поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.12.2008 Юмор

ПРЕМИЯ

Фотограф Шамиргә үз гомерендә беренче тапкыр премия бирделәр. Тукай премиясе түгел түгелен, шулай да... Исеме чыңлап торган “Бәллүр каләм” премиясен. Лаеклы, бик лаеклы иде ул аңа – кырык булмаса, бер утыз тугыз ел гомерен шул эшкә багышлагандыр. Әнә фотоаппаратлар тутырып йөргән букчасы ягына кыйшаеп та калган инде ул фидакарь матбугат каһарманы. Ничә очрашсаң да, түрәләрнең гәҗитләрдә бастырырга ярамаган килбәтсез рәвешләрен күрсәтеп, көлдереп китә.

Тантанадан шактый авыр “Бәллүр” пыяласын күтәреп кайтып, хатынына: “Син мине котлый аласың!” – дип сөенечен әйтүе булды, җанкисәгенең: “Акчасы кая?” дигән һич көтелмәгән зәһәр тавышы яңгырады. Чыннан да, нигә соң әле ул бу турыда уйламаган? Кара әле, башына да килмәгән. Кемгәдер машина да бирделәр түгелме соң? Башкаларга конвертларга тутырып нидер өләштеләр. Ә аңа?.. Ул ирексездән, нәрсәдер исенә төшереп, кесәсеннән нечкә бауга тагылган әллә нинди әйбер тартып чыгарды. Флешка түгелме соң? Әйе шул, аңа бернәрсәгә кирәкмәгән флеш-карта биргәннәр, өч тиенлек нәрсә... Ай, кителде кәефе, ай, ишелде дөнья. Юк, дөреслек, гаделлек беркайчан да булмады һәм булмас та! Ай, котырды җене! Җитмәсә, хатыны чагып канга агу сала: “Акчасы кая, акчасы кая?!”

Сүгенә белми ул, шулай да хатынының “әнкәсен” искә төшереп алды. Ачудан, хатыны чыгарып атканнан калган центнер ярым фотографияләрен актарып, түрәләрнең ямьсез чырайлы сурәтләрен җыярга тотынды. “Күргәзмә ясыйм, бөтенесен фаш итәм”, – дип сөйләнә-сөйләнә шашты. Ахырдан тынды. Хатыны да гомер иткән ире хәлен аңлады, күрәсең. Бигрәкләр гөнаһсыз бәндә шул. Идәнгә генә патшаларча чәй көйләде, гөбәдиясе дә бар, тамак ялга Шамир. Аннан ял итәрсең. Иртәгесе кичкесенә караганда хәерлерәк булыр, Ходай кушса. Гадәттәгечә, кочаклашып йокладылар.

Шамир төндә үзен “Татмедиа” ишеге төбендә “Бәллүр каләм”ен һәм флешкасын сатып торган кыяфәттә күрде һәм, Аллага шөкер, котылдым дип, йокысыннан уянды.

Юк шул, абруен бәяләгән флешкасы муенында асылынып тора иде.


Алмаз ХӘМЗИН
Безнең гәҗит
№ --- | 03.12.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»