|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2013 Дин
Хатын-кызга сәлам бирмәү – мөселманлык билгесеме?Илебездә үзгәреш җилләре исә башлап, дин иреге кайтарылгач, шатлыгым чиксез иде. Үзем мәчеткә йөрергә кыймасам да, ниһаять, арабызда иманлы, мәрхәмәтле бәндәләр пәйда булыр дип сөендем. Икенче зур сөенечем – үлсәм, мине дә кешечә тәрбияләп озатучы, рухыма дога кылучы рәхмәтле бәндә табылмый калмас дигән өметем иде. Хаксызга рәнҗетелеп, зур сынаулар аша узып, исән калганнан соң, кыюсызлыгымны җиңеп, изге урында теләктәшлек, җан җәрәхәтләремә шифа табарга өметләнеп мәчеткә юл алдым, мәдрәсәдә укый башладым. Бервакыт авыллардан җыелышка дип килгән муллаларга чәй эчертү өчен табын әзерләп йөрибез. Бүлмәгә элек мин укыткан авылда клуб мөдире булып эшләгән, бергәләп концерт-спектакльләр куйган, кичәләр оештырган ир килеп керде. Сөенеп аңа сәлам бирдем, әмма ул дәшмәде. Ниндидер сәер җанварга караган шикелле күзләрен зур ачып миңа текәлеп озак кына карап торганнан соң, кинәт арты белән борылып басты. Миңа бик уңайсыз булып китте. Бу кеше мине түбәнсетәме, әллә авырудан соң шундый коточкыч кыяфәткә кердемме икән, дип кимсенеп тә куйдым. Җыелыш башланды. Ачык ишек аша эчтәге бүлмәдә ни сөйләгәннәре безгә дә ишетелә. Бер мулла гаярьләнеп хисап тота: “Авылда фәлән хатын миңа сәлам биргән иде, алмадым сәламен!” Минем өчен тагын бер яңалык ачылды – сәламемне алмауда кыяфәтемнән бигрәк хатын-кыз булуым гаепле икән бит! Без яшьрәк чакта халык арасында йөргән: “Исереккә сәлам бирмә, биргән сәламен алма!” – дигән гыйбарә хәзер менә ниндигә әверелгән икән. Ни хикмәт, мәдрәсә шәкертенә әверелгәч, хәтта туганнан туган энем дә миңа сәлам бирми башлады. Сәбәбе менә нидә икән. Мәчет яны мәдрәсәсендә укып имтихан тотканнан соң, алга таба да укыйсыбыз килде. Укырга керү нияте белән югары мәдрәсәгә бардык. Кабул итү, уку шартлары турында сорашабыз. Бер соравыбызга сәркатип ханым җавап бирергә алынмады. Менә бу әфәнде – өлкәнебез, дип соравыбызны янәшә өстәл артында утырган иргә юллады. Без күтәрелеп карауга, ул торып безгә аркасы белән борылып басты. Без – советча тәрбия алган, югары белемле, гомер буе диярлек балалар укыткан инде өлкән яшьтәге ике хатын кеше белән күзгә-күз карашып сөйләшергә күнеккән. Бу әфәнденең арт шәрифләренә мөрәҗәгать итәргәме, әллә аның безгә йөзе белән борылганын көтәргәме? Әфәнде борылмады. Эш белән дә мәшгуль түгел. Без башта бер-беребезгә, аннан сәркатип ханымга карап алдык та сүзсез генә борылып чыгып киттек. Уку теләге инде сүнгән иде. Кайтып, Коръән укуны булса да тыңларбыз дип, кабат мәчет мәдрәсәсенә юнәлдек. Шөкер, хәзер дини мәгълүмат алу өчен мөмкинлекләр зур. Бер-бер артлы китаплар чыгып кына тора. Күңелне борчыган мәсьәләләрне ачыклау, сорауларыма җавап табу өмете белән шул китапларга ябырылдым. Әмма сорауларга җавап табылмады, укыган саен адаша гына бардым. Бер автор бер төрле әйтсә, икенчесе аңа капма-каршы фикердә. Һәркайсы үз фикерен ышанычлы дәлилләр белән исбатлый сыман. Дин юлына яңа аяк баскан, башлангыч дөрес дини тәрбиясе, гыйлеме булмаган кеше бу мәгълүматлар арасында адашып, югалып кала. Табигый, нәрсәнең – яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген беләсе, күңел тынычлыгы табып яшисе килгән кеше мәчеткә бара. Ирләргә ярый, ә хатын-кыз өчен мәчет бусагасын тәүге тапкыр атлап керү бик ансат эш түгел. Ниһаять, кыюсызлыгыңны җиңеп эчкә уздың ди. Якын танышыңа ияреп килмәсәң, монда сиңа кыюлык өстәп, якты чырай күрсәтеп каршы алучы сирәк очрый. Чөнки син әле сәламләшүдән әүвәл мәчет намазы укырга тиешлегеңне белмисең. Ә мин, әйтик, йомыш белән килдем, атам-анам рухына багышлап та, үзем өчен дә дога кылдырасым килә. Җансыз тартмага сәдака салу гына мине канәгатьләндерми. Ә үзем теләк тели белмим. Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, дигән әйтем дә бар бит әле. Мин дә доганы белгән кешедән кылдыру нияте белән килдем. Әмма монда да күңелгә рәхәт бирерлек, кабат шушында килү теләге уятырлык каршылаучы, дога кылучы табылмады. Соңрак кайсыдыр газетада берәүнең мәчеттә сәдакага дога кылучыны чат башында теләнеп утыручыга тиңләгән язмасын укып гаҗәпкә калдым. Дога – гыйбадәтнең нигезе ләбаса. Ихластан кылган дога хәерле сәгатькә туры килеп, бәлки сәдака бирүченең күңелен йомшартыр, Аллаһ Тәгалә ул күңелгә иман нуры салыр, бу кеше үзе дә хак мөселманга әверелер. Кешегә ихтирамлы, йомшак мөгамәләдә була белү безнең өчен шулкадәр авыр нәрсәгә әверелдемени соң? Әйтик, кемдер авыруына шифа таба алмыйча гаҗиз булгач, өшкерүләрен сорап, мәчет әһелләренә мөрәҗәгать итә. Менә кайда кешене иманга чакыру мөмкинлеге! Әмма мәчет әһелләренең күбесе өшкерү догаларын, аларны уку тәртипләрен белми. Күбесе кеше чирен үзенә йоктырудан куркып бу эшкә алынмый. Алай гына да түгел, өшкерүчеләрне мәчеттән читләштерү ягын карый. Бер көнне авылдагы бер танышым шалтырата. Әнисен җирләгән. Җидесенә Коръән укытыр өчен аш мәҗлесенә мулланы чакырырга дип мәчеткә барган. Мулла чакырылган кунакларның исемлеген карап чыккан да: “Мин анда аяк басмаячакмын. Нигә шулкадәр күп кеше чакырдың, никадәр исраф!” – дип мәҗлескә барудан баш тарткан. Үзәк мәчеттә моны болай аңлатканнар: янәсе, кеше үлгәч, аның гамәл дәфтәре ябыла, укыганы инде аңа барып ирешми. Ирешү-ирешмәү безгә мәгълүм түгел. Әмма мәҗлестә мәетләр түгел, исән кешеләр җыела. Син анда бар, хәсрәтләрен уртаклаш, Коръән укы, вәгазьлә, ихлас догаңны кыл – кемнең дә булса берсенең күңеленә иман нуры ирешми калмас. Мәет өчен дога укымаска дигән кагыйдәне уйлап чыгарып, аны тормышка ашыручы кешеләр бәлки башка фикердәдер. Әмма мин үзем мәңгелек йортыма кешечә пакьләндереп, хөрмәтләп озатуларын теләр идем. Бу уңайдан тагын бер мисал. Үзенә кул салган берәүнең рухына багышлап Коръән укыту өчен чакырылган җиргә яшь, укымышлы мулла килә. Тик, мин монда килергә тиеш түгел, бу ашларны ашарга тиеш түгел, туганыгыз шундый үлем белән үлгән, кебек сүзләр белән “игәүләп” туганнарын елатып, шашар дәрәҗәгә җиткергәч кенә Коръән укый. Ә нигә соң бу мәрхүм исән чагында, үзен кая куярга белми тилмереп йөргән вакытта хәленә керүче, ярдәм кулы сузарга теләүче табылмаган? Адашканнарга юл күрсәтү – дин әһелләренең төп бурычы түгелмени? Кайчан соң без кешенең мәчеткә үзе килүен көтеп утырудан туктап, халык арасына чыга, халык ихтирамын казана башларбыз икән?! Мәдрәсәдә укый башлагач, сәламләшү мәсьәләсен күтәреп, укытучыбызга сорау бирдем. Ул сәламләшүне кирәк санавын белдерде. Шул ук вакытта ирләр – ирләргә, хатын-кыз хатын-кызларга гына сәлам бирә дигән кагыйдәнең ислам нигезендә яшәүче илләрдә генә кабул ителгән булуын әйтеп, фикеремне яклагандай итте. Икенче очрашуыбызда үземнән күпкә яшь булган бу иргә, остазым итеп, олылап сәлам бирдем. Ә ул, минем яннан бушлыкка караган кебек, керфеген дә селкетмичә узып китте. Сәлам бирү вәҗиб, ягъни мактаулы, ә сәламне кайтару – фарыз, ягъни мәҗбүри гамәл дип укыдык. “Дини наданлыгыбыздан” арынгач, бәлкем, без– хатын-кызлар ирләргә сәлам бирүдән туктарбыз. Шулай да, миңа калса, ир-ат белән хатын-кыз сәламләшүдә бернинди гөнаһ та юк. Мөхтәрәм дин әһелләребез бу мәсьәләгә ачыклык кертсен иде.
Гөлшат ГАНИ |
Иң күп укылган
|