|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2013 Җәмгыять
Астрофизик Рәшит Сөнәев: “Без әлегә Җирне яклый алмыйбыз”18 март көнне ТР Фәннәр академиясе бинасында дөньякүләм мәшһүр астрофизик Рәшит Али улы Сөнәевкә 70 яшь тулу тантанасы булды. Галактика тупланмаларын, галәмдәге кара тишекләрне һәм нейтрон йолдызларны өйрәнүче атаклы милләттәшебез – Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы һәм тагын дистәләп чит ил академияләре әгъзасы, бик күп мәртәбәле бүләкләр, алтын медальләр иясе ул. ТФА бинасында булган юбилей тантаналарыннан шактый нык аерылып торды бу кичә. Беренчедән, Рәшит ага бәйрәм чарасына алтаулап, ягъни бөтен гаиләсе белән, өч улын һәм кызын, хатынын ияртеп кайткан; икенчедән, АКШтагы Гарвард университетында эшләүче улы профессор Шамил Сөнәев тә, әтисеннән соң мөнбәргә чыгып, олы галимнәрдән соң улларында табигатьнең “ял итмәвен” раслады (“Кеше геномы һәм башка организмнар геномы” дип аталды әлеге кызыклы нотык). Кемгә ничектер, Сөнәевләрнең бу кайтуы миңа авылларыбызда сирәк кенә булса да күзәтелә торган очракны хәтерләтте. Төрле сәбәпләр аркасында туган нигезеннән аерылып калган каз, көз җиткәч, бөтен гаиләсен җыеп үз ихатасына кайтып керә... Гаилә башлыгы да шулай төрле илләрдә – АКШта, Россиядә, Германиядә яшәүче Сөнәевләрне җыеп Казанга алып кайткан. Галим-голәмә алдында “Мине шулай зурлаганыгыз өчен рәхмәт, кайда гына яшәсә дә, татарның төп ватаны – Татарстан”, – дип сөйләгәндә, һичшиксез, мөстәкыйль тормыш юлына аяк баскан балалары күңелендә Казанга мәхәббәт уятырга, бер уңайдан балалары белән горурлануын җәмәгатьчелеккә күрсәтергә теләгәндер ул. Менә шулай гыйльми казанышлары белән генә түгел, ишле гаиләсе белән дә горурланучы бәхетле ата кешене күрдек без ул көнне. Бакырлытәпәгә юл ачкан галим 1943 елның 1 мартында Ташкентта, Пенза губернасыннан сөргенгә сөрелгән инженер-төзүче Али Сөнәев белән фармацевт Сәйдә Килдиева гаиләсендә дөньяга килгән ул. Әтисе Али социаль чыгышы аркасында зур уку йортларына кереп укый алмаса да, үзлегеннән уку-өйрәнү нәтиҗәсендә киң белемгә ия була, төгәл фәннәр белән генә түгел, тарих, әдәбият белән дә тирәнтен кызыксына. Шуңа күрә әтисен һәм, Петербургтагы Физика-техника институтын уңышлы тәмамлагач, үзен аспирантурага алган академик Яков Зелдовичны остазлары дип саный галим. Хәзерге вакытта ул – Германиянең Мюнхен шәһәрендәге Макс Планк исемендәге Астрофизика институты директоры. Бер үк вакытта РФАдәге Галәмне өйрәнү институтының теоретик астрофизика лабораториясе мөдире булып тора, Принстондагы (АКШ) Югары тикшеренүләр институтында лекцияләр укый, 1992 елдан бирле Казан дәүләт университетының астрофизик кафедрасы белән хезмәттәшлек итә. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: ике дистә ел чамасы элек әлеге кафедрадагы телескопның Төркиядәге Анталия шәһәре янында, Бакырлытәпә тавында корылган обсерваториягә урнаштырылуында Рәшит Сөнәевнең турыдан-туры катнашы бар. Әлеге кафедра мөдире Наил Сәхибуллин белән төрек галимнәрен Галәмне өйрәнү институтындагы үз бүлмәсендә нәкъ менә ул очраштыра. Нәтиҗәдә бүген Казанда, ТФА канаты астында, академик Н.Сәхибуллин җитәкчелегендә Астрономия тикшеренүләре үзәге эшләп килә. Соңгы елларда ул илебездәге әйдәп баручы астрофизика һәм космологияне күзәтү үзәкләренең берсенә әйләнде. Бакырлытәпә обсерваториясендә күкне күзәтү вакытының 60 проценты Россия галимнәренә бирелгән (шул исәптән күзәтү вакытының 45 проценты – Казан астрономнары, 15 проценты РФАнең Галәмне өйрәнү институты галимнәре карамагында). Тугызынчы алтын медаль Инде кичәнең үзенә кайтыйк. ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров тантананы ачып, юбиляр күкрәгенә ТФАнең алтын медален беркетте. Рәшит әфәндегә тапшырылган тугызынчы алтын медаль икән инде бу. “Үз ватанымда беренче алтын медаль алуым. Мин моңа бик шатмын”, – дип галим алга таба да әлеге бүләкнең дәрәҗәсен төшермәскә, лаеклы кешеләр булмаса... бирмәскә чакырды. Чынлап та, әлеге медальнең өченче тапкыр гына бирелүе бу. Аның беренчесе – Минтимер Шәймиевкә, икенчесе Роальд Сәгъдиевкә тапшырылган иде. Мәшһүр милләттәшебезне беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Әлеге бәяннән соң астрофизика проблемалары, галәмне өйрәнүдәге соңгы ачышлар турында мәшһүр галимебез үзе дә нотык тотты. Галимнең аңлатуынча, дөньяда 1,5 меңнән артык галактика бар икән. Ул галактикалар үз күчәре тирәсендә секундына 1 мең чакрым тизлек белән әйләнә. Галактикалар арасы кайнар газ белән тулган. Күкләрдә 3 миллион кара тишек бар. Галәм тупланмаларының 5 процентын гына йолдызлар тәшкил итә, 15 процентын кайнар газ биләсә, 80 проценты караңгы матдәдән тора. “Без әлеге матдәнең хасиятен өйрәнәбез, әмма бу матдәне лабораториядә беркем дә күрә, танып белә алмый”. Әлеге караңгы энергиянең нәрсә икәнлеге Владимир Путинны да кызыксындырган. Моны белү өчен, күкне әле бик озак күзәтергә туры киләчәк, дип җавап биргән аңа галим. Җиргә орынмаячак Тантана тәмамланганнан соң галим бик теләп журналистларның сорауларына җавап бирде (шунысы кызык: матбугат җыелышына Рәшит ага бөтен гаиләсен җыеп алып кереп утыртты). – Бик гыйбрәтле Америка фильмы бар. Җиргә гаять зур астероид бәрелү куркынычы мәгълүм була. Шушы хәл ачыклангач, АКШ астронавтлары галәм корабына утырып бара да, әлеге күк җисеменең үзәгенә шартлаткыч куеп, аны шартлатуга ирешә. Шушы рәвешле җиребезне һәлакәттән саклап калалар. Мондый хәл мөмкинме? – дип беренче булып “ВТ” исеменнән сорау бирдем мин адашыма. – Башка килгән беренче ысул бу. Күп очракта мәсьәләне болай ансат кына хәл итеп булмый. Минемчә, астероидка двигатель беркетеп, аны әкрен генә читкә этәрергә мөмкин. Җиребез шактый кечкенә бит. Әгәр үз вакытында двигатель куеп, аның орбитасын чак-чак кына үзгәртүгә ирешсәк, ул җиргә орынмыйча, янәшәдән узып китәчәк. Шартлатканчы, двигатель кую җиңелрәк. Иң мөһиме – алдан күреп алып, кисәтү, ниләр эшләп булганын чамалау. – Бу, мөгаен, фантастик сораудыр. Телескоптан карап – планеталарның элеккеге тормышын, ә башка планеталардан карап Җирнең узмышын белү мөмкинлеге булмасмы? Икенче төрле әйткәндә, вакыт машинасы ясасалар... – Минемчә, мондый хәл мөмкин түгел. Әле күптән түгел генә кешеләр кояш системасындагы планеталардан тыш, башка күк җисемнәрен белми иде. Бүген, төгәл санын хәтерләмим, 800 дән артык планета билгеле. Хәзер безнең алдагы иң зур бурычларның берсе – Җир кебек планеталар табу. Аларда температура, тарту көче бер чама, кислород, су булсын. Ягъни анда тормыш, яшәеш булырга тиеш. Хәзер бик күп кеше шуны эзләү белән мәшгуль. Җиребезгә охшаган шундый берничә йөз планета таба алсак, үзебездә тормыш барлыкка килү хакында күп нәрсә беләчәкбез. Әгәр җиребезгә ерактан карасак – хәзер бит төрле диапазондагы ешлыклар күп, анда мобиль телефоннар, телевидение станцияләре эшли – Җиребез Кояштан да яктырак күренәчәк. Әлегә без үзебезгә якын планеталарны гына күзәтәбез. Әле бездән миллион, миллиард мәртәбә ераграк булганнары да бар. Галактиканың кечкенә генә бер өлешендә, янәшәбездә 800 планета шәйләнә. Ә бөтен галактикада ничә мең планета бардыр? Алдыбызда гадәти булмаган мөмкинлекләр ачылырга тора. Без озакламый, 20–30 елдан бик күп нәрсә беләчәкбез. – Әле февраль аенда гына Чиләбе өлкәсендәге Чибәркүл шәһәрчеге тирәсендә метеорит төшеп шартлады. Ул 50 тонна авырлыкта, диаметры 3 метр зурлыкта булган, диләр. Якындагы 100-200 елда Җир шарына янә шундый галәм “кунагы” килергә мөмкинме? – Әлбәттә, мөмкин. Хәзер бу хакта күпләр уйлана. Ни гаҗәп: бездә дә, Америка, Кытайда да хәрбиләрнең берсе дә әлеге астероидны күрми калган. Әгәр астероид кечкенә булып, әйтик, 50 километрга 50 километр мәйдандагы бер авыл районын юкка чыгару ихтималы бар икән, астрономнар бер көн алдан кисәтсә, район халкын, хәтта хайваннарны да күчереп өлгерергә мөмкин. Ә менә мондый куркыныч миллионлы кеше яшәүче шәһәргә янаса, бу шактый катлаулы эш, зур чыгымнар сорый. Без әлегә Җиребезне якларга әзер түгел, моны бөтенесе дә аңлый. Менә шушы рәвешле астрофизика фундаменталь фәннән гамәли фәнгә әйләнде. – Татарча телетапшырулар карыйсызмы? – ТНВ каналында яхшы тапшыру булганда, Интернет аша табып карыйм. Әле менә Казанга килгәч, ике көн элек, Г.Камал театрында “Хан кызы Турандык” спектаклен карадык. Бик ошады. Мин бик канәгать калдым. Әле икенче көнне дә бармакчы идем, җай чыкмады. “Зәңгәр шәл”не рәхәтләнеп карар идем. Мин татар җырларын, бигрәк тә Яхин романсларын тыңларга яратам. Эстрадага әлләни исем китми. Бәлкем инде бу өлкәнәю галәмәтедер. Әнием елый-елый тыңлаган борынгы җырларны, аерым алганда, Рәшит ага Ваһаповның җырлавын тыңларга яратам. Мин ул вакытта әле бик бәләкәй идем. Шуңа күрә хәтеремә нык сеңеп калган. Элек, 50 нче елларда һәр атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә бөтенсоюз радиосыннан бер сәгать чамасы дәвамында татар музыкасы концертларын тапшыралар иде. Аларны бөтенебез йотлыгып тыңлый идек. “Йолдызлар сугышы” мөмкинме? – Гагарин галәмдә булып кайткач, Хрущев аңардан, син анда Алланы күрдеңме, дип сораган. Гагарин, юк, дигәч, ишеттегезме – Алла юк, дип бөтен дөньяга белдергән ул. Сез ничек уйлыйсыз? – Бу бик катлаулы мәсьәлә. Әле бит ул 300 километр биеклеккә генә күтәрелгән. Нәтиҗә ясау өчен бик якын ара бу. Мин башкачарак уйлыйм. Һәр кешедә Алланың бер кисәкчәсе бар. Һәр кеше әхлак кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Мин яшьрәк чагында төрле диннәрнең изге китапларын – Библияне дә, Коръәнне дә укыдым. Мин ул китапларны әдәбиятның зур казанышы дип исәплим. Кешелекнең ничек үскәнлеге, әйләнә-тирә мохит хакында күзаллауларның ничек формалашканлыгы анда яхшы күренә. Дөрес, мин динсез вакытта, дәһлилек заманында үстем. Инде миңа үзгәрүе кыен. Һәрхәлдә, һәркемнең дин тоту хокукын хөрмәт итәм. Кешеләр нәрсәгә булса да ышанырга тиеш. – Сез параллель дөньялар булуына ышанасызмы? – Өзеп кенә әйтүе кыен. Безгә бөтенләй охшамаган ул дөньяны ничек күрергә, тәгаен аңлатырга, танып белергә соң? Мин аны күрү, тану ысулын белмим. Әгәр аның безгә бернинди бәйләнеше юк икән, ул фәлсәфи гөманлау, фаразлау гынадыр. Хәер, ул булырга да мөмкин. Мин кире какмыйм. Әмма бу җәһәттә тәгаен берни дә әйтә алмыйм. – Сезнеңчә, “йолдызлар сугышы” булырга мөмкинме? – Минемчә, бик күп бәла-каза үзебезнең Җир өстендә килеп чыга, алар кешегә бәйле. Үзебез үк сугышлар, төрле коралларны сынау нәтиҗәсендә бер-бер нәрсә китереп чыгармагаек. Фантастлар да фаразлый алмаган куркыныч хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Җир өстендә болай да проблемалар күп. Әле менә күптән түгел генә АКШта, Пристонда булган идем. Гарасат килеп чыгу аркасында, Югары тикшеренүләр институтында электр уты бөтенләй булмасын, телефон, интернет эшләмәсен, су килмәсен әле. АКШ кебек, көчле куәтле дәүләт тә дәһшәтле гарасат алдында көчсез икән.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|