Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Татарстан гимны сүзле булган көннәрдә генә футбол матчлары алдыннан гимннар уйналмаска мөмкин дигән сүз таралды. Кирәкме соң безгә гимн?
Билгеле булганча, шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика гимнының текстын раслап, махсус законга үзгәрешләр керткән документка кул куйды. Гимн текстының нигезендә Рамазан Байтимеровның җитмешенче елларда ук язылган “Туган ягым” шигыре ята, нәкъ менә әлеге шигырьдән илһам алып заманында Рөстәм Яхин патриотик рухтагы көен дә язган иде. Инде гимн төрле чараларда сүзләре белән яңгырый башлады.
Гадәти тормышта гимн белән еш очрашмасак та, спорт чараларында ул даими төстә кулланыла. Спорт ярышлары, теге яки бу матч алдыннан без һәрчак Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлыйбыз, чит илдән командалар килсә, аларның дәүләт символлары да тамашачыга тәкъдим ителә. “Ак Барс” – “Салават Юлаев” арасындагы Казанда узган беренче ике очрашу алдыннан Татарстан гимны сүзләре белән яңгырады. Көйсез генә. Әле ул чакта президент та расламаган иде.
Журналистлар Лахиялов гамәлен гаепләү ягында. Алар инде хәзер аңа җәза бирү турында уйлана. Дөрес, монда мөһим бер фактор истә тотылмый кебек. 2005 елда Шамилнең абыйсы Морад Россия хәрбиләре тарафыннан үтерелә. Янәсе, соңгысы Дагыстанда ваххабилар лидеры булган, Россиягә каршы кораллы көрәш алып барган. Дагыстанлы Шамилнең хакимияткә карата үпкәсен әнә шулай белдерү мөмкинлеге дә барлыгын онытабыз. Туганы үтерелгән чакта да ул бу гамәлне гаепләп чыккан иде. Аннан килеп, Лахияловның бик тә дини кеше булуын искәртәләр. Хәер, анысы инде аклану була алмыйдыр...
Лахияловның ошбу гамәле уңаеннан Россия профессиональ футбол лигасы башкарма директоры Сергей Чебан футбол очрашулары алдыннан Россия гимнын уйнатуны туктатырга кирәк, дип белдерде. Дөрес, Чебан әлеге фикеренең сәбәбен турыдан-туры “Крылья Советов” уенчысының битарафлылыгы белән бәйләми. Янәсе, гимннар уйнаган чакта биш-алты минут вакыт әрәм була, имештер, шушы вакыт эчендә уенда алдында “җылынып” алган футболчылар суынырга өлгерә, ә бу исә җәрәхәтләр алуга китерә. Алай уйласаң, парламент утырышларында да гимн тыңлап торырга кирәкми: депутатларның болай да тыгыз эш көннәре файдалырак узар иде...