07.03.2013 Мәдәният
Илнар Ялалов: «Чәнти бармак кадәрле балык тоттым»
Соңгы арада Илнар Ялаловның бер генə буш минуты да булмагандыр. Казанның грандиоз тамашаларының берсе – Ф.Шаляпин исемендəге опера фестиваленə əзерлəнеп йөргəн кызу көннəре иде. Җəлил театрының яшь артистлары, шул исəптəн Илнар да, һəр спектакльдə диярлек катнашты. Бигрəк тə «Аида» операсын мактап искə алды сəхифəбезнең кунагы.
Килəчəктə көр тавышлы Илнарны данлыклы операларда соло партиялəрендə күрергə өметлəник, əлегə исə аның киңəшлəренə күз төшерəбез.
* * *
«Минемчə, үзеңне бар яктан да сынап карарга кирəк. Бигрəк тə спорт белəн сынау яхшы нəтиҗəлəр китерəчəк. Мəктəптə укыганда ук волейбол, баскетбол белəн шөгыльлəндем. Казанга укырга килгəч тə университетның җыелма командасында волейбол уйнадым. Мин укыган вокал бүлегендə физкультура дəресе керми иде. «Салкын тиеп тавышыгызга зыян килергə мөмкин» дип, укытучылар безгə спорт белəн шөгыльлəнергə рөхсəт итми иде. Шуңа да карамастан, качып булса да, волейболга йөрдем. Хəзер исə татар эстрадасы җырчылары белəн волейбол уйныйбыз».
* * *
«Əтием шахмат буенча спорт мастерына кандидат. Шуңа шахматны да үз итəм. Лəкин əти белəн еш уйнамый идем, чөнки ул мине гел җиңə килде, ə мин җиңелергə яратмыйм. Лəкин көчле көндəш белəн уйнауның яхшы ягы бар – тəҗрибəң арта!»
«Башкалардан көлү, башкаларны кимсетү – иң начар сыйфатлардыр. Андый һавалы кешелəр белəн аралашмаска тырышам. Борынын чөеп йөргəннəрне, гомумəн, кызганам. Һəр кешене үз тиңең итеп сөйлəшергə кирəк. Мин үзем көлəч кешелəрне бик якын итəм. Гел елмаеп торучы кешелəр белəн аралашу – үзе бер рəхəт».
* * *
«Артист кеше вакытка карап эшлəми инде ул. Кайвакыт иртүк башланган эш төнгə дə бетми. Тик шулай да эш башкарыр өчен иң кулай вакыт дип көн уртасын саныйм. Кемнең ничек уяну, ничек йоклавына карамастан (ябалак һəм тургайларны əйтүем), көн уртасында баш яхшырак фикерли. Көндез арганлык та алай сизелми».
* * *
«Мин бик үзсүзле кеше (бу турыда күптəн түгел җыр да яздырдык əле). Принципиаль рəвештə үз сүземне алга сөрəм. Хəтта ялгышканымны сизсəм дə, еш кына үз сүземнəн кире кайтмаска маташам. Моның үз кимчелеклəре була. Шуңа да үҗəтлекнең чамасын белергə һəм сүздə тору белəн үзсүзле булуны бутамаска кирəк».
* * *
«Ир кешелəр – җитди халык, шуңа да аларга файдалы, эшкə яраклы бүлəк бирергə кирəк, дигəн фикер бар. Тик, минемчə, ир-атлар да романтик бүлəкне бəялəргə сəлəтле. Мəсəлəн, Ватанны саклаучылар көненə яраткан кешесе җыр башкарса яки башка сюрприз оештырса – телəсə-кайсы ирнең йөрəге эрер иде!»
* * *
«Минемчə, иң шəп ял – балык тоту. Елга балыгын Мишə, Кама, Нократ, Иделдəн тотам. Иң яхшы күл балыгы Актаныш, Арча якларында элəгə. Гомеремдə иң зур балыкны Голландиядə Зеволдеда тоткан идем – 18 килолы карп! Татарстанда иң зур балык – 4 килолы карп – Актанышта элəкте. Иң кечкенəсе исə Чалманарат авылында тоттырды. Чəнти бармакның яртысы кадəр генə иде. Сүз уңаеннан, иң тəмле ризык – үзең тотып кыздырган балык ул!»
Блиц-киңәшләр
Укырга: берəр төрле һөнəрне үзлəштерергə булыша торган китапларны, татар пьесаларын, шигырьлəр.
Карарга: «Гол», «Значит война» фильмнарын, «Пусть говорят» тапшыруын, мультфильмнар.
Күрергə: Париж шəһəрен, Греция утрауларын, Африка иллəрен.
Беркайчан да тормышта сынма, үз телəгеңə иреш!
Каймакта пешкән карп
Кирəк булачак:
2 кг карп, 2-3 баш суган, 2 помидор, 200 гр. каймак, үсемлек мае, тəмлəткечлəр (имбирь, паприка яки карри), тоз.
Əзерлəү: Карпны чистартып, тозда əвəлəп, бер ягын табада кыздырырга. Икенче ягына əйлəндергəч, балык өстенə суган турап салырга. Суган саргылт-кызыл төскə кергəч, тəмлəткечлəр өстəргə.
Суган өстенə түгəрəклəп турап помидор тезəргə, аның өстенə каймак сылап чыгарга. 220 градуска кадəр кызган духовкага тыгып, 20-30 минут пешерергə.
Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 2 |