|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2013 Дин
Күпхатынлылыкмы, “ирекле мәхәббәт”ме?Казанда яшәүче берәү өченче хатын алган. Бу кешенең ике хатын белән яшәгәнен белә идем инде, ә өченчегә дә өйләнүенә бөтенләй хәйран калдым. Халык арасында танылган бу ир-ат “күп хатын берлән тормыш” алып барганын кешеләргә белдерергә яратмаса да, аның әйләнә-тирәсендәгеләр, якын танышлары аның гаилә хәленнән хәбәрдар. Шулай бервакыт аның белән радиода тапшыру эшләргә туры килде. Мине исә тыңлаучылар әрләп шалтырата. “Нигә син әле күпхатынлылыкны рекламалыйсың?” – ди бер ханым. “Рекламаламыйм, ничек бар шулай сөйлибез”, – дим аңарга. Ә ике хатынлы ир-ат үз тормыш кыйссасын дәлилләп аңлатырга тотынды. “Беренче хатыным белән араларыбыз суынды. Көн саен әрләшәбез. Гаиләдә мәхшәр, өйгә хәтта кайтасы да килми башлады. Аерылышу дәрәҗәсенә килеп җиттек. Инде шулай сөйләшкән дә идек. Ул вакытта ике балабыз бар иде. Бер көнне өйгә кайттым да, мин өйләнәм, дидем. Ул югалып калды. Шулай сөйләшә, аңлаша торгач, аерылышмый калдык. Аның рөхсәтен сорап, икенчегә өйләндем. Шуннан соң хатынымны үзгәртеп куйдылармыни?! Әкренләп башына яулык та япты, намаз укый башлады. Арабыз да җайланды. Әгәр аерылган булсак, балалар ятим кала иде”, – диде ул. Бу кешегә кайберәүләр сәерсенеп карасалар да, аны ничек бар, шулай кабул итүчеләр дә юк түгел. “Ә хәләлең өстеннән чит хатыннар белән йөрү әйбәтме?” – дип әйткән иде ул чакта. Уйлап карасаң, аның фикерләвендә дә дөреслек бар. Моннан берничә ел элек, Төркиягә ял итәргә барганда, самолетта Ксюша исемле бер кыз белән танышып киттек. Сөйләшә торгач, сүзебез аның шәхси тормышына ук барып тоташты. “Өйләнгән татар ире белән биш ел очрашабыз, – диде ул. – Аэропортка да ул озатты. Бөтен капризларымны үти, нәрсә теләсәм, шуны алып бирә”. – Хатыны сезнең хакта беләме соң? – дим. – Белмидер, сөйгәнемнең эше гел командировкалар белән бәйле. Аның хатыны өйдә бала гына карый, чыгып йөрми. Шуңа күрә кайдан белсен инде ул безнең турында. – Сезнең гаилә беләме соң? – Белә, әнием белән аралары бик яхшы. Безгә һәрвакыт кунакка килә, мунча керергә бергәләп бакчага барабыз. – Кияүгә чыкмыйча, алга таба да өйләнгән ир белән яшәмәкче буласыңмы? – Күз күрер әле. Ояларга оясы булмаган, кунакларга куначасы булмаган 20 яшьлек “юеш борыннар” белән яшәгәнче, җитештә, рәхәттә, баш авырттырмыйча гына көн күрү кулайрак. 19 яшь тулган кызның шулай фикер йөртүе гаҗәпләндерде дә, шаккатырды да мине. Бүген күпчелек аның белән килешә. Ә өендә бала тәрбияләгән хатын-кыз иренең яшь кызлар куенында ятканын белми дә. Хәер, белүчеләре дә бар. Балда-майда йөзгән, җитеш тормышта яшәгәнлектән, ашаган җиренә сыер да кайта, дип күз йомып яшәүчеләр дә җитәрлек. “Мөселманнарда ике хатын белән яшәргә рөхсәт ителә, бәлки кияүгә чыгарсың”, – дип шаярткан идем Ксюшаны. Ул исә авызларын турсайтып: “Минем икенче буласым килми, бердәнбер буласым килә”, – диде. Хәзерге көндә үзенең икенче булуын аңлап бетерерлек дәрәҗәдә түгел иде, күрәсең. Күпхатынлылык темасына хәзрәтләр белән шактый гәп куерткан булды. Коръәндә дүрт хатын алырга рөхсәт ителә дигән юлларны дөрес аңламаучылар да җитәрлек икән. “Дүрт хатын алырга кирәк дигән өлешен укыйлар, ә калган җөмләләрен укып бетермиләр”, – дигән иде миңа бер хәзрәт. Берәү белән яшәү хәерлерәк дигәне дә бар бит әле аның. Чөнки дүрт хатының булса, аларны ярату да, киендерү дә, ашату да бертигез булырга тиеш. “Пәйгамбәребез яшәгән бит әле”, – ди кайберәүләр. Мондый фикерне, гадәттә, мөселманнардан, биш вакыт намаз укучылардан ишетәбез. Ул бит яшь кызларны кияүгә алмаган. Тол хатынга өйләнгән. Без исә бүген күбрәк хисләргә таянабыз кебек. Бер иптәш кыз, Мисырга барып, бер кызыклы хәлгә тарыганлыгын сөйләгән иде. Ял итәргә баргач, бер кибет хуҗасы күреп, моны дүртенче хатынлыкка димли башлаган. Бик күп телләр белгән утыз яшьлек әлеге ир-атның инде өч хатыны бар икән. Берсен – Италиядән, икенчесен – Франциядән, өченчесен Мисырдан алган. Бу илләрдә кибетләр тота икән. Димәк, хатынның дүртенчесен алса, кибетен Россиядә ачачак. Мөселман илләрендә күпхатынлылык киң таралса да, аның Коръән кушкан асылына төшенеп җитә алмыйлар әле. Көнчыгыш илләрендә таралган күпхатынлылыкны Көнбатыштагылар барыбер кабул итә алмый. Андый гаиләләрдә яшәү хатын-кызны кимсетә, аның хокукларын чикли дип белдерәләр. Бүген Америка Кушма Штатларында ир-атларга караганда хатын-кыз сигез миллионга күбрәк икән. Алар бу хәлдән ничек чыгарга тиеш? Аларда “ирекле мәхәббәт”, ирсез бала үстерү гадәти хәлгә әверелеп бара. Бүген хатын-кызны “вәхши” күпхатынлылыкмы, әллә “цивилизацияле” фахишәлек кимсетәме? Күпләр бүген әнә шул сорауга җавап эзли. Көнбатыш илләре үзләрендә хаклы, Көнчыгыштагылар – үзләренчә.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|