поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.12.2008 Җәмгыять

ХАИННАН БАТЫР ЯСАП БУЛАМЫ? МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘМ ГАРИФ СОЛТАН. БУ ИКЕ ИСЕМНЕ ЯНӘШӘ КУЮ – ХУРЛЫК

"Ватаным Татарстан" газетасының 21 ноябрь санында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән әңгәмә урнаштырылган. Бу язма Германиядә яшәүче милләттәшебез Гариф Солтанга багышланган һәм "Татарның хокук яклаучысы" дип аталган.

Ил онытмас, бирсәң каныңны

Ватан өчен изге көрәшкә.

Хаин каны тама чиләккә,

Батыр каны тама йөрәккә.

М.Җәлил.

 

Әлеге әңгәмәдә Ф.Бәйрәмова Г.Солтан турында мөкиббән китеп сөйли, аңа искиткеч зур бәя бирә, аны татар тарихында тирән эз калдырган каһарман дип атый, татарның иң олы, иң бөек шәхес-ләре белән бер рәткә куя: "Татар шигъриятен бер Тукай, татар әдәбиятын бер Исхакый, татар тарихын бер Мәрҗани генә тудырмаган, татар бәхете өчен бер Җәлил генә көрәшмәгән. Алар арасында Дәрдмәндләр, Такташлар, Галимҗан Ибраһимовлар, Габдерәшит Ибраһимовлар, Һади Атласи, Әхмәт Тимер, Галимҗан Идриси, Шәфи Алмаз, Гариф Солтаннар да булган!"

 

Кем соң ул – Тукайлар, Исхакыйлар, Муса Җәлилнең үзе белән бер рәттә торырлык Гариф Солтан?

 

Г.Солтан 1923 елның 25 сентябрендә Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында туа. Гаиләсе белән Ишимбайга күчеп килгәч, ул монда урта мәктәпне тәмамлый һәм Уфа педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Монда ул бик тырышып немец телен өйрәнә, аз-маз алманча "сукалый" да башлый. Әмма бер генә ел укып кала – Бөек Ватан сугышы башлана. Унтугыз яшьлек егетне, армиягә алып, фронтка озаталар. 1942 елның җәендә Г.Солтан әсирлеккә төшә.

 

Хәзер инде без әсир төшкән кеше-ләрне гаепләмибез, моны Адәм баласының башына төшкән зур бәхетсезлек дип бәялибез. Әмма шулай да әсирләр арасында да төрле кешеләр булган. Г.Солтан турында аның белән бергә булган кешеләр, ул үзе теләп дошман кулына бирелгән, хәтта, атмасыннар дип, безнекеләр окобына граната ыргытып киткән, дип сөйләделәр. Бәлки, Г.Солтан моны немецларга ошар өчен генә сөйләнеп йөргәндер – хәзер инде моны берничек тә исбат итеп булмый.

 

Һәрхәлдә, Г.Солтан әсирләр лагеренда озак җәфаланмый. Шул ук елның август аенда ул немецларга хезмәт итәргә теләк белдерә һәм аны Остров янындагы хәрби әсирләр лагереннан Берлин янындагы Вустрау исемле ябык лагерьга күчерәләр. Монда бераз тикшереп, тел төбен ачыклаганнан соң, фашистлар аны, немец телен белүен искә алып, тәрҗемәче итеп билгелиләр.

 

Шулай итеп, ул 1942 елның көзеннән җаны-тәне белән фашистларга хезмәт итә башлый.

 

"Идел-Урал" легионында тәрҗемәче булып эшләвен Гариф Солтан үзе дә таный. Әмма бер әйберне әйтеп бетерми: тәрҗемәче вазыйфасын башкарган һәрбер кеше шул ук вакытта немец     контрразведкасының 1-ц бүлегендә агент, ягъни шымчы булып исәптә тора. Бу турыда рәсми документлар да бар. 1945 елны Вустрау лагереның архивы тулысы белән безнең гаскәрләр кулына эләгә. Трофей документлар арасында немецларга хезмәт итәргә ризалык биргән шымчылар исемлеге дә сакланган. Бу исемлектә исә Г.Солтан фамилиясе дә теркәлгән. Аның турында менә болай дип язылган: "Ышанычлы хәбәрләр китерә. Фюрерга тугрылыклы. Барысын эшләргә дә әзер. Зур һәм мөһим эшләргә ярарлык".

 

Шундый зур һәм мөһим эшләргә ярарлык булгач, фашистлар аны гади тәрҗемәче итеп кенә файдаланмыйлар. Бераздан ул Берлиндагы татар комитетының бөтен эшләре өчен җавап биргән һәм гомумән татарлар хәрәкәте белән идарә иткән атаклы фашист, адвокат Генрит Унгляубеның шәхси адъютанты итеп билгеләнә. Г.Солтан фашистларның иң җаваплы киңәшмәләрендә катнаша, татар әсирләреннән легион төзеп, тизрәк фронтка җибәрергә булыша, хуҗасы Унгляубега татарларның ниятләре һәм алар арасында йөргән имеш-мимешләр турында шундук хәбәр итеп тора.

 

Безнекеләр кулына эләккән тагы бер рәсми документта – Г.Унгляубеның фон Мендс исеменә язылган докладында – аның турында: "Гариф Солтан сезнең белән миңа караганда да зуррак нацист", – дип әйтелгән (Русчасы: "Он больший нацист, чем мы с вами!")

 

Аның тырышлыгын һәм немецларга тугрылыгын искә алып, Г.Солтанны Татар комитетының бүлек мөдире итеп билгелиләр. Ул мөһим һәм иң җаваплы оештыру бүлеге өчен җавап бирә, кадр-ларны сайлый. Ватан сугышы беткәнче фашистларга бик тырышып хезмәт итә.

 

Хәзер Г.Солтан үзен гади әсир итеп күрсәтергә тели. Ләкин әсирләрнең күпчелеге ватаннарына тугрылыклы булып калды, немецларга, ягъни дошманнарга хезмәт итүне хурлык дип санады. Бу турыда җәлилче Рәхим Саттар куен дәфтәрендә болай дип язып калдырган:

 

Канга батып, хәле беткәч, әсир иттеләр.

Кулларына богау салып, алып киттеләр.

...Шунда да ул тугры булды Туган иленә,

Төшермәде һич кара тап биргән сүзенә.

 

Илен сатып дошман ягына чыккан хаиннар турында Муса Җәлил "Дүрт гөл" исемле шигырендә яза. Биш сугышчы, дошман юлын бүлеп, чокырда ята. Шунда дошман танкларыннан куркып, берсе "биреләм" дип кулын күтәрә һәм дусларының кылычыннан үлемен таба. Дөрес, алар барысы да сугыш барышында һәлак була. Ләкин шагыйрь аларны төрлечә бәяли:

 

Әкияттәге төсле үлән үсәр

Бу данлыклы кабер өстендә.

Чәчәк атар дүрт гөл дүртесендә

Һәм тигәнәк үсәр берсендә.

 

Сез килегез, кызлар, бу кабергә,

Тигәнәкне йолкып атыгыз!..

Иркәләсен илнең ал гөлләрен

Йөрәкләрдән төшкән яктыгыз!

 

Җәлил хыянәтчеләргә әнә ничек караган. Фәүзия Бәйрәмова гына башкача карый.

 

Әсирлектә булып, иленә исән кайта алган Рушат абый Хисаметдинов бу озын буйлы, мәһабәт гәүдәле чибәр егетне яхшы хәтерли. Аның сүзләренә караганда, Гариф Солтан Берлин каласында модалы яңа костюм, алтын кысалы күзлек киеп йөргән. Легионерлар аның фашистларга хезмәт итүен яхшы белгәннәр, шуңа күрә аңардан ераграк йөрергә тырышканнар. Кайбер әсирләр фикеренчә, Муса Җәлилнең яшерен оешмасын да фашистларга шул ук Гариф Солтан саткан. Һәрхәлдә, допрослар вакытында ул, немец тикшерүчеләренә ярдәм итеп, тәрҗемәче буларак катнаша. Кайбер мәгълүматларга караганда, җәлилчеләрнең яшерен оешмасы фаш ителгәннән соң немец хуҗалары Г.Солтанны "Күңеллеләр өчен" дигән махсус медаль белән бүләкли ("Для восточных добровольцев").

 

Әлбәттә, мондый кеше, үзен аклар өчен, җәлилчеләргә ничек тә тап төшерергә, аларның батырлыгын мөмкин кадәр кимсетергә тырыша. Аныңча, аларның фашизмга каршы көрәшүләре дә, илләренә һәм хәрби антларына тугрылыклы булып калудан түгел, бары "куркаклыклары" белән аңлатыла: "Совет гаскәре җиңеп килә башлагач, легионерлар куркуга төштеләр, чөнки немецлар белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен илдә аларны үлем җәзасы көтә иде..."

 

Бердән, яшерен оешманың яралгылары 1942 елның көзеннән, ягъни совет гаскәрләре әле Германиядән бик ерак булган, сугышның нәтиҗәсе дә билгесез чакта оеша. Икенчедән, җәлилчеләр беркайчан да илләрен сатмадылар, легионга да аны эчтән шартлату өчен генә керделәр. Һәм легиондагы баш күтәрүләр аларның тактикалары дөрес булуын раслады.

 

Хәер, Г.Солтан үзе дә җәлилчеләрне "немец империясенә хыянәт иткән өчен" гильотинада башларын чабын үтерүләрен таный. Димәк, алар "немец империясенә хыянәт иткәннәр", әмма үз илләренә тугрылыклы булып калганнар. Г.Солтан исә фашистларга хыянәт итмәгән, үз илен генә саткан. Ничек инде аны каһарман дип атамыйсың?

 

Г.Солтан җәлилчеләрне акылсызлыкта гаепли, алар "үзләренең башсызлыклары аркасында эләктеләр" дип сөйли. Ф.Бәйрәмова исә аның һәрбер сүзенә ышанып, хуплап тора. Әйе, Г.Солтан үзен акыллы баш дип исәпли. Ул иленә хыянәт итте, ватандашларын фашистларга сатты. Әмма шуның бәрабәренә исән калды. Тора-бара хокук фәннәре докторы, "Азатлык" татар-башкорт радиосының җитәкче редакторы булды. Хәзер исә Америка гражданы булып, шул илнең кайбер ябык оешмаларыннан зур пенсия алып ята, Ф.Бәйрәмова әйткәнчә, Мюнхенда кадер-хөрмәттә яши.

 

Илләренә хыянәт итсәләр, бәлки җәлилчеләр дә әлегәчә шулай кадер-хөрмәттә яшәгән булырлар иде. Тик алар башсыз булдылар шул – илләре, халыклары, туганнары өчен башларын салдылар.

 

Бу турыда М.Җәлил "Моабит дәфтәрләре"ндә бик ачык итеп яза:

 

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе.

Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю –

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

 

Әминә ханымга багышланган "Ышанма" шигырендә ул: "Илемне һәм сине алмаштыргач, Җирдә миңа тагы ни кала?" – дип чын күңелдән ачынып яза.

 

Муса Җәлил һәм Гариф Солтан... Бу ике исемне янәшә кую да хурлык, минемчә. Әгәр Муса Җәлилдән бу турыда сорасаң, ул нәрсә дип әйтер иде икән? Хәер, "Моабит дәфтәрләре"ндә бу сорауга да җавап табып була:

 

Син бастыңмы сафка, кыенлык,

Кайгы йөге илем тартканда?

Кыенлыкта күренә кыюлык,

Ил батырны сыный батканда.

 

Берсе иле өчен башын салса, икенчесе дошман ягына чыгып, илен сата.

 

Заманалар үзгәрә. Хәзер инде без Совет иленә каршы көрәшкән эмигрантларны да гафу итәбез. Г.Солтан да сугыштан соңгы елларда, бәлки, милләте, халкы өчен нәрсәдер эшләгәндер. Бу турыда мин Ф.Бәйрәмова белән бәхәсләшмим. Шулай да Ватан сугышы чорын истә тотып, мин андый кешене "күренекле милләттәшебез" дип атамас идем. Һәм энциклопедияләргә кертергә дә ашыкмас идем.

 

Бер газета мәкаләсе белән генә чикләнмичә, Ф.Бәйрәмова Г.Солтан турында "Азатлык" радиосында да чыгыш ясады. Германиядә чыга торган басмаларда да мәкалә бастырды. Һәм ничек тә бу бәндәдән сатлык җан түгел – милли каһарман ясарга тырышты. Ничек мактамыйсың? Гариф Солтан, аныңча: "Ярты гасыр буе бөтен дөньяда татар халкын яклап чыгышлар ясаган, милләт бәйсезлеге турында меңләгән мәкаләләр язган, бүген дә татар халкының хокукларын яклап, үз сүзен курыкмыйча әйтә торган каһарман шәхес бит ул!"

 

Шулай да, ничек кенә тырышмасын, хаиннан батыр ясап булмый.

 

Гомумән, фашистлар белән хезмәт иткән, үз илләренә каршы көрәшкән Гариф Солтан, Шәфи Алмаз, Әхмәт Тимер, Галимҗан Идриси кебек шәхесләрне мактый-мактый күккә күтәрергә кирәк микән? Әйе, алар милли идеягә таянып, совет режимына каршы көрәшкән. Әмма алай дисәң, Гитлер да Совет хөкүмәтенә, Сталинга каршы көрәшкән. Нәрсә, хәзер инде без аны да күтәрергә, аңа да мөкиббән китәргә тиешме?

 


Рафаэль МОСТАФИН
Ватаным Татарстан
№ 251 | 12.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»