|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.03.2013 Мәдәният
Гали авылында «Халкым минем» фестивале уздыПохвистнево районының Гали авылында бишенче тапкыр «Халкым минем» фестивале уздырылды. Ул галилеләр өчен генә түгел, күрше регионнарда яшәүче барлык татарлар өчен дә бик мөһим чарага әверелеп килә. Моны фестивальгә килүче регионнар исемлегеннән генә дә күреп була. Билгеле булганча, бу фестиваль авыл җирендә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Фестиваль ел саен диярлек темасын алмаштырып тора – I һәм II фестиваль халык музыка коралларына һәм фольклорына багышланган булса, IIIнче фестиваль Габдулла Тукайның 125 һәм Самара губернасының 160 еллык юбилейлары уңаеннан үткәрелгән иде. Ә үткән елгы IVнче фестивальдә өстенлек мөнәҗәтчеләргә, борынгы һәм халык җырларын башкаручыларга бирелүен хәтерлисездер. Быел инде нәтиҗәләр ясау вакыты җиткән: юбилей концертында халык иҗатының бөтен төрләре дә күрсәтелде һәм Галигә үткән еллардагы фестивальләрдә катнашкан бөтен лауретлар да диярлек җыелып килде. Фестиваль, һәрвакыттагыча, Похвистнево районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиоканалы һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы ярдәме белән уздырылды. Кадерле кунаклар арасында Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Рябовны, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновны, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинны күрергә мөмкин иде. Беренче булып сәхнәдә Камышлы районы һәвәскәрләре чыгыш ясады. Әле генә V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестиваленең Гран-при бүләген яулаган атаклы “Ак каен” фольклор халык ансамбле, җырчылар Наил Хәкимов, Гүзәл Исламова, Руфия Камилҗанова, Илгиз Хәсәншин, Рәфыйк Шәрәфетдинов бәйрәмне бик матур итеп ачып җибәрделәр. Татарстан Республикасының Чирмешән районыннан килгән егетләр-кызлар - Рәүф Җиһаншин, Айнур Галләмов, Әлфирә Кашапова һәм “Умырзая” ансамбле, Оренбург өлкәсе, Әсәкәй районының “Чишмә” ансамбле, “Ялан” халык биюе төркеме дә югары дәрәҗәдә халык иҗаты үрнәкләрен күрсәттеләр. Шенталы районының Денис авылы һәвәскәрләре дә “Халкым миинем” фестивалендә ел саен катнашып киләләр. Бу юлы да Ирек Мотыйгуллин, Алия Галиуллина, Айрат Абзаловлар бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Хуҗалар сәхнәгә иң соңыннан чыктылар. Гармунчылар ансамбле, иң яшь җырчы Фаил Абдуллов, үткән елда “Мөнәҗәт” конкурсында җиңү яулаган Рузия Йосыпова, “Сердәшләр” фольклор төркеме һәм шушы фестивальнең лауреаты Зилә Кәлимуллинаның чыгышларына тел-теш тидерерлек түгел иде. Менә сәхнәгә Гали авылы йолдызы Ислам Кәлимуллин күтәрелде. Бу чибәр һәм бик талантлы егет 8 яшеннән башлап җырлый инде. Аңа авыл мәктәбен тәмамларга да бирмәделәр, ул җирле “Туган тел” татар оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән Актаныштагы талантлы балалар интернат-гимназиясенә укырга җибәрелде. Бер елдан соң яшүсмерне Казанның Мәрҗәни исемендәге IIнче гимназиясенә күчерәләр. Хәзер инде егет Салават, Айдар Галимов, Фердинанд Сәлаховларны укытып чыгарган Мингол Галиев классында белем ала, шул ук вакытта “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалындагы яшьләр тапшыруын алып бара, күпсанлы конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша. 2012 елда Татарстанда үткәрелгән “Созвездие” конкурсының финалына кадәр барып җиткән иде бит ул. Ислам Кәлимуллин гимназиядә укуын тәмамлагач, театр училищесына укырга керергә хыяллана икән. Уңышлар сиңа, Гали йолдызы! Фестивальдә катнашучыларның чыгышлары тәмамлангач, сәхнәне профессиональ артистлар - Фердинанд Фәтхи, Сиринә Зәйнетдинова һәм Фердинанд Сәлахов биләде. Рәхмәт сүзләре дә күп булды: фестивальне оештыручы - районның "Туган тел" татар оешмасы рәисе, “Россиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Расих Латыйпов бөтен катнашучыларны Мактау грамоталары белән бүләкләде һәм һәркайсына бүләкләр тапшырды. Ә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин залда утыручы иң кечкенә тамашачыны табып, аңа монитор бүләк итте. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен күргәзмә дә оештырылган иде. Анда авыл музее экспонатлары, кул эшләре, авыл тарихы турындагы мәгълүматлар һәм җирле шагыйрә Саимә Морзаханованың китаплары бар иде. Югарыдагы фотода Алия ГАЛИУЛЛИНА. Ислам КӘЛИМУЛЛИН. Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
Гөлфия КӘРИМОВА, Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|