|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2008 Җәмгыять
УН КӨНЛЕК ХЕЗМӘТКөзге чакырылыш белән армиягә алынучылар китеп тә бетмәде әле. Ә инде солдаттан качып кайтучылар да бар. Шушы көннәрдә Казанның хокук яклау үзәгенә рядовой Алексей Гущин мөрәҗәгать иткән. Ноябрь ахырында армиягә киткән егет Тоцк гарнизонындагы частьларның берсендә булган хәлләргә түзә алмаган. Быелның 2 декабрендә Алексей һәм армиягә Татарстаннан аның белән бергә киткән тагын берничә егет 21617 номерлы хәрби частька килеп җиткәннәр. 18 яшьлек солдат әйтүенчә, беренче төнне үк аның республика Хөкүмәте тарафыннан бүләк ителгән сумкасын урлаганнар. Ә өлкән солдатларның берсе Алексейга әти-әнисенә шалтыратып телефон хисабына акча салырга кушкан. Бу таләп үтәлмәгән очракта, егеткә алга таба авыр буласын да әйткәннәр. Моннан тыш, яшь солдатларга яңа киемнәрен искегә алыштырырга да туры килгән. Сафта торганда арттан энә белән кадау, йоклаганда бармак арасына кыстырылган кәгазьгә ут төртү кебек күренешләр гадәти хәлгә әйләнгән. Яшь солдатлар 25-26 яшьлек Дагыстан егетләреннән зарлана.
Инде 4 декабрь көнне үк частька Алексейның әнисе һәм үги әтисе килеп җитә. Егетне 6 көнгә госпитальгә салалар. Табиблар аның гастриттан интегүен, температурасы күтәрелүен, тамагы авыртуын ачыклый. Хәрби часть җитәкчелеге исә борчуга калган әти-әнисенә егетне башка җиргә күчерергә вәгъдә бирә. Командирлар егетне чыннан да башка җиргә күчерәләр, әмма еракка түгел – рядовой Гущевны икенче тулай торакка урнаштыралар. Тик егет шул ук частьта кала. Төрлечә мәсхәрәләү һәм кыйнаулар дәвам итә. "Кабат түзәр чамам калмады, – дип сөйли Алексей хокук яклаучыларга. – 13 декабрь көнне әти мине өйгә алып кайтып китте. Хезмәт итәргә әзермен, әмма бу частьта түгел".
Татарстан Хәрби комиссариатында әйтүләренчә, алар Тоцкидагы хәрби часть белән элемтәгә кергәннәр, безнең егетләрнең хәлләрен белешкәннәр. Алар исә барысы да тәртиптә дип җавап кайтарган. "Хәзерге вакытта Тоцкига сәфәр оештыру мәсьәләсе хәл ителә, – диде комиссариатның бүлекчә җитәкчесе Фәнис Гарифуллин. – Делегация составына Түбән Кама хакимияте һәм Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләре керер дип көтелә". Аның сүзләренә караганда, гарнизонда урнашкан частьларда безнең тагын 15 егетебез хезмәт итә.
Бу – Тоцкида килеп чыккан беренче генә күңелсез очрак түгел инде. 2006 елда шул ук гарнизоннан 19 яшьлек Радик Хәбировны алып кайттылар. Егет үзе комада, ә аның авырлыгы 30 килога калган иде. Башта ачылган җинаять эшен соңрак ябып куйдылар. Ә гарнизон госпитале башлыгын эштән кудылар. Радик исә 14 ай комада ятканнан соң, 2007 елның 1 апрелендә – язгы чакырылыш башланган көнне вафат булды.
Сүз уңаеннан, Россия армиясеннән 200 генералны кыскартачаклар. Дүшәмбе көнне илнең Оборона министрлыгындагы бер түрәнең сүзләренә таянып, мәгълүмат агентлыклары әнә шундый хәбәр таратты. Бүген Кораллы Көчләрдә 1 мең 107 генерал һәм адмирал исәпләнә. Моңа кадәр исә киләсе берничә ел эчендә 160 мең офицерның кыскартылачагын хәбәр иткәннәр иде. Киләчәктә сержантларны да махсус укыту үзәкләрендә әзерләргә җыеналар. Полигоннар, укыту частьлары һәм хәрби вузларны берләштерәчәк бу үзәкләрдә уку вакыты якынча 2 ел булыр дип фаразлана. Шунысы кызык, армиядә яңача әзерләнгән сержантлар башкарачак вазыйфалар әлегә юк икән. Ничек кенә булмасын, бу үзгәрешләр рядовойларның тормышына да йогынты ясаячак. Яхшы булырмы, начармы – билгесез. Әлегә исә хәлләр менә шулайрак.
Камил ХӨРМӘТОВ |
Иң күп укылган
|