поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.12.2008 Җәмгыять

ШАМИЛ ЗАКИРОВ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ

Татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый исемендәге премия белән быелдан Татарстанда язучылар гына түгел, Гаяз Исхакый иҗади мирасын танытуга көч куйган галимнәр һәм татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткән җәмәгать эшлеклеләре дә бүләкләнә башлады. Хәзер Гаяз Исхакый исемендәге премияне Татарстан Язучылар берлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә гамәлгә куячак. Шулай итеп, 2008 ел өчен премияне Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров алды. Шулай ук әлеге дәрәҗәле премиягә тагын ике кеше - Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүче галимә, быел республика күләмендә яшьләр арасында язучының иҗатына һәм гомер юлына багышланган бәйге уздырган ханым Лена Гайнанова һәм вафатыннан соң, шагыйрь Харрас Әюпов лаек булды.

Премияләрне ияләренә 11 декабрьдә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева тапшырды. Күптән түгел арабыздан киткән Харрас Әюпов өчен бүләкне аның хәлә җефете чыгып алды. “Быелгы лауреатлар Гаяз Исхакый премиясенә чын мәгънәсендә лаек шәхесләр, дип уйлыйм. Гаяз Исхакый мирасын мәңгеләштерүдә кайнар йөрәкле милләтпәрвәрләребез эшләрен дәвам итсеннәр иде. Гаяз Исхакый мирасы халкыбызга кайта башлады дип мактана алсак та, бүген аның иҗатын өйрәнү, аны таныту безнең барыбыз алдында торган зур бурыч”, - диде Зилә Вәлиева.

Мәдәният министры тантанага җыелган кунакларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең мөрәҗәгатен дә укыды. Ә кунаклар чыннан да күп иде: залда Татарстанның иҗади зыялылары гына түгел, шушы көннәрдә Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросының еллык хисап утырышында катнашырга килгән чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә утырды. “Татар халкы Гаяз Исхакый кебек язучысы булуы белән горурлана ала. Ул - милләтнең үзаңын үстерүгә гомерен багышлаган, татар әдәбиятын Ауропа һәм рус әдәбияты өлкәләрендәге казанышлар белән баеткан әдип. Бүген безнең шәһәр, авыл урамнары аның исемен йөртә, аның туган авылында мемориаль музей комплексы эшли, аның исемендәге премия тапшырыла. Татар халкы Гаяз Исхакыйның якты истәлеген саклый”, - дигән сүзләр бар иде Татарстан Президенты хатында.

Гаяз Исхакыйга багышланган кичәнең исеме “Гасырларны кичеп” дип аталды. Аның сценарий авторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова, ә режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов иде. Кичәне Луара ханым белән Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин алып барды.

Гаяз Исхакый исемендәге чираттагы премия лауреатларын тәбрикләгәннән соң, сәхнәгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов чыкты. Аның сүзләренчә, Гаяз Исхакыйның хәзерге вакытта нәшер итәргә 15 томлык әсәрләр тупланмасы әзерләнгән. “Гаяз Исхакыйның әдәби мирасы бик күләмле, хәзергәчә аның иҗаты тулысынча өйрәнелмәгән. Ул иҗат иткән барлык хезмәтләрне, әсәрләрне җыйсаң, кимендә 30-35 томлык китап чыгарырга мөмкин”, - диде Илфак Ибраһимов.

“Гаяз Исхакый Габдулла Тукай кебек үк әдәбият мәйданына иртә килә. Ул инде 24 яшендә “Ике йөз елдан соң инкыйраз” дигән танылган әсәрен иҗат итә. Анда язучы дөньяда яшәүче 15 миллион татар XXI гасыр азагына 3 миллион 800 мең кешегә генә калачагы һәм бөтенләй бетәчәге турында әйтә. Инкыйразны ул башта халыкта әхлак, аннары дин бетүе белән аңлата, аннан инде халык үзе юкка чыга, ди. Әсәрдәге Ягъфәр фаҗигасе бөтен милләтнең йокысын качырырга тиеш, бу әсәрне укымыйча калмагыз, дигән язучы. Чыннан да “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре безнең милләтнең дога сурәсе кебек кабул ителергә тиештер. Гаяз Исхакый безне инкыйраздан кисәтте, шулай да бүген без зур залга милләтебезнең асыл ирләре һәм хатыннары бергә җыелып, аның иҗатына багышланган кичә уздырабыз икән, бу инде инкыйразның чигенүен күрсәтә”, - дип сөйләде Илфак Ибраһимов.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе сүзләренең дөреслеген исбатлап, кичәдә катнашкан Истанбулдагы Гаяз Исхакый фонды вәкиле, университет профессоры Тюлай ханым Дуран зур бүләкләр белән килгән иде. Ул Истанбул архивларында сакланучы Гаяз Исхакый язма мирасының берникадәр күчерелмәләрен Татарстанның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бүләк итте. Кадерле кәгазьләрне рәхмәт сүзләре әйтеп, институт директоры Ким Миңнуллин сәхнәгә менеп алды.

Тантаналы кичә әдәби-музыкаль чыгышларга бай булды. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең быелгы иң матур премьераларын тәкъдим итте: коллектив “Көмеш беләзек” биюен, “Казан шәкертләре биюе”н, “Изге чишмә” биюен башкарды. Ә ансамбль карамагындагы “Юлдаш” балалар бию студиясе сабыйлары бөтен тамашачыларның хушын алып, “Чәк-чәк” биюен биеп күрсәтте. Галиәсгар Камал театры артистлары язучының “Мулла бабай”, “Теләнче кыз” романнарыннан өзекләр укыды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җәббарова җитәкчелегендәге “Хыял” камера хоры “Сак-Сок”, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле “Бер алманы бишкә бүләек”, Халыкара бәйгеләр лауреаты Рөстәм Асаев “Кыр казлары”, Х.Бигичев исемендәге халыкара вокалчылар бәйгесе дипломанты Алсу Сәйфуллина “Гөлҗамал” кебек татар халкының иң яратып тыңлана торган җырларын башкарды. Татарстанның С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәре буенча куелган спектакленнән өзек уйнады. Әлбәттә, бу кичтә язучының “Зөләйха” драмасын да искә алмый мөмкин түгел иде. Башта Рамил Төхфәтуллин төшергән “Зөләйха” фильмыннан, аннан заманында режиссер Празат Исәнбәт Г.Камал театрында сәхнәләштергән спектакльдән өзек күрсәтелде.

Гаяз Исхакыйга атап каләм ияләребез шигырьләр иҗат иткәннәр. Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Флера Тарханова, Ркаил Зәйдулла кебек танылган шагыйрьләр белән беррәттән татар әдәбиятында әле яңа гына исемнәре калкып чыккан Ленар Шәех, Рифат Сәлахов һәм Лилия Габидуллина да язучыга багышлауларын яңгыратты.

Гаяз Исхакыйның 130 еллыгы уңаеннан узган кичә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Истанбул хыяллары” исемле вокаль-хореографик программасыннан музыкаль чыгыш белән тәмамланды. Билгеле булганча, Россиядә XX гасыр башындагы революцияләр чорында Туган иленнән читкә чыгып китәргә дучар ителгән, гомеренең күп өлешен Төркиядә яшәгән Гаяз Исхакый 76 яшендә вафат була һәм Истанбулда җирләнә. Туган илендә кадерсезләнгән әдип, читтә сыеныр урын таба, иң көчле әсәрләрен дә ул чит илдә иҗат итә. Язучының җәсады бүген Төркия җирендә ята, әмма әсәрләре, андагы рухы белән ул барыбер туган җирендә.

www.kamalteatr.ru фотосы. 


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 12.12.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»