поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.12.2008 Могҗиза

ВАМПИРЛАР КИНОДА ГЫНАМЫ?

ЧӘКӘЛӘШЕП КАЙТСА КӘҖӘЛӘНМИ  

Илүзә исемле иптәш хатыным эштән кайткач кисәк кенә хәлсезләнүеннән, кичке аш әзерләргә дә хәле калмавыннан зарлана:

 

– Эштән таулар җимерердәй булып кайтам, әмма ирем белән бер ярты сәгать чамасы аралашуга, сыгылган лимонга охшап калам. Тиктомалдан тавыш чыгарып, мине тәмам интектереп, елатып бетерә. Ахырдан тавышның нидән чыкканын аңлый алмый интегәм. Минем баш тубал, ә иремнең бит урталарына кадәр кызарып-алсуланып китә. Бераздан берни булмагандай, мине кочаклап, юаткан булып кылана. Әгәр кыланышларына илтифат бирмәсәң, бөтенләй котыра. Һавада йодрыкларын ук уйната башлый. Баштарак моңа әллә ни әһәмият бирмәдем. Тора-бара хәлем тагын да мөшкелләнде. Өйгә кайтыр алдыннан йөрәк калтырый башлый. Ирем үземнән күпкә өлкән минем. Бер танышым «Олы яшьтәге кеше энергияне суыра ул», – дип, күңелемә шом салды. Янәсе, өлкәнрәге яшьрәгенең энергиясен «урлый» икән. Энергия бирүчесе – картая, хәлсезләнә, ә тегесе, киресенчә, яшәрә, имеш. Курыкканга куш дигәндәй, телевидениенең беренче каналын ачып җибәрсәм, Лолита алып барган «Без комплексов» тапшыруында шундый парларны күрсәтәләр. Кымшанмыйча да карап утырдым. Ире яисә хатыны яшьрәк, яисә, киресенчә, өлкәнрәк булган гаиләләрне тезеп утыртканнар. 10-15 ел яшь аермасы булса да, бер-берсеннән әллә ни аерылып тормыйлар кебек.

 

Иремнең кич буе күз алларым караңгылана башлаганчы дөньядан, кешеләрдән зарланып утыруы, һич булмаса, әле бу җиремнән, әле икенче җиремнән гаеп табып бәйләнүе, йә тиктомалдан сөйләшмичә, атналар буе авызына су кабып йөрүе мине тәмам туйдырды. Үзем белмәгән гаепләрем өчен аннан гафу үтенеп түбәнсенүләрдән дә гарык булдым. Юк, минәйтәм, болай булмый. Иремнең сәерлегенең сәбәпләре турында баш ватып йөргәндә, күзем бер журналда энергетик вампирлар турындагы кечкенә генә язмага төште. Менә хикмәт, нәкъ минем иремнең кыланышлары турында язганнар мыни. Интернетка кереп, вампирлар турында шактый мәгълүмат тупладым. Ирем кайтып мине «төрткәләргә» тотынуы була, эчемнән генә: «Сиңа бирер энергиям юк, син мине барыбер үпкәләтә алмыйсың, мин тыныч», – дип кабатлап йөрим. Мине селкетә алмагач, кычкырып та, үпкәләп тә, авыруга салышып куркытып та карый, мескен. Берни майтара алмагач, үпкәләп ятып йоклый. Ничек авыр булмасын, сөйләшмичә йөрүенә дә игътибар итмәскә тырышам, элеккеге кебек үзем барып ялынмыйм. Ни хикмәт, андый көннәрдә ул суырылып кала, картаеп китә.

 

Аннан соң шуңа игътибар иттем: урамда яисә барган җирендә берәрсе белән чәкәләшеп кайтса, ул бу вакыйга турында шундый канатланып сөйли, әйтерсең, әллә нинди зур эш башкарган. Аның каравы андый көннәрдә өйдә тынычлык, беркемгә бәйләнми, «кәҗәләнми». Тик йөрсен шунда ызгышып, аның каравы өйдә тыныч. «Батырлыгы» турында очынып сөйләвен генә тыңлаган кебек итәсең дә, мәче дә тук, тычкан да исән. Ул читтә «бетен басып» кайткан көннәрдә миннән дә яхшы кеше юк дөньяда.

 

«САМОВАРЫҢ КАЙНАП» ЧЫКСА ДА, ТҮЗ  

Күп еллар дәвамында энергетик вампирларны өйрәнгән белгечләрнең фикерләренә колак салыйк.

 

Вампирлар дип аталуларына карамастан, алар нәкъ безнең төсле гадәти кешеләр. Үзләрен «начар» кеше дип тә санамыйлар. Ләкин, башкалардан аермалы буларак, алар яшәү өчен энергияне табигатьтән түгел, ә кешеләрдән алалар. Гадәттә, янәшәсендәге кеше (хатынымы, иреме, хезмәттәшеме) шатланган вакытта вампирлар үзләрен бик начар хис итә. Вампир тик торганда гына энергияне «суыра» алмый, моның өчен башка кешенең чыгырыннан чыгуы кирәк. Вампирларның табигатен өйрәнгән белгечләр аларны ике төркемгә (актив һәм пассив) бүлеп карый. Актив дигәннәре үзләрен бик агрессив тота, өйдә, эштә, һич булмаса транспортта яки базарда үзләре беренче башлап тавыш күтәрә һәм шул рәвешле кешенең нерв кылларында уйнап, энергиясен «суыра». Әгәр түзә алмыйча аңа каршы тавыш күтәрсәң, вампирга азык булдым дип уйла. Шәхесеңне түбәнсетә, рәнҗетә торган «әче» сүзләрне йөзеңә бәрсәләр, кемнең генә «самовары кайнап» чыкмас икән? Ә тегеңә шул гына кирәк тә. Вампирларның тагын бер яраткан гамәле – хаклымы ул, юкмы, хәлдән тайганчы бәхәсләшү. Күпме генә бәхәсләшмә, барыбер ул хаклы. Мәгънәсез бәхәсләшүдән соң син сыгылган лимон кебек буласың, ә теге, киресенчә, канәгатьлек кичерә. Вампир белән бәйләнешкә керергә мәҗбүр булган «донор»ның кан басымы уйный башлый, йөрәк-кан системасы какшый, тора-бара авыруга сабыша. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен үзеңне контрольдә тотарга, вампирның сине чыгырыңнан чыгарырга маташуын күрмәмешкә салышырга, иң мөһиме – алардан курыкмаска кирәк. Куркак кеше янында ул үзен бик рәхәт хис итә. Ә көчле рухлы, үз-үзенә ышанган кешеләрне әйләнеп уза, чөнки андыйларның кәефен төшерә алмаячагын белә.

 

Пассив вампир, киресенчә, күрер күзгә юаш. Ул бертуктаусыз үзенең проблемалары турында сөйләп, жәлләтергә тырыша. Гадәттә, андый кешенең моңзарын сәгатьләр буе тыңлап хәлдән тайган очракта да, «тукта, яп авызыңны» дип әйтә алмыйсың. Вампир белән әңгәмәдән соң гәүдәңнең изелгәнен, бармагыңны да селкетерлек чамаң калмаганын сизәсең. Вампирлар өчен ерак ара берни түгел. Телефон аша вампирлык итүчеләр дә бихисап. Телефоннан озаклап сиңа моңзарын түгәргә җыенуын чамалап алуга, җитмеш төрле сәбәп табып, трубканы куярга тырышыгыз.

 

ИЛТИФАТ ИТМӘСӘҢ – ШӘЛПЕРӘЯ  

Интернетта вампирлар турында бәхәс алып баручы бер форумга тап булдым. «Мин үземне йомшак, җебегән кеше дип әйтә алмыйм, – дип яза Надежда исемле бер ханым. – Үземне көчле рухлы кешегә санап йөри идем. Бик озак вакыт фатирымдагы мәхшәрнең сәбәбенә төшенә алмый азапландым. Көннән-көн хәлсезләндем, күзгә күренеп ябыктым, ахыр чиктә сырхауханәгә үк эләктем. Шунда кулыма вампирлар турында язма басылган бер газета эләкте. Андагы тасвирлаулар минем тормышымдагы вакыйгаларга бик охшаш иде. Йолдызнамә буенча бөтенләй туры килмәсәк тә, ирем белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәвебезгә 26 ел булды. Һәркемнең кәефсез вакыты да, әйткәләшкән, үпкәләшкән вакыты да була. Аңа карап кына кешене вампир дияргә ярамый. Менә үз әниемнең шундый булуы миндә аптыраш тудырды. Бу очракта кемне дә булса гаепләп тә булмый, әни дә, мин дә кешегә ничек тә булса энергетик яктан тәэсир итү дигән нәрсәне белмибез. Әни алты бала табып, бишесен тәрбияләп үстерде. Әти эчәргә яратты, гаилә, балалар хакында уйлап та карамады. Гомер буе гаиләне әни җигелеп тартты, караңгы төнгә кадәр берничә урында эшләде. Без әнине атна уртасында күрми дә идек, бары ял көннәрендә генә. Әни пенсиягә чыкканнан соң да бик озак еллар эшләвен дәвам итте әле. Минем гаебем – әнинең теләге белән исәпләшмичә, «ял иткәнең дә юк» дип, аны өйдә утырырга мәҗбүр итүдә. Кеше арасында йөреп, аралашудан энергия алып яшәгән кеше, яраткан эшен, аралашу мөмкинлеген югалткач, энергия алырга икенче бер чыганак эзли икән. Мин моны соңыннан укып белдем.

 

Әни өйдә утыра башлагач,озак итеп йокы симертергә өйрәнеп китте. Кайвакыт көне буе йоклый иде (бу да вампирларга хас нәрсә, аның каравы алар төне буе нервыда уйнап, кыштыр-кыштыр йөриләр). Кечкенә кызымны эшкә киткәндә әни белән калдырып китә идем. Бервакыт кайтып керсәм, өч яшьлек бала караучысыз берүзе утыра, ә әни рәхәтләнеп йоклап ята. Шуннан баланы аның белән калдырырга курыктым. Эшемне ташлап, өйдә утыра башладым. Ике кечкенә бала булгач, иртүк торып өй эшләренә тотынам. Әни сәгать унберләр тирәсендә генә уяна. Ашап-эчеп алгач, бертуктамый зарланырга тотына. Тыңламасаң, арттан мыжгып йөри, үзенекен әйтеп бетермичә туктамый. Берәр сәгатьтән мин хәлсезләнеп кәнәфигә авам, ә ул яшь кызлар кебек бүлмә буйлап йөгеренә башлый. Ирем кайтканчы кичке аш әзерләргә кухняга көчкә өстерәлеп чыгам. Ә әни бизәнеп-ясанып, матур күлмәкләрен киеп, түр башына менеп, ашарга китергәнне көтеп утыра... Ул вакытта әниемә карата тискәре мөнәсәбәттә түгел идем әле, кызгана, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша идем. Аның бертуктаусыз шыңшуын да тыныч кабул итә идем. Тора-бара нервыларымның какшавын сизә башладым. Вампир, гадәттә, кеше сөйләгәнне ишетми, үзенекен генә тукый, бу да шулай. Мин каршы әйтә башладым. Ә аңа шул гына кирәк булган икән. Вампир беркайчан да тавышын күтәрми, әкрен генә сине чыгырыңнан чыгара. Син түзә алмыйча кычкырырга тотынасың, ә ул кымшанмый да, сөйләшкәндә дә тавышы ысылдап чыга. Образлы итеп әйткәндә, ул мине котырта, мин эт кебек котырам, минем каршы дәшүем дә нәкъ эт ләңгелдәвенә охшап кала.

 

Үзенең авыру икәнлеген исбатлар өчен «Ашыгыч ярдәм» чакырттырды. Мин кер уып йөрим. Табиб әнинең кан басымын үлчәгәч, аптырап: «Кемгә чакырттыгыз сез «Ашыгыч ярдәм»не? Әниегезнең кан басымы яшьләрнеке кебек»,– диде. Чынлап та, аның сәламәтлегенә күпләр кызыгырлык иде шул. Минем кан басымымны үлчәгәннәр иде, яман түбән булуы ачыкланды. Анысы да вампир янында яшәүчегә хас күренеш.

 

Малай беренче класска укырга кергәч, аны мәктәпкә озата, каршы ала башладым. Менә шунда башланды инде мәхшәр. Әни йокыдан торып йөргәндә мин өйдә булмыйм, ә ул мескенгә энергия «сыгарга» кеше кирәк. Мин кайтышка әни тавыш куптара: янәсе, кайда йөрисең, ул зур малай инде, мәктәпкә үзе генә йөрсә дә ярый. Мин аның каршы килүенә карамастан, баланы мәктәпкә озатуымны дәвам иттем. Ә кайткач, әнине танырлык түгел, урын өстенә менеп яткан, йөзләре суырылып, тәмам мәет төсенә кергән. Малай беренчене бетергәнче әнинең рәте булмады. Аның каравы мин бераз кеше рәтенә кердем. Малай мәктәпкә үзе генә йөри башлагач, тагын шул мәхшәр кабатланды. Әни йөгереп йөри, ә мин бүлмәнең идәнендәге тузанны суыртып бетергәнче берничә тапкыр утырып хәл алам. Табибларга күренү дә файда бирмәде. Кан басымы түбән, йөрәк чәнчи. Ирем минем чыра кебек сызуымны бик авыр кичерде, ничек булса да миңа ярдәм итәргә тырышты. Ул диңгез буена юллама алып кайткач, әни бөтенләй ачлык игълан итте. Мин дә диңгез буена баруга каршы төштем, әнине кызгандым. Ирем минем айваема карамыйча, әнигә иптәшкә сеңлемне чакыртып китерде дә, мине диңгез буена озатты. Анда һич уйламаганда хәлем яхшырып китте, бернинди дару да эчмәдем, кан басымым да үз урынына кайтты, йөрәгем дә какмады. Ә әни мин киткәч өч көн буе авызына бер тәгам ризык алмаган, сеңлем аны кечкенә бала караган кебек караган һәм... үзе дә минем хәлгә калган. Мин шуннан башлап һәр җәй саен кая да булса барып, ял итә башладым. Кайнанама зур рәхмәт, җәй ахырына тәмам хәлдән тайса да, гел әни янында калып торды.

 

Мин энергетик вампирлар турында китаплар укып кораллангач,әзме-күпме каршы тора белә башладым. Шуннан соң әнинең ничек котырганын күрсәгез. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: вампир бертуктамый сөйләсә дә, тавыш чыгарса да, мескенләнсә дә тыныч булырга, бирешмәскә тырышыгыз. Моңзарларын тыңлаган кыяфәт чыгарган булып, колак яныннан гына уздырыгыз. Иң мөһиме – нервыланмаска, хафаланмаска кирәк. Кеше нервыланып, кыбырсый башлауга, аннан энергия дулкыны агыла башлый, ә вампир нәкъ менә шул энергия белән туклана да инде. Вампир бәйләнә башлауга, син, киресенчә, тыныч булырга тиеш. Иң яхшысы: андый чакта авызыңа су капкан кебек дәшмәү. Алай иткәндә, вампир үзе чыгырыннан чыгачак һәм сезгә бәйләнерлек хәле калмаячак. Вампирның бәйләнүенә илтифат күрсәтмәсәң, ул «шиңә», күзгә күренеп шәлперәя. Алай гына да түгел, әгәр аңа кешеләр белән аралашу мөмкинлеге бирмәсәң, әкренләп «сүнәргә» дә мөмкин».

 

Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, кешенең вампирга әйләнүенә җәмгыятьтә үз урынын тапмавы, хыяллары тормышка ашмавы да йогынты ясый икән.

 


Эльза ХАММАТОВА
Татарстан яшьләре
№ 70 | 11.12.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»