|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2008 Шоу-бизнес
«ТОРМЫШКА АШКАН ХЫЯЛ»«Татар Җыры-2007» фестивале турында документаль фильмны “Яңа гасыр» каналыннан бер күрсәттеләр инде. 20 декабрь көнне тагын күреп булачак. Татар эстрадасы турында беренче документаль фильмның авторы Илназ Сафиуллин белән әңгәмә корабыз. – Бу фильмның идеясе ничек барлыкка килде?
– «Татар Җыры-2007» фестивале алдыннан сентябрьдә «Йолдызлар фабрикасы» проектына кастинг үткәрелгән вакытта уйладык бу турыда. Фестивальнең нечкәлекләрен, асылын ачып бирүче, аны әзерләү дәверендә тамашачылар күрми-белми калган якларын күрсәтүче документаль фильм төшерү идеясе “Барс-Медиа” компаниясендә эшләүче Дамир Барышев белән Рәшит Габидуллинга килде. Күп уйлап тормыйча миңа мөрәҗәгать иттеләр. Мин бик кызыксынып алындым бу эшкә. Чөнки мондый проектның әле булганы юк. Үз өстемә режиссура, сценарий язу, фильмны алып бару, журналист эшен алдым. Курыкмыйча әйтә алам: бу проект үз гомеремдә иң зур эшләрнең берсе. Әлбәттә, Рәшит белән Дамирга зур рәхмәтлемен, алар ярдәме белән зур тәҗрибә тупладым.
– Фильм нәрсә белән үзенә җәлеп итә һәм нинди авырлыкларга дучар булдыгыз?
– «Татар Җыры» ул татар эстрада сәнгатенен иң зур чарасы. Аңа бер ел әзерләнәләр, ләкин шул әзерлекнең нинди катлаулы, йөзәрләгән профессиональ хезмәткәрләрнең күпме эш башкаруларын беркем күрми һәм белми. Тамашачылар өчен әзерләү чоры һәм сәхнә арты тормышы ябык. Төп максат – тамашачыларга барлык дөреслекне һәм фестивальнең техник һәм иҗат ягын, проблемаларын тасвирлап бирү. Репетицияләр, оештыру комитетының җыелышлары, яшь артистларның борчылуы, танылган җырчыларның уй-фикерләре, техникларның эше – монда барысы да кергән һәм бер сюжет линиясенә буенча бара. Ә иң авыры шул – алдан нәрсә булачагын белеп булмый. Фильмны төшерү дәверендә бик күп җирләргә өлгерергә, параллель рәвештә берничә вакыйганы төшерергә туры килде.
– Фильмда артистлар тормышының кытыршы яклары бар. Башка тыелган темалар да булгандыр. Фильмны экранга чыгару рөхсәте авыр бирелдеме?
– Чынлап та, фестиваль көннәре узып, 2008нең маенда фильмны әзерләп бетергәч, аны халыкка чыгару проблемасы килеп басты. Дөресен әйткәндә, ул фильмны без якынча 15 тапкыр төзәткәнбездер, ни өчен дигәндә – иң беренче версияләрендә кайбер сәхнә тормышында булган скандаль күренешләр, артистларның котны алырдай кискен фикерләре күп булды, һәм шул сыйфатта чыккан булса, тамашачыларның чиксез яраткан артистларының күбесенә карата мәхәббәте бер секунд эчендә сүрелер иде. Шуңа күрә, фильмны күп тапкыр төзәтеп, иң кызыклы моментларны гына калдырып, бердәм сюжет ясап тапшыргач, ниһаять, халыкка чыгарырга рөхсәт бирделәр. Шулай итеп, барлык 100 сәгать төшерү вакытыннан 40 минутлы документаль фильм барлыкка килде. Уйлап карасаң, күпме кызык һәм җаннарны тетрәндерерлек кадрлар керми калды. Ләкин, минемчә, фильм аша халыкка җиткерергэ теләгән барлык мәгънәне тулаем ачып бирә алдык. Фильмны караганнан соң кайберәүләрнең татар эстрадасына карата фикерләре дә үзгәргәндер, бәлки.
– Ни өчен «Тормышка ашкан хыял»?
– Күп кенә артист өчен «Татар Җыры»на эләгү, анда чыгыш ясау иң зур хыялларның берсе булып тора. Оештыручылар бу фестивальне халыкка таныту, якынайту, тарихта мәңгеләштерү өчен әйтеп бетергесез күп көч куя. Тамашачы да читтә калмый: яраткан җырчыларын ел дәвамында тыңлап, ишетеп, радиодан сорап, альбомнарын сатып алып җиңүчеләрне күрергә дип килә бу чарага. Барысы өчен дә «Татар Җыры» – ул хыял һәм ел ахырында ул тормышка аша. Ә исемен, озак эзләгәннән соң, машинада барганда уйлап таптым.
– Аны каян һәм кайчан күреп булачак?
– 20 декабрь көне 13.30 сәгатьтә “Яңа гасыр” каналыннан. Шулай ук күптән түгел генә ачылган үземнең шәхси ilnaz.ru сайтында да карап була, интернет-браузерларыгыз гына яңартылган булсын.
– Рәхмәт, Илназ.
– Зур үс.
Булат ЗАКИРОВ |
Иң күп укылган
|