|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2013 Җәмгыять
Почта. Хат та ташый, суыткыч та сата“Почта һәм кибет булмаса, авыл да бетә дигән сүз”. Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының шушы көннәрдә узган коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Авылда почта бар ул анысы, почтальоннар да мөмкин кадәр көч куя. Ләкин бу тармакта өелеп килгән проблемаларның чишелеше күренми әле. Почтальон күчмә кибет сыман... Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди халык. Шуңа Нурлат районының Әмзә авыл җирлегенә почтальоннар эше белән танышырга махсус бардым. Яңа Әмзә почта бүлеге мөдире Равия Мәхмүтова әйтүенчә, почтальоннарның эше иртәнге сәгать унбердә башлана икән. Ник дигәндә, матбугат, хатлар төнге сәгать 3тә Казаннан Алексеевскига килеп төшә. Нурлатка караган корреспонденция районга көндезге сәгать 12ләрдә генә барып җитә. Почтальон исә аны таратуга көндезге сәгать 2ләрдә керешә (Яңа Әмзәдән 70 чакрым ераклыкта урнашкан Нурлаттан почтаның авылга килеп җитүе өчен дә шактый вакыт кирәк бит әле). Хәер, “корреспонденция” дию дә бик үк дөрес булмас. 1980–1990 елларда ул почтальоннар хат кына ташып йөргән. Хәзер исә алар күчмә кибет ролен үтәргә мәҗбүр. Моның шулай икәненә почта бүлегенә аяк атлау белән инанасың. Газета-журнал, конверт, посылка тартмаларын урнаштыру өчен ясалган киштәләрне хәзер печенье, үсемлек мае, чәй, бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, кер юу порошогы, шампунь, тагын әллә нәрсәләр басып алган. Тәрәз төбендә сатып алучыны гөл чүлмәкләре, кәстрүлләр, манты пешерү җиһазы көтеп утыра. “Бүтән бүлекләрдә телевизор, суыткыч, тузан суырткычларга кадәр сатарга мәҗбүр итәләр. Безнең бүлмә кечкенә булганга, андый зур җиһазларны куярга урын юк”, – ди бу хакта Равия ханым. “Авылда кибет юкмы әллә?” – дим. “Бар, кибете дә бар, бүтән уңайлыклар да. Ләкин бит кибеттәге товарлар почтадагыга караганда уртача алганда 20 сумга кыйммәтрәк. Шуңа халык мөмкин булган бар нәрсәне бездән ала”, – дип аңлата Равия ханым. Почта бүлегенә үзләре килеп алса, бер хәл. Халыкның күпчелегенә исә товарны почтальоннар ташый икән. Әйтик, Мәрфуга түтигә бер кило прәннек, бер кап чәй кирәк, ди. Кичә генә үсемлек мае да бетеп киткән. Ул моны алдан хат ташучыга әйтеп куя. Почтальон исә икенче көнне, әнә шул прәннек-майларны сумкасына салып, Мәрфуга түтигә илтеп бирә. Ә бит авылда прәннек ашарга теләүче бер Мәрфуга түти генә түгел. Иске Әмзә авылы почтальоны Гөлшат Вафина әйтүенчә, сумка авырлыгы кайвакытта 30 килодан да артып китәргә мөмкин. “Икешәр сумка күтәреп йөрибез, кая барасың инде. Кыш көне җәяү йөрим, җәй көне велосипед эшне бераз җиңеләйтә. Анысын да үзем сатып алдым”, – ди 12 ел стажлы почтальон. Атнасына биш тапкыр 73 йортка газета-журнал, товар ташуга Гөлшат Вафина аена нибары 3 мең сум алып эшли. Әлеге авыл Яңа Әмзәдән (почта бүлегеннән) 3 чакрым ераклыкта гына урнашканга, юл чыгымнары өчен өстәмә акча түләү каралмаган. Гаиләсен ничек тә булса туйдыру өчен (Вафиннарның олы балалары Казанда төзелеш университетында укый, кечесе быел 9 сыйныфны тәмамлый), гаилә башлыгы Казанга китеп эшләргә мәҗбүр. 3не ала – 5не түли Сүз уңаеннан, “Татарстан почтасы” китергән мәгълүматка караганда, республика хат ташучыларының уртача хезмәт хакы 10 мең 634 сумны тәшкил итә икән. Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров әйтүенчә, илдәге почта бүлекләренең һәр хезмәткәренә эш хакын 1 мең сумга булса да арттыру өчен 4,5 миллиард сум акча кирәк. Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының шушы көннәрдә узган коллегия утырышында билгеле булганча, республикада гына әлеге өлкә былтыр 44 миллиард сумлык табыш алган. Аена 3 мең сум эшләү өчен күпме газап чигүче Гөлшат апаның, бу сумманы ишеткәч, чәчләре үрә тормаса ярый инде. Ул 3 мең сумнан бит әле коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк: авыл халкы әйтүенчә, газына – уртача алганда 3 мең сум (җәен әлеге сумма бераз кими), утка 700-800 сум, су – аена бер кеше өчен 60 сум. “Почтальоннар бу эшкә ничек алына соң? Китәргә җыенмыйлармы?” – дип сорыйм почта бүлеге мөдиреннән. “Китәм дип куркыталар анысы, ләкин авылда бүтән эш булмагач, кая китсен?” – ди ул. Мәсәлән, Равия апаны эштә сәламәтлеге, дөресрәге, аның бераз какшавы тота икән. “Авыру сәбәпле, өйдә утырганда, тазара башлыйм, йөрүләре авырая. Ә эштә авыруым сизелми. Бергә эшли торган кызлар да бик ягымлы, мөлаем, гел хәлемне белеп торалар. Акчасы аз булса да, тагын бераз эшлим. Әле ярый безнең почта бүлеге төзек, җылы, уңайлы. Кайберәүләр иске биналарда кышларын туңып утырырга мәҗбүр бит”, – дип тормышка шөкер кыла ул. Мондый эшкә әнә шундый түземле, юк кына нәрсәнең дә уңай ягын табарга сәләтле кешеләр генә алынырга мөмкиндер ул, мөгаен. Почтальон эше бит әле почта тарату белән генә чикләнми. Кеше белән аралашырга кирәк, хәл-әхвәлен белергә. Фәлән апаның кан басымы күтәрелүен, фәлән абыйның оныгы кайтуын, югары очтагы абзыйның шикәр комы бетүен, түбән очтагы әбинең моң-зарын беренче булып нәкъ почтальон ишетә бит. “Элек почтальоннар пенсия дә ташырга мәҗбүр иде, хәзер әлеге таләп бетерелде, эшләре шул ягы белән җиңеләйгәндер инде”, – дим Равия апага, сумкада акча күтәреп йөрүнең дә җиңел булмавына ишарәләп. “Сбербанк бүлекчәләре булган авылларга гына кагыла бит ул. Әле анда да акчаны кулларына китереп тоттырганны яраталар. Шуңа бу яктан эшебез бер дә кимемәде”, – дип аңлатты ул. Почтальоннар кача башласа? Почтальоннарны йөдәткән тагын бер мәсьәлә – план үтәү. Посылка салу заманы күптән узса да, почта хат ташучыларны аена билгеле бер сандагы посылка таратырга мәҗбүр итә икән. Аның булмавын исә товар сатып капларга туры килә. План исә, үз чиратында, авылдагы йортлар санына бәйле. Ә ул статистиканы, Равия ханым әйтүенчә, инде берничә ел яңартканнары юк. “Ничә йортта инде күптән беркем дә яшәми. Кыш көне исә олы яшьтәгеләрнең күпчелеген туганнары, балалары үз яннарына зуррак шәһәрләргә алып китә. Авылда тормыш җәй көне генә гөрли. Ә планны ел дәвамында үтәргә кирәк”, – дип сөйли почта бүлеге мөдире. “Почта булырга тиеш, кешегә хезмәт күрсәтелергә тиеш, – дип, “Татмедиа” агентлыгы коллегиясе утырышында да, шушы көннәрдә узган Элемтә министрлыгы киңәшмәсендә дә искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Тикшерегез, почтальон юкмы, эшкә йөрмиме, юлы юкмы”, – диде ул бу хакта. Тикшердек (дөрес, әлегә бер генә авыл җирлеген). Почтальоны да бар (әлегә), юлы да, эшкә дә йөри. Әмзә халкы да алар хезмәтеннән канәгать (газетаны вакытында китермәгәне яки югалтканы аркасында бүтәннәр почта хезмәтен соңгы сүзләр белән сүккәндә дә). Ләкин күңелдә ниндидер ризасызлык хисе калды. Чәйнек төбендә утырып калган юшкын сыман. Авылны бетүдән саклап калуның бер чарасы булган почтальоннар бер-бер артлы эштән китә башласа, авыл кем кулына калачак?
Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА |
Иң күп укылган
|