поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2013 Җәмгыять

Ут эчендә янсам да мин, ахыры яшәп туймамдыр... (Гакыйль СӘГЫЙРОВ көндәлекләре)

Өлкәбездә яшәп, үзен татар итеп санаучы һәркем каһарман якташыбыз, танылган татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны яхшы беләдер, аның күпләребезгә үрнәк булырлык тормышы, бай иҗаты белән горурланадыр дип уйлыйм. Әгәр исән булса, быел 16 февральдә аңа 75 яшь тулган булыр иде. Тик мәрхәмәтсез үлем 2009 елның 29 июлендә татарның бөек улын арабыздан алып китте. Һәм без шагыйрьнең юбилеен бу юлы аның үзеннән башка гына үткәрәчәкбез.

Күптән түгел кулыма Гакыйль Сәгыйровның умыртка сөягенә катлаулы операция ясатып, бер хәрәкәтсез түшәктә генә ятарга дучар ителгәненә кадәр дә, аннан соң да озак еллар дәвамында иҗат ителгән күпсанлы, әле беркайда да басылмаган шигырьләре, публицистик мәкаләләре, хикәяләре, көндәлек кулъязмалары килеп эләкте. Шуларны барлап, бергә туплап, каһарман якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы турында бер китап язып, дөньяга чыгарырга хыялланам. Моны әле күпләр шагыйрь үзе исән чагында, аның җитмеш яшьлеген билгеләп үткәндә соралганнар иде. Тик төрле сәбәпләр аркасында бу эш гел артка кичектерелеп торды. Ниһаять, менә быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, танылган эшкуарыбыз Ильяс Шәкүров китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Һәм мин эшкә тотындым.

Шагыйрьнең архив кәгазьләрен актарып утырганда 1966 елның 3 августы белән тамгаланган көндәлекләр дәфтәренә тап булдым. Бу чакта Гакыйльгә инде 28 яшь тулган һәм 1952 елда ясалган операциядән соң ундүрт ел вакыт үткән булган. Бер хәрәкәтсез түшәктә яткан якташыбыз каләмен теш арасына кысып, кабат язарга да, рәсем ясарга да өйрәнгән. Аның шундый пөхтә, матур итеп язылган язмаларына карап хәйран каласың. Куллары исән чагында язган язу үрнәкләре белән чагыштырганда, болары күпкә төгәлрәк тә төсле әле.

Соңгы вакытларда шактый күпсанлы шигырьләр, рәсемнәр иҗат итәргә өлгергән якташыбыз көндәлегендә аларның бер файдасызга тартмада ятуларына борчылуын да белдерә. Редакцияләргә җибәргән рәсемнәре дә тиешлечә бәяләнмичә кала бирәләр дип яза ул.

Менә көндәлектәге өметсезлек рухындагы уйланулар әкренләп киләчәккә өмет хисләре белән алмашына бара. Моңа 1965 елның 5 маенда “Комсомольская правда” газетасында Ирина Цетинаның “Пламенный карандаш Гакиля” дип аталган язмасы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Язма дөнья күргәннән соң, Иске Фәйзулла авылына “Социалистик Татарстан” газетасының Нурлаттагы үз хәбәрчесе, яшь шагыйрь Рәшит Зәкиев килеп, аның тормышы, иҗаты белән таныша, Республика басмасында ачы язмышлы шагыйрь турында тәфсилле язма һәм аның берничә шигырен бастырып чыгара. Шуннан соң Гакыйль янына Татарстаннан бер-бер артлы мәртәбәле кунаклар килә башлый: баштан шагыйрь Гөлшат Зәйнәшева, Роберт Әхмәтҗанов, язучы Атилла Расих, аннан соң – Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев Сәгыйровның тормышы, иҗаты белән танышып китәләр. Аларның барысын да әлеге дә баягы Рәшит Зәкиев озатып йөри (тора-бара ул Казанга күчеп, озак еллар “Чаян” журналының баш мөхәррире булып эшләде, хәзер аңа 76 яшь инде).

Куйбышев телевидениесе, аннан Татарстанның нефтьчеләр шәһәре Лениногорски телестудиясе журналистлары килеп шагыйрь турында телевизион тапшырулар төшереп китәләр. Аларны Куйбышев, Казан, Мәскәү те¬левидениеләре дә күрсәткәч, Сә¬гыйровның тормышы белән кызыксынучылар саны тагын да ишәя төшә. Лениногорски нефтьчеләре Гакыйль Сәгыйровка телевизор, китап киштәләре һәм башка бүләкләр тапшыралар. Боларның барсын да ул чакта Лениногорски телевидениесендә эшләүче олы йөрәкле журналист Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова оештыра. Соңрак аның тырышлыгы белән нефтьчеләр берничә тапкыр вертолетта очып килеп, шагыйрьне Лениногорски шәһәре хастаханәсенә алып китеп дәвалыйлар. Гакыйль Сәгыйров үзенең бу көндәлегендә нәкъ шушы ярдәмчел, гаҗәеп кешеләр турында сөйли дә инде. Шунысы аянычлы: моннан берничә ел элек Луиза Исмәгыйль кызы вафат булган икән. Аның үзен күреп, истәлекләрен ишетү насыйп булмады. Шулай да Лениногорскида нәшер ителүче "Заман сулышы" газетасы мөхәррире Алсу ханым Минбаева миңа озак еллар Лениногорски басмаларында журналист булып эшләгән, Гакыйль белән бер үк вакытта хастаханәдә дәваланган Римма Вәли кызы Фәттахованың һәм Луиза ханымның истәлекләрен табарга ярдәм итте. Аларны без “Бердәмлек” битләрендә дә урнаштырырга, булачак китапта да кулланырга уйлыйбыз.

Әлегә укучыларыбызга Гакыйль Сә¬гыйровның 1966 - 1967 елларда язылган көндәлекләрен тәкъдим итәбез. Алар укучыларыбыз өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булыр дип өметләнәбез.

* * *

Тормышның һәм йөрәкнең үзе кебек бул...

(Көндәлек)

3 август 1966 ел

Бүген көн аяз һәм җилле. Көз көнен хәтерләтеп, күктә юка ак болытлар йөзә. Бик матур көннәр. Кайчандыр мин шундый көннәрдә еракларга китеп йөрергә ярата идем. Хәзер дә балаларны өйдә күрү бик кыен. Аларны яңа өлгергән җылы икмәк исе, басулар өстендә туктаусыз күтәрелеп торган машиналар гөрелтесе үзенә чакыра. Бүген табигать исерткеч сихерле көчкә ия.

Минем күңел бик төшенке әле. Язарга да, рәсем ясарга да “кул” бармый. Бернинди матур фикер, бернинди рәсем сурәте дә ашкындырмый. Бүген мин буп-буш. Бушатылган мичкә кебек түгел, ә бернигә ярамаслык итеп изеп ташланган кебек буп-буш мин бүген. Менә шундый настроение белән мин башладым бу көндәлекне. Редакциядән ни өчендер һаман рәсемнәремне кире җибәрмиләр. Шул да бераз күңелне борчыйдыр ахрысы.

Җибәрсәләр дә... Ни өчен ясыйм соң мин ул рәсемнәрне? Әллә мин шулай үз-үземне алдап яшәтәм генәме? Кемгә кирәк алар?

Һәрнәрсәнең дә үзенә күрә матурлыгы бар. Тик ул матурлыкны күрү һәм күрсәтү ике нәрсәгә бәйле: вакытка һәм шартлы билгеләргә.

Матур булмаган акыллы кешеләрнең физик кимчелеге беренче күрүдә артык күзгә ташланса да, вакыт үтү белән, аның рухи матурлыгы ачыла бару белән, тышкы кимчелеге төссезләнә башлый һәм соңыннан бөтенләй югалып кала.

Мин бу эшне һич тә эшләмәс идем. Аз гына саурак булсам, кул кысып күрешү өчен бер генә кул булса да кирәк бит миңа! Җаным үкереп каршы торса да, йөрәгем сызласа да, мин аңа килмәгез, хат язышуны туктатсак та начар булмас иде” – дип яздым.

4 август 1966 ел

Үткән атнада Наил (Гакыйльнең энесе. Редакция) кайтып киткән иде. Мәскәүгә узып барышлый, Башкириядәге таныш кызы туктап киткән, өйләнешү турында сүз чыккач, ул болай дигән: “Сиңа ник инде шулай ашыгыч кирәк соң? Абыйларым укып бетергәнче ике ел көтсәң иде... Әниемне ялгыз калдыра алмыйм мин”... Минемчә, акыллы һәм сабыр кыз сүзе бу.

Бүген дә минем көн бушка үтте. Каяндыр хат көттем. Юк, килмәде. Иртәгәсе көн миңа нинди дә булса яңалык китерерме икән? Шатлыклырак көн булсын иде.

5 август 1966 ел

Бүген иртүк бер сәбәпсез башым әйләнергә тотынды. Бик начар хәл бу. Күрәсең, минем тормышымның да соңгы ноктасы куелырга күп калмаган.

Л.дан хат алдым. Бик рәнҗегән. Әмма кешене йөз мәртәбә кимсеткенче, бер генә мәртәбә рәнҗетү хәерледер(?).

10 август 1966 ел

“Кеше үзенең тышкы кыяфәтен үзе сайлап ала алмый, шулай да, ул тагы да мөһимрәк нәрсәне – характерын сайлый ала. Кеше үзе нинди булырга теләсә, шундый булып тәрбияләнә ала”.

С.Лавочкин.

Үткән ял көнне Наил кайткан иде. Түшәм такталарын кысты. Шунда биш такта югалу беленде. Чама белән кемнәр кереп чыкканын белеп була. Биредән дә килеп алгач инде, ул, мескен, такта юклыгыннан тәмам тинтерәгәндер.

Кичә әни белән күрше Мәрьям апа “борчак” бәрешеп алдылар. Мәрьямнең бозаулары безнең бакчада “йөзгәннәр” икән.

Вәли икенче мичебезне чыгарып маташа. Иртәгә бетерер иде дә, кибет артын “сакларга” китмәсә.

Куйбышев телестудиясе минем тапшыруда кулланган рәсемнәремнең фотоларын җибәргән. Тапшыруның үзен дә күрсәң иде!

17 август 1966 ел

Яшьли сөйгән ярым ятка калды
Әйтегезче, дуслар, нишлием...

Үзәк өзгеч инде тынычланып бара торган хисләреңне тау-тау дулкынга әверелдерүче җыр бу. Көе дә, сүзләре дә, башкаручысы да ничек туры килгән!!!

“Мең дә бер мәзәк” китабын укыдым. Гаҗәп хәл: минем дә “Чаян”да басылган бер мәзәгем бу җыентыкка кергән. “Чаян”да ул – “Безнең фамилия” дип исемләнсә, биредә “Фамилиясен корбан итеп” исеме астында бирелгән. Шунсы кызганыч: мәзәкнең авторы билгесез диелгән. “Чаян”да язылган иде бит. Күрәсең, билгеле булыр өчен әсәрне язу гына җитешми, тагын нидер кирәк булып чыга.

20 август 1966 ел

Кичә колхозыбызның яшь механизаторлары Габбас һәм Миннехан күрше районга эшкә киттеләр. Бездә урып-җыю беткән һәм бу комбайнчыларны колхоз шунда ярдәмгә җибәргән. Китәр алдыннан минем белән саубуллашып чыктылар. Шундый минутларда күңел күтәрелә, җанга рәхәт булып китә. Бик истәлекле минутлар алар. Мин бит сезгә гел яхшылык кына телим, егетләр. Өйрәнегез, эшләгез, чын кеше булыгыз!!!

21 август 1966 ел

Куллар, куллар, нигә сез миңа буйсынырга теләмисез?! Мин аларның шулай ничек эшләргә кирәген белмичә аптырашып йөргәннәрен тешем шыгырдатып карап ятканчы, үзем тотып эшләр идем, үзем теләгәнчә эшләр идем, һәм ул күңел шатланырлык эш булыр иде. Әй, куллар! Нигә сез мине шулай хур итәсез, нигә?

23 август 1966 ел

Колхоз бер олау салам сораган идек, бирмәделәр. Чәчү җиткәч, шул ук саламны кибәне-кибәне белән ут төртеп тә яндыралар. Ну и ну!

Алар инде мине үлемгә дучар ителгән, йөрәгендә бернинди хистә булмаган адәмчек итеп саныйлар. Нишлисең бит, таш кыялар арасына кысылган фил дә чебеннәргә азык була ала.

14 сентябрь 1966 ел

Без инде хәзер (26 августтан бирле) яңа өйдә яшибез. Теге иске өй кебек кысан түгел. Әмма җылыга бик саран булыр ахрысы. Кышын суык булса, бер дә эшли алмам дип куркам.

Барсы да өегез матур булган, диләр. Үзем йөреп, кирәген үзем табып, балтасын да үзем тотып эшли алсам әгәр – күрер идегез шунда матур өй нинди булганын! Ә болай – ошамаса да ошый инде, нишлисең, ошатасың инде. Ачка тәмсез, ялангачка ямьсез юк, ди, бит ул.

Үз теләгеңне, үз кичерешләреңне тыгыз итеп, тыйнак, матур һәм аңлаешлы итеп тулысы белән әйтеп бирә алганда гына, бераз яза беләм икән дип ышанырга мөмкин.

Минем кайбер шигырьләремне укыгач, кара әле, ул да мәхәббәт турында уйлана, космоска очу турында хыяллана, дип мыскыллап әйтүчеләр табылыр бәлки. Исем китми, рәхәтләнеп әйтеп калсыннар. Бөркетнең канаты сынса да, тормышка мәхәббәте сүрелмәс, очу турында теләге кимемәс.

Күңелем саф, йөрәгем сау минем. Ул синең хәлсез тәнең белән исәпләшеп тормый, хыял канатында гына булса да сөяргә, замандашлар эшләгән бөек эшләрдә катнашырга омтыла. Менә шундый бит ул минем йөрәк, дусларым. Сез аны гаепләмәгез инде...

Сынлы сәнгать белән мине иң беренче булып бабам таныштырды дисәм, ялгышмамдыр. Менә уйлап карагыз: салкын кыш көне, тышта күз ачкысыз буран үкерә. Безгә уйнарга чыгу турында уйларга да ярамый, чөнки өлкәннәр дә бик кирәк йомышларына гына чыгып керәләр. Өйдә караңгы, шундый күңелсез. Менә шундый чакларда инде безнең бабай чәй кәгазе һәм бәләкәй кайчы алып сәкегә утыра иде дә кәгазьдән нидер кисә башлый. Мин исә, нәрсә туачагын алдан ук белергә тырышып, кайчы барган эзгә кызыксынып карап тора идем. Әһә, ат икән! Бөтенләй чын кебек бит! Менә койрыгы, менә ялы, колаклары да бар бит, әй! Мин аны шатлана-шатлана әле генә бозы эреп беткән дымлы тәрәзә пыяласына ябыштырып куям. Күңелгә шом салып, тәрәз артында гына әллә нинди авазлар чыгарып улаучы буран да колагыма керми башлый. Мин тагын түземсезләнеп бабай кулына карыйм. Монысы нәрсә була соң? Әһә, сыер икән ләбаса! Белми дә торам, безнең ак чәчле зәңгәр сыерыбыз икән бит! Мин аңа да ат янында урын бирәм. Бабам кисә дә кисә. Безнең инде сарыгыбыз да, кәҗәбез дә, этебез дә булды. Чү, бабам тагын нидер кисә әле. Паровоз булып чыкты ул. Аңа инде мин көне буе шатланып туя алмадым.

Бабам кисүдән туктагач, кәгазь-кайчыны алып мин эшкә керешәм. Бабамныкына охшатып берәр нәрсә чыгарып булмас микән, дип маташам...

Бу инде – рәсем сәнгатеннән минем беренче күнегүләр алуым булгандыр.

14 октябрь 1966 ел

Минем күптәннән бирле яза алганым юк. Көннәрем шундый берсенә берсе охшамаганнар, язсаң гел бер турыда язылыр иде. Гадәттән тыш хәлләр безнең өйдә бик сирәк була. Болыт арасыннан бер генә минутка күренеп киткән көзге кояш кебек, алар да минем тормышыма нур сирпеп алалар да вакыт чоңгылына төшеп югалалар. Кыска шул аларның гомере.

Москвадан сынлы сәнгать институтыннан башлангыч курсны тәмамлаганга язу алдым. Һәр яктан да рәсемнәремә уңай бәя биргәннәр, һәм өч бишле тезелеп тора. Тик аларның киләчәге юк дәрәҗәсендә бит. Чөнки мин инде физик яктан беркайчан да хәзергегә караганда тазарак булмаячакмын. Күпме генә тырышсам да, рәсемнәрнең сыйфат ягын шуннан югары күтәрә алмамдыр. Беренче яктан, техникамның бик примитив булуы теләгәнчә эш итәргә ирек бирмәсә, икенче яктан, мин яңа күренешләргә, яңа тойгыларга сусыйм. Кое нинди генә тирән булмасын, аңа чишмәләр су өсти тормаса, бервакыт ул кибәчәк. Кеше йөрәге дә, җаны да шулай ук.

Беренче төп курс өчен дәреслекләр дә җибәргәннәр. Программа бик җиңелдән түгел. Ул бит сәламәт кешеләр өчен төзелгән. Белмим инде, ничек кенә үтәп чыга алырмын икән?

Менә нәрсә: ни өчен шигырь җыентыкларын вак-төяк китаплар итеп чыгаралар икән. Берничә авторның әсәрләрен бергә туплап, 400 – 500 битле кечерәк форматта бер җыентык ясап чыгарсыннар иде. Тышы киндер, гомуми исемле. Эчендә һәрбер авторның китабы (нәкъ менә шигырьләре түгел, ә китабы) бер-бер артлы тезелеп киткән. Бу китапның юлында нинди кыенлыклар тора торгандыр, ансын күз алдыма китерә алмыйм, әмма шундый җыентык басылып чыкса, укучылар теләп каршы алырлар иде. Бәясе дә артык кыйммәт булмас иде кебек, ә укучы кулына нинди зур хәзинә килеп керер иде!

18 октябрь 1966 ел

Ике көн элек минем белән очрашырга Зирекле мәктәбе укучылары килгән иде. Ике укытучы, унике бала. Сбор үткәрделәр, мине почетный пионерга кабул иттеләр, миңа багышлап язылган шигырьләрен укыдылар, минем дә берничә шигырем укылды. Җырлар башкарылды. Мәдинә исемле бер бәләкәй кызчык күбәләк кебек очынып-очынып биеп ташлады. Миңа бүләк итеп китаплар алып килгәннәр. Гади укытучылар, гади авыл балалары бит инде, ә дулкынлануымның чиге булмады. Ни өчен? Белмим үзем дә. Җавап итеп берничә сүз әйтергә кирәк булгач, мин бөтенләй югалып калдым. Кирәкле сүзләрне дә әйтә алмаганмын. Нишлим инде, мондый очрашуга мин хәзер түгел идем. Мондый очрашу гомерем дә беренче генә булды бит әле. Сәнгать баскычының иң түбән басмасына аяк куйган булсам да, үзем турыда начар фикергә килеп китүләрен теләмәс идем. Нишлисең бит, теләк кенә җитми икән шул...

14 ноябрь 1966 ел

Күптән инде мин бу битләрне актарганым, серләремне салганым юк. Байтак вакыт үтте инде. Җир өстен ак кар япты, беренче суыклар килеп, тәрәзәгә чәчәкләр ясап күрсәтте. Инде бөтенләйгә кыш килеп урнашуга да карамастан, кайбер куакларда кызарып кипкән яфраклар җилфердәп торалар. Шундый нык береккән яфраклар да була икән. Нинди куаклар икән алар, картаеп та яшь күңелле булып калган кешеләр кебек, чатлама суыкка, кар-буранга да илтифат итмичә, һаман да әле яфракларыннан аерылырга теләмиләр?

Бөтен җир тип-тигез, ап-ак булып калган. Чокырлыклар, вак-төяк елга сызымнары, тирес өемнәре, ямьсез булып күренеп торган башка урыннар күмелеп калган. Тирә-як искитәрлек матур-саф. Суык аяз көнне һәр кар бөртеге көзге кыйпылчыгы булып күзне чагылдырырлык ялтырый. Тимер чыбыклар өшеп “мамыкка” чолганалар. Ә агачлар!.. Әйтерсең лә бер төн эчендә әллә нинди сихри яз килгән дә аларны ап-ак куе яфракка киендергән. Гомеремдә дә әле мин бүгенге кебек искитәрлек булып, дөньяның (табигатьнең) бәскә киенгәнен күргәнем юк иде. Кичке томан эшедер инде бу.

Кемдер - бер ялкавы, пумала алып, ак буяу белән зәңгәр күк ефәгенә сирәк-мирәк кенә болытлар сызгалаган. Җил юк. Гүяки ул да дөньяның гүзәллегенә таң калып, әнә шул үрдәге куаклар буенда ял итә. Җилкәй, җилкәй! Бозма әле син бу матурлыкны, койма әле куактан бәсләрне, кар тузаннарын да куып китермә! Бу матурлыкны башкалар да авыз итсеннәр, күреп шатлансыннар. Аннан соң без синең белән икәү ул бәсләрне коярга чыгарбыз. Ул да кызык бит!..

Рәшитнең (Рәшит Зәкиев – Татарстанның Нурлат шәһәрендә яшәүче яшь журналист һәм шагыйрь) зарисовкасын һәм минем шигырьләремне “Социалистик Татарстан” газетасында бастырып чыгарганнар. Билгеле, бу минем өчен зур шатлык. Шулай да, ул шигырьләр мәкаләне бераз нигезләү өчен генә басылганнар, дип уйлыйм мин. Чөнки аларның берничәсен мин элек тә шул газета редакциясен тәкъдим итеп караган идем. Төрле кимчелекләр табылып, газета битенә үтә алмадылар. Инде менә, кимчелекләреннән арындыра алмасам да, мәкаләгә ияреп, газетада күренү “бәхетенә” ирештеләр. Бу минем уңышым түгел, әлбәттә. Белмим инде, минем шигырьләр кайчан да булса “юлбашчысыз” гына матбугат басмаларында күренерләр микән? Булыр микән шундый көн?

15 ноябрь 1966 ел

Әти, әти! Син бүген безнең белән бергә исән булсаң иде! Син исән булсаң, бәлки мин дә, канаты каерылган кош очарга тилмергән кебек, күзләремне ерак-еракларга төбәп, шул җирләрне күрергә теләп ашкынып ятмас идем. Эх, нинди генә бәхетсезлекләр китермәде бу сугыш адәм баласына!

Әле дә бит еракта сугышлар бара. Бомбалар шартлый, тыныч тормыш өчен корылган оялар янып көлгә әверелә. Әле генә үлем турында уена да китермәгән кешеләр мәңгегә күзләрен йомалар. Тол калган хатыннар, ятим балалар яше ага. Әле дөньяның якты нурларын күреп тә өлгермәгән нәниләр ана карнында пуля тигән ана йөрәге белән бергә яшәүдән туктыйлар. Моннан да коточкыч вәхшилек, моннан да зуррак явызлык бар микән дөньяда?!

Эх, әти, әти! Беләм мин: сез менә шундый ерткычларга каршы көрәшеп һәлак булдыгыз. Азат илем халкы һичкайчан да батыр улларын оныта алмас!
Без дә сине онытмыйбыз.

Ул көннәрне вакыт киңлеге ерагайта барган саен сине юксыну күңелләрне ныграк телгәли, сине сагынуыбыз һаман саен арта бара. Әни беребезгә карый да: әтиеңә бигрәк охшагансың, ди. Я берәр эшебезне мактап: әтиегез дә шулай итә торган иде шул, дип куя. Һәм безгә әлеге сүзләрне син әйтәсең кебек тоела, җиңел һәм рәхәт булып китә. Син үзең янәшәбездә басып торасың кебек.

Берәр кыенлык туса, мин синең рәсемеңне алам да күзләреңә карыйм. Алардан шундый ныклы сабырлык, саф яктылык сирпелеп тора. Гүяки алар: тыныч бул, егетем, бу кыенлыклар вакытлыча гына, син аларны ерып үтәчәксең, мин сиңа ышанам. Юкса, минем карашым да бу кадәр үк тыныч булмас иде, дип әйтәләр кебек. Рәхмәт, әти! Мин синең ышанычыңны акларга тырышырмын.

Әти! Син Монголиядә хезмәт иткән ваытта бер иптәшең белән рәсемгә төшкәнсең. Икегез дә хәрби киемнән. Бу рәсем хакында әнигә шулай сөйләп калдыргансың: ул иптәшең казах егете булган икән. Мин туган хәбәрне алып сиңа авылдан хат барып төшкәч, иптәшеңнең дә минем белән бер көндә туган нәни кызчыгы барлыгы беленгән. Һәм сез казах йоласы буенча без нәниләрне ярәштереп тә куйгансыз. Күрәсең, ул дустың белән бигрәк тату яшәгәнсез. Кызганычка каршы, ул дустыңның исемен генә булса да белмибез. Эх, берничә урынга язып карасам да, җавап ала алмадым шул. Беләсе иде ул гаиләнең бүгенгесе көндә кайда-ничек тормыш иткәнен! Кайда соң син, нәни кызчык? Кайда соң син, аның әтисе? Кайда соң сез, гүзәл кешеләр?..

21 ноябрь 1966 ел

Рәсемнәрем – сез минем күзләрем, шигырьләрем – сез минем йөрәгем. Рәсемнәрем, мин сезне ясаудан туктап сукыр калыйммы? Шигырьләрем, сезне язудан баш тартсам, минем өчен ул йөрәгем тибүдән туктауга караганда да авыррак булыр иде. Нишлим соң? Икегезне дә дәвам итәргә минем хәлемнән килми башлады.

Рәшит! Син кайчан да булса бер бу юлларны укырсың. Белеп булмый, бәлки сиңа очрамаслар да алар. Шулай да, биредә генә булса да, мин йөрәгемдәгене әйтмичә кала алмыйм. Рәшит! Минем беркайчан да әле синең кебек эчкерсез чын дустым булганы юк иде. Чиксез рәхмәт сиңа, дустым!

Синең якты киң маңгаең, кара кашларың, эчке уйланулы коңгырт күзләрең белән бизәлгән түгәрәк, ягымлы йөзең һаман саен күз алдымда тора.

Рәшит! Син миңа табигать турында күбрәк язарга, җыр язып карарга киңәш бирдең. Синең киңәшне мин тотарга телим. Ничек булдырып булыр, анысын инде язмыйча белеп булмый. Тик минем шигырьләр бик авыр туалар шул. Чын язучылар болай авырлык кичермиләр инде, билгеле.

22 ноябрь 1966 ел

Бүген күк йөзен тип-тигез итеп карасу сыек болыт каплаган. Болыт күк гөмбәзенә шундый тигез җәелгән ки бер генә җыерчык та күренми, кая таба ачылганы да сизелми.
Көн җепшек. Түбәдән тамчылар тама. Агачлар да йоклар-йокламас яткан кеше шикелле – уянырлар иде, әле вакыт җитмәгән шул. Әле бу – тирән йокы алдыннан ялның беренче татлы минутларын кичерү генә, һәм агачлар ара-тирә салмак кына, иренеп кенә, хәрәкәтләнеп куялар.

Юлларда уйдык-уйдык су җыелган. Казлар да, язны хәтерләткән мондый көнгә шатланып, кызыл тәпиләре белән шул сулар өчендә йөриләр, канатларын кагынып, әллә кайларга яңгыратып каңгылдашалар. Чыпчыкларның да тавышы дәртлерәк чыга. Күмәкләнеп анда-монда очып йөриләр.

Табигатьнең шундый минутларын тасвирлаган бер генә шигырь дә укыганым юк әле минем.

23 ноябрь 1966 ел

Бүген көн минем өчен бик шатлыклы булды – Мәскәүдән педагогтан әйбәт хат алдым. Рәсемнәрем ошаган. Белмим инде тагын кайчан мин аңа рәсемнәр сала алырмын.

Казанның “Яшь Ленинчы” газетасында ике шигырем басылган. Ике данә газета җибәргәннәр һәм газетага язгалап торырга тәкъдим иткәннәр.

Мондый шатлык яңгырына йөрәгем әле күнекмәгән - дулкынланам. Йөрәгем күкрәгемә сыймый башлый, мин тәмам авыруга әверелеп китәм. Берни эшләп булмый. Ачуланып, үзсүзләнеп, бөтен көчемне туплап тотынмасам, берни дә чыкмый - тиз талчыгам, бар нәрсәдән күңел кайта.

1 декабрь 1966 ел

Төнлә йоклаган килеш үлеп китәрмен, дип куркам. Иң соңгы минутымда да якты дөньяны күреп үлсәм иде.

Бертуктамый исереп йөрүче Вәлигә минем йөрәк тойгыларын бер генә сәгатькә биреп торасы иде! Гаиләсен шикәргә дә тилмертүен ташлар иде бәлки. Эшләп тә таба, шуны эчеп тә бетерә ала. Алай гына булса иде әле!

Ничек инде шундый авыр сүзләр белән хатыныңны сүгәргә, аямыйча изге тәненә сугарга кирәк? Малае да кебек үзе булачак бит. Монысы инде тагын да аянычрак. Хәзердән үк анасына сука дия ала, үзе беренче класста укый...

Исерек Вәли... Киң җилкәле, урта буйлы, көчле кеше, акылы да юк түгел кебек. Исердеме – кызганыч усал бер ерткычка әйләнә. Тубал чаклы башында көлтә кадәр чәче тузган, акайган күзләреннән яшь, зур авыз читләреннән селәгәй ага. Өйләренә кайтып керсә, кем дә калмый. Актык тиенгә кадәр алып чыгып китә. Каршы кем очраса да, “гомерлек” дустына я туганына әйләнә ул кеше. Өч баласы һәм хатыны ничек җитте шулай көн күреп баралар. Әйткәч, син аның кан дошманына әвереләсең.

Эх, белми бит ул! Шундый кадерле минутларны аракы томанына күмеп, заяга уздырмасаң да әле, безгә бирелгән гомер бик кыска бит.

3 декабрь 1966 ел

Ул чагында миңа 4-5 яшьләр чамасы булгандыр. Яз көне иде. Мин ачык тәрәзә төбендә аякларымны тыш якка салындырып, дөньяны күзләп утырам. Өебез каршында гына юеш карлар арасыннан үзенә борма-борма юл ясап, нәни генә елгачык ага. Ул, иртәнге кояш нурларында җем-җем итеп, тиберченеп ятучы тере нәрсә кебек күренә. Әйләнә-тирә искиткеч матур һәм яңа. Мин эштән кайтып баручы өлкән дустым Талип абыйны күреп алам. Ул елгачык янына җитте дә үтәргә юл эзләп, тукталып калды.

- Талип абый, моннан чык! Моннанрак чык!

Ул елмаеп минем яныма килде дә бу инде – юл күрсәткән өчен дип, миңа карандаш бүләк итте. Карандашның бер башы кызыл, ә икенче башы зәңгәр иде.

Күп тә үтмәстән, мин инде матур булсын дип тырышып-тырышып апам китабындагы рәсемнәрне буйый идем. Мин шундый мавыгып киткәнмен, кулымнан китапның тартып алынганын сизми дә калдым. “Бетергән, бетергән!” - дип елый-елый янымда апам басып тора иде.

- Буягач матур була бит, - дидем мин аның елавына гаҗәпләнеп.

– Укытучым Асия апа нишләтә инде мине хәзер? – дип үксеп елады ул һәм миңа бер икене таза гына кундырып та алды. Миңа еларга туры килмәде. Чөнки мин үземне гаепле сизә идем. Апамны үксүеннән туктатыр өчен, матур карандашны аңа бирдем. Теләмәсәм дә бирдем инде.

4 декабрь 1966 ел

Бу арада бернинди дә хәлләрнең булганы юк. Хатлар килә, аларга җавап язам. Кичен бераз шигырьләр өстендә эшләргә тырышам. Ничек килеп чыга торганнардыр. Киңәшләшергә яныңда берәр кеше булса иде. Рәшит бар да бит. Ул шул еракта. Хат бит биредә ике атна йөри. Ни сөйләсәң дә, хат ул – тере кеше сүзе түгел.

Ни өчендер мине һаман үткән көннәр үзләренә тартып торалар. Әле менә хәзер дә балачакның тагын бер онытылмас истәлеген хәтер үзенең ерак киштәләреннән эзләп табып миңа күрсәтте. Әйе, ул көз иртәсе минем күңелемә мәңге җуелмаслык булып урнашып калган.

Мин уяндым да кыска күлмәкчән ялан аяк кына тышка йөгереп чыктым. Чыктым да нәрсәгә чыкканымны да онытып капка төбендә тукталып калдым: дөнья гүзәл иде!

Сыек кына томанга уралып, яңа гына чыккан кояшның алтын нурлары бөтен дөньяны тутырган, куакларда, бүрәнәләрдә, җир өстендә дә көмеш бөртекләр булып чыкмы утырган, әллә кырау төшкәнме. Мин исем китеп бакчага карыйм. Анда биек булып үзләре генә утырып калган сап-сары кукуруз калфакларында, киң озын яфракларында зур көмеш тамчылар тезелгән. Алар шундый дәүләр, яфракларда ничек тотылып торуларына әле дә булса гаҗәпләнәм. Ул вакытта да җемелдәшеп торган шул тамчыларга бармагым белән кагылмыйча булдыра алмадым.

Мин бабам кебек кулымны күз өстемә куеп, биектә кычкыра-кычкыра уйнаклап очучы каргаларны күзәтә башладым. Аксыл гына күренеп торучы айга кунмаслармы, дип озак күзәттем мин аларны. Күпме генә ай яныннан очып үтсәләр дә, берсе дә һаман кунмый да кунмый. Әниемнең “Туңасың, кер!” дигән тавышын ишеткәч кенә исемә килдем – мин шактый ук өшегән, аякларым вак кына калтырыйлар икән. (Ул чактагы зиһен хәзер булса иде). Шуннан калганын белмим инде. Ул көннең кояшлы иртәсе мәңге онтылмаслык рәсем булып күңелемә төшеп калган.

5 декабрь 1966 ел

Менә хәзер хәтергә килеп керде әле. Сугыш беткәнгә икенче ел инде... Дусларыбызның күбесенең әтиләре өйгә кайттылар. Безнең генә әтинең хаты да юк, үзе дә кайтмый. Әнә безнең белән яшьтәш Таһир белән Исламның да әтиләре кайтты. Алар йорт турларындагы чирәмдә утыралар. Ислам әтисенең тезенә үк менеп урнашкан, башында йолдызлы пилотка. Таһир да әтисенең киң каешын биленә буып куйган. Кулы белән күрсәтә-күрсәтә әтисе аларга нидер сөйли. Безнең әтиебез дә, йолдызлы пилоткабыз да, тимерле каешыбыз да юк шул. Без энем Наил белән икәү тәрәзә төбенә менеп баскан килеш кызыгып аларны күзәтәбез.

- Хәзер инде алар безнең белән уйнамаслар да, - дибез. Нәрсәдер эшләп йөргән әниебез кинәттән ни өчендер ачуланып, безне өйдән куып чыгара...

Мин укый беләм инде. Яза да беләм. Пычак белән кисеп эскәмиягә Зәмзәмия дип язып куйдым. Ул минем күршем. Без бергә уйныйбыз. Ул шундый матур. Мин аңа әллә нинди сүзләр белән хат та яздым әле. Укый белми шул ул. Кергән дә әнисеннән укыткан. Хәер, үзеннән дә көлделәр бит. Миннән генә түгел. Мин кыйный башлагач, мин белмәдем, ник соң үзең миңа укымадың, диде ул еламсырап. Кыйнамадым инде. Үзең гаепле булгач, кемне кыйнап булсын, ди?

30 декабрь 1966 ел

Хәзер генә әле Лениногорскидан килгән кунаклар китте. Алар миңа телевизор, китап шкафы һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк итеп китергәннәр. Телевизорга антенна куйдылар. Яхшы ук түгел, шулай да күрсәтә. Күрсәтмәсә дә, миңа ансы кыйммәт түгел. Барыннан да кыйммәтрәге шул - дөньяда Луиза (Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова шул чакта телевидениедә эшләгән журналист редактор) кебек алтын йөрәкле кешеләр дә бар икән. Монысы миңа - иң зур шатлык. Луиза – 30 яшьләрендәге, чандыр гына, урта буйлы. Чәче коңгырт. Күзләре шундый саф карашлы. Андый караш балаларда яисә бернинди яшерен уйлары булмаган кешеләрдә генә була торгандыр. Руслар арасында күп йөргәнлектән ана телен бозыбрак сөйли. Шулай да сүзләре шундый йомшак, ягымлы булып ишетеләләр. Чын күңелдән чыккан өчендер инде ул.

Үзләре белән докторны да алып килгәннәр. Ул мине карагач та, сиңа дәваланырга кирәк, диде. Мин сине өстәл янында утырган килеш кулың белән язарлык итә алам, ди. Ә калганын алдан әйтә алмыйм, соңыннан күз күрер, ди. Минем өчен бусы да нинди зур шатлык булачак. Шулай да алдагы ул көннәр өчен шатланып куярга иртә әле.

- Мин синең кебекләргә күп ярдәм иттем бит. Ник мин сине алданрак белмәдем икән? – ди Луиза.

- Тугыз ел буена бер дә врачларга күренмәдеңме? – ди ул.

- Юк. Больницадан бөтенләй күңелем кайткан иде инде. Һәм менә ни өчен: Куйбышевта хастаханәдә өченче мәртәбә ятканда бер ара минем хәл бик авыр булды. Шунда бер врач күршемнең соравына каршы: өченче ел безне җәзалый инде дип, кулы белән миңа таба ымлады. Ул сүзләрне кабат ишетмәс өчен, әллә нинди газапка да түзәрсең. Мин бу сүзләрне шушы көнгә кадәр кемгә дә әйткәнем булмады. Ул сүзләр йөрәгемә чын-чынлап хәнҗәр булып кадалганнар. Аларны кузгату миңа бик авыр.

- Юк, биредә алай булмас. Врач үзе алына бит. Биредә сине карамыйча, ул берни дә әйтмәгән иде. Хәзер әнә нәрсә ди? Борчылма, җаным, - дип елмая Луиза.

Киткән чакта ул мине үбеп алды. Бу минем битемә әле иң тәүге мәртәбә хатын-кызларның ирене тию иде. Мин үзем дә белмәстән рәхмәт дип куйдым.

16 январь 1967 ел

Бүген көне буе вак ярма кар яуды. Җил шул карны йөгерә-йөгерә ышык урыннарга тутырып йөрде. Суык. Нәкъ бездәге кышның төп үрнәге бүгенге көн. Инде икенче атна дәвам итә. Әйтерсең лә яңа елга кадәр кар яудыра алмый торган ачуын чыгарырга чамалый. Радиодан, иртәгә дә буран булачак, диделәр. Димәк, мине алырга иртәгә дә очып килә алмаячаклар. 7сендә Луизадан килгән телеграммадан соң, байтак вакыт үтте инде. 2 көн аяз да булып алды. Нигә шул көннәрдә килмәделәр икән? Әллә очып чыккач та берәр бәлага дучар булдылар микән? Андый хәл генә була күрмәсен инде. Ярты тиен тормас башың белән шундый иптәшләрнең бәхетсезлегенә сәбәпче булудан Ходай үзе сакласын. Кайгыдан, ник әллә кайчан агу эчмәдем, дип үкенеп үләрсең.

Ходай, әгәр дә син чыннан да булсаң, Луиза кебек мәрхәмәт ташып торган йөрәкле кешеләрне күбрәк тудыр җир өстенә һәм гомерләрен озын итә күр!

17 январь 1967 ел

Биккол! Гакыйльнең Татарстандагы туган авылы Әхмәттән җиде чакрымда урнашкан күрше авыл башлангыч классларны тәмамлагач, ул шунда укыган). Әле күптән түгел генә авылдашым Минәхмәт шунда барып, абыйсының нәни кызын рәсемгә төшереп кайтты. Берничә мәртәбә авыл урамын да төшереп алган. Бүген кич шул рәсемнәрне ясадык. Мин шул урамнардан таныш йортларны эзләдем. Берсен дә таный алмадым. Ул сукмаклардан мин йөргәнгә 18 ел вакыт үткән бит инде. Танымасаң да гаеп түгелдер.

Мин алтынчы класста укый идем. Безнең класста Әминә исемле зур яшькелт күзле, кечкенә авыз, матур, килешле борын, кара кашлар белән бизәлгән түгәрәк йөзле, сабыр гына бер кызчык та укый иде. Ул көзен дә, кышын да тезеннән генә булган саргылт якалы искерәк кенә пальтосын киеп йөри иде. Мин аның үзен белүдән башка кайда торуын да, кемнәре барын да белмим. Чөнки мин мәктәпкә җиде чакрым килеп укыйм. Ул арада гына нәрсә белеп өлгерергә мөмкин соң?

Ә ул кыз шундый сабыр, шундый матур. Начар билге эләктереп, аның алдында хур булмас өчен, мин арып-талып өйгә кайткач, нинди түземлек белән дәрес хәзерләвемне бер үзем генә белә идем. Иртәгәсен таңнан торып мин укырга түгел, аны күрергә бара идем. Белмим инде, нинди хисләр кайнагандыр минем йөрәгемдә. Мөлдерәп тулган язгы су кебек алар үзләренә ташып чыгар өчен юл эзләгәннәрдер һәм, ниһаять…

Мин класста дежур идем. Класста балалар калмаган вакытны түземсезлек белән көтеп алдым да чәчәкләр белән бизәлеп язылган кош теле кадәрле генә хатны Әминәнең букчасы эченә салып җибәрдем.

Һәм дәрес башлангач, Әминә букчасын алган саен тынычсызланып, дулкынланып, нәрсә булыр икән дип көтә башладым. Менә инде соңгы тәнәфес тә җитте. Балалар этешә-төртешә залга, урамга ашыктылар. Мин күз чите белән генә Әминәне күзәттем. Ул да башкаларга иярде. Димәк, әле минем хат аңа барып ирешмәгән икән...

Класста үзем генә калдым.

Кинәт класска Әминә килеп керде. Ул ак күлмәген җилфердәтеп алдыма ук килеп туктады. Аның зур күзләре каты ачу белән карарга тырышалар иде.

- Нишләдең? – диде ул.

- Беләсең инде... – дип мыгырдандым мин.


- Менә апага бирермен дә...

Әминәнең бу сүзләренә мин ничек дип җавап кайтарганмын, белмим. Бәлки бер сүз дә әйтелмәгәндер.

- Җавап көтмә, - диде ул һәм кулларын матур селки-селки йөгереп класстан чыгып китте.

Бер көнне уку тәмамлангач, безне класс җитәкчебез газета чыгарырга алып калды. Мин – газетаның исемен язучы һәм рәсемнәрен ясаучы. Әминә матур итеп мәкаләләрне күчереп яза. Апа һәм тагын бер ике укучы безгә булышалар. Тырыша торгач, газетаны эшләп бетереп, элеп тә куйдык. Мин сумкамның каешын җилкәмә элдем.

- Беркая да китмисең, үземдә кунасың, - диде апа.

- Рәхмәт апа, кайтам инде...

- Юк, юк! Уйлама да! Хәзер төн җитә, ярамый...

Мин үзсүзләнеп ишеккә таба юнәлгәч, апа:

- Кызлар, мин әйберләрне кертеп чыкканчы, тотып торыгыз әле үзен!... Кызлар кулларыма ябыштылар.

- Тукта, бәбкәм, кырда бүреләр ашар үзеңне, - дип көлә Әминә. Мин ничек җитте алай кызлардан ычкынып чыгып киттем. Кич булып килә иде инде.

Офык артыннан кыя таулар кебек киртләч-киртләч куе болытлар калкып килә. Кичке кызыл кояш шул болытлар артыннан күз кырые белән генә дөньяны карап тора. Бераздан ул бөтенләй юкка чыкты. Болыт арасыннан сибелгән нурлары гына тартылган алтын җепләр кебек сузылганнар. Шулар буйлап күз йөрткәндә, кояшның әле офык артына бөтенләй үк күмелеп җитмәгәнен чамаларга була. Тау-тау болытлар һаман мыштым гына, алдан усаллык уйлап куйган кеше шикелле, үсә, кабара, биеккә үрмәли бардылар.

Мин ашыгам, атлыйм да йөгерәм. Ярты юлда дөм караңгы булды. Күп тә үтми, бөтен пушкаларыннан ата-ата килгән бронепоезд кебек, яшенле болыт та мине куып җитте. Бу вакытта мин авылдан ике чакрымнар чамасында идем. Болыт, яшен кылычларын уйнатып, миңа җикеренә, баш очымда гына каты-каты акырына башлады. Минем турыга гына җилләп, чиләк-чиләк яңгырын коя. Белмим, куркуымнан яшем дә, яңгыр тамчыларына кушылып, аккандыр бәлки. Куркыныч иде. Ышыкланырга сынык куак та юк. Яшен яктырткан саен юлны карый-карый өйгә йөгердем. Күрше карчыгы да бездә иде. Әни ишек төбендә мине күргәч тә, минем өчен куркуыннан елап җибәрде.

Иртәгәсен мәктәптә апа уйнап чәчемнән эләктереп алды:

- Тискәре малай, йокымны да йокы итмәдең. Шуның өчен менә сиңа! – дип чәчемне йолыккан итте. Әминә күзендә елмаю күрдем мин. Ул зур яшькелт күзләре белән туп-туры миңа карап тора иде.

Әминә ни өчендер бездән алдагы партага күчеп утырды. Бу хәл яңгыр вакыйгасыннан соң берничә көн үткәч булды. Безнең алда утыручы бер кыз белән ул урыннарын алмашканнар иде.

Бервакыт дәрескә кадәр ул минем дәфтәремне сорап алды. Мин шатлыгымнан елмайган идем. Ул дәфтәремне алгач, үз-үзенә, әллә иптәш кызына:

- Яратам да шуның елмаюын, - дип куйды.

Икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Иптәш кызы аңа:

- Бөтенләй гашыйк булгансың бит! – ди.

Әминә эндәшми. Һәм бераздан:

- Тукта әле, терттермә, - дип куя. Һәм аларның яңгыравыклы көлү авазлары тагын класс эчендә яңгырый.

Көз үтте, бураннарын уйнатып кыш та килеп җитте. Миңа мәктәпне ташларга туры килде. Барып йөрергә аякка-өскә юк. Анда торып укыр өчен, бүлеп йөретерлек ризык юк. Атна үткәч, минем хәлне белергә дип, чаңгыда дүрт-биш малай һәм класс җитәкчебез килгән иде.

Аларга үзләренә генә китәргә туры килде шул.

Мин исә, аерылып калган кош кебек, күзләремне ала алмыйча, алар ерак офыкка китеп күмелгәнче карап калдым. Канатларым бәйләгән иде шул әле минем.

15 февраль 1967 ел

(Көндәлектәге бу юллар Лениногорски хастаханәсендә дәваланганда язылганнар булса кирәк)

Төн. Сәгать икеләр тирәсе. Коридорда берәү сүгенә:

- Йокларга да бирми, анасын сатыйм, акыра да акыра...

Ә теге кеше үлем белән тартыша.

Сәгать дүрттә үлде. Көндезен сөйгән кызы китергән чәчәкләрнең берсе чәчәк аткан иде. Ул гына күрә алмады.


16 февраль 1967 ел

- Кара әле, простыняның бигрәк күп җөйлесе эләккән. Тәнеңне авырттырыр, алмаштырыйм әле.

Чын күңелдән яхшылык эшләү бу.

– Сестра, күземне сөртегез әле?

- Хәзер караучыны җибәрәм.

Шул да шәфкать туташы була инде?!

1 март 1967 ел

Төн. Минем бүлмәмдә ут юк. Ачык ишектән бүлмә эченә тонык кына яктылык сибелә. Мин ни эчендер йоклый алмыйча ятам. Ул килде дә нәкъ ишек турысында туктап калды. Ул минем сулышымны тыңлый. Ул бүген дежур. Мин әле аны беркайчан да ак косынкасыз күргәнем юк. Аның кыска чәче бусагадан сикергән тау елгасының мул суы кебек иңсәләренә төшеп тора. Коңгырт күзле, ачык чырайлы, түгәрәк йөзле сабыр гына кыз – Валя исемле. Чын мәгънәсендә чибәр. Ул китәргә кузгалды. Мин аны тагын бер генә минут янымда тотасым килеп:

- Су бирегез әле, зинһар, - дидем. Ул су эчертте дә тагы берәр нәрсә кирәкмиме, дип сорады. Аны рәсемгә төшереп, башкаларга да күрсәтәсе иде. Тик минем кебек күреп ясаучы булсын иде. Ә миңа кул кирәк шул, кул. Тел белән сөйләп бирә алмаслык.

10 июнь 1967 ел

- Сезнең кызыгыз бармы? – дип сорадым мин аңардан.

- Бар. Җиде яшендә. Ник алай дип сорадыгыз әле?

- Сез аңа да үзегезнең холыкны бирергә тырышыгыз. Ул да сезнең кебек шат күңелле, ягымлы, сизгер йөрәкле булсын. Юкса җир өстендә бер гүзәл чәчәккә ким булачак.

12 сентябрь 1967 ел

Өченче көн инде мин өйдә. Унында әйләнмә канатлы очкыч (вертолет) белән мине китерделәр. Очкыч тавышы ишетелү белән бар эшен ташлап, халык безнең өй янына йөгерә башлады. Халык шундый күп җыелып өлгергән иде.

Больницадан үзем теләп кайттым. Минем врач та, Луиза да өйдә юк иделәр. Алар булса, мине җибәрмәсләр иде, курорттан кайткач кына кайтырсың әле, дип тордылар.

Үзләре юк вакытта качканым өчен ачуланмасалар ярар иде. Бу ничектер аларны санга сукмаган сыманрак килеп чыкты бит әле. Луиза язып калдырган хатымны алса, минем хәлемне аңламыйча булмас. Әгәр дә мин анда калсам, чынлап үләдер идем. Минем эч ягы бик яман авырта башлады бит. Хәзер барысы да артта калды инде. Итак, мин бүген өченче көн өйдә.

7 ноябрь 1967 ел

Кичен турыбыздан җырлап яшьләр узып киткәндә йөрәгемнең ничек өзелеп калуын үзем генә беләм. Ул төнне миңа караватта урын юк инде. Алар өйләренә кайтып яткач та әле, җыр, сөйләшү-көлешү тавышлары колак төбемдә чыңлап тора. Юк, ул вакытларда минем ялгыш та яшем чыкмый. Күңелгә моң тула да, әллә ничек кенә итеп, хәнҗәр белән күкрәкне аркылыдан-аркылы сызып кына җибәрәсем килә.

19 ноябрь 1967 ел

Берәү миңа садака бирергә кызынып маташа. Өстемә үк китереп куйды.

- Сез бигрәк юмарт кеше икән. Рәхмәт. Хәзер үк алып кесәгезгә куегыз. Әгәр дә артык акчагыз бар икән, күршедә карт белән карчык тора, кертеп бирегез әле. Мин садака иясе түгел, бел аны.

Түбәнчелек белән гафу үтенә башлады.

- Ярар, бер юлга мин сезне гафу итәрмен...

7 июль 1969 ел

Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү? Бу сораулар гасырлар буена кешелекне борчып килгән. Зур галимнәр, акыл ияләре аның күптөрле ягын ачып күрсәткәннәр, мәшһүр язучылар калын-калын китаплар язганнар. Николай Островскийның да ул турыда әйтелгән канатлы сүзләре бар – ул һәркемгә билгеле. Кеше туа. Һәрнәрсәнең дә чиге булган кебек – гомер дә ул сыйфаттан читтә кала алмый. Кеше яши һәм беркөнне юкка чыга. Бу гасырлар буена шулай дәвам иткән һәм итәчәк. Безгә кадәр Җир өстендә күпме кеше яшәп киткән, без яшибез. Бездән соң мең ел үтәр, кешеләр ул вакытта да яшәячәкләр. Әмма без ул көннәрне күрмибез инде, хыялыбызга да китерә алмыйбыз. Ул кешеләр безне гомуми исем белән генә – егерменче гасыр кешеләре дип атаячаклар, ул көннәргә безнең дәвер кешелек дөньясыннан берничә йөз кешенең исеме генә барып җитәчәк. Ә без бүгенге дөньяда 3 млрд. кеше яшибез бит! Йөрибез, эшлибез, көләбез, шатланабыз, биибез, елыйбыз, укыйбыз, кайгырабыз һәм әле тагын иксез-чиксез эшләр эшлибез, хыялланабыз, уйлар уйлыйбыз. Боларның барысын да, безнең һәр адымыбызны вакыт агым су кебек үзенең төпсез хрусталь чоңгылына алып китә бара. Без эшләгән эшләребезне, уйлаган уйларыбызны, кино карагандай, күз алдыннан үткәрә алабыз, тик аларның сурәтләре нур булып аңга сеңеп калган, ә җисемнәрен вакыт урлаган була. Җыр кыска, дөрес әйтә:

Үткән гомер кире кайтмый,
Сулар борылып акса да.

Вакыт - аяусыз художник, аны алдау, аның игътибарыннан читтә калу мөмкин түгел. Безнең планетабыз бик кечкенә, тик үзебезгә җитәрлек, акыллы булганда. Җир өстендә һәр кешегә дә бәхетле тормыш кичерергә мөмкинлек бар. Бер-береңә яхшы мөгамәләдә булу, икенче берәүгә һәрвакыт кирәк булу, күңелеңдә дуслык, туганлык хисе саклау! Бу турыда кемнәр генә язмады, кемнәр генә сөйләмәде! Яшәлгән һәр минутың гомереңнең бер кисәкчеге бит ул. Син башкаларның шатлыгын сакларга, үзең дә шуннан ләззәт табарга тиешсең. Шушы кыска гына гомеребезне күбрәк башкаларга файдасы тиярлек итеп яшәргә тиешбез. Гомернең озынлыгы, яшәүнең мәгънәсе шунда. Дусларың, туганнарың, кешеләр күңелендә үзең турында яхшы истәлек, җир өстендә матур эшләрең калса, үләргә дә куркыныч түгел. Кешенең гомере калган истәлеккә, кылган эшләренә бәйләнгән. Без – егерменче гасыр кешеләре, тарихка шул гомуми исем астында керәчәкбез. Тик безнең һәрберебезнең үз шәхесе бар, үз туганнары, үз дуслары, үз кайгысы, үз тормышы бар: үз иле, үз туган җире бар.


Югарыдагы фотода:
Гакыйль СӘГЫЙРОВ (1960 елларда төшерелгән фотосурәт).



1. Гакыйль Сәгыйров 1966 елда Лениногорски хастаханәсендә дәваланганда тележурналист Луиза Әхтәмова белән очрашу вакытында.



2. "Социалистик Татарстан" газетасының элеккеге үз хәбәрчесе озак еллар "Чаян" журналының баш мөхәррире булып эшләгән журналист һәм язучы Рәшит Зәкиев.

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»