|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2013 Фаҗига
Югалган Чаллы кызы Василиса Галицына эшендә яңа җинаять эзләре барлыкка килгәнЯр Чаллыда яшәгән 8 яшьлек Василиса Галицына эше буенча тикшерүчеләр яңа дәлилгә тап булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Искәртеп үтәбез, кичә, кызны урлап качып, аны үтерүдә шикләнелүче Яр Чаллыда яшәүче, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек гражданин кулга алынган иде. Аның шәхси автомобилен тикшерү барышында, ак хатын-кыз чәче табылган. Әлеге табылдык экспертизага юлланган. Хәзерге вакытта тоткарланган ир-атны сораштыру үткәрелә. Кызның кайда икәнлеген һәм вакыйганың нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-тикшерү чаралары дәвам итә. Бүген Василиса Галицынаны эзләүнең дүртенче көне. Кызның мәктәптән кайтмавы турындагы хәбәр, кызның әти-әнисеннән, Россия ЭЭМ Яр Чаллы шәһәре буенча “Комсомольский” полиция бүлегенә, 2 нче февральдә кичке 20 сәгать тирәсендә килеп ирешә.
--- |
Иң күп укылган
|