|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2013 Җәмгыять
Татарстан гимны СҮЗЛӘРЕ билгеле булды (ВИДЕО)Гимнның сүзләре – Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре, русчага тәрҗемә – Филипп Пираевныкы Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның Дәүләт гимны беренче тапкыр сүзләре белән яңгырады. Гимнны ТР Дәүләт Советы депутатларына ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры тәкъдим итте.Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, парламент депутатлары, ТРның Дәүләт гимны текстын булдыруга өлеш керткән затлар катнашты. Дәүләт гимны текстының 8 юлы – татар телендә, сигезе – рус телендә. Закон буенча аларны бары тик бергә тулаем итеп башкару таләп ителә. Ул Татарстан Республикасы дәүләт - татар һәм рус телләрендәге бербөтен шигъри текст булып тора. Гимнның сүзләре – Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре, русчага тәрҗемә – Филипп Пираевныкы. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышында: "Нинди милләттән булуга карамастан, гимн РФнең Татарстан Республикасында яшәүче барлык гражданнарны берләштерүче булырга тиеш”, - дип белдергән иде. Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз, Цвети священная земля моя, Бүген узачак дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында әле гимн сүзләрсез генә яңгыраячак. Гимнны сүзләре белән башкару мөмкинлеге “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул иткәч мөмкин булачак. "Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проекты, беренче укылышта карау өчен, бүген узачак сессиягә чыгарыла.
Видео Татарстан Президенты сайтыннан алынды.
Римма ГАТИНА |
Иң күп укылган
|