|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2013 Шоу-бизнес
«Рәвешләр» юмор театры елатты (ФОТО)
Якшәмбе кичендә Филармония концертлар залыннан, “Рәвешләр” юмор театры тамашасыннан елап чыгып баручы тамашачыларны күргәч, кайберәүләр гаҗәпкә калгандыр. Үзем дә шул залдан чыкканда, күз яшьләремне сөртеп: “Көләргә киткән апакай, елап кайта түгелме?” дип шаяртырга мәҗбүр булдым. Тамаша бик күңелле булды үзе. Тулаем егетләрдән генә торучы яшь коллектив мәгънәле, тәрбияви юмор аша бүгенге чынбарлыктан ачы итеп көлә. “Салымнар түлибез бит, юллар булсын тәртиптә” дип җырлауларын алсаң да, ЮХИДИ инспекторының татар була торып, урысча гына сөйләшергә тырышуы да, гаиләдә хатын-кызларның баш булырга омтылуы да, картлар йортындагы хәлләр дә – барысы да тормыштан! Ришат Фазлыяхмәтов, Фирдүс Тямаевны халык аеруча яратып кабул итте. Мөнир Рахмаев җырлаганда сикереп торып бии башлаган кызлар турында әйтеп тору кирәк микән?! Мөнир, шуларны чамалапмы, сәхнәдән залга ук сикереп төште. Тирләп-пешеп урындыкка сикереп менеп җырлый башлады. Урындык сәхнәдән биегрәк булып күренгәндер инде бахырга! Фото # 1 Фото # 2 Фото # 3 Фото # 4 Фото # 5
Илдинә ЯДКӘРОВА |
Иң күп укылган
|