поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
23.03.2013 Интернет

“Татар иле” кайчан туар?

Интернетта 2011 елда ук “Татар иле” порталы эшли башларга тиеш иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ул интернет киңлекләрендә милләттәшләрне берләштерә алачак, дип даими чыгышлар ясады. Татарстан хөкүмәте 15 миллион сум бүлеп бирде. Әмма “Татар иле”нең ачылышы берничә тапкыр кичектерелде, әле дә тулы көчкә эшләп китү датасы юк. Моннан тыш аның тирәсендә шау-шу тынмый. Башта аңа күпме акча бүленгәне яшерелде, ул ачыклангач, интернет кулланучылар арасында “Ни өчен юк сайтка мондый зур акча исраф ителә?” дигән сорау туды, аннары акчаның кем кулында икәнен ачыклый башладылар.

“Татар иле” (http://tatarile.org/) өчен башта Бөтендөнья татар конгрессы җаваплы иде, ләкин антикоррупцион комитет килеп тикшергәннән соң, ул бу проекттан үзе баш тартты. “Азатлык” радиосына әңгәмәсендә “Татмедиа” башлыгы урынбасары Нурия Беломонина, “Татар иле” безгә тапшырыла”, диде. “Белем.ру” ҖЧҖ директоры, “Татар иле” проекты авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин исә моны “рейдерский захват” дип бәяләп, каршы чыкты. “Моңа кадәр кулларым богаулы иде, финанслар башкалар кесәсендә булганга күрә эшли алмадык”, — ди ул.

“ҮЗЛӘРЕ ДӘ БЕЛМИЛӘР, БЕЗГӘ ДӘ ЭШЛӘРГӘ МӨМКИНЛЕКНЕ ЧИКЛӘДЕЛӘР”

Татар конгрессына әлеге проектны бирү дөрес түгел иде, анда бу эшне аңлап эш-ли алган белгечләр юк. Интернетны белмәүчеләр белән эшләп вакыт узды. Үзләре дә белмиләр, безгә дә эшләргә мөмкинлекне чикләделәр. Финанслар минем кулда булмады, бер тиен белән дә эш итмәдем, — ди Раил Гатауллин. — Оешмалар белән башкарыла торган хезмәт турында килешүләр төзелде, аларга эшләре өчен түләнергә тиеш. Түләмәделәр. Акча кәгазьдә бар, ә кешегә бирелми. Проект җитәкчесе булсам да, куллар богаулы иде. Кеше белән сөйләшәбез, килешәбез, ә аңа хезмәт хакы түли алмый идем. Конгресс белән эшли алмадым. Мине гаепле итеп калдырырга тырыштылар. Түзеп әйтми килдем. Антикоррупцион бүлек килеп тикшерде, безнең яктан хилафлыклар юк. “Ничек аз акчага зур эш башкарасыз?” дигән сорау гына булды. Мондый зур эшкә андый акчалар күп түгел.

Шау-шудан соң Конгресс бу эштән үзе баш тартты, эшли алмыйбыз, диде. Җавап бирә торган оешма булырга тиеш дип, “Татмедиа”га бирергә дигән фикер булды. Ләкин “Татмедиа” проектның идеологиясен тулысынча аңлап бетерми. Алар аны аралашу урыны итеп кенә күрә. Башкарылган эшне юкка чыгарып, яңадан проект булдырырга кирәк, дип чыгыш ясаучылар булды. Дөресен әйткәндә, проект тулы канлы яши башламауның бер сәбәбе — аны әле бер, әле икенче структурага бирүләренә бәйле булды.

Раил Гатауллин “Татар иле”н заманында үз көче һәм берничә энтузиаст егет ярдәме белән башлаган иде. Аннары аңа дәүләт тә булышырга алынды.

“Татар иле”нә дәгъвалар күп. Дизайнга да, “Татар иле”нең эчтәлегенә дә бәйләнделәр. 15 миллион сумга әллә ниләр майтарып булыр иде, дип төрттереп килделәр. Раил үзе, ашаган белми, тураган белә, өстән генә фикер йөртергә кирәкми, ди.

— Беренчедән, дизайнга бәйләнделәр, үзгәрттек бит аны, матурланды. Эчтәлегенә килгәндә, эшне янәдән җанландырдык, уникаль мәгълүматка бай булачак ул. 90 процент эш тәмамланды. “Татар иле” сайтының адресын язып, кереп утыру гына җиңел ул, ләкин сурәт артында күпме хезмәт торганын онытырга кирәкми. Тавык чүпләп бетермәслек вак эше күп аның! Аңлаучылар аз. Мине прокуратура белән дә куркытып карадылар, биздерергә теләделәр. Күп мәкаләләр яздылар. Кызганычка каршы, бу эшне аңлаган бюджет учреждениесе юк, — дип саный Раил. — “Татар иле”н генә алыйк. Кем аның өчен җавап

бирергә тиеш? Мәдәният министрлыгы? “Татмедиа”? Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгымы? Берсе дә профильле түгел.

Министрлар Кабинеты яки Президент аппараты каршында коммерцияле булмаган “Татар интернетын үстерү фонды”н ачу тәкъдиме белән чыктым, әлеге оешмага татар интернетын үстерү өстендә эшләгән кешеләрне җәлеп итәргә, дәүләтнең бу юнәлештә эшчәнлекне “акчага гына кызыгып яткан” арадашчыларсыз игътибарда тотуын тәкъдим иттем. Фонд булырга тиеш ул, уставын әзерләдек. “Татнет” кайсы якка үсә, кайсы урында тоткарлана — барысын да эчтән беләм, энтузиастларның эшләгән зур хезмәтләре бар, ләкин аларга ярдәм кирәк. Әлегә бу идея генә булып калды, әмма бик кирәкле эш. Бу өлкәдә күпкә алга китәр идек.

“Татар иле” ул мәгълүмати ресурс кына түгел, күләмле зур проект, татар баласына интернетта мохит булдырырга кирәк. Ул “ВКонтакте” яки “Фейсбук”ка керә икән, аларны татарча кулланырга тиеш. “ВКонтакте” тулысынча татарлашты, “Фейсбук” белән эшләр тәмамланып килә. Татарча аралашырга мөмкин, проблема юк. Эш башкада. Шул “ВКонтакте”ны алыйк. Анда татарча төркемнәр күп, ләкин барысы да файдалы, кирәкле дип әйтеп булмый. Мисал өчен, “Ничек татарча сүгенергә?” дигән төркем бар. Оятсыз, мәгънәсез әйберләр белән тулган. Аларны татарның йөзен, имиджын бозучылар дип саныйм. Тел, мәдәният, дин, күркәм гадәтләрне күрсәтүче, милли мирасның зур катламын тәкъдим итәрлек сайтлар юк. “Татар иле” шул функцияне үтәргә тиеш. Татарның мирасын танытучы сайтлар булса, күпкә яхшырак бит. Никадәр халыкта шушы кыйммәтләргә мотивация тудыра алабыз? Без күп вакытны кулдан ычкындырдык. Шулай да, бу өлкәгә үз өлешебезне кертә алырбыз дип уйлыйм. Татар дөньясында югалып барган тарихи, мәдәни мирасны барлап, читтәге татарларга җиткерү — төп максатыбыз. Ә “Татмедиа” аны бары тик аралашу сайты ясау һәм төрле ресурслардан сылтамалар кую гына яклы. “Татмедиа”ның сайты да урысча гына, аларга караган татар газеталарының сәхифәләре барысы да татарча эшләми. Татар телендәге сайтлар ясауда тәҗрибәсе булмый торып, татар проектын башкарып чыга алмаячак дип саныйм.


“ТАТАРГА АРАЛАШЫР ӨЧЕН МӘЙДАН БУЛЫРГА ТИЕШ”

“Татмедиа” башлыгы урынбасары Нурия Беломонина “Азатлык”ка интервью ашыгыбрак бирелүен, “Татар иле”нең тулысынча “Татмедиа”га тапшырылмавын әйтте. “Башта бөтен проектны эшләп бетерергә кирәк дип аңладык, ләкин проект Раилдә калды. Без “Татар иле” сәхифәсендә яңалыклар өчен җавап бирәчәкбез. Аны “Интертат” хезмәткәрләре башкарачак. Шулай ук без “китапханә” бүлеге өчен җавап бирәбез”, — дип белдерде.

— “Татар иле” порталмы яки аралашу урыны — социаль челтәр булырга тиешме?

— Аны беренче чиратта аралашу урыны итеп күзаллыйм. Мәгълүматка бай социаль челтәр булырга тиеш. Башта кешеләр табышалар, аннары гына фикер алышалар, төрле темаларга сөйләшәләр. Әлбәттә, без берничек тә “Фейсбук”, “ВКонтакте” сайтларын егып сала алмаячакбыз һәм алар белән көч сынашу да дөрес түгел. Шахмат уенында “кем беренче башлый, шул җиңә” дигән кагыйдә бар. Безгә беркем дә лидер әләмен бирмәячәк, бигрәк тә “Фейсбук” кебек ресурслар. Аларның уңай якларын кулланып, алардан калышмыйча эшләү максаты булырга тиеш. 5 миллион татар дип алсак, 500 меңенең булса да үзара аралашасы килә икән, андый мәйдан булырга тиеш. Проект буларак хуплыйм, ләкин аны тормышка ашыру процессы күп сораулар тудыра. Идеясе яхшы! Кирәкле эш, һичшиксез.

— Дәүләт тотынса, проект үле туа, дигән фикер бар. Ихлас энтузиазм белән эш-ләнгән, бернинди дәүләт акчасы кермәгән проектларның уңышлы үрнәкләре бар...

— Ләкин “Татар иле” янындагы вәзгыять икенче бит! Дәүләт моңа тыкшынмады, ярдәм кирәк, дигәч, президент, хөкүмәт “булышабыз” диде, ничек телисез, шулай эшләгез дип, бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Киресенчә, хөкүмәткә ярдәм сорап аерым шәхесләр килде. Раил йөреп ярдәм алды. Дәүләтнең тыкшынырга теләге юк иде. Энтузиастларның көче җитми, диделәр. Бу — бер.

Икенчедән, Раилнең бу проекты уникаль түгел, үзешчән итеп башкарылган мондый сайтлар бар. Мисал өчен, “Дуслар.ру” проекты уңышлы эшли. “Мамба.ру”да татарларга аерым төркем бар. Бу дәүләтнең ярдәменнән башка аерым шәхесләр ерып чыккан сайтлар. Ләкин болардан аермалы буларак, “Татар иле”нең масштабы зуррак иде, бу эшне дәүләтнең интеллектуаль ресурсыннан тыш башкарып чыгу мөмкин түгел. Аерым шәхес милли архивтан материаллар ала алмый, хокукы юк. Энциклопедия, китапларның электрон версияләре дә бар бит әле. Кызганычка каршы, һәрбер яхшы идея бик глобаль булу аркасында ахырда тормышка ашырылып бетмәскә дә мөмкин. Моны бер кеше генә ерып чыга алмый. Һәр министрлык, ведомствоның үзенең җаваплы эше бар. Без, мисал өчен, яңалыклар, китапханә бүлеген алып барачакбыз, ТР Мәдәният министрлыгы аудио, видео, фотогалереяләрне булдырып, аларны яңартып торырга тиеш булачак. Тулы бер җаваплы кеше, ахыр чиктә, “Белем.ру” булып кала.

Бәя бирер өчен әлегә проектны тулысынча күрергә кирәк. Ул барлыкка килмичә, нинди бәя биреп була? Шау-шу файдагамы, зыянгамы? Гомумән, шау-шу яратмыйм, бу очракта да безгә зыянга гына булды дип саныйм.

“АШАГАН ТҮГЕЛ, ТУРАГАН БЕЛӘ”

Данил СӘФӘРОВ, Mаtbugat.ru җитәкчесе:


— “Татар иле” шаккаткыч проект булды. Аның күпмегә төшкәнен әйтмиләр. Салым түләүчеләр акчасы кайчаннан коммерция серенә әйләнгәндер, белмим. Көн саен күреп торабыз, төрле өлкәдә дәүләт акчалары әрәм-шәрәм ителә, бу акчалар аеруча жәл, чөнки алар татарга бүлеп бирелгән иде. Моннан соң татарга игътибар аз дияргә хакыбыз юк. Акча бирделәр. Әнә нишләттек! Бүтән бирмәсләр дә инде. Егерме тапкыр ачарга вәгъдә иттеләр, матур сүзле презентацияләр булды, тик проект үле хәлдә. Ишеткәнемчә, оештыручылар һаман да аңлый алмый: социаль челтәр эшлиме алар, әллә порталмы. Кыскасы, сыйфатлы продукт булдыру түгел, төшенчәләрдә үк буталып беткәннәр. Көлке дә, кызганыч та...

Рүзил МӨХЕТДИНОВ, Bulmas.ru җитәкчесе:

— Бу проектка тотылган акчалар үзен-үзе аклый ала дип саныйм. Кайберәүләр дәүләт акчасын әрәм итү дип уйларга мөмкин, алай түгел. Бу мәктәп сайты гына түгел, аны бер ай эчендә оештырып булмый. Заманында Тукай сайтын булдырганда баштарак тискәре фикердә идем. Ахырдан, аңа түгелгән көчне күргәч, үз фикеремнән кире кайттым. Мондый зур проектларны контент белән тутыру уен эш түгел.

Сайтны сата башласаң, акчаны өеп бирмиләр, ә аны ясаган вакытта күпме чыгым булганын күз алдына китерү авыр. Ашаган түгел, тураган белә, диләр. “Татар иле” акчасын урлаганнар, үзләштергәннәр дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Прокуратура да тикшергән икән. Минемчә, ул бер-ике миллионны “пилить” иттең ни, итмәдең ни, әллә ни зур акча түгел. Әнә тендерларда көненә миллиардлаган акчаларны кычкыртып талыйлар, беркем бернәрсә әйтми. Миллион сумга авыл председательләре дә машина алмый хәзер.

Рашат ЯКУПОВ, татарча “Википедия” энциклопедиясе проектында катнашучы, интернетны актив кулланучы:

— “Татар иле” кебек проект интернетта күптән кирәк иде. Ул татар пәрәвезенә җитенкерәмәгән әйберне — бар татарны берләштерү урынын тәкъдим итәргә тиеш. Сайт бүлекләрен карасаң да, барысы да файдалы һәм кирәкле — энциклопедия, китапханә, вакыйгалар, татар сайтларының каталогы һ.б. Болары интернетта татар телле мәгълүматны күбәйтү вазыйфасын уңышлы башкарыр дип уйлыйм.

Шулай да, проект тирәсендә булган шау-шу аның имиджына тискәре йогынты ясады. Шул ук вакытта ул көтмәгәндә сайтка игътибарны арттырды, “Татар иле” турында белмәгән кешеләр дә хәзер аның белән кызыксына. Ягъни челтәрнең тулы ачылышында аларга сайт кызыклы булып тоелса, шушы тискәре мәгълүматның кире нәтиҗәсе күзәтелер — сайтка керүчеләр саны күбәер дип өметләнәм.

Илсур ГЫЙЛЬФАНОВ, “Юлдаш” танышулар сайты җитәкчесе:

— Дәүләтнең үзенә порталны заказга биреп эшләткәне булды. Русия мәгариф һәм фән министрлыгы 20 миллион сум түләп ясатты, ә портал бик зәгыйфь килеп чыкты. Бюджет акчалары кайда, кемгә китте, дип шау-шу купты. Бу очракта да шулай. Дөрес, нидер эшләнгән, тырышлык куелган икән, хезмәт хакы түләнергә тиеш. Ләкин Русиядә дәүләт акчасы икән, аның исраф ителәчәге көн кебек ачык. Минем дә үз проектларым бар һәм эш башкарыла икән, иң башта акча, керем турында уйламыйсың. Җан өчен булдыралар, аннары гына аның белән акча эшлиләр. “Юлдаш” минем өчен хобби иде. Ә биредә, 15 миллион бар, эшләгез, дигәндә, бу эштә бернинди белеме булмаган кешеләр пәйда булачак, үзләренә вазыйфалар уйлап табып, акча суыру ягын кайгыртачаклар. Аннары “Татар иле”нә кешеләрне ничек кызыксындырырлар. Аны эшләү бер, кеше дә керергә тиеш бит анда. 10 миллион кеше булмавы көн кебек ачык. 5-6 ел узу белән көненә 100 мең кеше керерлек итеп эшли алсалар да бик әйбәт.

Хәзерге вакытта “Татар иле”нең веб-каталогына сайтлар саны 500 дән артып китте, ди Раил. Татар энциклопедиясендә 5000 нче мәкалә урнаштырылды. Шушы арада аралашу мөмкинлеге булачак. Татар телен өйрәнү мөмкинлеге дә эшли. “Эш әкрен бара дип аптырамагыз, чөнки әлеге очракта һәрбер мәкалә, әсәр, видеоязма авторлык хокуклары белән дә бәйле, ә бу катлаулы документация”, — дип аңлата ул.

Кызганычка каршы, Бөтендөнья татар конгрессы “Татар иле”нә кагылышлы сорауларга җавап бирүдән баш тартты.

“Татар иле”нең тулысынча кайчан эшли башлаячагы да билгеле түгел. Берничә тапкыр авыз пешкәч, алдан әйтмәскә булдылар шикелле, көн саен диярлек үз-гәрешләр булып тора, әле дә ул файдалы ресурс, дип аңлаталар. Көтеп карыйк...


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 22.03.2013
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»