|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2008 Фаҗига
АНЫҢ УКЫЙСЫ КИЛМӘГӘН"Ул акыллы, тормышның ямен белеп яши торган малай иде". 13 яшьлек Алексей Егоровны әнә шулай дип искә алалар. Хәтта кушаматы да шундыйрак була аның – Шаян. Ә якшәмбе көнне башкаланың Суворов училищесында белем алучы малайның гәүдәсен казарма ятагының артына каеш белән асылынган хәлдә табалар. Беренче курста укучы Леша әбисе белән бабасы тәрбиясендә яшәгән. Ә наркотиклар кулланган әнисе берничә ел элек үлгән. Белгечләр фикеренчә, гомерен нәкъ менә шундый юл белән өзү өчен бик тә җитди сәбәпләр кирәк булган. Чөнки ятакның биеклеге малайның биленнән дә түбәнрәк. Ә менә бу сәбәпләрнең нидән гыйбарәт икәнен әйтүче юк. Рәсми аңлатмалар бары тик тикшерү тәмамлангач кына булачак. Суворов училищесында әнә шулай диләр. Тикшерүне Россия Оборона министрлыгы вәкилләре дә уздыра. Әйтергә кирәк, әле узган атнада гына училищеда министр урынбасары Николай Панков җитәкчелегендәге делегация кунак булып киткән иде. Уку йортында дәресләр дәвам итә. Ә хокук саклаучылар фикеренчә, малай үз-үзенә кул салган. Аның тәнендә башка җәрәхәтләр табылмаган. "Аны барысы да яхшы яктан гына искә алалар. Малай беркайчан да үз-үзенә кул салу турында сүз ычкындырмаган. Әмма аның училищеда да укыйсы килмәгән. Бу хакта ул әбисе белән бабасына берничә тапкыр әйтеп караган. Тик алар малайны укуын дәвам итәргә үгетләгән", – ди Россия Прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының тикшерү идарәсе вәкиле Камил Даишев.
|
Иң күп укылган
|