|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2013 Җәмгыять
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...Такташ сүзләре белән башлап җибәрүебез юкка гына түгел. Дөрестән дә, һәркемнең кабатланмас мәхәббәт тарихы бар. Кемнедер ул хис галәм киңлегенә кадәр очып менәрлек канатлар белән бүләкли, таулар кичәрлек көч, дәрт, дәрман бирә; ә кемнедер күктән җиргә ялгызлык куенына ташлый, канатларын каера, яралар калдыра... Әмма нинди булуга карамастан, без ул татлы-борычлы хисне зарыгып көтәбез. Мәхәббәттән сыдырылган йөрәк тә бит ничектер үзенчә, батырлар ярасыдай, тәмле итеп сызлый. Мәхәббәт дигән татлы җимешне үз гомереңдә бер генә тапкыр булса да татып карасаң, димәк, тормышың заяга узмаган. Яшәешнең бар мәгънәсе ярату һәм яратылуда бит. Мәхәббәт турында болай кабартып фәлсәфәләргә бирелгәч, сүзнең нинди тарафка борылачагына төшенәсеңдер инде. Әйе, әйе, сөюгә сусаганнар көтеп алган бәйрәм – Гашыйклар көне турында. Бу көнне бар галәмгә хисләреңне ярып салсаң да, сине берәү дә тиле гашыйк, шашкан мәхәббәт чыпчыгы дип әйтмәс. 14 февраль мәхәббәткә дан җырлый торган көн бит. Әйдә, син дә безнең белән хисләр иленә! Менә сиңа химия! Гашыйкларны җир шарындагы миллионлаган кешеләр арасыннан да аерып була. Кулга-кул тотынышканнар, йөзләрендә елмаю балкый, ә күзләрендә очкын... мәхәббәт очкыны! Аларга ул хисне аңлату өчен, мөгаен, катлаулы җөмләләр дә, аңлашулар да кирәкмәс, алар аны сизә... Ике җанны берләштергән мәхәббәт – кабатланмас бәхет, һәр кешенең тормыштагы иң зур унышыдыр, мөгаен. Гашыйк кеше ашау һәм йокыны оныта, игътибарны кирәкле әйбергә юнәлтә алмый, күңелендә аллы-гөлле күбәләкләр очкан сыман, таулар күчерәсе килә... Әллә каян канатларыбыз да барлыкка килеп, һаваларда очабыз, илһам тулы күңелебездә сәйлән сыман шигъри юллар туа... Мәхәббәттән исереп, илһамланып, йөрәк кылларын чирттергән ниндидер аһәңнәрдән рухланып йөргән вакытларга тиле яшьлек ярты гомерен бирә.
Без ник гашыйк булабыз? Ул кешегә карау белән нигә хәлсезләнәбез, йөрәгебез ныграк тибә башлый? Ник яраткан кешебез белән аерылышкач, еш кына депрессиягә биреләбез? Бу сорауларның барысына да баш миендә туган гади бер химик реакция җавап бирә икән. Баш миенә гыйшык хисен биргән фенилэтиламин белән шоколадтагы фенилэтиламин тәңгәл килә икән! Шундый ук хисләр, шундый ук ләззәт, шатлык мизгелләре... Бу сүзләргә бер дә ышанасы килмәсә дә, фән һәм гыйлем дөньясы безгә шуны дәлилли. Гашыйк булган вакытта канда адреаналин дәрәҗәсе арта һәм йөрәк кызурак тибә башлый. Мәхәббәт ныгый барган саен, хисләрне контрольдә тоткан баш мие рецепторларына эндорфин гормоны кушыла. Ул гормон безгә күбрәк «бәхет гормоны» буларак билгеле. Аны шулай ук шоколадта да табып була. Мәхәббәт тиз сүнә, диләр... Бу – дәлилләнгән факт. Кызганычка, бу изге төшенчә 1,5 елдан 3 елга хәтле дәвам итә. Аннан соң канга бүленеп чыккан адреналин да, фенилэтиламин, эндорфин эшчәнлеге дә сүрелә... Кешеләр бер-берсен аңламый, кайнар хисләр кичерми башлыйлар, юктан да ызгыш-талаш башлана. Ләкин барысы да алай ук аяныч түгел. Күпме гасырлар буена җырларда җырланып, шигырьләрдә чагылып килгән дөньядагы иң зур көч-мәхәббәт хисен химик реакция генә дип санап, изге төшенчәләр исемлегеннән сызып ташлап булмас. Мәхәббәт бар ул! Ул кабынып киткән учак сыман, кайнар йөрәкләргә көч, дәрт, дәрман, ямь бирә.
Гүзәл МӘХМҮТОВА |
Иң күп укылган
|