поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.04.2008 Җәмгыять

А НАМ ВСЕ РАВНО...

Югары уку йортында эшләүче кайбер укытучылар үз вазыйфаларын акча эшләү максатында кулланудан чирканмый. Мәсәлән, КДУда белем бирүче бер адәми зат, студентларга психологик ярдәм күрсәтәм дип, секта оештырып, бик күпләрне “әфтәрли”. Ярый әле ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәме белән бу эшкә чик куелды. Әлеге уку йортында укытучы икенче бер елгыр ханым, Валентина Петровна Ландышева, “челтәрле” маркетингка яшьләрне “аулап” савып яши. Мондый мисалларны тагын да китерергә булыр иде. Студент егет Айрат та мөгаллимәсе куйган “капкын”га эләгеп, “Сакраль геометрия” упкынына чума...

Татарстан район үзәкләренең берсендә мәктәп тәмамлаган 18 яшьлек Айрат Казанда югары уку йортына керергә ниятли. Кечкенәдән үз иткән математика бүлеген сайлый. Мәктәпне “алтынга” тәмамлаган егет өчен бу әллә ни кыен эш булмый: беренче имтиханны “5”легә биреп, ул студент булу бәхетенә ирешә.

Зыялы, тәртипле гаиләдә тәрбияләнеп үскән Айратны Казан шаккаттыра: кызлар тәмәке тарта, яшьләр парк-бакчаларда сыра, хәмер эчә. Урамда узган-барганнарның чүпне юлга ташлауларын күреп тә борчыла егет. Шушы һәм башка проблемалар хакында ул курсташлары белән уртаклаша. Тик тегеләре аннан көлә генә, кул селтәп тизрәк китү ягын карый. Ә укытучысы аны шунда ук аңлый, егетнең хәленә керә, “аңлату-агарту” кәсебенә керешә. Мөгаллимәсе Айратка барлык проблемаларны “Сакраль геометрия”гә бәйләп чишәргә кирәклекне өйрәтә. “Кешенең эчке дөньясы гармониядә, тыныч халәттә булсын өчен, “Тормыш чәчәге” серләренә төшенергә кирәк. “Сакраль геометрия” телен файдаланып, яшәү мәгънәсен аңлап була. Теләсә нинди проблеманы чишү юлларын Сакраль геометрия аша табарга була”, – дип өйрәтә елгыр ханым.

Тормыш чәчәге хакында тәфсилләп язучыларның берсе – Друнвало. Ул – физик, 70 төрле “укытучыдан” белем алган. “Тормыш чәчәге – гади геометрик бизәк, ул яшәеш нигезе серләрен үз эченә сыйдыра”, – дип яза автор “Тормыш чәчәгенең борынгы сере” дигән китабында.

Мөгаллимәсе Рабыйга ярдәмендә Айрат “Сакраль геометрия” сектасы диңгезенә баш-аягы белән чума. Тормышта килеп туган барлык проблемаларны чишәргә аңа хәзер Тормыш чәчәге “ярдәм” итә.

Беренче курсны “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, Айрат җәйге ялга туган ягына кайта. Әти-әнисе егетне танымый. Ул боегып калган, күзләрендәге элекке очкыннар сүнгән. Якыннары белән дә теләр-теләмәс кенә очраша. Гел үзе генә, ялгыз калырга тырыша...

Сентябрьдә, укулар башлангач, Айрат әтисеннән бик еш акча сорап шалтырата башлый. Гаилә башлыгы аптырап кала. Югыйсә болай да җитәрлек җибәреп торалар ич. Моңарчы бар нәрсәгә канәгать булып, артыгын сорамаган егетнең “аппетиты” көннән-көн үсә. “Балам эчми, тартмый да. Кызларга да акча сарыф итми. Фатирда яшәгән өчен еллык сумманы да хуҗаларга инде әллә кайчан түләп куйган”, – дип хафалана Хановлар гаиләсе. Сөйләшеп-киңәшкәннән соң, егетнең әнисе Казанга, малае янына барырга ниятли.

Айрат яшәгән фатир ишегеннән килеп керүгә, әни кеше һушсыз егыла. Бөтен диварлар амулетлар, догалар, рәсемнәр, сызымнар белән тулы. Почмак саен өем-өем китап. Әнисе эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз аңлап ала: Айрат сектага эләккән. Нинди икәнен сорап та торасы юк: барлык китаплар “Сакраль геометрия” һәм “Тормыш чәчәге” турында.

Айратның әнисе шунда ук милициягә гариза яза. ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге елгыр ханымның эзенә бик тиз төшә. Белгечләр тарафыннан Рабыйга ханымның егетнең акыллы башын, эчкерсез, чиста күңелен үз мәнфәгатендә эшләрлек итеп “әфтәрләгәне” раслана. Мөгаллимә бизнесына чик куела. Ул бай клиентларга Айрат тарафыннан иҗат ителгән йолдызнамәләр сатып яткан...

Ә егет әле шактый вакыт җан җәрәхәтләрен дәвалады...

Елгыр Рабыйгага нәрсә булган дисезме? Ул бүген дә шунда эшли, мөгаллимә. Бүгенге көн студентын тагын нәрсәләргә өйрәтә икән?!

Р.S. Мәкаләм язылып беткәч, мәрхүм Никулин искә төште. Үзе генә түгел, ә теге данлыклы җыры белән:

– А нам все равно, а нам все равно...

 

ЯКЫННАРЫ СЕКТАГА ЭЛӘГҮЧЕЛӘРГӘ КИҢӘШЛӘР

Кешенең сектага эләгүен ничек белеп була?

Бәлагә таручыларны түбәндәге билгеләр буенча ачыкларга мөмкин:

1. Кешенең үз-үзен тотышы үзгәрә, кием-салымына игътибар итми башлый, аралашканда гел бер төрле сүзләр куллана, цитаталар китерә.

2. Гаилә, дусларга, укуга, эшкә, төрле күңел ачуларга, сөйгәненә игътибар кими.

3. Төрле очрашуларга еш чыгып китә яисә чит кешеләрне өйгә чакыра башлый.

4. Шәһәр буйлап сәяхәт кыла.

5. Чит илгә дә китүе мөмкин.

6. Телефоннан сөйләшүләр артык күпкә китә.

7. Бик күп укый, күңелен китаплар били. Медитация белән шөгыльләнә.

8. Хатлар язу белән мавыга. Үзенә дә күп килә.

9. Ашау режимы бозыла. Кайбер төр продукттан бөтенләй баш тартуы мөмкин. Мәсәлән, иттән.

10. Сөйләм интонациясе гел бер төрлегә әйләнә.

11. Усаллана яисә бар нәрсәгә битараф карый.

12. Рухи азыктан башка нәрсә кызыксындырмый.

13. Бер ноктага текәлеп уйчанлана.

14. Үз эченә бикләнә, серләре белән уртаклашмый.

15. Акча чыгымнары арта: туганнардан, дуслардан бурычка җыя. Банктан кредит алырга да мөмкин.

 

БАЛАГЫЗ СЕКТАГА ЭЛӘКСӘ, НИШЛӘРГӘ?

1. Югалып калмаска! Онытмагыз: һәр проблеманы чишеп була.

2. Балагыз белән мөгамәләне өзмәгез.

3. Орышмагыз, битәрләмәгез, янында мөмкин кадәр ешрак булырга тырышыгыз.

4. Гуру хакында начар фикердә булмагыз (хәтта аны ботарлап ташлыйсыгыз килсә дә).

5. Балагызның дин сайлап алу хокукы барлыгын онытмагыз. Секта өйрәтүләренә каршы чыкмагыз.

6. Сектадан тыш вакытларда гел бергә булыгыз, үткән тормыштагы матур мизгелләр хакында искә алыгыз.

7. Балагызның сектага кадәрге тормышы хакында гәпләшегез, фотоальбомнар карагыз, гаилә бәйрәмнәре төшерелгән фильмнарны кабат-кабат күрсәтегез.

8. Өегезгә килгән бәлане яшермәгез, чаң сугыгыз. Милициягә, ТР Эчке эшләр министрлыгында әлеге юнәлештә эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать итегез!

9. Секта хакында мәгълүмат туплагыз.

10. Барлык телефоннарны, исем-фамилияләрне, адресларны язып барырга тырышыгыз.

11. Туплаган барлык мәгълүматны яшерен урында саклагыз.

12. Балагызның акча чыгымнарын барлагыз.

13. Балагыз хакында көндәлек булдырып, аның һәр адымын язып барырга тырышыгыз.

14. Сектага эләккән якыныгыз юкка чыккан очракта, милициягә гариза языгыз. Аны теркәүләрен таләп итегез.

15. Югалган кешене кичектергесез эзли башлауларына ирешегез.

 

БАЛАГЫЗ СЕКТАГА ЭЛӘККӘН ОЧРАКТА, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ?

1. Паникага бирелмәгез.

2. Секта хакындагы материалны кирәге чыкканчы беркемгә дә күрсәтмәгез.

3. Балагызга акча бирмәгез.

4. Юридик һәм медицина ярдәме күрсәтергә әзер торучы теләсә нинди “белгечләргә” ышанмагыз.

5. Гаепне сезнең өскә аударырга тырышучыларның авызларын каплагыз.

6. Секта әгъзаларының “тәмле” телләренә ышанмагыз.

7. Балагызны, ул балигъ булган очракта да, ташламагыз. Хәтта ул сезнең ярдәмегездән баш тартса да.

8. Үзегезгә басым ясарга, куркытырга, шантажларга юл калдырмагыз.

9. Балагызның секта “әфтәрләүләренә” каршы тора алуына ышанмагыз.

10. Үз проблемаларыгыз эчендә бикләнмәгез.

11. Балагызның тиз генә элекке халәтенә кайтуына өметләнмәгез.

 

ТОТАЛИТАР СЕКТА БИЛГЕЛӘРЕ

Әгәр яныңа килеп, мөлаем елмаеп, таныш булмаган кешеләр тормыш, бәхет, дип сүз башлый яисә берәр компаниягә чакыра икән, сак бул, тоталитар секталарның берсенә эләгүең бар!

Тоталитар сектаның кайбер билгеләре:

1. Бары тик синең өчен “бәхет” рецепты тәкъдим итәрләр. Уңышка ирешүнең иң дөрес юлын күрсәтерләр.

2. Төркемнең хуҗасы була: гуру, медиум, укытучы, юлбашчы.

3. Хуҗа боерыклары берсүзсез үтәлергә тиеш.

4. Барлык кагыйдәләр, тәртип, һичшиксез, сакланырга тиеш.

5. Интим тормыш хуҗалар тарафыннан җайга салына: төркем эчендә секс теләсә кем белән, яисә сиңа пар табалар, яки интим бөтенләй булмый.

6. Әгәр төркем эшчәнлеген тәнкыйтьлиләр икән, димәк, алар сайлаган юл – иң дөресе.

7. Төркем сайлаган дин турында уйланма, икеләнмә, ә үзең килеп күр. Син аны үзең аша уздырсаң гына аңлыйсың.

8. Әлеге дин өйрәтүләре генә чын дөрес юл, мәңгелек белем.

9. Төркем барлык проблемаларны чишү юлларын белә, аны гади, җиңел итеп аңлата.

10. Беренче очрашуда ук дөньяга караш үзгәрә.

11. Дөнья бетүгә юл тота. Бары тик әлеге оешма гына кешелекне коткару юлларын белә.

12. Төркем – элита, сайланып алган кешеләр. Барлык адәмнәр юкка чыгачак. Ә шушы дин тарафдарлары исән калачак.

13. Син әлеге динне шушы минутта ук аңларга һәм кабул итәргә тиеш.

14. Төркем синең бөтен буш вакытыңны яулап ала, гел эш белән күмә: китап-газеталар тарату, адептлар эзләп табу, аларны яңа дингә күндерү, төрле курсларга йөрү, медитация белән шөгыльләнү.

15. Башкалардан аерылып тору: кием, ашау-эчү, сөйләшү, үз-үзеңне тоту бүтәннәрнекечә булмасын.

16. Үткән тормыштагы багланышларны, бәйләнешләрне, туганлыкны, дуслыкны онытырга тиеш.

17. Сиңа үзең генә калу мөмкин түгел. Яныңда һәрвакыт әлеге төркемнән кемдер “койрык” булып тагылып йөри.

18. Төркем өйрәтүләренә шик белдерәсең икән, димәк, уңышка ирешә алмыйсың. Моңа син үзең гаепле. Үз өстеңдә аз эшлисең, дини тәгълиматка ышанып бетмисең.

ӘГӘР СИҢА ШУШЫ БИЛГЕЛӘРНЕҢ БЕРСЕ ГЕНӘ ДӘ ТАНЫШ БУЛЫП ТОЕЛА ИКӘН, САК БУЛ!

 

Русиядә йөзләп тоталитар секта исәпләнә. Шуларның кырыкка якыны иң көчле, иң зурлары. Менә аларның кайберләре:

– “Кришна аңы җәмгыяте”

– “Сайентология” (“Дианетика”, “Нарконон”, “Хаббард-колледж”)

– “Иисус Христос чиркәве” (мормоннар)

– “Виссарион” сектасы

– “Брахма Кумарис”

– “Гаилә”

– “Раджниш Ошо культы”

– “Шри Чинмой культы”

– “Трансцеденталь медитация”

– “Сахаджа йога”

– “Агни йога”

– “Сан Баба культы”

– “Лайф-спринг”

– “Порфирий Иванов культы”...

 

P.S. Әлеге сәхифәне әзерләүдә булышлык күрсәткән ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.


Мәдинә НУРУЛЛА
Безнең гәҗит
№ --- | 26.03.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»