поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2008 Җәмгыять

ҖАНВАРЛАР БАШКАЛАСЫ

Казан җанварлар каласына әйләнде. Урамда өер-өер хуҗасыз этләр йөри, фатирларда эт-мәче, тычкан, елан һәм хәтта селәүсеннәргә хәтле тоталар. Зоопарк бер читтә торсын.

ЕЛАНЛЫ КАЗАН

 

Җәй буе Казан халкы еланнардан куркып яшәде. Әле тегендә, әле монда террариумнан еланнар качуы турында хәбәрләр ишетелеп торды. Бер очрак бөтенләй куркыныч булды. Ул вакытта Казан урамнарында 50ләп елан шуыша дигән сүз таралган иде. Калифорния король еланнары Короленко урамындагы бер йорт фатирында яшәгән. Хуҗалар күченеп киткәндә шуышучы дусларын үзләре белән алмаган. Тегеләре ашар ризыклары беткәч тишек-тошыклардан өй түбәсенә үрмәләгән. Шунда балалаганнар да. Ә җәй көне йортта капиталь ремонт башлангач, еланнарның тынычлыклары югалган, алар берәм-берәм кайсы-кая качып беткән. Фатирларында унитаз, ванна тишекләреннән, җиһаз асларыннан еланнар шуышып чыкканын күргән кешеләрнең хәлен күз алдына китерүе кыен түгелдер. Урамда бер зуррагын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тотып алып, зооботаника бакчасына илтеп биргәч, анда: “Еланнар куркыныч түгел, кешегә зыян китермиләр, үтерергә тыршымагыз”, – дип юатсалар да, елан елан инде, куркыту өчен исеме дә җитә.

 

Король еланнары вакыйгасы онытылырга да өлегрмәде, Фучик урамында шау-шу купты. Бер кыз урамда озын ак елан күргән. Еланның хуҗасы кызның нәкъ “түбәсендә” – өске каттагы фатирда яши булып чыкты. Өендәге террариумнан еланы чыгып качканын ул белмәгән дә...

 

Ә 2006 елның җәендә Казанның Мәскәү районында селәүсен кунак булып йөргән иде! Селәүсеннең чыгып качуы хәбәрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җанвар хуҗасы хәбәр иткән. Ул аны төзелеп килүче коттеджында яшәргә алган булган, әмма йорт әле төзелеп бетмәү сәбәпле, офисында фанер тартмада тоткан. Җанварны офистан ерак түгел чүп өеме яныннан тотып алдылар...

 

Аңа хәтле бер байның юлбарысы качкан иде. Аны берничә көн эзләделәр.

Быел җәй, ялгышмасам, Мөслим районы тирәсендә тагын бер юлбарыс күргәннр дигән хәбәр таралды. Кайбер чыганаклар юлбарыс бер шәхси зоопарктан качкан дип хәбәр итте. Тик хәбәрне рәсми рәвештә раслаучы табылмады. Аның каравы юлбарысны күргән балыкчыга “белая горячка” авыруы тактылар. Имеш, бернинди дә юлбарыс булмаган, ул балыкчының күзенә генә күренгән...

 

Бер газета Казанда балконында ат асраучы ир турында да язып чыкты.

 

Урамнан алып кереп эт-мәчеләр асраучылар турында “Т.Я.” язгалады инде. Алар араларында 10-15 эт, мәче тотучылар бар. Шулар белән бергә ашыйлар, бергә йоклыйлар, сасылары бөтен йортка таралса да, урамга чыгарып җибәрергә уйламыйлар да. Бер дус кызыма кунакка барган саен эт өргән, мәче чинаган тавышлар тыңлап кайтам мин. Аның күршесендә генә татар әбисе 10 мәче, 4 эт тота. Үзенә ашарга җитмәсә дә, дусларын ашатырга ризык таба тагын.    

 

2006 елда Казанда бер әбине эт талап үтергән иде. Үз эте. Ул әбинең колакларын, борынын, күзләрен йолкыган, битен, иреннәрен тешләп өзгән диделәр...

 

Ярый, хуш, үз фатирлары, ни телиләр, шуны эшләсеннәр дә дияр идең. Тик ни өчен әле алар капризыннан башкалар зыян күрергә тиеш? Яз җитеп, кар эрегәч урман-паркларга барырга куркыта. Кая бассаң да – эт кәкәе. Балаларның уен мәйданчыклары турында әйтеп тә торган юк инде... Хуҗалар этләрен кая телиләр, шунда йөртәләр, автобусларга сөйрәп керергә дә күп сорамыйлар, кайвакыт борынчык та кигереп тормыйлар. Кайчан килеп тешләп алыр икән дип көтеп торасың...

 

ТЫЮ

 

Казан хакимияте бу башбаштаклыкка чик куярга уйлады. Башкарма комитетта йорт хайваннары тоту турында яңа кагыйдәләр проекты әзерләгәннәр. Моңа  хәтле яшәп килгән кагыйдәләр инде шактый искергән, аларны катгыйлатырга кирәк диләр. Шәһәр фатирларында тотарга ярамаган хайваннар исемлеге дә төзелгән. Мәсәлән, шул ук ат – тыелган хайваннар исемлегендә. Фатирда арыслан, агулы еланнар тотарга ярамаячак. Җитәкчелек шулай ук сан ягыннан да чикләү кертергә тели. Әйтик, алар бер фатирда ике генә зур хайван тоту яклы. Ике этме ул, ике мәчеме, эт белән мәчеме – аермасы юк, иң мөһиме, алар икәү генә булырга тиеш.

 

Аның каравы, этләрне йөртү өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак. Димәк, уен мәйданнарын, паркларны пычрату да тәмамланырга тиеш. Яңа проект кабул ителгән очракта ( ә аның язмышы Яңа елга хәтле хәл ителергә тиеш) 2009 елда Казанның һәр районында этләрне йөртү һәм дрессировкалау өчен 4-5 махсус урын булачак. Мәсәлән, Киров районында шундый 8 урын каралган инде, ә Идел буенда – 4. Дөрес, этләр өчен махсус мәйданнар булдыру шактый чыгым да сорый: бер мәйданчыкны ясау өчен 500 мең акча кирәк булачак.

 

КРЕМАТОРИЙ

 

Шәһәр комитеты кертергә теләгән яңалыкларның күпмесе тормышка ашыр – вакыт күрсәтер. Әлегә яңа кагыйдәләр белән милиция һәм прокуратура таныша. Югарыдагылар махсус мәйданнар,  чикләүләр турында уйлый торганда, эшмәкәрләр халыкка ни кирәклеген чамалап алып, эшли бирә. Казанның Совет районында (Ватан урамы)  хайваннар крематорие ачылды. Эшне ике эшмәкәр оештырган. Бер хайван да гомерлек түгел, ә үлгәч аларны каядыр күмәргә кирәк. Һәр кеше урманга барып эт күмеп тә йөри алмый.

 

Англиядән кайтартылган кремация миченә берьюлы 200 кило биокалдыклар сыя. Биокалдыклар – ул эт-мәче үлкәсәләре генә түгел, монда сөякләр дә, чәч тә, теш тә – барысы да керә. Махсус өйрәтелгән кеше аларны 1200 градуста 6 сәгать яндыра. Мондый температурада бернинди бактерия, вирус та исән кала алмый. Ә көлне Биектау районындагы махсус биотермик чокырга илтеп күмәләр.

 

Эшмәкәрләр  Петр һәм Вадим сүзләренчә, кремация – әйләнә-тирә өчен иң куркынычсыз ысул. Эт-мәче үләксәләре кибеп бетсә дә, зуррак терлек сөякләре озак аунап йөри, тирә-якка бактерия тарата.

 

Әлбәттә, бу хезмәт бушка түгел. Мәсәлән, мәчесен кремацияләргә теләүчегә ул 800 сумга төшәчәк. 30 килолы һәм аннан да кечерәк этләрне 1,5 мең сумга яндыралар, зурракларын – 2,5 мең сумга.  Хуҗалар теләгән очракта крематорий хезмәткәрләре калдыкны өйдән килеп алып китәләр. Ничек яндырырга икәнлеген дә хуҗа хәл итә. Әгәр көле кирәк икән, аны аерым гына яндыралар. Теләгән кеше процессны карап та тора ала.

 

Дөрес, әлегә бу хезмәттән файдаланучылар бик күп түгел. Эшмәкәрләр ит комбинатына, матурлык салоннарына, клиникаларга да мөрәҗәгать иткән. Крематорийга ихтыяҗ азлыгын алар бу процедураның безнең җирлек өчен ят булуына һәм реклама җитмәүгә бәйлиләр. Хайван калдыкларын яндыруны халык әхлак нормаларына сыеп бетми дип уйлый. Янәсе, ничә ел бергә яшәгән хайванны ничек инде илтеп яндырырга була?!

 

Бүген Казан фатирларында 8 меңләп эт яши. Иясез этләр тагын да күбрәк. Ветеринарлар шәһәр җитәкчелегенә Бөекбритания тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итә. Анда эт тотучылар зур салымнар түли, ә хуҗасыз этләрне тәрбиягә алучыларга исә сазрак салым салалар. Шуңа күрә Бөекбританиядә иясез этләр юк диярлек.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»