21.03.2013 Җәмгыять
Эш беләктә түгел, йөрәктә
Шул көннәрдә генә редакциябезгә узып барышлый Мостафа Насретдин улы Фатыхов кереп чыкты һәм “Туган як” газетасына, гади халык ихтыяҗын канәгатьләндереп килгәнебез өчен, олы рәхмәтләрен белдерде.
“Туган як” безгә Володар районы Красная горкада, ә халык теле белән әйтсәк, Горбатовкада кыска вакыт эчендә бер дигән мәчет төзергә ярдәм итте. Яңа Мочалида мохтаҗлыкта яшәгән күп балалы Аймалетдиновлар гаиләсенә йорт төзүдә дә сезнең ярдәмегезгә нык ышанабыз”, - диде ул. Билгеле, без материаль яктан ярдәм итә алмыйбыз. Чөнки газетабызның уз чыгымнары да байтак. Шул өскә техник янгын надзоры да безгә штраф салып һәм түгәрәк кенә суммага төшә торган эшләр башкарырга күрсәтмә биреп китте. Монысын, әлбәттә, мин дә узып барышлый гына әйтеп уздым.
Ә чынбарлыкта, ятим балаларга йорт салуда безнең төп вазифабыз – мөмкин кадәр күбрәк хәлле якташ-милләттәшләребезнең игътибарын, ярдәмен шушы төзелешкә җәлеп итү. Әйтергә кирәк, өлкә Диния нәзарәте каршында эшләп килгән Хәйрия бүлеге бу алты ятим баланы йортлы итү турында күптән чаң суга. Ә шушы “чаң тавышы” “Туган як”та яңгыраган очракта гына аны бик күпләр ишетте һәм алар конкрет ярдәмнәре белән чыкты. Ичмасам, менә монысы күп балалы Аймалетдиновларга турыдан-туры кылган ярдәмебез.
Мостафа әфәндегә килгәндә, ул якын арада шәхсән үзеннән ун кап кирпеч Яңа Мочалига кайтартачак. Аңа бу эштә сафаҗайлы Хайдәр Маликов транспорт белән эчкерсез ярдәмен тәкъдим иткән. Мочалидан һәрьяклап Зөфәр Зайров транспорт һәм материаллар белән булышырга ризалыгын биргән. Сафаҗайдан Хәмзә Камалетдинов, Шамил Нуриманов, Рөстәм Сәбитов, Петрякстан Ансар Садретдинов, Рафек Хәсәнов, Чүмбәлидән Шәмил Айсин Аймалетдиновларга яңа йорт торгызуда булышачаклар.
Шушы төзелешкә тагын ярдәм кылырга теләүчеләр булса, Яңа Мочали администрациясе башлыгы Рафаил Айнуллинга мөрәҗәгать итә аласыз. Ятим балаларга игелек кылуда мәчетләребез дә читтә калмаслар дип ышанабыз. Юл уңаеннан шуны да әйтеп үтәсем килә, Горбатовкада мәчет ачылуга санаулы вакыт кына узды. Ә ул инде мохтаҗлыкта, ялгызлыкта яшәүче Маһирә әбигә беренче ярдәм кулын сузган: картлыкта һәм караңгылыкта утсыз-нисез яшәгән әбинең өендә мәчет тулаем электр системасын алмаштырган һәм яңадан үзәк электр челтәренә тоташтырырга ярдәм иткән.
Ышанабыз, бергәләп һәм бердәм булып алынсак, Яңа Мочалида шактый таушалган йортта интегеп яшәгән алты ятим баланы да торак белән тәэмин итә алырбыз. Чөнки безнең халыкта авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар. Дөньяда мөмкин булмаган эш юк бит.
Һәрхәлдә, бу хакта киң кырлы кайгырту эшләре башланып китте инде. Ә без, үз чиратыбызда, укучыларыбызны әлеге төзелеш һәм аның ярдәмчеләре белән даими таныштырып торырбыз.