17.02.2013 Җәмгыять
Фәнис Зыялы. Такташка хатлар. Беренче хат, «Кыш җыры» әсәре буенча
Нәрсә әйтергә теләгәнемне белсәң дә, әсәрләрең буенча мин барыбер сиңа хатлар язырга булдым.
Барыбызның да зарыгып көткән язы, чәчәкләрен ияртеп ниhәять килеп тә җитте. Җил, буш вакытында очраган берәүнең борынына әле дә булса тузан тыгып йөри, печән бәйләмнәрен очырта, кырдан кырга оча, килеп юлга поса. Хәзер аның бер дә эче пошмый, ул ни генә эшләмәсен, тиздән язның киләсен дә, яздан соң ямьле җәй аеның киләсен дә белә. Теге сукбайларның бакчаларга кереп урлап чыккан алма агачларының чәчәк атып алма булып өлгерәсен дә, урман кырларның аллы-гөлле шау чәчәккә төренәсен дә белә.
Бер аякта гына басып томшыгын җылы каурыйлары арасыннан чыгармыйчa ата казга җавап биргән ана казның да җилгә әллә ни бик исе китми хәзер. Әллә җил юнәлешен үзгәрттеме, әллә холкы үзгәрдеме белмим, әмма аннан берәү дә курыкмас булды, ул барысы белән дә дус тату яши башлады. Аның эше күбәйсә дә, бирелгән җаваплы эшләрен сөенеп торып җиренә җиткереп үтәде.
Тукта, әнә тагын теге ягымлы тавыш ишетелә түгелме?! Аның йөрәккә сихәт биргән изге тавышны авыл өйләренә кертеп өлгертәсе бар. Тавыш килгәндә ул юл буендагы чәчәкләргә кунарга хәзерләнгән күбәләкләрне куалап йөри иде. Тавышка таба йөгергәндә дә бер дә буш тормады, ямь-яшел уҗымнар белән вальс әйләнеп аларның күңелләрен күтәрде, хәл-әхвәлләрен сорашты, уҗым басуы мәрхәмәтле җилне баш иеп озатып калды. Йокымсырап яткан түгәрәк күл өстен тетрәтеп үткәннән соң, тавышны кадерләп кочагына алды да, калай түбәләрдән шуып төшеп, ишек алларына, ишек астыннан өйнең эчендәге бүлмәләргә таратты. Ашханәдәге яңа пешкән күмәч исен кесәсенә тутыргач та ачык тәрәзәдән очып чыгып юлына дәвам итте.
Үзе шук та инде, теге күмәч исен күрше өйнең баскыч төбендә чебеннәр белән мәшгуль песи малаеның битенә китереп бәрде, әле велосипедта пыр туздырып барган малайларның башлыгын сыпырып төшерде, әле бауга кибәргә эленгән Айрат малае Илгизнең ап-ак күлмәген җилфердәтеп узды, әле каядыр ашыккан авыл агайларының агарган сакалларына уралып узды. "Җил дускай, әйдә бергә уйныйк",- диеп, юлына очраган кояш нуры малайларына, "минем чәчәкләремне өзалмыйсың", - диеп, үртәп калган алмагачының ботагына сарылып чәчәгенең арасындагы бал кортына елмая-елмая сәлам бирде дә вазыйфасын үтәргә ашыкты. Бик матур, моңлы, хозурлы бу тавышны тарату аның иң күңелле, иң яраткан hөнәренә әверелде. Чөнки ул бу тавышны ишеткән барча тереклекнең җанланганын да, барлык кешеләрнең сөенгәнен дә сизә, күрә белә иде.
Менә ул "лә иләhе иллаллаh" дигән соңгы илаhи әманәтне авылның иң баштагы өенә кертеп чыкканнан соң, басуга китеп юлчыларның тагын печән бәйләмнәрен күчереп куярга, кырдан кырга очып уйнарга, юлларда посарга юнәлде. Очып барган чагында чәчәкләрнең оста бакчачысы кояш, үзенең нур балаларына җилнең өлгерлеге турында гәпләшүен дә ишетте. Хайваннарны яткылыкка таба куалаган атаның малаена карап:
- Улым, ишетәсеңме азан тавышын?
- Әйе, әтием, ишетәм.
- Менә бу тавыш, улым, авыл өйләренә генә түгел, басу кырлар, урманнар аша районнарга, аннан шәhәрләргә, нурлы башкалабызга hәм барлык борыңгы ата-бабайларыбызның туфракларына тарала.
- Әти, бу бит әкият түгел, чынга охшаган.
- Әйе бу әкият түгел, улым, бу чын, -дигән сөйләшүен дә ишетеп калды.
- Бүген җилдән дә бәхетле хезмәтче юк иде. Әйе, ул күп әкиятләр тыңлады, әмма бу атаның әйткәннәре әкият түгел иде. Җил шатлыгыннан юл өстендә хәлсезләнеп яткан тузаннардан пәри туе ясап алды да телефон баганасына менеп бии бии җырлый башлады. Бер баганадан икенчесенә тоташкан чыбык өстенә тезелешеп утырган чыпчыклар белән спектакль куйганнан соң икенде вакыты мәчет ягыннан ишетелгән илаhи вә сиxри тавышка таба юл алды.
Җил, үрдәк малае кебек кояшка күзен кысып, "Аллаaaahу әкбәр, аллаaaaahу әкбәр", - дия дия авылга таба йөгерде.
Фәнис Зыялы.
22.12.2012