|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2008 Җәмгыять
ҖИДЕ БАБАҢНЫ БЕЛӘСЕҢМЕ?Быел Татарстан Республикасы Архив хезмәте оешуга 90 ел тулды. 17 декабрь көнне "Казан" милли мәдәният үзәгендә олуг юбилей уңаеннан фәнни-гамәли конференция узачак. ТР Президенты М.Шәймиев үзенең котлавында: "Архивчылар Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасына кагылышлы бәһасез документларны барлауга, саклауга зур өлеш керттеләр", – дигән. Мин архив эше белән кызыксынучы түгел идем, "башыңа төшкәч – башмакчы булырсың" дигән кебек, быел архивка йомышым төшеп, әнә шул "бәһасез документларны" җыеп-барлап киң җәмәгатьчелеккә җиткерүче хезмәткәрләрнең эше белән якыннанрак танышырга туры килде. Миңа Тукай нәселенең бер тармагын ачыкларга кирәк иде. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Исмәгыйль улы Ибраһимовка шул хакта авыз ачуга, ул: "Нинди документлар кирәген төгәл аңлатып яз да Лариса Васильевнага юлла, мин аңа әйтеп куярмын", – диде. Лариса Юрькова Татарстанның Милли архивы җитәкчесе икән. Тулыр-тулмас ике көн эчендә Тукайның бабасы Мөхәммәтгалимнең, аның улы Мөхәммәтгарифның, кызы Биби-фаизәнең, Бибифаизә улы Габдрахманның (Габдрахман – минем бабам, әнинең әтисе, ә Габдулла Тукайның туганнан туган абыйсы була инде) метрика кенәгәләрен табып, мәгълүматларны редакциягә дә җибәрделәр. Шаккаттым, Данил Ибраһимовка: "Бигрәк төгәл кешеләр эшли икән сездә", – дим. "Һәм фанатиклар", – дип өсти ул. Әйе, архивларда очраклы кешеләр юк. Халык тарихын дөнья буйлап барлау, архивка туплау, эшкәртү, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кебек изге эшне башкару өчен гыйлем өстенә тарихны, халкыңны ихлас ярату да кирәк әле.
Редакциядә сөйләшеп утырганда Данил әфәнде миннән: "Синең нәсел шәҗәрәң бармы?" – дип сораган иде. Күпме хыялланып йөреп тә эшләтә алганым юк әле. "Кызганыч, – дип куйган иде ул чакта Данил әфәнде, – һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш. Ни өчен җиде? Ни өчен биш яки сигез түгел?" – дип сорап куйды да үзе үк җавап та бирде. Узган гасыр ахырында галимнәр Руперт Шейлдрейк һәм Девид Бом гаҗәеп ачыш ясаганнар: кешенең геннары нәкъ менә җиде буынга хәтле килә икән. Безнең уй-хисләребез галәмдә яктылык тизлегеннән дә зуррак тизлектә таралып, бабаларыбызның уй-хисләре белән очраша. Димәк, без аларның йогынтысында яшибез һәм бу йогынты җиде буын буе дәвам итә.
Республика архивларында 3151 мөселман, 4156 православие метрикасы саклана икән, шулар буенча нәсел шәҗәрәсен барларга мөмкин. Бер буынны ачыклау нибары 350 сум тора.
Архивта Гайсә пәйгамбәр, Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, галим Ризаэддин Фәхретдин, җырчыбыз Илһам Шакировларның шәҗәрәләре бар икән. Шәҗәрә бит ул, зурдан кубып уйлаганда, Гали яисә Вәлинең нәсел-нәсәбе генә түгел. Тамырларыбыз милләт тарихына кереп китә. Син инде тулы бер халыкның вәкиленә әйләнәсең дигән сүз. Юкка гына Башкорт-станда, Хөкүмәт карары нигезендә, "Шәҗәрә бәйрәме" үткәрелми. Нәселеңне барлау – милләтне барлау инде ул.
Татарстанның архив фондында бүген тарихи-мәдәни мирасыбызга кагылышлы 4 миллион 800 мең документ саклана. Иң борынгылары XII гасырга карый, аларның саны арта тора. Соңгы архивта гына да татар тарихына кагылган һәм моңа хәтле кеше кулы тимәгән 20 мең документ ачыкланган. Татарстан ар-хивчылары төрле республикалар һәм чит илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтә, үстерә бара. Татар халкы тарихына караган документлар федераль һәм төбәк архивларында да күп әле. Данил әфәнде әйтүенчә, Россия төбәк архивларындагы документлар буенча татар тарихын өйрәнү моңа хәтле максатчан алып барылмаган. Хәзер, җиң сызганып дигәндәй, эшкә тотынганнар. Ставрополь крае дәүләт архивы татарлар телгә алынган 37 документ җибәргән. Татарлар дип әйткәндә, бәлки, Төньяк Кавказда яшәүче нугай, кумык һәм башка төрки халыкларны күз алдында тотканнардыр. Чөнки әлеге документлар төрки халыкларның күчеп йөрүенә бәйле. Әмма алар арасында татарча язылганнары да бар икән.
Воронеж өлкәсе Дәүләт архивында 1625 – 1704 елларда Россия дәүләтенең көньягында сугыш хәрәкәтләре алып барган "татар сугышчылары" турында мәгълүматлар бар. Хабаровск крае архивында исә ХХ гасырның беренче яртысында Кытайда яшәүче милләттәшләребез турында кызыклы мәгълүматлар сакланып калган. Татар эзе Төр-киядә, Әфганстанда, Иранда да бар. Мәсәлән, Манис шәһәре китапханәләренең берсендә монгол чорына кадәр яшәгән болгар галиме, табиб Таҗетдин әл Болгари язмалары исемлеге, Истанбулдагы Госманлы архивындагы "мөһим дәфтәрләр", Иран архивлары һәм китапханәләрендәге татар тарихына кагылган бик күп мәгълүматлар милләтебез өчен бәһасез хәзинә булып тора. Әлеге ил архивлары белән хезмәттәшлек җайга салына башлаган инде. Данил әфәндене тыңлыйм да, бу дөньяда татар аягы басмаган җир юк ахрысы, дип уйлап куям.
Бүген без Төркия, Польша, Швеция, Кыргызстан, Россиянең милли республикалары архивлары белән даими хезмәттәшлек итәбез. Данил әфәнде әйтүенчә, Мисырның милли документлар идарәсеннән дә бергә эшләү турында тәкъдим килгән. "Бу илдә татар тарихын өйрәнү өчен бик мөһим ядкарьләр саклануы мөмкин. Чөнки ХIII-XVI гасырларда Мисыр белән мәмлүкләр идарә итә. Ә мәмлүкләр армиясендә Идел буйларыннан чыккан гаскәриләр күп була", – ди Д.Ибраһимов.
"Татарстан архивчыларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә "Кире кайтарылган тарих" дигән ике каталог нәшер ителде инде. Аларда Россия, БДБ илләре, Төркия, Алжир, Алмания, Швеция, Бөекбритания, АКШ, Франция, Кытай, Литва, Иран һәм башка илләрнең архивларында табылган документлар урнаштырылды. Хәзер Голландия, Ватикан, Иран архивларыннан документларның күчермәләрен кайтарту буенча эш бара", – дигән иде Данил әфәнде. Архивлар эшчәнлеге турында рухланып сөйли ул. Күптән түгел Германиядә яшәүче Нәсүр Юрушбаев атлы татар журналисты белән танышкан. Нәсүр Беренче бөтендөнья сугышында алман әсирлегендәге татарлар турында мәгълүматлар җибәрәчәк икән.
Архив ул гел яңарып тора, мәшәкатьләр арта бара. Шуны уйлап куям: халкыбыз мирасын барлаучы, саклаучы бетмәс-төкәнмәс хәзинә сандыгы – архивлар булмаса, безне ни көтәр икән? Үткәнебез дә, димәк, киләчәгебез дә булмас кебек. Изге эш башкаручы Татарстан архивчыларын юбилейлары белән котлыйбыз. Уңышлар сезгә!
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|