поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.02.2013 Җәмгыять

Үги бала

Ни гаҗәп, соңгы вакытта бөтен дөньяда ыгы-зыгы бара. Якын Көнчыгыштагы һәм Африкадагы утлы бәрелешләр турында әйтеп тә торасы юк. Әле күптән түгел генә үзара йөзгә-йөз торган АКШ һәм Россия хөкүмәтләре бер-берсенең кабыргаларына төртешә башладылар.

Ятим балалар аркасында олы низаг килеп чыкты һәм бу хакта төптән уйланырга нигез юк түгел. Ни өчен соң әле без үзебезнең ятимнәребез хакында тиешенчә кайгыртмыйбыз, гарип балаларны тиешенчә дәвалый алмыйбыз? Спортка, күңел ачарга акчаны капчыклап сибәбез, ә сәла­мәтлеккә килгәндә кесәбез такыр. Дөрес, соңгы көннәрдә бу хакта кычкырып сөйли башладык, дәүләт башлыгы да тавышын күтәрде, Дума депутатлары да урындыкларын шыгырдатып алдылар. Ятим балалар мәсь­әләсендә вәкаләтле кеше Павел Астахов та кимчелекләрне сизде. Бактың исә ятимнәрнең язмышы белән кызыксынырга аның күз күреме җитмәгән, ягъни ул түбән­дәрәк утырган икән. Менә тәхет югарыдарак булса, шуннан күзәтсәң, эш яхшырачак, ди. Моның өчен ятимнәр министрлыгы оештырып, шунда күп санлы чиновниклар туплап, казнадан миллиардлар каерып, эшне яңачарак башлау мөһимрәк дип уйлый ул. Ятим балаларны уллыкка бирү тәртибен бераз гадиләштерергә кирәк дип тә уйлыйлар кайбер түрәләр. Ә менә Православие чиркәве башлыгы Кирилл, Аллаһы Тәгалә белән килешеп, кайбер ятим, гарип балаларны монастырьга урнаштырырга, әлбәттә инде, чукындырып, шунда мөмкин кадәр дәва­лап карарга дигән фикердә. Дә­ва­ланып та аякка баса алмаган балаларга җылы, йомшак урын да бар икән. Монысы – зират. Бу хакта ул чын-чынлап хәстәрләнә башлаган.

Бүген трибуна артына чыккан һәр түрә бер фикердә, балалар йортларын бетереп, ятимнәрне гаиләләргә өләшергә. Үткән гасыр­ның 30 нчы елларында бөкресе чыккан ярлы авыл халкын шул рәвешле колхозларга куып керт­кәннәр иде. Менә шундый фикер көрәше барган арада Алексеевск районында яшәгән Хәйбул­линнар гаиләсендә тәр­биягә алынган бер бала элмәккә үрелде. Кайбер тү­рәләр бу вакыйганы ишеткәч шомга калды. Янәсе, тамагы тук, сәламәт бала ничек мондый эшкә барган? Булган сәбәпләр дә юктан гына, имеш. Юктан гына түгел икән шул. Мин “Комсомольская правда” һәм, “ВТ” газеталарында басылган мәгъ­лүматларны укыгач, шундый фи­кергә килдем. Иң зур ялгышны балалыкка биргән оешмалар, андагы җаваплы кешеләр җибәргән. Үзлә­ренең балалары хәттин ашкан гаи­ләгә нигә тагын үги бала өстәргә кирәк булган? Җитмәсә Рүзәлдән ике яшькә генә кечерәк үз уллары да яннарында бит. Минем күпь­еллык тәҗрибәм шундый: үз балалары булган гаиләгә ятим бала өстәргә ярамый. Ул барыбер үги бала булачак.

Икенчедән, мәктәп һәм авыл җитәкчеләре җитди мәгънәсез­лек күрсәткәннәр. Сигналлар була торып, Рүзәлнең язмышы бе­лән якыннан кызыксынмаганнар. Бала­ның эч серен тың­ларлык, аңа киңәш бирерлек бер кеше дә булмаган. Суворов училищесына урнаштырам дип вәгъдә бирү – ялгышлык. Анда болай гына кереп булмаячагын алдан ук аңла­тырга иде. Рүзәлнең бу гаиләдән тизрәк ычкыну те­ләге дә булмады микән әле?

Күңеле тарткан  кыздан чит­ләштерү шулай ук мәгънә­сезлек. Бәлки ул кыз Рүзәлнең эчке дөньясын аңларлык бердән­бер кеше булгандыр. Сүз уңаен­нан шуны әйтәсем килә: әгәр 14-16 яшьлек улыгыз яки кызыгыз кем белән булса да дуслаша икән, араны бозмагыз. Хәтта өе­гез­гә килергә дә рөхсәт итегез. Кемнең кемгә лаек икә­нен вакыты җит­кәч үзләре аңларлар.

Рүзәлнең элмәккә баруында мин иң зур сәбәпне Яңа ел вакыйгаларыннан күрәм. Бөтен иптәш­ләре бүләк алганда, Рүзәлнең коры кул белән калуы гамәлгә сыймый. Өстәвенә Шүрәле булып та уйнаган бит әле. Ә халык телендә Кыш бабай белән Шүрәле якын дуслар – икесе дә карурман  ке­ше­­ләре. Ә инде 15 яшьлек үс­мерләрнең акча җыеп, Яңа елны үзләре генә каршы алырга уйлаулары – мәктәп җитәкчеләре һәм  ата-аналарның балалар турында кайгырта  белмәүләре. Мондый уенның минем башымнан үткәне бар. Мәктәпне тәмам­лап чыккач, берничә үсмер Яңа елны үзлә­ренчә, басуда калган терлек­че­ләр вагонында үткәрер­гә тели­ләр. Чаңгыга бәйләп, тимер мич тә алып баралар. Мичкә ягып, шактый гына аракы чөмер­гәч, үсмер­ләр йокыга талалар. Нә­тиҗәдә вагонга ут каба, чактан гына исән калалар. Бу үсмерләр мәктәптә укыганда ук шактый күңелсезлекләр эшләгән­нәр иде. Авыл советында махсус җыелыш уздырып, тәртипкә чакырган оч­рак­лар да булды. Әмма әти-әни­ләре ул вакытта тиешле нәтиҗәне ясамадылар.

Рүзәлнең үлемендә журналистлар, җаваплы кешеләр күреп бетерә алмаган тагын бер сер бар әле. Хәйбуллиннарның күр­шесе дә ишле балалы бит. Бу гаиләнең матди хәле әлләни мактанырлык булмаса да, алар тыныч кына яши дип беләбез. Ә бит бизмәнгә салып карасаң, бу ике гаилә арасында дәүләт тарафыннан җибә­рел­гән тирән каршылык ята. Хәйбул­линнарга ятим балаларны тәрбия­ләгән өчен шактый гына акча бирелә. Үз балаларын тәрбия­лә­гән күрше гаиләгә, дөресен генә әйткәндә, сукыр тиен дә юк.  Мин кайбер ташламаларны кертмичә, чагыштырып әйтәм. Әлбәттә, күр­ше хатыны Рүзәлгә син хезмәтче ролен үтисең дип әйткән. Әни булырга тиешле Гөл­чәчәк ханым ничек күр­шеләрдән гаеп эзләмәсен, акланырга тырышмасын, аңа ком­сызлык чире йокканы кү­ренеп тора.

Кырык баш сарыкны, берничә баш сыерны, аларның бозауларын туйдыру ансат эшме? Сугыштан соңгы кечкенә колхозлар нәкъ шуның кадәр мал тоттылар. Көн саен бер ат йөге тирес кенә җыйнала бит алардан. Күпме печән, фураж өләшеп чыгарга кирәк.

Кыскасы, ятимнәрне балалыкка бирү турында уйланырлык фикерләр хәттин ашкан. Беренче чиратта балаларны бик бәләкәй вакытта үз балалары булмаган гаиләләргә бирергә кирәк. Минем күпьеллык күзәтүләрем мондый балаларның үгилек төшен­чәсен белмичә, тәртипле булып үсүләрен раслый. Үз балалары булып та, тагын берничә баланы тәрбиягә алучыларга шикләнеп карарга кирәк. Мин ярты гасырдан артык ун һәм аннан да артык бала табып үстергән гаиләләрне күзәтеп киләм. Мондый гаиләләр арасында да “үги” балалар була. Ата-ананың барысына да җылы кулы җитеп бетми күрәсең. Кычыткан ашап үскән балалар арасында да, үсеп, акча эшли башлагач, мещанга әйләнгәннәре бар. Ишле гаи­ләдә үскән балаларның, соң­рак үгигә әйләнеп, элмәккә үрелгән чаклары да булды.

Ятимнәрне гаиләләргә өләш­кәнче, балалар йортында тәрбия ысулларын үзгәртергә иде безгә. Моннан берничә дистә еллар элек балалар йортында гаилә ысулы белән тәрбияләү турында сүз барган иде. Кечкенә һәм өлкән балаларның бер гаилә  булып, бер бүлмәдә яшәүләре максатка ярашлы булыр иде. Нигә әле өлкән кызның сеңлесе, бәләкәй баланың яраткан апасы булмаска тиеш! Бу очракта ир балаларга карата аерым якын килергә кирәк булыр. Балалар йортларына педагогия вузларыннан студент­лар­ның килеп йөрүе дә мактаулы күренеш булыр иде. Әлеге кеч­кенә гаи­ләләргә институттан студент апалары һәм абыйлары кайтып йөри икән, балаларның күңе­ле күккә тиячәк! Мондый тәрбия ысулы дәүләт карамагында булсын иде, дигән теләк бар. Иң мөһиме ятим балаларда үгилек төшенчәсе калмасын иде. Шул ук вакытта мәрхүм Туфан Миңнул­линның трибуна артына чыгып: “Балалар йортларын бетерергә ашыкмыйк әле, җәмәгать!” – дигән сүзләрен онытмыйк.

Акыллы бала булган ул Рүзәл. Әхлаксыз җәмгыятьтә артык кашык булуын яхшы аңлаган.


Әнис ЗАРИПОВ
Ватаным Татарстан
№ 34 | 26.02.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»