23.02.2013 Экология
Пүскән авылына селәүсен килгән
Узган атнада Балтач районының Пүскән авылы халкы үз гомерләрендә беренче тапкыр селәүсен күрә. Зоопаркта да, урманда да түгел, ә авыл урамында. “Урман мәче”сенең авылга сәяхәте канлы үлем белән тәмамлана.
– Кичке бишенче яртылар тирәсендә маллар карарга дип чыккан идем. Абзар артында сәнәк белән салам алган вакытта этем бик нык чиный башлады. Аптырап янына барсам, этем селәүсен белән сугыша икән. Башта мин аны эт йә төлке дип кенә уйладым, – ди Әнисә апа Фәизова.
Йортлары авыл читендә урнашканга күрә, ерткыч шуларга сугылгандыр инде. Урман да янәшәдә генә бит. Өскә сикерүеннән курыккан авыл кешеләре аны сәнәк белән куган. Тик җанвар бер китеп, әлеге хуҗалыкка яңадан әйләнеп кайткан. Аларның күршеләренә дә “кунак”ка кереп чыгарга өлгергән. Норма урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гөлфинә Фәйзуллинаның да юлына очраган әле ул. “Чаңгы шуарга дип чыккан идем. Бермәлне этләр өрә башлады. Куянга өрәдер, дидем. Аны күрәсе килеп, адымнарымны тизләттем. Селәүсен булып чыкты. Ул сукмактан килә иде. Мин бик нык курыктым. Артымнан чаба кебек тоелды. Селәүсен, чыннан да, кызурак килә башлады. Шулвакыт миңа Әнисә апа тизрәк үзләренә керергә кушты. Чаңгыларымны салып, аларга йөгердем”, – ди кыз.
Селәүсен Мәүлиха апаларның мунча алды белән дә танышып чыккан. Аны анда ябып куйган булганнар икән. Ә ул тәрәзәне ватып чыккан. Аннан качып чыгып киткәч, Мәрхәбә апа Хәйруллиналарның ишегалдына керә. Ул келәткә кергәч, шунда ябып куялар аны. Аннан ул инде чыга алмый. “Башта келәт тәрәзәсен ватып чыкмагае дип курыктым. Тимерләрен кыйшайтса да, ача алмаган. Ул анда ярты сәгатьләп торганнан соң Балтачтан аучылар килеп атып киттеләр. Селәүсенне карарга бик күп кеше жыелган иде”, – ди Мәрхәбә апа.
Селәүсен инде атылса да, авыл кешеләренең күңелендә курку бетмәгән әле. Тагын башкасы килмәгәе дип куркалар. Шуңа күрә кичке якта урамда йөрмәскә тырышалар.
Селәүсен кеше өчен куркынычмы, дигән сорау белән ТРның Хайваннар дөньясын саклау һәм куллану буенча Балтач һәм Арча районара бүлеге житәкчесе Илһам Галимҗановка мөрәҗәгать иттек.
– Селәүсеннәрнең күбәюе “беляк” токымлы куянның артуына бәйле. Безгә әлеге токымдагы куяннарның санын арттырырга кирәк. Ә “урман мәче”се моңа комачаулый. Алар аны шундук ашап та бетерми. Үтерә дә, күмеп куя. Азык беткәч, килеп ала. Селәүсенне кешегә куркыныч дип әйтеп булмый. Мин ауда 1998 елдан бирле инде, ләкин аны бер генә тапкыр да очратканым булды. Ул урманда эзләсәң дә очрамый әле, моның өчен бик тәҗрибәле белгеч булырга кирәк, – ди Илһам Мәхмүтович. Димәк, пүскәнлеләр тыныч сулап куя ала. Селәүсен кешегә тими.