поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.12.2008 Җәмгыять

ТҮЛӘ ДӘ ТАПТАТ!

Телевизордан, газета-журналдан һәрчак бер “яңалык” ишетеп куанырга мөмкин: юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык арта. Шул яңалык артыннан ук штраф күләме чүпрә салган кебек күперә башлый. “Хроник” хокук бозучыларны дәваламакчылар, имеш... Әмма боларның барысы да сүздә генә калуына мисаллар җитәрлек. Хәер, гаебе кечкенә булганнардан штрафны да “көрәп” алып, машина йөртү хокукыннан да колак кактыралар, ә менә юлда кеше таптатканга... 2500 сум штраф салалар икән. Марат Вәлиев мисалы моңа дәлил.

ДӨРЕСЛЕК НИНДИ БУЛА?

 

Сентябрьнең 21ендә, светофорны яшелгә чыкканда, Маратны машина бәрә. Ул уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала, аңын югалта. Аның артыннан ук чыгып килгән бер егет шул арада, үз телефоныннан “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Ә Маратны бәрдергән кара “Тойота” хуҗасы якындагы даруханәгә нашатыр спирты алырга йөгерә. Менә шундый башлам.

Хәзер һәр кешедә диярлек машина. Юлда йөргәндә нинди хәл булмас. Законны белүче, үз-үзен якларга сәләтле кешеләр күпчелекне тәшкил итсә, бер хәл. Уйлап карасаң, Марат урынында теләсә-кайсыбыз булырга мөмкин. Ә гап-гади гаилә, ягъни юл һәлакәтенә очраган егетнең әти-әнисе Татьяна белән Рашат Вәлиевлар бу очракта ничек эш йөрткән? Теләсә-кайсыбыз бу очракта шулай эш итәр иде микән? Алар белән очрашып сөйләшкәннән бирле, әлеге гаилә әгъзаларының, законның өстен чыгачагына өметләнеп, бернигә бирешмичә, һаман чабуына сокланам.

Рашат (Маратның әтисе). Әлеге эшнең тикшерүчесе Гадел Сафинга, дөресен генә әйткәндә, беркем һәм берни дә кирәкми булып чыкты. Әйтик, шул тикшерүчегә шалтыратып: “Ашыгыч ярдәм” чакырган егетне табыгыз, сораштырыгыз, машина йөртүченең алдагы көннәрдә хокук бозулары булмаганмы, шуны да соратып алыгыз...” – дигән тәкъдимнәр җиткерә тордык. Ә ул: “Ярар, ярар, барысын да суд хәл итәчәк”, – дип эшләргә вәгъдә бирә дә тәмамлый. Әмма берни дә эшләми.

“Ашыгыч ярдәм” чакырган егетне дә үзебез эзләп таптык. Тикшерүче беркөнне иртән шул егет белән бергә килергә кушты. Без килгәндә, ул юк иде. Юкса алдан шалтыратып та хәбәрләштек инде. Ул егет, күргәннәрен сурәтләп, аңлатма язып калдырды. Марат больницада вакытта бер судмедэкспертиза ясатырга ул барды, ләкин башка эшләрне тулаем без башкардык.

1 ноябрьгә тикшерүче безне ОГИБДД начальнигына чакырды. Иртәнге сәгать 9га килеп утырдык. Хәзер беләбез инде: ул “разбор мероприятия” дип атала икән. Анда фаҗигадә катнашучы ике як керә дә мәсьәлә әлеге начальник тарафыннан хәл ителә. “Кемнәр үзара килешү тапкан, шулар иң беренче керсен”, – дип игълан иттеләр. Бик күп кеше чираттан тыш кереп китте. Без кергәч, начальник болай диде: “Сез нәрсә? Сезнең эш инде хәл ителгән. Ул үз гаебен таныды. Санкция буенча штраф салынды. Барыгыз!”

“Ник бездән башка гына хәл иттегез?” – дигән идем, “Бар да административ хокук бозулар кодексында язылганча эшләнде, ошамаса, судка барыгыз”, – дип, кулыма шул кодексны тоттырды. Мин: “Судка барабыз алайса”, – дип китапны актара башлаган идем, ул: “Инде эшнең хәл итү вакыты чыкты, суд әлеге эшне кабул итмәячәк”, – диде. Ә без барыбер бардык. Вакыты да үтмәгән булып чыкты. Нигә ул безне шулай алдаган икән? Гаепләнүченең әлеге һәлакәткә кадәр булган хокук бозулар исемлеген дә тикшерүче түгел, безнең адвокат Муравьев Михаил Анатольевич соратып алды. Ул “хроник” хокук бозучы икән бит.

Татьяна (Маратның әнисе). Ул инде бер мәртәбә, быелгы июнь аена кадәр, машина йөртү хокукын алдырган булган. Быел июньнән сентябрьгә кадәр үк 11 мәртәбә хокук бозу очрагы теркәлгән. Әле ГАИ тотмаган очрагы ничәдер, әле шул ук ГАИга ришвәт төртеп калдырган очраклары күпмедер... Безнең малайны бәрдереп бер атна үткәч үк, ул тагын хокук бозган. Октябрь, ноябрь айларында рульдә “сотовый”дан сөйләшкәне өчен дә берничә мәртәбә тотылган. Улыбыз 15 көн РКБда ятып чыкты, аннары аңа 3 атна буе утырырга ярамады. Сөяге ялганганчы утырмаска куштылар. Аннары бик озак култыкса таяклары белән йөрде. Улым КХТИны тәмамлый быел. Диплом язар вакытында урын өстендә ятты. Аны таптатучы боларның барысы өчен дә 2500 сум штраф түләп котылды. Больницада да аннан бер ярдәм дә булмады. Дөреслек шундый буламы?

Рашат. Әле ул гына да түгел, шул ук 21 сентябрьдә аңа төзек булмаган тормоз системасы һәм руль идарәсе өчен дә штраф салынган булган. Димәк, ул төзек булмаган машинада йөрүен дәвам иткән һәм нәтиҗәдә кеше таптаткан. Аның бит ул көнне хокук бозулары, саный китсәң, бихисап җыела: кызыл утка барып кеше таптаткан, беренче ярдәм күрсәтмәгән, беркая да шалтыратмаган, нашатыр спирты алырга йөгергән икән, аптечкасы булмаган... Судта аны аклый торган ике генә күрсәткеч табылды: ул аек булган һәм тизлеген арттырмаган. Ләкин бит болар тиеш гамәлләр, ә аклый торган түгел. Хәтта ике тоташ сызыкны киссәң дә, машина йөртү хокукын алалар, ә монда кеше таптаткан өчен штраф кына. Судта җиңүдән берни дә булмый безгә. Әмма...

ТАТАР АКЫЛЫ ТАУ МЕНГӘЧ...

Марат (һәлакәткә очраучы). Ничек кенә парадоксаль күренеш булмасын, аның ул хокуктан мәхрүм ителүе үзе өчен үк кирәк. Беренчедән, бәлки, без берәр кешенең гомерен саклап калырбыз да аны төрмәгә утыртмаслар, икенчедән, бәлки, без аның үзенең үк гомерен саклап калырбыз, өченчедән, аның уйланырлык вакыты булыр. Алай йөрергә ярамый! Хәзер ул кешенең аңында “барысын да акча хәл итә, түлә дә кемне телисең, шуны таптат” дигән фикер кала инде. Мин аны гафу итәр идем, аякка да бастым. Әмма кемнеңдер җәзасыз йөрүе күңелдә бер юшкын булып кала.

Рашат. Мин үзем дә 10 ел машина йөртәм инде. Шул бер дистә ел эчендә 3 мәртәбә хокук боздым. Анда да тоттылар. Тизлекне 20-40 км/сәг кә арттырган өчен. Ә моның кебек һәрдаим хокук бозган кешене рульгә утыртырга ярамый.

Хәзер шундый очрак кабатланса, нишлисе икәнен беләбез инде. (Татар акылы тау менгәч шул – Э.Ф.) Тикшерүчесен дә акылга утырта белер идек. Барлык документларны соратып алуны, барысын да үзе табуын таләп итәсе калган. Эше шул! Тикшерүче өстенә шикаять язасы иде шул чакта. Нәтиҗәдә, өстән-өстән генә тикшерү булмас иде. Әгәр үзем кайчан да булса шундый очракның шаһиты булсам, куркып калмыйм, һичшиксез, судларда да катнашачакмын. Алайса без, “Эфир” каналына хәбәр биреп, булган шаһитларны эзләп карадык, беркем дә җавап бирмәде. Ярый әле “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыраткан Сәйяр булды. Бу тарихта ул иң чиста һәм намуслы бердәнбер кеше. Үзем өчен тагын бер әйберне аңладым: кабинет өстәрәк торган саен, кешенең синең кайгыга булган мөнәсәбәте – битарафлыгы да арта. ГАИ хезмәткәрләре белән аралашып була әле, ә менә кайберәүләр... ОГИБДДда без үзебезне үк гаепле итеп хис итәргә мәҗбүр булдык.

Михаил (адвокат). ОГИБДДда эшне, чыннан да, дөрес карамадылар. Аларны да гаепләп булмый. Көненә 90-100 эш караган кеше барысына әһәмият биреп өлгерә дә алмый. Аларны да аңлап була. Юлларда көн дә әллә никадәр фаҗига бит. Анда вокзалдагы кебек инде, күргәнегез бардыр: берәү керә, икенчесе чыга. Административ хокук бозулар белән нибарысы 3 кеше шөгыльләнә, алар санын арттырырга кирәк башта. Аена, кимендә, 4 тапкыр хокук бозган кешене андый штраф белән генә калдырырга тиеш түгелләр иде. Санкциядә каралган 2 җәзаның иң җайлысын сайлап алдылар. Район суды да шулай дигәч, Татарстан Республикасы Югары судына мөрәҗәгать иттек. 18 ноябрьдә шунда барачакбыз.

Cәйяр (шаһит). “Ашыгыч ярдәм” чакырттым да анда минем номерны язып алдылар. Бер генә максат иде: егеткә ничек тә булса ярдәм итү. Ахыры ни белән беткәнен көтеп тормадым, киттем. Аннары мине Маратның әти-әнисе эзләп тапты. Судта булдым, анда минем кирәгем дә чыкмады. Язмача күрсәтмәләр калдырган идем инде, бәлки, шуны гына караганнардыр. Бер караганда, бу миңа нигә кирәк инде... Кем теләсә, шул шалтырата, әллә кайларга алып баралар, китереп куялар... Күпме дәресләрем калды (студент та әле ул – Э.Ф.), күпме вакытым шуңа сарыф ителде. Егетне коткарганмын икән, шул җиткән. Тагын кемдер чакыра икән, беркая да бармыйм, арыдым.

ТӨЕН+ТӨЕН = КАЗ БОТЫ!

Без мәктәптә укыганда, малайлар, гардеробта калган киемнәрнең җиңнәрен борып-борып төйнәп, “каз боты” ясап бетерә иде. Шул “каз боты” исемә төште бит әле. Ике якны да сораштыра торгач, судка язылган шикаятьләрне, аннан соң булган карарны укый-укый тәмам хәлдән тайгач, шул төеннәр күз алдында әйләнә башлады. Бу эштә дә бик күп төен, буталчыклык икәне күренеп тора. Адвокат җыйнаган барлык документларга нигезләнсәң, уйлап утырырлык урын да юк. Кем гаепле икәне дә төгәл күренә, нинди җәза булырга тиешлеге дә көн кебек ачык. Төеннәр чишелгән кебек. Ә район суды, эшне караганнан соң, тагын ниндидер “каз боты” ясап куйган. Әйтерсең төен чишелмәгән килеш калырга тиеш, шулай ике як өчен дә “супер” уңайлы сыман.

Русия Федерациясенең юл йөрү кагыйдәләренә күз салсаң, 14.3 пунктта, җәяүлеләр өчен светофор яшел янгач, машина аларны уздырырга тиеш диелә. “Тойота” хуҗасы уздырмаган. Хәер, шуңа да карамастан, судта гаепләнүче Карасёв Евгений Владимирович күрсәтмәләрен генә исәпкә алганнар булса кирәк.

Ул: “Әйе, мин гаепле, мин ялгышлык белән кеше бәрдердем. Ләкин егет кызыл утка чыгып бара иде, мин бернинди хокук бозмадым”, – дип раслый. Димәк, Марат артыннан ук яшел утка юл чыгып барган шаһит Сәйяр күрсәтмәләренә дә беркем колак салмаган. Әле шунысын да әйтергә кирәк: светофорның кызыл утына туктамыйча үтеп киткәне өчен, 26 яшьлек Евгений бер мәртәбә инде штрафка тартылган булган. Судта ул очракны да исәпкә алмаганнар. Юкса бу очракта да ул кызылга барган бит. “Кызыклар” күп монда... Баксаң, ОГИБДД начальнигының әлеге эшне карарга, ниндидер җәза төре билгеләргә бөтенләй хокуклы булмаган икән. Мондый эшләр бары тик район судында каралырга тиеш. Болары да законда язылган. Ә начальник үз вазыйфасы рөхсәт иткән эшләрдән дә зуррак гамәлләр кылып ята.

Тагын бер “кызык”: Карасёв ягы шаһитлары берникадәр вакыттан соң гына пәйда була. Ул бу очракны да: “Шаһитлар мин нашатыр спирты алырга даруханәгә кереп киткәч килеп туктаган”, – дип аңлатты. Үзләре туктагандырмы, чакырып китергәндерме – болары безгә караңгы.

Закон үзе үк кызык. Маратның әтисе, Рашат Вәлиев әйтмешли, ике яклы статья булып чыга инде бу. “Аферистлар өчен чыгу юлы – штраф”, – дип атый ул бу очракны. Гомумән, Вәлиевлар гаиләсе бу законның ни рәвешле үтәлергә тиешлеген аңлый алмый. Анда яки 2500 штраф, яки 1,5-2 елга машина йөртү хокукын алу диелгән. Аның икенче өлеше нинди вакытта гына тормышка ашырылырга тиеш икән соң?! Машина хуҗасы гади “копейка”га утырган авыл кешесе булган булсамы?

Законның шундый йомшак булуы өчен, бары тик закон гына гаепле, ә машина йөртүче түгел, минемчә. Ул кешене бәрдереп, аңа 2500 сум штраф кына салганнар икән, закон шулай дигән, димәк. Тормышка ашырыла торган булмаса, аның икенче төр җәзасын ник язганнар алайса? Сораулар ачык кала. Ә башкаларга киңәшем шул: кемдер сезнең өчен тикшерү ясаганын көтеп ятмагыз. Сезнең якыннарыгыз сезгә генә кирәк. Моны Татьяна һәм Рашат Вәлиевлар аңлаган инде. Бу очракта матди һәм мораль зыян каплауны таләп итү дә бик урынлы булыр иде. Судта йөрүдән дә курыкмаска кирәк. Вәлиевлар кебек. “Без барыбер җиңәчәкбез, дөреслек өстен булуын күрсәтәчәкбез”, – ди алар. Без дә үз-үзебезне якларга өйрәник, ниһаять.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 50 | 17.12.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»