без гел бу доньяда ни очен болай тугел, мин бит эйбэт, э ул эшэке, тик жэзасыз йори дияргэ яратабыз. Эмма башта уйлыйк эле, без доньядамы, жэннэттэме? Жэннэттэ булсак, бер хэл, авырлыкларга гажэплэнуебез урынлы булыр иде, чонки жэннэттэ кеше бик рэхэт чигеп яши. Э донья ул-сыналу урыны. Бэхет яки бэхетсезлек юньлегэ дэ, юньсезгэ дэ килэ, тик ахирэтэ инде иман эхеллэре генэ бэхетле булачак

№83 (834247) / 28.03.2013 07:17:25

Миллиардлап урлаган кешегә дә Аллаһ җәза бирә,беренчедән үзе үлгәч аның байлыгын варислары әрәм-шәрәм итеп бетерә,шуннан соң икенче воплощениедә ул хәерче яки алкоголик гаиләсендә туа,гомер буе ярлылыкта,авырлык күреп яши.Исерекне алганда,эчкәч ул үз-үзенә контрольне югалта,әлбәттә инде аны Аллаһ саклый,ә аек кеше үзен Аллаһка ышанып тапшырмый, үземне-үзем саклыйм дип уйлый һәм төре маҗараларга эләгә.

№82 (834246) / 28.03.2013 07:13:28

Татар, алайса уку йортларына "этләргә һәм мөселманнарга керү тыела" дип язып куярга кирәк. Уку йортларынын уставы РФ конституциясенә каршы килергә тиешме?

№81 (834244) / 28.03.2013 07:04:32

син башта хидҗапның нәрсә икәнен өйрән,аннан соң гәп корырсың.
безнең кызлар да,дини христиән кызлары да башларына ЯУЛЫК бәйләп йөриләр - хидҗап түгел! ДИННӘР хатын кыздан шулай йөрүне тәләп итә.
№79 татарның наданлыгы ап ачык.

№80 (834240) / 28.03.2013 05:44:05

Зерэ колэсез сез кешелэрдэн.Дорес, хэр кем уз мнениесен эйтергэ хаклы.Ул Радион исеме астында язып чыккан кеше бер дэ бит начар язмады. Ул бер кемгэ дэ каршы килми, акыл орэтми, син дорес эшлэмисен димэде. Бары Аллах курсэткэн юлны анлатырга телэде. Ничек телисен, шулай яшэ,барыбер Аллах каршына кайтачакбыз, барыбер Аллах каршында, кылган гамэллэребез очен жавап бирэчэкбез.Бу фани доньяда нилэр генэ кылансак та, узебезне купме югары куеп, масаеп йорсэк тэ, кыямэт коне житэчэк, шунда эзерлэнергэ кирэге хакында бераз уйланыгыз. Ай-хай узлэре турында бик югары мнениедэ кайберлэрегез.Аллахтан эз генэ дэ курыкмыйсыз.

№79 (834237) / 28.03.2013 00:20:14

радионга, №77 (834232) / 27.03.2013 23:23:21 менэ сез кешенен исеменэ бэйлэнэп, ана узегезнен кузаллавыгызга туры килгэн тэртипне кертмэкче буласыз, э шул ук вакытта уку йортларынын уставын бозып, хижап киеп йоргэн кызларны эчке тэртипне бозуда гаеплэугэ жоннарыгыз кабара. Нигэ шунды двойной стандарт белэн яшисез?

№78 (834234) / 27.03.2013 23:59:30

Керэшен ич ул Радион. Шуна исемн дэ дорес язмый!

№77 (834232) / 27.03.2013 23:23:21

Алланын рэхмэте булсын сезгэ,только бу исемегезне башкага алыштырырга булмыймы?

№76 (834228) / 27.03.2013 23:18:22

Син югалмыйсын,башка ник астында язып ятасын бит)

№75 (834226) / 27.03.2013 23:14:26

ярар җәмәгать, сезнең белән ял иттем бүген. Югалып торырмын әзерәк.Кайгыручы булмас)))) шатлана торыгыз)))))

№74 (834225) / 27.03.2013 23:11:41

Минемчә, )))
Лондонда берсе җәзага тартылды түгелме соң????
3 мең урлаганны Аллаһы тәгалә утыртмаган бит((


Калганын да кешеләр утырта. төрмә ул Аллаһы җәзасы түгел....


сорыйм әле, ???

Сине көйләргә мәҗбүр итүче юктырбит!!!!Причем монда Алла??? русча әйткәндә всуе бөтен җиргә кыстырмагыз инде. Без җирдә 6-7 милрд, ә ул берүзе!!!!)))))Иркә

№73 (834218) / 27.03.2013 22:28:22

иркәнең исерек күргәне,исерек көйләгәне булмаган икән

ник артка качтың

№72 (834217) / 27.03.2013 22:25:17

Алайса шуны да сорыйк әле,ни очен каракларга берни дэ юк? Ни очен 3 мең урлаган кеше төрмәдә утыра?
Ни өчен тулы бер илне талап картлар балалар,гарипләр өлешенә кереп утыручы каракларга Аллахе Тәгалә,җәза бирми?
Кем икәненмне оныттым.

№71 (834216) / 27.03.2013 22:10:56

исерекнең бердәнбер гөнаһысы шкл исереклеге бит...гадәттә яхшы, добрый көчсез кешеләр эчә. димәк бүгенге көндә Аллаһы күзлегеннән караганда исерек беренче әшәкелек түгел иң соңгысы.Иркә

№70 (834215) / 27.03.2013 22:05:59

Дин әһелләреннән шуны сорыйм әле дигән идем. Ни өчен ләх исереккә Аллаһ җәза бирми? Исерек кеше айныганчы бәрелми-сугылмый, егылса да тора, егылып ятса, салкын тими,күлгә дә тошеп батмый,чокырга төшми,машинага да тапталмый өенә кайтып җитә. Шул ук вакытта ап-аек кешене әллә никадәр бәла-каза саклап тора, фаҗигаләр була Ни өчен Алла исерекне саклый, аекны юк?

№69 (834197) / 27.03.2013 19:16:14

Сорамаганда киңәш бирү, шулай ук, кешене мыскыллау санала...

№68 (834096) / 27.03.2013 06:43:31
№67 (834091) / 27.03.2013 00:19:31

Кайда тавыш бирергә, ссылка куегыз әле

№66 (834087) / 26.03.2013 22:37:54

Тач карт

Мин үзем, фейсбук, минем дөнья, класташлар, контактта гы битләрдә перепост ясадым. Әйдәгез, сез дә перепост итегез...

№65 (834086) / 26.03.2013 22:33:24

коры исәп 1:0,
Монда купме кыстасаңда (Мруда) 24сәгаткә 600-700тавыштан арттыра алмыйсың! Чөнки 2012елгы (Мру) сораштыруларында да 1айга барысы шул 600-700 кеше генә тавыш бирә иде вәт!!!

№64 (834085) / 26.03.2013 22:20:05

RIM

Сорамаганда киңәш бирү, шулай ук, кешене мыскыллау санала...

№63 (834084) / 26.03.2013 22:16:57

Соры корт, кешенең иманын белая горячка белән чагыштыру бик зур кабәхәтлек дип саныйм. Яхшы сүз әйтә алмыйсың икән, хичюгы начар сүз әйтмә! Сиңа атап бер җөмлә дә язылмаган бит, син кешене мыскыллап утырасың. Олы кешегә килешми.

№62 (834082) / 26.03.2013 22:13:30

Уфалар активлаша.
СЮ һәйкәленә 1200
Шиханы га 800 тавыш биргәннәр.

Кол Шәрифнеке 1000нән артты.

№61 (834081) / 26.03.2013 22:09:02

RIM

Ышанаммы, юукмы, ул турда һич кемгә хисап бирергә җыенмаымны, махсус сезнең өчен генә дә берничә дистә тапкыр яздым бит инде. Шуны да аңлый алмаган килеш, Кыямәт көне турында гәп куертуыгыз, йомшак кына әйткәндә, көлке тоела...

№60 (834080) / 26.03.2013 22:03:54

Соры корт, әлләсин Кыямәт көненә дә ышанмыйсыңмы?

№59 (834073) / 26.03.2013 21:30:50

Радион белән Баш мие сезгә җәхәннәм утыннан кытылу юлларын яза. Сез хаман ихахай да михахай. Алар язганны, барлык шаянлыкларны читкә куеп,янә бер укыгыз әле. Безне упыннан коткарырга тели бит алар. Корректно гына аңлаталар. Рәхмәт аларга.
Артык,хәттин ашкан көлү,елауга китерә, онытмагыз.

№58 (834021) / 26.03.2013 18:00:57

Боек Раббыбыз Узенен Изге китабында Болай дип эйтэ: "Кем берэр игелеккэ арадашчы була, ул эштэн ана да савап була. Кем эшэкелек кылучыга арадашлык итсэ, анын да олеше шул эшэкелектэн булыр. Аллах хэр нэрсэгэ хокемдар."-"Нисса" сурэсе 85 аять. Яхшылык кылучылар санын арттырырга, яманлык кылучылар санын бетерергэ Аллахы Собханэ ва Тэгалэ насыйп итсен.

№57 (834019) / 26.03.2013 17:22:38

радион чын күңелдән утыра дисәм әҗер өмет итеп утыра икән(57)
ышана да башлый язган идем бугай бит инде
эх радион

№56 (834016) / 26.03.2013 17:00:54

Радион

№55 (834014) / 26.03.2013 16:54:37

Мохтэрэм жэмэгать !
Изгелеккэ ачкыч, явызлыкка йозак - ул Ислам диненэ чакыру хэм ана хезмэт иту. Бу ике гамэл очен кеше олуг эжер савап ала хэм Аллахнын рэхмэтенэ ирешэ. Менэ шул эжер савапка ирешэ алсам Аллах Тэгалэбез алдында, мин чиксез шат булыр идем. Миннэн колеп утыручыларга Аллах тэгалэбез башларына камил акыл, кунеллэренэ иман нуры индерсен иде. Бер генэ кеше барлык игелекле эшлэрне узе генэ башкарып чыга алмый элбэттэ. Элхэмдулиллэх, эле халкыбызда бераз мэрхэмэтлелек бар, иншэ Аллах, мина башкалар да кушылыр. Хак моселман узенен белемен, тормыш тэжрибэсен, молкэтен кулланып, башкаларга да изге гамэллэр кылу юлларын ача. Бу доньяда изгелеккэ хэ явызлыкка алып бара торган юллар хэр вакыт ачык. Иманлы бэндэлэргэ изгелек капкаларын ачу, явызлык капкаларын ябу вазыйфасы йоклэнгэн. Эйдэгез туганнар, бер беребезне мэсхэрлэми тату яшик. Безгэ Аллахы Раббыбыз барчабызга да изгелеккэ ачкыч булырга, явызлыкка йозак булырга насыйп итсен.

№54 (834011) / 26.03.2013 16:46:29

3 тапкыр тавыш бирдем.Сезнең чакыруга янә бирмәкче идем. 24 сәг.соң гына ди бит җаныем.Бездән тормый.

№53 (834010) / 26.03.2013 16:41:09

Пэйгамбэребез С.Г.В эйткэн бит, тау урыныннан кучкэн дисэлэр ышанам, адэм баласы характерын узгэрткэн дисэлэр ышанмыйм, диеп. Хормэтле дин кардэшлэрем, Радион эфэнде,вакытыгызны эрэм итеп шул динсезлэргэ анлатып утырмасагыз да була. барыбер анламыйлар, узлэреннэн узлэре колеп кенэ утыралар бит. Кеше колкесе генэ кешедэн колэ ди.

№52 (834006) / 26.03.2013 16:22:41

чукынышып утырмагыз кол шәрифкә тавыш бирегез әнә салават һәйкәле узып киткән анда

№51 (834004) / 26.03.2013 16:18:31

Нишләр сез гел муллаларны тикшерәсез? Әгәр дә ул гөнаһлы икән, үз гөнаһы өчен үзе җавап бирә.Шулай да мәхәллә башлыгы тәртибе белән дә,дине белән дә башкаларга үрнәк булырга тиеш.Урыслар "каков поп,таков приход" диләр бит.Мәчет имамы көн саен мәчеттә намаз укыса,мәчетне тәртиптә тотса,анда йөрүчеләр дә күбәя,халык акылга утыра башлый.Ну кеше барыбер үзен-үзе кайгыртырга тиеш,чөнки аның тоткан дине бары тик үзе өчен генә.

№50 (834000) / 26.03.2013 16:14:38

Хайваннардан тыш, кешелэргэ тирэн фикерлэу сэлэте дэ бирелгэн. Эгэр адэм баласы бу сэлэтне усерсэ, кешелэрдэ фэкать яхшы якны гына куреп, Аллах тэгалэбезгэ гыйбадэттэ булып яшэсэ, ул жэннэт белэн булэклэнэчэк хэм узенен Раббысын Аллах Тэгалэне курэчэк. Эгэр кеше сай фикер йортеп, тирэ юньдэгелэренен, дус ишлэренен гел начар ягын гына куреп, гел начарлыклар гына исэплэп йорсэ, ул узенен тирэн фикерлэу сэлэтен югалтып, нэфес колына эйлэнер. Кеше бу доньяга сыналыр очен генэ килэ. Кем ничек уздыра гомерен, Аллах Тэгалэбез кашына шулай бара, монардан бер кем дэ качып котыла алмый. Колмэгез бер берегездэн. Мэсхэрлэмэгез иптэшлэрегезне, ан булыгыз.

№49 (833999) / 26.03.2013 16:10:37

Хатын-кызның теле ул хәтле шакшы булмый.//
Ярамаган суз эйтеп рэнжеткэн булсам гафу итэрсен инде № 48)))

№48 (833997) / 26.03.2013 16:07:57

Хатын-кызның теле ул хәтле шакшы булмый.
Баш мие - хатын-кыз түгел.
"И хатын-кыз эле" булса гына инде.

№47 (833995) / 26.03.2013 15:59:13

По себе не суди! Не все такие,как у твоего отца дети.

№46 (833994) / 26.03.2013 15:58:33

җүләрдер син, чын,
Баш мие ботенлэй башка кеше. И хатын-кыз эле

№45 (833993) / 26.03.2013 15:55:09

җүләрдер син 39, тапкансың киңәш сорар кеше
тим були:
радиюн=баш мие=кул чабучы №42- бөтенесе бер кеше икәнен сукыр да күрә

№44 (833991) / 26.03.2013 15:37:35

Доньяны кузаллавы т.е.

№43 (833990) / 26.03.2013 15:36:29

Ялганлап, мактап утырырга кушасынмыни?

куп белэсез- кешенен гонахын
узегез динсез- динле кеше мулладан гаеп эзлэп утырмый, гайбэтеннэн, нахагыннан курка
кеше гаеплэп утырасыз- эйе, бу топ эшегез
сезнен гайбэтлэр- элегэ алар сезнен авыздан агыла
тормышыгыз гонахлы- намассыз, уразагыз, кредитлы, гайбэтле,аракылы тормышны башкача атап булмый
тормышыгыз сансыз- Аллахка булган ин мохим гыйбадэт н-намазын да утэмэгэн кешенен тормышы мэгънэле була алмый, анын доньяны куаллавы, омтылышлары улемгэ кадэр генэ . Теге донья очен омтылыш юк
да,"күп" укыганың күренеп тора//
ПРичем монда уку? Сезнен тормышны китапларга язмасан да укып була

№42 (833989) / 26.03.2013 15:35:09

Баш мие.

№41 (833988) / 26.03.2013 15:29:51

40,бер юлга күпме шакшы сыйдыргансың, афәрин:

"күп" беләсез
үзегез динсез
кеше гаепләп утырасыз
сезнең гайбәтләр
тормышыгыз гөнаһлы
тормышыгыз сансыз

да,"күп" укыганың күренеп тора

№40 (833986) / 26.03.2013 15:14:41

Тагын сабыр итик микән, ягу сезоны беткәнче,ә,Радион.//
Син узен нэрсэ кинэш итэсен сон? Хэзер мэчет картынын малае пьянка оештыра дип башкалар да дин тотмасынмы? Чакырмасынмы? Ай-яй куп белэсез сез, кунелегез генэ чистарырга ашыкмый. Узегезнен динсез икэнегезне таныгыз инде, кеше гаеплэп утырмагыз. Сезнен гайбэтлэрегез гонахка баткан сансыз тормышыгызны чистартмый

№39 (833983) / 26.03.2013 15:00:49

Бераз җиргә төшик әле.Мәчеттә кара эштә эшләүче берәү подсобный бүлмәдә даими пьянка оештыра,шуны һич тыя алмыйбыз. Участкавай штраф сала тора.Куа да алмыйбыз,чөнки атасы йогынтылы мәчет карты.Тагын сабыр итик микән, ягу сезоны беткәнче,ә,Радион.

№38 (833977) / 26.03.2013 14:45:00

Раббыбызга Аллах Собханэ вэ Тэгалэ дибез.
Пэйгамбэребезгэ Мохэммэд Салаллахи Галэйхиссэлэм дибез.

№37 (833976) / 26.03.2013 14:30:18

Радион,
бераз темадан читкә китеп,сорыйсы иттем:
казакча сайтларда Аллах сүзеннән соң (с.г.в.) дип куялар,(с.в.т.) кирәк түгелме,
әллә икесе дә дөресме

№36 (833974) / 26.03.2013 14:21:06

Эссе коннэрнен берсендэ Пэйгамбэребез С.Г.В узенен сэхэбэлэре белэн сэфэргэ чыга. Бу конне аларнын купчелеге нэфел уразасында була. Бик каты арыгач, бераз ял итэргэ туктыйлар. Шул чак ураза тотмаучылар уразалы иптэшлэренэ тэхарэт алырга су алып килэлэр, ял итэр очен чатыр коралар, бер берсенэ ярдэм итешэлэр. Ифтар вакыты житкэч Пэйгамбэребез С.Г.В эйтэ:" Буген ураза тотмаучылар, ураза тотучыларга караганда куберэк савап алдылар"-ди. Аллахка чын кунелдэн ышанган кеше кеше тикшерми, булыша, кеше морэжэгать иткэнне котеп тормый, ярдэм кулы суза.

№35 (833973) / 26.03.2013 14:16:47

Эгэр моселман кешесе кемгэ дэ булса ярдэм итсэ, димэк ул Аллах Тэгалэбез юлында.
===
Лидия карчыкка баш төзәтергә акча бирдем, бик өзелеп сорагач. Пасхада кайтарырмын дигәч ышандым инде.
===
Радион нәрсә дияр тагы...

№34 (833972) / 26.03.2013 14:09:37

"Корьэн укыган кеше бер берсенэ мэрхэмэтле булыр иде" Әйтең әле, син. Челюстьым асылынып калды. Бар прессада, интернетта хәзерәтләр и мин тәкъвә мөселман диючеләр, бер берсен чәйни бит әле.)))))))))))))


№33 (833971) / 26.03.2013 14:00:16

Радион!!! Молодец!! Бик аңларлык итеп язгансың!

// Без бит Татарлар.//
Татарлар шул явыз иванга ишек ачучылар да татарлар булган...Син әйткән 37 еллалда да татарлар булган,манара кисүчеләр дә татарлар!
Мруда утыручылар да татарлар...

№32 (833969) / 26.03.2013 13:50:16

Эх татарлар...Аллах Тэгалэдэн куркыгыз. :-Дореслектэ, иман китереп, игелеклэр кылганнарнын кунелендэ мэрхэмэтле Аллах бер берсен сою хисен уятачак. Бу доньяда хэрбер кешенен дэ уз вазыйфасы, уз эше бар. Аллах Тэгалэ бар кешегэ дэ бер берсе аша ярдэм итэ. Эгэр моселман кешесе кемгэ дэ булса ярдэм итсэ, димэк ул Аллах Тэгалэбез юлында. Эйе, хэзер кемгэ дэ яшэуе жинел тугел. Кайвакыт сукыр, кайчак чукрак та булырга тырышасын. Хэр вакыт бер беренэ ярдэмчел булыр очен кеше сабыр булырга, бер беренэ упкэлэмэскэ ойрэнергэ бит. Юк, мин сезне яшэргэ ойрэтмим. Эгэр: "Моселман нинди булырга тиеш?"-дисэлэр, без ни диялэбез сон???? Бездэ Эдэп, Эхлак калдымы сон? Онытмыйк, репрессия елларында да татарлар бер берсен саткан, шул конгэ калып барабыз бит тагын. Корьэн укыган кеше бер берсенэ мэрхэмэтле булыр иде, имамнарны, муллаларны тикшерергэ нинди хакыбыз бар сон безнен туганнар? Эдэп ул иманлы кешенен ин зур байлыгы. Югалтмыйк узебезне. Колдермик кешедэн. Бердэм, акыллы булыйк. Без бит Татарлар.

№31 (833967) / 26.03.2013 13:35:29

Радион, мин дә сине гаепләмәдем бит. нәчәлникларның, прзидинтларның бестолковый указларына, мәгънәсез законнарына, идарә итә белмәү ысулларына, наданлыкларына, гаепләренә генә төрттердем. Аны үзеңә алырга түгел. синең сүзләрең чыннан да хак иде.

№30 (833958) / 26.03.2013 11:34:26

Исламчы нигә киңәшен сөрткән.Димәк,юлы,киңәше дөрес түгел.

№29 (833954) / 26.03.2013 09:22:28

Аллахы

№28 (833953) / 26.03.2013 09:21:43

//Әйт кем синеңчә ДӨРЕС СӨЙЛӘҮЧЕ , ДӨРЕС ЮЛНЫ КҮРСӘТҮЧЕ бүгенге көндә? //
Э пәйгамбәрләр нәрсә өчен җибәрелгән? Ин сонгы пәйгамбәребезнен тормыш юлын ник өйрәнмисең? Җыен динсез фикеренчә, ул бит хатын алып, сугыш оештырып кына ятмаган. Аның яһүдләр, мөшрикләр( многобожник), христианнар белән булган мөнәсәбәтен, ничек Аллаһ Тәгаләдән гафу соравын, Аннан куркуын, балаларын, оныкларын сөюен , нинди авыр кайгылар кичереп тә, сабыр итә белүен үрнәк итп алмыйсыз шул сез. Балаарыгыз никахларында көчкә телләрен әйләндереп, " Лә иләһә иллә Аллае, Мөхәммәде Расуллулах" дип әйтә бит. Тәрҗемәсен сорасан, белми. Ул шәхадене күпмедер вакыттан сон тагын сорасан, тагын белми. Ә бит бу мөселман кешенен ин беренче дәлиле. Никах мөселманнарга укыла, ә алар мөселман кеше белергә тиеш ин элементар сүзне дә белми. Ник өйрәтмсез бераз аларга? әллә Кыямәт көнендә балаларыгызга динне өйрәтмәгән өчен җәза бирелмәс дип уйлыйсызмы? Кеше сүгүдән башыгыз чыкмый, татарнын надан, дорфа, имансыз калдыклары

№27 (833952) / 26.03.2013 08:54:22

Диния нэзэрэтендэ укытучыларга караганда 3-4 мэртэбэ кубрэк алалар бит, лэкин файдалары кешене укытуда хэм тэрбиялэудэ 3-4 мэртэбэ кимрэк, хэтта ботенлэй юктыр эле.

№26 (833948) / 26.03.2013 07:53:29

Радион,бар язганың да Субханаллаһ!

Татар "иярерлек эшлэре юк."
Син кемгәдер ияреп җереп,буталып беткәнсең. Үз башың белән яшәргә кирәк. Кыерык болгаучылар кешегә ияреп җери.

№25 (833945) / 26.03.2013 05:31:06

Авыл апае, сез минем язманы укып чыгыгыз баштан. Мин кемне гаеплэдем??? .. бала начар укыса - укытучы гаеплеме? Халык начар яшэсэ - начальник, яки президент гаеплеме?" - Мин фэкать сорадым. Беттэн доя ясамагыз. Ни булса да кеше гаеплэргэ торасыз, э борын астындагы керне курмисез. Кешедэн гаеп эзлэгинчэ баштан уйлап карагыз, гаеп узегездэ тугел микэн диелгэн. Менэ шул бер беребезне дорес анламаудан килеп чыга да инде менэ шул бэхэслэр. Эссэлэмугалэкум вэ Рэхмэтуллахи вэ бэрэкаэтуху.

№24 (833943) / 26.03.2013 00:14:24

Мин авылдашларга киңәшегезне иртән кереп карарга кушам.Ятмасыннар кяфер утына акча түләп.Имам дөрес эшләгән.

№23 (833935) / 25.03.2013 23:41:18

Сез күзләрегезне бетереп дөреслек эзләп утырасыз.Ә имамнарның кайберләре мимо счетчика ут урлый.Имамның ут урлавы гонаһмы.Эликтриклар багана башына куйдылар исәпләгечен.Имамны рәнҗеткән электриклар гонаһлымы? Утырмыйлар сабыр итеп.Күпне белеп актарынып йөриләр.

№22 (833933) / 25.03.2013 22:54:26

Кызганыч, сибиряк үк түгел.

Шулай-шул да, Радион да түгел.

Шулай да (чын) мөселманнарның йөрәкләрен тоташтыручы Аллаһ!

Чынмы, түгелме икәнен ачыклау да безнең эш түгел. Кешеләрнең йөрәкләрен ачып карауны Аллаһ миңа йөкләмәде дип, Аллаһның илчесе с.г.в. дә андый эшне үз өстен алмады, ялгышмасам. Ялгышсам белүчерәкләр төзәтсен!

"Кешеләрне яхшыга өндәп, үзегезне онытасызмы.."
дигән, һәм шуңа охшаш аятьләр дә бар!

№21 (833931) / 25.03.2013 22:33:54

№20гә Менә бит, бер ДӨРЕС ЮЛНЫ КҮРСӘТҮЧЕ калыкты, я сугышырга, я күчеп китәгә кирәк, Аллаһы шулай кушкан дип, аят китерә. Р.Юныс ничек ДӨРЕС СӨЙЛИ иде. Аллаһым сакласын инде, андый дөресләрдән.

№20 (833929) / 25.03.2013 22:21:25

Шулай-шул, , ДӨРЕС СӨЙЛӘҮЧЕ белән ДӨРЕС ЮЛНЫ КҮРСӘТҮЧЕ дә табуы читен. Әйт кем синеңчә ДӨРЕС СӨЙЛӘҮЧЕ , ДӨРЕС ЮЛНЫ КҮРСӘТҮЧЕ бүгенге көндә? Карап карыйк әле.

№19 (833927) / 25.03.2013 21:52:48

Барыгызга да, ДӨРЕС СӨЙЛӘҮЧЕ кирәк, ДӨРЕС ЮЛНЫ КҮРСӘТҮЧЕ, ә дөрес эшләүче түгел. Шул ДӨРЕС ЮЛНЫ КҮРСӘТҮЧЕгә карап башкалар ДӨРЕС ЮЛДАН барырга, ДӨРЕС ЭШЛӘРГӘ тиеш, ә сез үзегез, башкаларга караганда акыллырак булу сәбәпле, ДӨРЕС СӨЙЛӘҮЧЕ белән бергәләп, уңыш кына җыярга... Барыгз да диярлек, шулай булгач, ДӨРЕС ЭШЛӘҮЧЕ калмый, шунсы кызганыч.

№18 (833926) / 25.03.2013 21:44:00

№2 Тулыысы белен хер сузегез астына кул куясы килэ!

№17 (833925) / 25.03.2013 21:28:12

Ай,Радион, "... бала начар укыса - укытучы гаеплеме? Халык начар яшэсэ - начальник, яки президент гаеплеме?" Син әйттеңме бу сүзләрне? Шул нәчәлник, прзидент фикеренчә, шулай булып чыга бит инде. Ай да молодис, син, Радион, үгезне мөгезеннән эләктереп алдың бит ә. Тучны шулай булып чыга бит инде. Атү һаман укытучыларны гына тинтерәтәләр иде. Имеш укыта белми. Димәк, нәчәлникләр дә, прзидинтлар үзләре дә гәепле икән бит халыкны алар начар яшәргә мәҗбүр итәләр икән бит. Әйтерең бармы? Хак сүзләр.

№16 (833922) / 25.03.2013 21:18:02

Радион, нишлэптер авыр эшлэрен курмим, или узлэре эшлэмэгэн эшкэ башкаларны кодалау авыр эш исэплэнэме? Болай булса ботен экиятчелэргэ повышенный тэрбия кирэк, озлегеп китмэсеннэр...

№15 (833919) / 25.03.2013 21:05:21

Ай Татар, бала начар укыса - укытучы гаеплеме? Халык начар яшэсэ - начальник, яки президент гаеплеме? Имамнар, муллалар - Аллах Тэгалэбезнен сузлэрен халыкка житкереп, Пэгамбэребез С.Г.В. кушканча яшэргэ чакыралар. Акыл ойрэтэ дип нэрсэне куз алдына китеруегездер инде, белмим анысын, тик аларнын сойлэгэннэрен дэ дорес итеп анларга гына кирэк. Алар да бит безнен кебек ук простой кешелэр. Без эшлэп кайтабыз да, жаныбыз тыныч, зар плата котеп ятабыз. Э Муллалар кыямэт конендэ дэ безнен очен жавап тотачаклар эле. Аларнын эшлэре безнекенэ караганда мен олеш авыр. Эйдэ туктатыйк бу теманы.

№14 (833918) / 25.03.2013 20:52:21

Радион, имамнар, муллалар эйдэп баручы булмакчылар. Кемгэдер акыл ойрэтмэкче икэннэр, эшлэре белэн урнэк курсэтсеннэр, буш суз сойлэп йормэсеннэр. Тормыш курсэткэнчэ бердэ жунле кеше иярерлек эшлэре юк.

№13 (833917) / 25.03.2013 20:40:51

Татар, гафу ит. Э син алардан нэрсэ омет итэсен тагын? Аллах Тэгалэбез алдында барыбыз да узебез очен узебез генэ жавап тотасыбызны онытмыйк. Синен сузлэрдэ дэ хаклык бар. Сойлэгэн сузлэребез белэн кылган гамэлебез тэнгэл килергэ тиеш. Иманыбыз нык булуы кирэк. Ботенесен дэ бер калебкэ салып улчэргэ тугел. Бер гаилэдэ дэ торле характерда була балалар. Узебез сон тормышта дорес яшэр очен нэрсэ эшлибез. Менэ шул шул. Мин бер кемне дэ обсуждайть итмим. Эйдэгез бердэм булыйк, тату яшик. Бер мэчеттэ бер абзый тоже мулланы сугэ. Мэктэптэ балалар тэмэке тарта, урамда исереклэр, хатын кызлар зина кылып йори, муллалар вэгазь сойлэми, муллалар эшлэми, халыкны ислам кушуы буенча яшэргэ ойрэтми дип. Узенен малае кибет ишегенэ исерек килеш соялеп тэмэке тартып басып тора. Монда мулла гаеплеме, теге абзыймы??? Дорес фикер йортик. Хэр кем узенчэ уйлый, Э имамнарны, мулаларны тикшерергэ безнен хакыбыз юк.

№12 (833915) / 25.03.2013 20:23:04

Татар

№11 (833914) / 25.03.2013 20:20:08

Радион, дорес язгансын "Кайсы Имамны, Мулланы алсан да, алар фэкать яхшы сузлэр генэ сойлэп, барыбызны да яхшы гамэллэр кылып яшэргэ генэ ондилэр." ботен яхшы гамэллэре суздэгенэ... Э эшлэренэ карасан, бер жунле гамэллэре юк. Эшлэре белэн сузлэре арасында жир белэн кук арасы....

№10 (833911) / 25.03.2013 19:52:50

Э сез алай кызып китмэгез,САБЫР ИТЕГЕЗ!

№9 (833902) / 25.03.2013 19:05:31

Чаука - есть чаука...кая ялтыры, ул шунда. Бик дорес язгансын Радион. Нинди миллэт кешесе булсан да, монда язычыларнын берсенен дэ уйына да килмэгэн сузлэрне язгансын, бик куп уйланырдай сузлэр язгансын рэхмэт.

№8 (833901) / 25.03.2013 19:00:10

Мин бит син чэукэ, бар хавада гына очып йор дидим, Эйт, минем кайсы суземдэ берэр кимчелек курэсен? Үзебез разберемся,кем әйтмешли! - кем син Разбиратся итергэ? Узенне кемгэ саныйсын???

№7 (833898) / 25.03.2013 18:50:25

Нигэ сон хаман муллаларны тикшерэсез дэ, муллалардан купсенэсез??? Бер сыер ботен котуне буклый дигэн мэкальне онытмагыз тагын. Хэр кон бэялэр арта, авыллар бетеп бара, эш юк, зарплата-акча курергэ юк хазер, ботен халыкны кредитка, эпотекага батырдылар, .... ботен бандит эллэ нинди джипларда чаба, аны курмилэр, берэр мулланы чакырып Корьэн мэжелесе уздыруны купкэ саныйлар, имеш мулла куп ашый, НАДАНнар ботенегез - наданлык галэмэте, адэм рисвасы, нэрсэ язганнарыгызны кире укып чыгыгыз эле, кайсы мулланын сина килеп давай ашат эле мине дигэне бар? Эле бит сезэ бер суз эйткэн кеше юк, фэкать сабыр булу турында кыска гына вэгазь кисэге язганнар. Хэзер бит куркып кем язганын да язмыйлар. Кешелэр - ан булыйк!!! Бер - беребезне талап, сугеп, тикшереп гонахлы булып ятмыйк. Аллах Тэгалэбез эйткэн бит: Мин адэм балаларын торлесен торле хэлэттэ яралттым, бер-берсе белэн гыйбрэтлэнеп, бер-берсе белэн вэгазьлэнсеннэр,- диеп. Берсе дэ кеше талаучыны, бандитларны, балаларны жэберлэучелэрне, узлэрен талап ятучыларны курми дэ, сукмидэ, э как Имамнарга килеп терэлэ, алар начар. Кайсы Имамны, Мулланы алсан да, алар фэкать яхшы сулэр генэ сойлэп, барыбызны да яхшы гамэллэр кылып яшэргэ генэ ондилэр. Халлэреннэн килгэн кадэр, адэм балаларынын гонахларын ярлыкауын сорап Аллах Тэгалэбездэн безнен очен дога сорыйлар. Тимэгез муллаларга.

№6 (833896) / 25.03.2013 18:35:59

Сабырлык ул сез әйткәнчә кеше урлаганга сабыр итү түгел, ә тормышта булган авырлыкларны,югалтуларны бәрелми-сугылмый,эчүгә салышмый җиңеп чыгу.Күп кеше аз гына авырлыкка түзә алмый,югалып кала,Аллаһка булган өметен югалта,шуннан кәферлеккә төшә.Хатын-кызның күбесе түзә,ә менә ирләр сабырсыз.Муллага килгәндә,мин намаз укып,сәдака биреп Аллаһ кушканча яшим икән,миңа Аллаһ белән арада посредник кирәкми.Мәчетне мөселманнары оештыру өчен кирәк дип уйлыйм.

№5 (833888) / 25.03.2013 17:56:03

Молодец!Бик дорес язгансыз! Без куп гасырлар сабыр иттек инде. Менэ шунын нэтижэсе!

№4 (833876) / 25.03.2013 16:37:21

Яңа фикерле муселманнар да, 3-7-40тан, ата-бабаны искә алуны тыюдан уза алмый шул. Лишь бы, 1000еллык традиция онтылсын да, Фәйзрахманчылар кебек, бар мал-мөлкәтен сатып, сектага керсен. Предводителләре ялганлашуда гонах күрмәгәч, тагы ни көтәсең.

№3 (833874) / 25.03.2013 16:17:54

Баш мие!

№2 (833872) / 25.03.2013 16:10:55

№1 , иске фикерле кеше син. Элек заманда муллаларны кеше акчасын каера дип ятканнар бит, син эле хаман шул сузне такылдыйсын икэн. Муллаларнын торлесе бар бугенге кондэ, кемнен-кем икэнен аера белмисен икэн, такыдап утырма. Мулла баетасын килмэсэ корбан ашлары уткэреп торма, сарыгынны суй да кирэк олешен ярлыларга тарат, туганнарны сыйла. 3-7 лэрен уткэрергэ сина берэу дэ кушмый, булмаган акчаларынны жыеп мулланы сыйлап ятма. Оендэ намаз укы, Коръэн укы, эчмэ , тартма, сугенмэ. Менэ кирэк булмас сина шулвакыт мулла. Халык бит ул узе кызык кына, дин белэн яшисе килми анын, нэфесе кушканча гына яшисе килэ, кунелендэ бераз иман чаткысы кабындымы муллага хэер биреп, эбилэрне жыеп аш уткэрэ. Бетте, вэсэллэм! Ул шуннан сон тынычланып, мин эйбэт кеше дип йори инде. Э , юк икэн эле...Муллаларны сугэ ул...Бутенесен, пудрэт! Дин тотучы моселманнарга да элэгэ кайчак

№1 (833868) / 25.03.2013 14:55:29

Диния нәзарәтендә эшләүчеләргә сабыр итегез, теләсә нәрсә эшләсеннәр, теләсә күпме акча умырсыннар, балда-майда йөзсеннәр! Сез, гади халык, интегеп яшәвегезгә, хәерчелеккә сабыр итегез, бераз байлыгыгыз булса, хәзрәтләргә бирегез!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино