поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.12.2008 Авто

ЗИННУР ХӨСНИЯР: «ВЕЛОСИПЕД — БАЛАЛАРГА ИҢ КИРӘКЛЕ ТРАНСПОРТ»

«Салават күпере һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Зиннур ХӨСНИЯР Биектау районының Бикнарат авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, әлбәттә инде, институтка укырга кергән Зиннур. Армиядә хезмәт иткән. Соңыннан радиода, төрле-төрле балалар газет-журналларында эшләгән. Киләсе елга 20 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк «Салават күпере» журналын үзе уйлап тапкан ул. Соңрак аның башына татар сәнгате турында яза торган журнал чыгару уе да килгән. Шулай итеп, «Сәхнә» туган. Менә шундый максатчан һәм тырыш кеше ул Зиннур Хөснияр. Югыйсә, ул да кайчандыр җилне узып велосипедта чабучы гап-гади малай гына булган.

«Салават күпере һәм «Сәхнә» журналларының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Зиннур ХӨСНИЯР Биектау районының Бикнарат авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, әлбәттә инде, институтка укырга кергән Зиннур. Армиядә хезмәт иткән. Соңыннан радиода, төрле-төрле балалар газет-журналларында эшләгән. Киләсе елга 20 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк «Салават күпере» журналын үзе уйлап тапкан ул. Соңрак аның башына татар сәнгате турында яза торган журнал чыгару уе да килгән. Шулай итеп, «Сәхнә» туган. Менә шундый максатчан һәм тырыш кеше ул Зиннур Хөснияр. Югыйсә, ул да кайчандыр җилне узып велосипедта чабучы гап-гади малай гына булган

— Зиннур әфәнде, Сез «Салават күпере»ндә әкиятләргә, хикәяләргә конкурс уздырганда, гадәттә бүләккә велосипед вәгъдә итәсез. Кечкенә чакта үзегезнең велосипедыгыз бар идеме?

— Әлбәттә, бар иде. Мәктәпкә мин туган авылымнан өч чакрым ераклыкка йөреп укыдым. Көн саен. Велосипедсыз берничек тә булмый иде безгә. Хәзер балаларны машина белән йөртәләрдер ул, ләкин барыбер авылда велосипед — әле һаман иң кирәкле балалар транспорты. Аккош күлендәге бакчамда да хәзер дә велосипедым бар. Шуның белән урман сукмакларында йөрим.

— Авыл малайлары бераз үсә төшкәч җәйләрен колхозда комбайн ярдәмчесе булып эшлиләр. Андый бәхет сезгә дә тидеме?

— Без инде 6 сыйныфта укыганда ук МТЗ тракторы белән колхоз басуына черемә ташый идек — шуны хәтерлим. Тракторны безгә ышанып тапшырып, тракторист абыйлар үзләре кәрт сугалар иде. Ә безгә кызык, трактор белән идарә итәбез бит. 7 сыйныфта укыганда тракторчы ярдәмчесе булып дизель тракторында эшләдем. Сука да сукалаган булды хәтта.

— Кечкенә вакытта иң нык йөртәсе килгән машинагыз нинди машина иде?

— Безнең заман малайлары шофер булырга хыялланып үсте. Мин дә инде, әлбәттә. Ул чакта яшел төстәге «ГАЗ-51» дигән колхоз машиналары бар иде. Алар 66нчы маркалы бензин ягалар. Шул бензинның исе бик тәмле булып тоела иде миңа, малайларның күбесенә шулай булгандыр. Зур егетләр, машинаны оста йөртүче шофер абыйлар исе булган бит ул. Ә безнең егет буласы килгән чак.

— Кайбер кешеләр юл йөрү таныклыгын сатып кына алсаң да, була дип уйлыйлар. Сезнеңчә сатып алган таныклык белән ерак китеп буламы?

— Машина йөртү өчен, әлбәттә, укырга кирәк. Ул гына да җитми әле, йөри башлагач та көн саен өйрәнәсең аны. Машина йөртергә чын-чынлап өйрәнү шактый «кәҗә маен» чыгара-чыгаруын, шулай да өйрәнми дә булмый, заманасы шундый бит.

— Сез юлда яктыда йөрергә яратасызмы, әллә, машиналар кимегәч, төнләме?

— Яктыда йөрү тынычрак. Төнге юлны мин бик үк яратып бетермим.

— Ерак юлдан кайтканда юлда машинагыз ватылып калды, ди. Нишлисез: узып баручы машина йөртүчеләрдән ярдәм сорыйсызмы, капотны ачып ватылу сәбәбен үзегез тикшерә башлыйсызмы, әллә эвакуатор чакыртасызмы?

— Андый хәл килеп чыкканда, әгәр сәбәбе бик җитди булмаса, билгеле, үзем дә кайбер проблемаларны чишә алам. Чөнки машинаны шактый өйрәндем. Һәрчак шофер белән дә йөреп бетереп булмый бит, рульгә үземә дә утырырга туры килә. Шунлыктан, кыен очракларда югалып калмам дип уйлыйм.

— Машина руле артына яшьләр сезнеңчә ничә яшьтә утырырга тиешләр?

— Машина руле артына яшьләр үзләре акча эшләп, үз акчаларына машина сатып алгач утырырга тиешләр. Шулай кадерлерәк була ул. Бәлки, шул чагында саграк, үз мөлкәтләрен кадерләбрәк йөрерләр. Күп очракта яшьләрнең күзенә ак-кара күренми бит, шәһәр эчендә дә «акаеп» чабалар.

— Казан урамнарында иртәкич коточкыч «бөке»ләр пәйда була. Шул «бөке»ләрдә утырганда Сез нишлисез: китап укыйсызмы, язасызмы, җырлыйсызмы, әллә көтәргә сабырлыгыгыз җитмичә, машинадан чыгып җәяүләп китәсезме?

— Мин «бөке”гә эләкмәскә тырышам. Ул «бөке»ләр пәйда була торган урамнар һәм аларның вакыты билгеле бит. Бары тик ул урамнарны ул сәгатьләрдә урап узарга кирәк.

— Күп кенә ир-атлар машина йөрткән хатын-кызларга юлдагы «проблема» итеп карыйлар? Ә сезнең фикерегез нинди?

— Минем фикерем дә башка ир-атларныкыннан әллә ни аерылмый. Машина — ир-ат «уенчыгы». Хатын-кыз исә руль артындагы ир-ат янында утырып йөрү өчен яратылган.

— Юл йөрүчеләргә нинди теләкләр теләр идегез?

— Сак булсыннар! Юлларда кагыйдәләрне бозмыйча йөрсеннәр! Шулай булганда юлларда хәвеф-хәтәрләр, фаҗигаләр булмас.

 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сабантуй
№ 49 | 06.12.2008
Сабантуй печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»