|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2013 Мәдәният
Чаллы театры ком ярдәмендә премьерага ВИДЕОтрейлер төшергәнВакыт исәпләнми торган 100 минут вәгъдә итәләр Чаллы татар драма театрында «Ком ял итми» премьерасына килгән тамашачыларга. Яңа спектакль япон язучысы Кобо Абэның «Комлыктагы ханым» романына нигезләнеп чыгарылган. Трейлер ком анимациясе техникасын кулланып ясалган. Башта ап-ак фонда бер бөҗәк пәйда була, аннары ул пәрәвезгә эләгә, үрмәкүчне озын теле белән хамелеон эләктерә, ә хамелеонны елан йота. Шулвакыт бер көтү антилопа килеп чыгып аларның берсе еланның өстенә баса. Антилопаны арыслан тотып ашый, ә хайваннар патшасын яшь егет атып үтерә. Аннары без ул егетнең олыгайганын, картайганын һәм үлгәнен күрәбез. Кадр артында тавыш ишетелә: «Тормыш ком кебек ага... Вакытны берни дә туктата алмый... Берни дә?.. Вакыт исәпләнми торган 100 минут. Чаллы татар драма театрының «Ком ял итми» спектакле».
--- |
Иң күп укылган
|