поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2008 Җәмгыять

СӘНӘКТӘН КӨРӘК БУЛГАН...

Бу гыйбарәгә аңлатма биреп торуның кирәге юктыр, аның кемгә әйтелгәне мәгълүм. Андыйлар арабызда җитәрлек. Әле беркөн үзем шундый кеше белән маңгайга-маңгай килеп бәрелдем. Исемнәрне, районны әйтеп тормыйм. Моннан 20-25 еллар элек без бу кеше белән кара-каршы утырып, бер кабинетта эшләгән идек. Хәер, кабинет дисәң, хәтере калыр. Райком китапханәсендә утырдык инде шунда. Ул “Белем”, “Аеклар” җәмгыятьләре кебек чынга ашмаган, бүген көлке белән искә ала торган “шарашкин конторалар” белән шөгыльләнгән рәсми зат булса, мин райком эшеннән ничек таярга белми йөргән, коммунистлардан туйган яшь егет. Озак тормадым, форсат чыгуга китеп тә бардым.

Инде шул гомердән бирле күргәнем юк иде. Менә районның мәһабәт оешмасына кереп барам. Таныш бина. Ләкин коридор буш, кеше-кара юк. Карасам, бу килә каршыма. Мин инде һаман шул “иске бер тиен”, эмоциямне тыеп кала алмадым. Яшьлек еллары бергә үткән, хезмәттәшләр, азмы-күпме дус-якын да булган идек кебек...

– О-о-о, Фәрит (исем үзгәртелде)! Ни хәлләр, – дип бу кешенең каршына атылып чыкканымны сизми дә калдым. Әмма минем яшьлек танышымның исе китмәде.

– Мин әле занят, – диде дә исәнме, саумы да юк, мине танымамышка салышып, баскычтан беренче катка шылды.

Мин аптырап, артыннан карап калдым. Соңыннан белдем, бу абзый хәзер зур кеше икән бит. Район хакимиятендә аппарат җитәкчесе. Кем әйтмешли, районның дәү кешесе. Ә мин журналист кисәге генә, андый дәү түрә түгелмен. Әле берәр нәрсә теләнергә кайткандыр дип уйласа, бөтенләй бетте баш. Журналистларны хәерче дип күз алдына китерә бит инде әнә шундый сәнәктән көрәк булган бай түрәләр. Ә мин беркайчан да теләнмәдем, үземне беркемнән өстен дә куйганым юк, куя да белмим. Ә теге абзый... Хәер, теге чакта да биеккә омтылышлы кеше булганлыгын исемә төшердем аның. Ә мине карагыз инде?! Эшлим, барын да тыңлыйм, булдыра алсам, ярдәм итәргә тырышам, чынлап та, дәрәҗәсез бер журналист инде. Урамда кеше таный, беләләр, яраталар дисезме? Анысы шөкер, тик ул минем өчен мөһим түгел, кеше тану кайчак ялыктыра да... Ә менә теге әфәнденең дәү дәрәҗәсе бар, кешеләр аны минем кебек танымаса да... (Ирониямне аңлагансыздыр, бу дәрәҗә бүген бар, иртәгә...) Биеклеккә мендем дип уйлап, андый дәрәҗәле-дәрәҗәсезләр тирә-якка башка күз белән карый башлый, бүтәннәрне күрми, күрсә дә, үзенең кирәкле кеше булуына хозурланып, тәм табып, шул ук вакытта өстәге начальнигына тулысынча ярап, “баш өсте” дип торып, астагылардан үзенә шундый ук мөнәсәбәт таләп итеп көн күрә башлый. Тик белми: кайчакта биектә баш әйләнеп китүчән була бит, аска мәтәлеп төшүең дә бар... Теге вакытта танымаска салышкан кешеләр янына дим... Теге сәнәк белән көрәк искә төшә инде монда...

Ай, бу хәтер дигәнең, гомеремдә оныта алмыйм тагын бер очрашуны. Ул да шул сәнәктән көрәк булып азапланучы түрә белән иде.

... Телевидениедә яңа программа “Туган Җир”не ачып җибәрдек. Беренчесе эфирда күренүгә, Татарстан Президенты, бу тапшыруның мөһимлеген искәртеп, үзе фатыйха биреп, тормышыбызны ничек бар, шулай күрсәтергә, буяуга манып матурламаска боергач, кыюланып китеп, шактый гына эшлексезләр белән очрашырга туры килде. Шундый бер язманы Казан янындагы бик мактаулы бер районнан әзерләдек. (Бүгенгә районын да, аралашкан түрәләрнең дә исемен әйтмәскә булдым). Инвестор “ВАМИН”ның бер авылны ничек таркатуы турында иде ул репортаж. Икенче көнне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына чакырталар. Нәрсә икән инде бу дип барсак, шушы мактаулы районның хакиме урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы безне министрлыктагы танышы – инструктор бүлмәсендә каршы алды.

Мондый кабинет сөйләшүләре мине һәрчак чыгырымнан чыгара килде. Бу юлы да сөйләшү тоным каты булды. Баштан ук аңларлык итеп әйттем:

– Әгәр дөрес түгел икән, судка бирегез.

– Юк, сез мәсьәләнең асылын аңлап җиткермисез. Ул авыл – ялкаулар авылы, – дип тезеп китте теге түрә. – Анда инде мин үзем әллә ничә председатель алып килеп куйдым, берсе дә эшли алмады.

Тукта әле, абзый, сез бөтен авыл сорхантай, димәкчеме? Мин аңлыйм, фәлән абзый, фәлән апа сволочь, дигәнне, ә менә бөтен авыл... Алайса автомат-пулемет табып бирим. Ул авылны юк итәргә кирәк. Җинаятьчеләрдән, бурлардан торган бу авыл бөтен Татарстан данына тап төшерә бит... Адәм көлкесе, бөтен авыл караклардан, җинаятьчеләрдән тора аламы? Сез гаепне үзегездән эзләп карагыз, эшли алырлык кеше куймагансыз, димәк, командаң эшләми икән, син дә урынны ялгыш тотып торасың...

Мондый хисапны көтмәгән иде районнан килгән олы түрә. Ә минем талканым коры андыйларга:

– Мәсьәләне хәл итүнең бер генә юлы бар – кайчандыр сыер фермалары булган ул биналарны җимерүне туктату, авыл халкына эш бирү...

Районның теге вәкиле безгә анда тагын берничә айдан казлар фермасы ачарга сүз бирде, авылга эш булачак дип, вәгъдәләр ишеттереп таралыштык. Белештем, бүген дә ферма тораклары таралып бара, казлар юк, ә теге дәү түрә һаман урынында әле...

Әлеге язмаларда исемнәрне махсус үзгәрттек, районнарны әйтмәдек, югыйсә андый хәл булмады, дип чәчрәп чыгарлар, судлашып йөрисем килмәде. Ә мин мондый тондагы эчтәлексез һәм эчтәлекле сөйләшүне судларда дәлилләп бирә алмыйм. Һәрчак диктофон кыстырып йөри алмыйм ич инде. Хәер, алар үзләрен таный, янәшәдәгеләр дә сүзнең кем турында барганлыгын белә торгандыр. Үзләренә уйланырга, башкаларга гыйбрәт алырга шул җитәдер, дип уйладым.

 

СҮЗ АХЫРЫНДА: Әлмәт театрында минем әсәрем буенча куелган “Тәүбә” спектаклен авылдашларыма алып кайткач, авылымны күтәрергә килгән “ВАМИН”ның ничек “күтәрүен” күреп борчылып килдем әле. Авыручыларга бюллетень түләнми, дип куркыталар, штрафлар салына... Кем әйтмешли, хәзер авылда “хозяин барин” хуҗа икән. Мин алып кайткан спектакль “хөрмәтенә” авылда хисап җыелышы да үткәреп алдылар (гадәттә, мондый җыелышлардан соң артистлар чакыру гадәте бар бит хәзер. Ә монда бушлай театр кайта?!) Бик теләсәм дә, түрәләрне күрә алмадым. Сорауларым бар иде. Авылда хәзер ни өчен салам дефицит, ә язын аны яндыралар, шәхси бакчалар нигә сукаланмый, сукаланса, пенсионерлардан ике хак түләтелә (алар хәзер эшләми икән бит... “ВАМИН”га кирәкле адәмнәр түгел), пай җирләре өчен нәрсә түләнә... Мондый сораулар бихисап. Шуларны уйлап, конторга барып килмәкче идем. Елга аша чыгасы, матур табигать һәм... җимерек трактор. Сораштым, ул иртә көздә үк шунда ватылган һәм урынында калган. Тиздән бу урыннарны су басачак. Трактор авыр бит ул, су агызып китә алмый, тик су эчендә утырган техника эшкә ярар микән?! Хәер, ата малы жәл түгел, диләр бит. Ул теге, бүген пай җирләрен “ВАМИН” баесын дип, шушы “ВАМИН”га биргән, ә бүген бакчасын ике хакка сукалатучы пенсионерлар саклап калган колхоз байлыгы бит... Кайчандыр гөрләп торган Түбән Оры, халык телендә байлар Орысы дип йөртелгән авылыма да бүген шундый дәү дәрәҗәле түрәләр хуҗа. Сүз чыга калса, җавапны чамалыйм: бу авыл да ялкаулар, булдыксызлар, бурлар яшәгән чираттагы авыл диячәкләр. Тик мин алай уйламыйм... эшчән минем авылдашларым. Юкка гына байлар Орысы димәгәннәр аны. Тик болай барса, хәерчеләр Орысына әйләнмәгәе ул...

Русия коррупция, бюрократия сазлыгында, дибез. Мөгаен, әле бу чирдән илебез тиз генә котыла алмас. Чөнки түрә булу – олы дәрәҗә, кайберәүләр шуннан бик ныклап торып файдалана...


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ --- | 26.03.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»