|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2013 Җәмгыять
"Буйдакларны кызганып, йөрәгем сыкрый"“Татарстан яшьләре”ндә Мансур Исхаковның “Димче булма – башыңа бәла алма” дигән мәкаләсен укып чыккач, җаным түзмәде, кулыма каләм алдым. Мондый мәкаләне ялгызлык газабын кичермәгән кеше генә яза аладыр, мөгаен. Ялгызларны парлы итү – искиткеч игелекле гамәл бит ул. Моннан егерме еллар элек каенсеңлем Зәмзәмия үлеп китте. Мәктәп яшендәге дүрт баласы калды. Киявебез Минрахман – эчми, тартмый торган бик тыйнак, тәртипле кеше. Икесе дә фермада терлек карыйлар иде. Аннан, тырышлыгын исәпкә алып, Минрахманны ферма мөдире итеп куйдылар. Зәм-зәмия дә мактаулы терлекче иде. Соңгы юлга бөтен авыл халкы елап озатты аны. Ул мине бик якын итә: “Апа, мин сине әниемнән артык күрәм”, – дия иде. Шулай итеп, гаилә (дүрт бала, каенана) хуҗабикәсез калды. Инде тормыш йөген тарту өчен кемне табарга, Минрахманга кемне димләргә?.. Миңа “Васильево” шифаханәсенә барырга туры килде. Шунда Роза исемле кечкенә генә буйлы, мөлаем кыз белән таныштым. Аның әтисе Мөшәрәф диңгезче булган һәм бер сәяхәтеннән әйләнеп кайтмаган (язучы Миргазиян Юныс: “Диңгез-океаннарда ел саен 50 мең чамасы кеше һәлак була”, – дип язган, Розаның әтисе дә шул корбаннарның берсе). Шуннан бик яшьли тол калган әнисе, Розаны әби-бабасында калдырып, кияүгә чыккан икән. Мин шул кечкенә чибәр кызны ипләп кенә Минрахман кияүгә димләдем дә куйдым. Шифаханәдән кайткач, ирем Мөслим белән Минрахманны алып, Кукмара районы Туембаш авылына бардык. Кияү белән кәләш бер-берсен ошаттылар. Роза бик булдыклы, балаларга кайгыртучан әни булды. Үзе дә бер кыз тапты. Гаиләдәге малайлар, кызлар бик тәртипле үстеләр, укыдылар, урнаштылар. Роза башлангыч сыйныф балаларын укытып, пенсиягә чыкты һәм ире Минрахман да лаеклы ялга чыккач, алар Кукмара поселогына киттеләр, йорт салып, бәхетле яшиләр. Телефоннан даими сөйләшеп, хатлар язышып торабыз. Димче ярдәме белән оешкан тагын ике гаиләне беләм. Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы кешесе Галимҗан өч кыз бала анасы Мөзәянә белән шулай кушылып, бәхетле гомер кичерделәр. Галимҗан бик мактаулы терлекче, гаиләсендә менә дигән хуҗа, тәртипле ир һәм ата иде. Кызганыч, ике ел элек вафат булды. Дүрт бала белән тол-ятим калган Фәриткә дә бер балалы Фәридәне димләп куйдылар. Фәридә тагын ике бала тапты. Шулай итеп, җиде бала, каенана – хәйран калырсың. Иреннән бик күпкә яшь булуына карамастан, Фәридә барлык балаларны тигез яратты, ана назын берсенә дә кызганмады. Инде өч балалары үз гаиләләрен кордылар. Фәридә кибетче булып эшли. Күркәм холыклы, сабыр булганы өчен халык бик хөрмәт итә аны. Сораштырам: “Ничек яшисез?” – дим. Йөзендә кояш балкый: “Аллага шөкер, кушылганыбызга унсигез ел үтеп китте инде, сизелмәде дә!” – ди. Авылыбызда өйләнмәгән 22 егет бар. Шуларны күрсәм, йөрәгем сыкрый. Кыз балалар, укуны тәмамлап, шәһәргә чыгып сызалар. Ә бу егетләр ата-ана хакын хаклап, авылда калалар. Гомерләре парсыз уза, кадерле ир, хөрмәтле әти булу бәхетен татымый яшиләр бит дип, гел шуларны уйлап, кызганып йөрим. Беләм, безнең авылга гына хас проблема түгел бу. Ничек кенә гаиләле итәргә соң аларны? Бәлки чарасын инде тапкан кеше бардыр, язсагыз иде.
Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|