|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2008 Дин
ХАКИМИЯТ ҺӘМ ЧИРКӘҮ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕКичә Мәскәүдә патриарх Алексий II не җирләделәр. Рус православие чиркәве башлыгы белән хушлашу мәрәсименә ил җитәкчеләре Дмитрий Медведев һәм Владимир Путиннан тыш чит ил сәясәтчеләре дә килгән иде. Россиядә хакимият белән дин бер-берсеннән аерылган булып саналса да, Алексий II дән бушаган урынга кемнең утырасы дәүләт өчен дә зур роль уйный. Рус православие чиркәвен җитәкләүне митрополит Кириллга тапшырырга мөмкиннәр. Ул чиркәүнең тышкы элемтәләр бүлеген җитәкли. Әмма Кирилл сәяси вакыйгаларда артык еш катнаша. Телевидение экраннарында чиркәүнең фикерен нәкъ менә шушы кеше җиткерә. Кандидатларның икенчесе – патриархия эшләре белән идарә итүче Калуга һәм Боровск митрополиты Климент. Шунысы кызык: Климент 13 ел дәвамында Кириллның беренче урынбасары булып эшләгән. Әйтүләренә караганда, аларның мөнәсәбәтләре дә артык яхшы булмаган. Чиркәү башлыгы вазыйфасы йөкләнергә мөмкин дин әһелләре арасында тагын берничә кеше бар. Башлыкны чиркәү әһелләре сайларга тиеш. Әмма бу вазыйфаның кемгә йөкләнәсе дәүләт өчен дә әһәмиятле. Алексий II җитәкчелегендә рус православие чиркәве хакимият белән тыгыз элемтәләр урнаштырды. Патриархның үлеме турында билгеле булгач ук телевидение аша Россия Президенты Медведевнең Һиндстан башкаласыннан мөрәҗәгатен күрсәттеләр. Алексий II нең бакыйлыкка күчүен дәүләт җитәкчесе бөтен ил өчен зур кайгы дип бәяләде. Медведев хәтта Россиянең Европадагы иң якын дусларыннан берсе – Италиягә рәсми сәфәрен дә кичектерде. Сәясәт белгечләре әйтүенчә, чиркәүнең хакимият белән аралары нәкъ менә Алексий II эшчәнлеге вакытында аеруча якынайды. Мәрхүм Борис Ельцин Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәрендә чиркәүгә йөри башлады, һәм бу ил җитәкчелеге өчен гадәткә әйләнде. Ельцин вакытында Раштуа рәсми бәйрәмгә әверелде, ә православиенең бәйрәм тантаналарын телевидение аша күрсәтә башладылар. Шул чорда чиркәүгә совет хакимияте чорында тартып алынган мөлкәтен кайтара башладылар. Ельцинны исә рәсми тәртип белән беррәттән, чиркәү кагыйдәләренә дә туры китереп күмделәр. Баштарак ил Президентының инаугурация чараларында чиркәү әһелләре бары тик кунак буларак кына катнашып килсә, 2000 елда, мәсәлән, Путин үз вазыйфасына Алексий II нең фатыйхасын алгач кына кереште. Ә патриархны саклау эшен федераль сак хезмәтенә йөкләделәр. Элеккеге президент Владимир Путинның Россия һәм чит илдәге рус православие чиркәүләренең килешүендә зур роль уйнавы да беркемгә сер түгел. Бу уңайдан хәтта Кремльдә рәсми кабул итү тантанасы да уздырылды. Әлбәттә, чиркәү белән хакимият арасындагы хезмәттәшлек берьяклы гына түгел иде. Әйтик, Украина епархиясе әлегәчә Мәскәү патриархатына буйсына. Эстония епархиясе белән дә шул ук хәл. Әлеге илләрнең рәсми җитәкчеләре Кремль белән каршылыкка кереп маташканда чиркәүнең Мәскәүгә буйсынуы бик зур роль уйный.
Камил ХӨРМӘТОВ |
Иң күп укылган
|